ЯЗАСЫЛАРЫ ЯЗЫЛМЫЙЧА КАЛДЫ
Танылган язучы, публицист, Татарстан Республиксының атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллинның тууына 70 ел
Танылган язучы, публицист, Татарстан Республиксының атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллинның тууына 70 ел (1955–2011)
Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында урын алган мәгълүматларга караганда, булачак язучы 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. 1972 елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә һәм 1977 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алып чыга.
Студент елларында ук «Татарстан яшьләре» газетасында яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, беренче хикәяләре басыла башлый. Укуын тәмамлауга яшь белгечне шушы газета редакциясенә эшкә чакыралар. Шуннан бирле аның тормыш һәм хезмәт юлы, башлыча, Казан каласы һәм республика көндәлек матбугаты белән бәйле.
1978-1979 елларда Свердловск, Ижевск һәм Тоцк якларында хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң, ул әүвәл берникадәр вакыт «Ялкын» журналында, аннары озак еллар «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә хәбәрче, өлкән хәбәрче, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1994 елның гыйнварыннан Р.Гыйззәтуллин «Татар-информ» агентлыгында баш мөхәррир, 2000 еллар башыннан “Шәһри Казан” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.
Әле мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлаган Р.Гыйззәтуллин, үзенчәлекле язучы-хикәяче буларак, республиканың «Ватаным Татарстан», «Идел», «Казан утлары», «Чаян» көндәлек басмаларында һәм Мәскәүнең «Пионер» журналы, «Российская газета»сы битләрендә басылган һәм, башлыча, балалар, яшүсмерләр тормышына багышланып, кеше характерларын психологик планда ачып бирүгә корылган җыйнак сюжетлы, халыкчан образларга бай сыгылма телле хикәяләре һәм үткен фикерле публицистик мәкаләләре белән таныла. Ул – хикәяләре, лирик парчалары, нәсерләре, юморескалары тупланган алты китап авторы.
1993 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Журнал укучылар игътибарына без “Язучылар – балаларга” тапшыруының Рафис Гыйззәтуллинга багышланган чыгарылышын тәкъдим итәбез. Анда сез язучының “Хыялдагы яшел яз” хикәсен Луара Шакирҗан укуында ишетерсез.
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев