Граммофон тәлинкәсендә - әдипләр тавышы. Татар язучылары үз әсәрләрен укый

1978 елда Татарстан радиосына Бөтенсоюз радиосыннан бертөркем тавыш яздыру бригадасы килеп төшә.

Хәер, ул вакытта Мәскәүдән әлеге күчмә студия әледән-әле килгәләп тора. Алар тарафыннан җырчыларыбызның, музыкантларның югары сыйфатлы язмалары эшләнә һәм ул язмалар хәзер радиобызның “Алтын фондын” тәшкил итәләр. Ләкин монысы, бригаданың 1978 елдагы килүе күпкә үзгәрәк булып чыга. Бу юлы алар татар язучыларның әсәрләрен яздырып алалар. Шунысы бүген үтә дә кызыклы: әлеге әсәрләр авторларның үзләре укуында языла.

Мәскәүләр китеп шактый гомер узгач, 1980 елда, бу язмалар грампластинка рәвешендә Казанга кайтып төшә, сатуга чыгарыла. Үз вакытында гаҗәеп зур вакыйга була бу. Ләкин ул чакта моңа радиодагыларның әллә ни исе китми, чөнки ул язучыларның барысы да әле исән, барысы да безнең арада, радиотапшыруларда даими рәвештә чыгыш ясап торалар. Хәзер инде мондый тәлинкәләрне хәтерләүчеләр сирәктер, алар музейларда гына сакланып калганнардыр.

Вакытлар үтә, биредә тавышлары язылган әдипләр дә бер-бер артлы бакыйлыкка күчә тора. Менә шунда инде бу язмаларның кадере арта. Тик, әйткәнебезчә, тәлинкәләр генә онытыла, юкка чыга. Менә шундый бер вакытта Татарстан радиосында эшләүче шагыйрь Рөстәм Акъегет шундый грампластинкаларның берсен табып ала һәм аны махсус җайланмалар аша магнитофон тасмасына күчерү әмәлен таба. Нәтиҗәдә Татарстан радиосы фондына бәяләп бетергесез кыйммәтле язмалар килеп өстәлә. Рөстәм Габдрахман улының шушы фидакарьлеге бәрабәренә без бүген Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арслан, Әхмәт Исхак, Зәки Нури, Шәүкәт Галиев, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Авзал Шамов, Гариф Гобәйнең әсәрләрен аларның үз укуларында тыңлый алабыз.

Нәсим Акмал, Татарстан радиосының шеф-мөхәррире

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: