Фидакарь әдип
Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.
Драматург, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать
эшлеклесе Риза Фәхретдин улы Ишморатның (1903 – 1995) тууына 1
ноябрьдә 120 ел тулды.
Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган
фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә
үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе –
драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта. «Әдипләребез» исемле
белешмәлектә урын алган мәгълүматларга караганда, булачак әдип
хәзерге Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Бәдрәш авылында мулла
гаиләсендә дөньяга килә. Кызыл армия сафларында, Актаныш һәм
Минзәлә якларында укытучылык эшендә тормыш мәктәбе үтеп, 1923
елны Казан театр техникумына укырга керә. Төрле елларда Татар дәүләт
академия театрында режиссёр, Татарстан Мәгариф комиссариатында
инспектор, Халык Комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать эшләре
Идарәсе мөдире урынбасары булып эшли. Драматург буларак та исеме
шушы чорда таныла. «Пожар», «Данлы чор», «Мәдинә», «Тургай»,
«Гөлзадә» исемле драмалары тамашачы мәхәббәтен казана.
Бөек Ватан сугышында Р.Ишморат «Ватан намусы өчен» фронт
газетасы хезмәткәре сыйфатында авыр юл үтә, Берлинда яралана.
Сугышчан хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң әдип тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. «Якты юл»,
«Якын дус», «Бистә кызы Гөлсинә», «Шайтан таягы», «Иске дуслар»,
«Серле моң», «Шаулыйлар дулкыннар» кебек драма һәм комедияләр
драматургның иҗат мирасында күренекле урын тоталар.
Гомеренең соңгы елларында әдип туган-үскән яклары, замандашлары,
әдәбият-сәнгать әһелләре турында «Сайрасын тургайлар» исемле
документаль повесть, «Гомер сукмаклары», «Дусларым, остазларым» исемле
хатирә һәм истәлек китаплары язып бастыра.
Татарстан радиосы архивында Р.Ишморатка кагылышлы берничә
дистә язма саклана. Аларның зур өлеше, табигый ки – аның әсәрләре
буенча куелган спектакльләр һәм шигырьләренә иҗат ителгән җырлар.
Әлеге җырларның байтагы безнең көннәрдә дә эфирда яңгырап тора.
Бәхетебезгә, әдипнең үз тавышы да сакланып калган. Журнал
укучылар игътибарына нәкъ әнә шундый язмаларның икесе тәкъдим
ителә. Беренчесе 1989 елга карый. Татарстан китап нәшриятында Хәсән
Туфан турында «Ак чәчәк атар иде» дигән истәлекләр китабы басылып
чыккач, радиода мөхәррир булып эшләүче яшь шагыйрь Рафис Корбан
китапка кагылышлы тапшыру оештыра һәм анда катнашырга Риза
Ишмортны, Гомәр Бәшировны, Мәхмүт Хәсәновны чакыра. Тапшыру
шул елның 5 ноябрендә эфирга чыга.
Икенче язма магнитофон тасмасына 1975 елның 10 сентябрендә язып
алынган. Биредә әдип Таҗи Гыйззәт иҗатына карата фикерләре белән
уртаклашкан.
Фото: архив
2023 ел
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев