Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ДӨНЬЯНЫ ТЫНГЫСЫЗЛАР ХӘРӘКӘТКӘ КИТЕРӘ

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Рахмай Хисмәтуллинның тууына – 90 ел

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби
премия лауреаты Рахмай Хисмәтуллинның тууына – 90 ел.
Ул 1934 елның 25 сентябрендә Актаныш районы Әнәк авылында туа.
1952 елда – Пучы урта мәктәбен, 1958 елда Казан дәүләт университетының
физика-математика факультетын тәмамлый. Питрәч һәм Азнакай район
газеталарында эшли, аннары Казанда төрле өлкәләрдә хезмәт куя. Кама
буенча нефть-химия комплексы төзелә башлагач, 1966–1978 елларда Түбән
Кама шәһәрендә икътисадчы, «Социалистик Татарстан» газетасының үз
хәбәрчесе, математика укытучысы, төзелеш инженеры, Түбән Кама халык
театры режиссёры булып эшли. 1989–1997 елларда Чаллы Язучылар
оешмасының җаваплы секретаре вазифасында була. Язучы 2004 елның 30
гыйнварында бакыйлыкка күчте.
Сайтыбызда журнал укучылар игътибарына әдипнең якты рухына
багышлап әзерләнгән тапшыру тәкъдим ителә. Язманы тыңлаганда, сез аның
шигырьләрен “Әнәк имәннәре” әсәреннән өзек, шигырьләренә язылган
җырлар ишетерсез. Тапшыруда төп урынны Татарстанның халык шагыйре
Зиннур Мансуров һәм язучы Вахит Имамов белән әңгәмәләр алып тора.
Зиннур Мансуров Рахмай Хисмәтуллинның әдәби мирасы, әсәрләренең
үзенчәлеге турында уйланып болай ди:
«Иҗат ул шәхестән башлана. Әгәр дә шәхес күпкырлы, күркәм
сыйфатларга мулрак ия була икән, аның иҗаты да зур, күпкырлы һәм
кызыклы була. Рахмай Хисмәтуллинга килгәндә, аның аерылып торган
шәхесе бик күп кешелекле сыйфатларга ия иде. Ул, иң беренче чиратта,
ихлас иде. Шәхестә менә шушы ихласлык сыйфаты мул булганда гына каләм
иясе зур казанышларга ирешә ала дип уйлыйм мин. Ул тәрбияле, югары
интеллектлы, зур эрудицияле, әзерлекле шәхес иде. Киң күңелле, ярдәмчел, 

кайвакыт сабыйларча беркатлы була белде. Менә шушы күпкырлылыгы аның
хикәяләр, нәсерләр, шигырьләр, пьесалар язуында да күренә. Ул Күктән
бирелгән таланты белән әдәбиятта бөтен жанрларны да колачларга омтылып
яшәде...
Тапшыруда Татарстан радиосы фондында сакланган бер кадерле язма
да урын алды. Ул – күренекле галимебез һәм җәмәгать эшлеклесе, академик
Азат Зыятдинов (1939–2017) белән әңгәмә. Азат ага узган гасырның 80 нче
еллары башында Түбән Кама шәһәрендә Рахмай Хисмәтуллин белән
бергәләп “Җидегән чиәмә” әдәби-музыкаль берләшмәсен оештырып йөргән
чакларын хәтерендә яңартып сөйли. Дөньяны тынгысызлар хәрәкәткә китерә,
ди ул. Шушы бер җөмләдә Рахмай Хисмәтуллин дигән олы шәхеснең бөтен
асылы ачылып китә кебек. Чыннан да ул янып яшәде, янып иҗат итте, әмма
көлгә калмады, аның әсәрләре әле бүген дә күңелләргә ялкын сала.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев