ДӨНЬЯ – МӘҢГЕЛЕК, НИГӘ АШЫГЫРГА?
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Галимҗан кызы Шагыйрьҗанның (1945–2017) тууына – 80 ел.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Галимҗан кызы Шагыйрьҗанның (1945–2017) тууына – 80 ел.
Шагыйрәнең язмыш юллары Татарстан радиосы белән тыгыз бәйләнгән. Балачагыннан ук шушы радионы тыңлап үсүен әйтеп тормыйк – монысы һәр татар баласына хас. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, 1968–1973 елларда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы булып эшләгәннән соң, ул 1974 елда радиога тәрҗемәче булып килә. 1987 елда профессиональ иҗат юлына киткәнчегә кадәр шушында хезмәт куя. Безнең коллективта аның якты эзе бар.
Фонд материалларына килгәндә “Иркәң буласым килә” (ике вариантта - Сара Садыйкова һәм Фасил Әхмәтов музыкасы), “Мин яратам яшерен генә”, “Җәйге җыр” ( ике вариантта - Фәрит Барыев һәм Рөстәм Сәрвәров көйләре), “Мәхәббәт көянтәсе” (Айдар Тимербаев), “Һавалардан йолдыз яуган чакта” исемле җырлары, артистларыбыз укуында шигырьләре, “Америка фаҗигасе” поэмасы, шигырьләреннән һәм җырларыннан әдәби-музыкаль поэмалар, “Мирас” циклындагы тапшыруларда татар фольклорына кагылышлы чыгышлары саклана.
Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган язмада сез аның үз тавышын ишетерсез. 2011 елда Лена Шагыйрьҗанның әсәрләре Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгәч, без шагыйрь иҗатына багышланган тапшыру әзерләгән идек. Лена ханым белән әңгәмә Тукайның Казандагы әдәби музеенда язып алынды. Аннан соң да әле бу язма берничә тапкыр эфирга кабатлап бирелде, хәзер дә Лена Шагыйрьҗанның якты рухын искә алган вакытларда шушы фонд материалына мөрәҗәгать итәбез. Сезне кызыктыру өчен тапшырудан бер фрагментны кәгазьгә күчерәбез:
- Заман үзгәрде, укучылар кимеде, шигырьгә дә караш башка инде, елгыррак язучылар, шагыйрьләр, аларга рәхмәт әйтергә кирәк,
интернетка килеп керә башлады. Әсәрләрен шунда урнаштыралар. Шулай итеп караганың юкмы?
- Минем, әнә, “Галәм кисәтүе” дигән поэмамда компьютер турында, шигърият турында бик кызык бүлекләр бар. Юк инде, җаным, без табигыйлекне яраттык. Ә бит менә бу компьютер табигыйлектән читкә алып китә. Кая ашыгалардыр? Бу дөнья мәңгелек бит ул, аның очы да юк, кырые да юк, анда кая ашыгасың? Менә шуңа бер дә аңламыйм мин моны. Әнә шул табигыйлектән качканга күрә, табигатьтән көлгәнгә күрә табигать үч ала, табигать кеше белән бер ул. Кеше ул – үзе бер табигать, планета. Һәм, шуның киресен дә әйтергә мөмкин, планета, табигать ул – кеше. Үч тә ала белә, ярата да белә, хөрмәт тә итә белә. Мин әйтәм: Җир шары ул – кеше. Җир шары – Җир шары хәтле кеше.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев