Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЧЫН ҖИТӘКЧЕ МЕНӘ ШУНДЫЙ БУЛА

Әле бүген дә юксынып искә алына торган олы бер шәхес Шамил Закировның тууына 80 ел тулды. Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында өч дистә елга якын директор булып эшләгән җитәкче, миллләтнең олпат бер заты иде ул.

Әле бүген дә юксынып искә алына торган олы бер шәхес Шамил Закировның тууына 80 ел тулды. Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында өч дистә елга якын директор булып эшләгән җитәкче, миллләтнең олпат бер заты иде ул. Милли мәдәният, сәнгать оешмасының җитәкчесе нинди булырга тиеш, дисәләр, ул безгә менә шуның үрнәген үз мисалында күрсәтеп китте.

Шамил Зиннур улы Закиров 1945 елның 15 мартында Чистай районы Нарат-Елга авылында дөньяга килгән. 1970 елда – Казан химия-технология институтын, 1972дә Ленинград мәдәният институтында аспирантура тәмамлаган, аннары Казан мәдәният институтына укытучы булып кайткан.

Менә шушы институтта укып йөргән чагыбызда ул безнең мөгаллимебез булды, сценарий язу осталыгы дигән дәресләр алып барды, группабызның кураторы иде. Икенче курста укыганда Казан аэропортында бөтен институт белән Чаллыга эшкә озату мизгелләре әле дә күз алдында. Әйе, озатырга бөтен институт килде, һәм күпләрнең күзендә яшь иде, чөнки Шамил абый, бигрәк тә безнең кебек авыл егетләре өчен, укытучы гына түгел, бертуган абый кебек якын бер кешегә әверелгән иде.

Шамил Зиннур улы 1979 - 1985 елларда Чаллыда “Энергетик” мәдәният сарае директоры булып эшләде, бер үк вакытта шәһәр башкарма комитетының культура идарәсен дә җитәкләде. Ул елларда Чаллының мәдәният-сәнгать тормышы кайнап торды, милли мәдәнияткә киңрәк мәйдан бирелә башлады.

1985 елда Шамил Закиров Казанга, әйткәнебезчә, Камал тетары директоры булып кайтты. Журналист Флёра Низамова язганча, “күләгәдәге мәдният министры” дигән исем алды.  

Моннан төп-төгәл 20 ел элек – 2005 елның 15 мартында Галиасгар Камал исемендәге театрга Шамил абыйның 60 яшьлек юбилей кичәсенә җыелган идек. Аның 80 яшьлеген билгеләп үткәндә менә шул кичәнең язмасын юллап таптык һәм аны игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Сез анда  Татарстанның халык шагыйре, дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевның, күренекле драматург Туфан Миңнуллинның, Оренбург Рус театры  баш режиссёры Рәфкать Исрафиловның, галимнәребез Рәшит Ягъфәр һәм Фоат Галимуллинның, драматург Гафур Каюмовның, Ренат Таҗетдинов һәм Хәлим Җәләлнең, кабатланмас моң иясе Илһам Шакировның һәм тагын башка бик күпләрнең Камал сәхнәсендә юбилярның хезмәтенә бәя биреп әйткән сүзләрен ишетерсез. Күрәсез, бу шәхесләрнең шактые инде бакыйлыкта, аларның якты рухын да искә алып тыңларсыз.

2005 елда үткән әлеге кичәне Шамил Закиров үзе йомгаклаган иде.  Моннан 20 ел элек яздырылган язма! ләкин шул чакта әйткәннәре бүген дә актуаль, бүген дә мөһим. Әйдәгез, QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, язманы тыңлыйк.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев