Чын дөреслек алып кайткан әдип

Язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Низам улы Сәлаховның тууына 100 ел тулды.

Татарстан радиосы фондында әдипкә кагылышлы берничә язма

саклана. 1980 еллар ахырында, илдә сулыш ачылып килгән вакытларда, Казанда еш була башлады. Аның халык арасында абруйлы каләм иясе булып танылуы нәкъ шул чакларга туры килә. Дөрес, аның исеме әдәбият сөючеләргә моңа кадәр дә таныш иде. Ул Казахыстанның Күкчатау төбәгендәге Кызылъяр авылында яшәп, “Дала дулкыннары” дигән шигъри җыентыгы, «Күкчәтау далаларында» исемле романы, «Мәхәббәт картаямы?» исемле повесте, республика гезета-журналларында басылып килгән күп кенә хикәяләре аша таныш иде. Сикчәненче еллар башында «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле тарихи романын да халык йотлыгып укыды.

Ләкин бу юлы, сиксәненче еллар ахырында, ул үзе белән бергә татар әдәбиятында әле бөтенләй күтәрелмәгән яңа бер тема алып кайтты. Кәгазьгә теркәү түгел, иң ышанычлы кешеңә дә сөйләргә ярамаган заманнарда ул үзенең Сталин төрмәләрендә күргәннере турындагы истәлекләрен бакчасында алмагач төбенә күмеп саклаган икән. Һәм менә, вакыты җиткәч, шул язмалар “Тайгак кичү” исемле автобиографик повестының нигезенә ятты. Әсәрдә җаһилият чорында татар зыялы катлавының фаҗигасе турында чын дөреслек кайтты. Ул “Казан утлары” журналында басылып чыгуга ук халык арасында көчле резонанс алды, чөнки бу гади әдәби әсәр генә түгел, Сталин режимының чын йөзен фаш итүче гаепләү акты да иде.

Ибраһим ага шул елларда Татарстан радиосын да үз итте. Әнә шул чакларда артистларыбыз укуында аның әсәрләреннән өзекләр яздырылды, аның үзе турында берничә тапшыру әзерләнде.

Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган язмада әдипнең үз

тавышы урын алган. Биредә ул үзенең гомер юлы турында сөйли һәм аннары Һади Такташка бәйле истәлекләре белән уртаклаша. Язманың икенче өлешендә 2016 елда Татарстан язучылар берлегенең Габдулла Тукай клубында Ибраһим Салаховның якты рухына багышлап үткәрелгән кичәдән фрагментлар бирелә. Биредә сез шагыйрь Илдус Гыйлаҗев һәм филология фәннәре докторы Фоат Галимуллинның шул вакытта ясаган чыгышларын ишетерсез.

Фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: