Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

БЕЗДӘН СОҢ ДА ЯШӘП КАЛАЧАК

Шагыйрь, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт  Садриның тууына – 110 ел.

Шагыйрь, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт 
Садриның (1913–1999) тууына – 110 ел.
Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтында урын алган 
мәгълүматларга караганда, булачак шагыйрь 1913 елның 31 маенда 
Казанның Яңа бистәсендә туа. 1921 елгы ачлык вакытында ата-анасы 
икмәк эзләп, Урал ягына чыгып китәләр һәм юлда ачлыктан үләләр. 
Казанда калган җиде-сигез яшьлек Мөхәммәтне ничек булса да, ач 
үлемнән саклап калу өчен дәү әнисе аны ятимханәгә тапшыра. Тормышы 
бераз көйләнгәч, оныгын янәдән үз янына алып кайта, аннары 
мәдрәсәгә укырга бирә. Анда бераз укыгач, Мөхәммәт яңа 
оештырылган совет мәктәбенә күчә. 1927 елда, дәү әнисе вафат булгач, 
мәктәп җитәкчеләре ятим баланы кабат балалар йортына тапшыралар. 
Шунда Мөхәммәт укуын дәвам иттерә һәм 1928 елда ФЗӨ мәктәбендә 
слесарьлык һөнәрен үзләштерә.
Заводта эшләгәндә, М.Садри каләм тибрәтә башлый. Иҗатының 
чишмә башы Татарстан радиосы белән бәйле дисәк, әллә ни арттыру 
булмас. “Ул вакытта шагыйрь Хәсән Туфан анда эшли иде, – дип яза ул 
үзенең истәлекләрендә. – Мин исә Вахитов исемендәге заводта яшь 
слесарь. Шигырьләремә беренчеләрдән булып тәнкыйтьче Гомәр Гали 
игътибар итте. Шулай беркөнне ул мине радиокомитетка алып китте. Хәсән 
ага мине көтелмәгәнчә җылы кабул итте. Язганнарымны игътибар белән 
укып чыкты. Күпмедер гомер узды. Китап кибетенә керсәм, аптырап 
киттем, аптыраудан өнчез калдым: киштәдә “Җыр башлана” дигән китап 
тора, авторы – Мөхәммәт Садри. Хәсән абыебыз минме шигырьләрне 
туплап, нәшриятка илткән, аларны редакцияләп, Авзал абый Шамов 
булышлыгы белән китап итеп тә чыгарган”...
Хәсән Туфанның фатихасы белән башланып киткән иҗат 
бәрәкәтле була. Мөхәммәт Садри  – “Бәхет турында җыр», «Александр 
Матросов» «Көзге күкрәү», «Кышкы бакча», «Россия турында җыр», 
«Кайту», «Җыр дәвам итә», «Туганлык» кебек дистәләгән күләмле 
әсәрләр-поэмалар, йөзләрчә лирик һәм публицистик шигырьләр, 
җырлар, ике йөздән артык очерк, әдәби тәнкыйть һәм публицистик 
мәкаләләр авторы. Үз вакытында аның әсәрләре укучылар атафыннан 
көтеп алына һәм тиз арада популярлык казана. 
Мөхәммәт Садри – фронтовик шагыйрь. Ул 1941 елның июлендә 
Ватан сугышына китә. Каты яралана. 1943 елның көзендә, алты ай 
госпитальдә дәваланып чыккач, М.Садрины Беренче Украина фронтында 
татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясенә 
оештыручы-хәбәрче итеп җибәрәләр. Шагыйрь-сугышчы шушы фронт 
газетасында эшләүче татар язучыларыннан Р.Ишморат, Г.Хуҗи, 
Г.Бакировлар белән берлектә Украина җирләрен, Польшаны азат итүдә, 
Германиядәге сугышларда, Берлинны алуда, Праганы азат итүдә катнаша.
1946 елда гаскәри хезмәттән кайткач, М.Садри ике елга якын 
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре булып эшли, 
1948 ел башыннан «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») 
газетасының Норлат, Кайбыч, Чүпрәле районнарындагы махсус хәбәрчесе 
итеп билгеләнә, 1953–1956 елларда газетаның үзендә әдәбият-сәнгать 
бүлеге мөдире була. 1956 елдан ул профессионал язучы сыйфатында фәкать 
әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Мөхәммәт Садрины без әле бүген дә халык тарафыннан яратып 
тыңлана торган популяр җырлар авторы буларак та беләбез.Укучылар 
игътибарына тәкъдим ителә торган программа “Казан утлары” журналы 
сайты өчен махсус төзелде. Ул Ирек Баһманов язмасында Мөхәммәт Садри 
шигыре белән ачылып китә. 1988 елда радионың яшь мөхәррире Зиннур 
Хөснетдинов (Зиннур Хөснияр) Бөек Җиңүнең 43 еллыгы уңаеннан 
фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләреннән әдәби композиция әзерли 
(режиссёры – Фәрит Җәләй, тавыш операторы – Асия Бикбау). Әлеге 
шигырь менә шушы тапшырудан алынды. Аннары сез Мөхәммәт Садри 
шигырьләренә иҗат ителгән берничә җыр ишетерсез.


Фото: журнал архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев