БАТЫРЛАРНЫ ДАНЛАГАН КАЛӘМ ИЯСЕ

Күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдрахман

Әпсәләмовның (1911 – 1979) тууына 110 ел тулу уңаеннан аның “Газинур”

романы буенча 1954 елда эшләнгән радиотамашаны яңартып эфирга

әзерләде.

Әлбәттә, үз вакытында әдипнең «Сүнмәс утлар» (бу әсәре өчен ул

Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була), «Күк

күкрәр» романнары, «Миңа унтугыз яшь иде» , «Идел хикәяте» кебек

повестьлары, дистәләрчә хикәяләре халык тарафыннан яратып, көтеп алып

укылды. Популярлыгы ягыннан әле бүген дә “Ак чәчәкләр романы” белән

тиңләшерлек әсәр күренми кебек.

Шулай да, язучының юбилее көннәрендә “Газинур” романына мөрәҗәгать

итүебез очраклы түгел, чөнки әдипнең иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы

аерым бер урын алып тора, аның язучылык каләме фронт шартларында

формалаша. Сугыштан соңгы буын яшьләре милләттәшләребез батырлыгы

турында сөйләүче «Алтын йолдыз», «Мәңгелек кеше», «Агыла болыт»

романнары рухында тәрбияләнеп үсте. 1951 елда дөнья күргән “Газинур”

романы каһарманнары да шул чор малайлары һәм кызлары өчен бер үрнәк

булды.

Әсәр басылып чыгып озак та үтми, легендар актерыбыз Хәким

Сәлимҗанов аңа нигезләнеп радиотамаша сценариен яза. Радиоспектакль

1954 елда яздырыла. Хәким Сәлимҗанов үзе режиссерлык итә. Баш

каһарман Газинур Гафиятуллин ролен Ибраһим Гафурров башкара. Уенда

шул заманның күренекле артистлары катнаша: Газиз Зыятдинов (Гафиятулла

бабай ролендә), Гөлсем Камская (Гафиятулланың хатыны), Рәшидә

Җиһаншина (Миңнурый), Хәлил Әбҗәлилов (Сабир бабай), Абдулла

Фәтхуллин (Галәк карт), Нәҗиб Гайнуллин (Гали, партком секретаре), Фоат 

Халитов (Сәлахи, колхоз рәисе), Госман Әхмәтҗанов (Газизҗан), Зариф

Закиров (Мотыйк), Һидият Солтанов (Сәлим), Галимә Ибраһимова (Гөлли

һәм Катя), Айрат Арсланов (алып баручы).

Журнал укучылары игътибарына тәкъдим ителә торган язма исә әдипнең

Бөек Ватан сугышы темасына язылган тагын бер зур әсәре – “Кызыл йолдыз”

романына бәйле. Биредә сез язучының үз тавышын ишетерсез. Ул әсәрнең

язылу тарихын бәян итә. Аннары күренекле нәфис сүз остасы Әзәл Яһудин

укуында романнан өзек бирелә. Әлеге чыгышлар магнитофон тасмасына

1960 еллар уртасында язып алынган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: