Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

АРАБЫЗДА КЕБЕК ӘЛЕ ДӘ

Актёр, режиссёр, Татарстанның – халык, Россиянең  атказанган  артисты Айдар Хафизовның  (1943–2020) тууына – 80 ел. 

Актёр, режиссёр, Татарстанның – халык, Россиянең  атказанган 
артисты Айдар Хафизовның  (1943–2020) тууына – 80 ел. 
Ул ярты гасырга якын театр сәхнәсендә милләткә хезмәт иткән 
зур актёр иде. Шушы вакыт эчендә ул дистәләрчә кабатланмас образлар 
иҗат итте. Тамашачылар күңеленә ул Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” 
спектаклендәге Сәйяр, Аяз Гыйлаҗевның “Китмәгез, тургайлар”ында – 
Азамат, Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ында – Җиһангир хан, 
Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ендә – Газраил, 
“Хушыгыз”ында – Шәһит һәм башка образларны камил дәрәҗәдә 
гәүдәләндергән чын мастер буларак кереп калды. Әдәбият тәнкыйтьчесе 
Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, Айдар Хафизов үзен төрле амплуадагы 
рольләрне уйный алучы, бай сөйләм җеленә ия артист итеп таныта, тыныч 
характеры, үз-үзенә һәм коллегаларына таләпчәнлеге, шул ук вакытта 
тирән белем, тырышлык, эзләнүчәнлек аны Камал театрының әйдәп 
баручы артистларының берсе, яшьләрнең тәҗрибәле остазы һәм оста 
оештыручы режиссёр итеп таныта. Артист булуны үзеңә зур җаваплылык 
алу дип саный һәм иҗат гомерендә шуңа тугры булып кала...
Айдар Хафизны без татар әдәбиятын пропагандалау эшенә зур өлеш 
керткән шәхес дип тә әйтә алабыз. Әйе, Ходай биргән талантын ул 
шушы юнәлештә дә актив файдаланды. Әйтик, Татарстан радиосы 
фондында язучыларыбызның иҗат кичәләрендә яздырып алган 
дистәләгән тапшырулар саклана. Алар арасында Айдар Хафиз тавышы 
кергән язмалар байтак, кичәләрнең кайберләрен ул үзе алып барган, бик 
күбендә язучыларның шигъри яисә чәчмә әсәрләрен сәхнәдән 
яңгыратуы нәфис сүз остасы буларак катнашкан. 
Айдар Хафизов радионың үзенә килеп, әдәби-драматик тапшырулар 
әзерләүдә дә актив катнашты. Равил Фәйзуллин, Нияз Акмал, Фәннүр 
Сафин шигырьләре әле дә аның язмасында эфирга чыга. 
Ул республикабызда төрле вакыйгалар уңаеннан оештырылган әдәби-
музыкаль кичәләрнең, бәйрәмнәрнең режиссёры булып та танылды. 
Аның кулы тигән чаралар үзләренең мавыктыргыч, шул ук вакытта гаҗәеп 
зәвыклы булулары белән аерылып торалар иде.  Сүз уңаеннан, “Казан 
утлары” журналының беренче саны чыгуга – 90 ел, Татарстан радиосының 80 
һәм 85 еллыкларына багышланган тантаналы кичәләр нәкъ менә Айдар 
Хафизов режиссёрлыгында үткәрелде һәм халык тарафыннан яратып кабул 
ителде. 
Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган радиотапшыру 
2018 елда эфирга чыккан иде. Шул елның 27 ноябрендә Камал театры 
сәхнәсендә Айдар Хафизовның иҗат кичәсе үткәрелде, аңа берничә көн 
кала журналист Раил Садри аның белән әңгәмә үткәргән иде. Тапшыру 
иҗат портреты жанрына якын тора. Анда актёрның балачак хатирәләре, 
язмыш юллары, сәхнә тормышы шактый тулы чагылыш таба, ул катнашкан 
спектакльләрдән өзекләр бирелә. Әйдәгез, QR-код ярдәмендә безнең 
сайтка кереп, шушы язманы тыңлыйк. Тыңлаганда игътибар итми 
калмассыздыр: Айдар Хайфизов әле һаман да арабыздадыр кебек. Уйлап 
карасаң, ул чыннан да шулай, чөнки рухи тормышыбызда ул калдырган 
мирасның урыны зур. 

Фото: журнал архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев