Аның урыны әле дә буш тора

23 май көнне күренекле шагыйрь, татар әдәбиятында сатира жанрына яңа сулыш биргән язучы Гамил Афзалның тууына 100 ел тулды. 

Казаннан читтә яшәве сәбәп булгандырмы, Татарстан радиосы фондында аңа кагылышлы язмалар киштәсе әллә ни зур түгел. Шулай да биредәге һәр язма эчтәлеге, мәгънәви саллылыгы белән аерылып тора. Монда без Гамил Афзалны, беренчедән, җырлар авторы буларак күрәбез. Фонотекада аның шигырьләренә иҗат ителгән “Татарстан таңнары” (Марс Макаров музыкасы), “Дөнья матур, дөнья киң” (Сара Садыйкова), “Газинур батыр турында баллада” (Җәүдәт Фәйзи), “Авылыма” (Рәис Нәгыймов), “Гөлнарым” (Фәрит Хатыйпов) кебек дистә ярым фонд берәмлеге саклана. Беренче карашка күп түгел кебек тоела, ләкин аларның һәрберсе халыкның бәгыренә уелган, язмышына кергән җырлар.

Икенчедән, элегрәк елларда Гамил Афзалның Казанда үткән шигырь бәйрәмнәрендә ясаган чыгышлары сакланып калган. Дөрсе, боларын әле язмалар арасында бикләнеп утырып, ачыклап җиткерергә кирәк булачак. Шулай ук бездә язучының нәфис сүз осталары башкаруындагы юмористик хикәяләре шактый.

Әдипнең үз тавышына килсәк, ул үзе шигырь укыган тулы бер

тапшыру саклана. Һәр елның май аенда без аны Татарстан радиосы һәм аның “Татарстан авазы” интерент кушымтасы аша кабатлап эфирга бирергә тырышабыз. Аның янәшәсендә аеруча кадерле, тамчы да зыян китермичә сакланырга тиешле тагын бер язма бар. Монысында Гамил Афзал үзенең башыннан кичкәннәрне сөйли. Башта ул ата-аналары белән бергә Такталачык авылыннан сөргенгә сөрелүен, бала чагындагы катаржан тормышын бәян итә. Аннары катлаулы һәм сикәлтәле гомер юлы буйлап ары китә. Аны тыңлаганда әдип күргән-кичергән бик күп вакыйгалар, иҗат сукмаклары күз алдыннан үтә.

Гамил Афзалның бу чыгышы 2000 елда кемдер тарафыннан язып

алынган һәм ул шактый вакыт “онытылып” торган. Фәкать 2015 елда Рөстәм Акъегет аны табып алып эфир әйләнешенә кертеп җибәрде. “Онытылып” торуының сәбәбе бик гади булырга тиеш, чөнки ул чакта язучы үзе дә исән, чордашлары да ишле. Искә алынган заманның вакыйгалары да күпләрнең күз алдында кебек. Шуңа күрә ул чакта бу язмага артык әһәмитя тә бирелмәгәндер. Ә менә хәзер инде истәлек-хатирәләр бөтенләй башкача, эчтәлеклерәк һәм тирәнрәк, сагышлырак һәм моңсурак булып ишетелә.

Журнал укучыларга тәкъдим ителә торган тапшыруны без менә шушы язма белән башлап җибәрербез. Аннары сез Айрат Арсланов язмасында аның берничә шигырен, Абдулла Фәтхуллин башкаруында “Патриархат” дигән юморестик хикәя тыңларсыз. Ахырда сезне тагын бер юксындырып искә төшә торган шәхес белән очрашу көтә. Ул – Гамил Афзал исемендәге премия лауреаты язучы Фәнзаман Баттал. Моннан ун ел элек, Гамил Афзалның тууына 90 ел тулу уңаеннан, “Казан утлары”ның 2011 ел май ае санында аның “Юксыну” дигән мәкаләсе басылып чыкан иде. Фәнзаман Баттал белән шушы мәкаләгә мөнәсбәтле әңгәмәнең язмасын тыңларсыз.

... Димәк, бер вакантлы урын буш тора, дип язган иде Гамил Афзал үзенең бер шигырендә. Шундый көнгә килеп җиттек: әдәбиятта сатира жанрында аның үзенең дә урыны әле дә буш тора икән, ләбаса...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: