АҢЛАМАС АКЫЛСЫЗ, АССАҢ ДА ДАРГА...

Быел Казан ханлыгы чорында иҗат иткән күренекле татар шагыйре

Мөхәммәдърның тууына 525 ел. Шушы олы вакыйга уңаеннан тапшырулар

әзерләү өчен радиобыз фондына мөрәҗәгать иттек. Әлбәттә, шагыйрьнең

“Нуры сыдур”, “Төхфәи мәрдан” кебек мәгълүм әсәрләре нәфис сүз осталары

тарафыннан укылган, магнитофон тасмасына язып алынган. Тик менә “Казан

утлары”н укучыларга тыңлатасы килгән иң кирәкле, иң мөһим язманы,

кызгаычка каршы, саклап кала алмаганбыз. Дөресен генә әйткәндә, мин аны

көнкүреш магнитофонына гына яздырган идем, бәлки сәбәбе шул булгандыр.

Бу - әдәбият гыйлеменең аксакалы, гомерен урта гасырлар әдәбиятын

өйрәнүгә багышлган фидакарь зат Шакир Абилов белән әңгәмә. Шулай да

әлеге югалган аудиоязмадагы фикерләрне үз вакытында кәгазьгә күчереп

калырга баш җиткән. Әңгәмәнең кайбер урыннарына күз салыйк.

- Шакирага, Сез Мөхәммәдьяр әсәрләрендә күрсәтелгән өч принципны

– дәүләтне саклап калу өчен кирәкле өч шартны ачкан галим. Менә шушы

принципларны аңлатып шәрыхләп бирсәгез иде.

- Башта Мөхәммәдъярның тарихыбызда тоткан урынын, аның татар

халкы өчен кем булуын искә төшерик. Ул, һич шөбһәсез, татар-төрки

әдәбиятында зур гигантларның берсе. Әгәр дә без азәрбайҗан әдәбияты

диюгә, Низамины, үзбәк әдәбиятыңда Нәваины, фарсы әдәбияты турында сүз

чыкса, бөтен дөнья тарихын иңләгән Фирдәүсине күз алдына китерәбез икән,

Мөхәммәдъяр шуларның тиңедер.

Мөхәммәдъяр Казан ханлыгының иң авыр, катлаулы, үтә дә

каршылыклы чорында яши. Алтын Урда җимерелгәннән соң Казан ханлыгы

халыкны берләштерүче, аның тормышын көйләп яшәтүче үзәккә әверелергә 

тиеш булган, әлбәттә. Тарихның табигый агымы шуңа китергән дә булыр

иде. Чөнки Казан дәүләте, кайбер галимнәр аңлатканча, Алтын Урда

җимерелү нәтиҗәсендә генә барлыкка килмәгән. Аның тарихи тамырлары

Болгар ханлыгы, хәтта аннан элегрәк оешкан төрки дәүләтләргә үк барып

тоташа. Ләкин тарих мәсьәләне үзенчә хәл иткән. Алтын Урда җимерелүгә

Казанда хакимият өчен тарткалашучы төрле партияләр барлыкка килгән,

берәүләре Мәскәү җырын җырлаган, икенчеләре Кырым, Төркия көен

көйләгән. Аерым ханнар, кай якка карарга белмичә, аптырашта калган. Менә

шушы куркынычны, Ватанга дәһшәт килергә торуын тирәннән аңлап, тоеп

яши Мөхәммәдъяр һәм бу хафалану аның иҗатында да чагылыш таба. Әнә

шуңа да ул үз әсәрләрендә хакимият өчен тарткалашудан ваз кичеп, барлык

көчне бер максатка туплау-берләштерүне дәүләтне саклау өчен иң кирәкле

шартларның берсе дип куя.

- Тик менә хакимият дигән татлы җимеш өчен көрәштән башка тормыш

алга барырмы? Аннары кем тирәсенә тупланырга бит?

- Мөхәммәдъяр олы Мөхәммәттән килә торган хан нәселенең соңгы

вәкиле Мөхәммәт Әминнән гайре бер хөкемдарны да якламаган. Ул 1518

елда вафат була һәм 1523 елдан Казан тәхетендә Кырым ханнары хакимияте

башлана, аларга алмашка Мәскәү карашларын яклаучы Касыйм ханнары

килә. Бу вакытта Мөхәммәдъяр, гәрчә сәясәткә катышмаган кебек тоелса да,

ханнарга мөмкин кадәр тәэсир итәргә тырышкан. Хәзер без бер яктан Кол

Шәрифне зурлыйбыз. Ул - Сәид, зур дин башлыгы, дипломат та. Хәтта Иван

Грозный бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен аңа мөрәҗәгать иткән. Ләкин

нәкъ менә шул шәхеснең абруе Казан эчендәге сәясәтне хәл иткән елларда

мәскәүләр татар иле башкаласыннан нибары берничә дистә чакрымда - Зөя

утравында көчле ныгытма салып куйганнар. Чөнки Казанның үзендә

бердәмлек булмаган. Бу татар халкының тискәре бер адымы, кимчелеге,

тарих тарафыннан үзенә салынган вазифага битараф каравы булган. Ә менә

Мөхәммәдъярның нәкъ шул 1549 елда язган «Нәсихәт» дигән бер шигыре

бар. Күләме ягыннан зур булмаса да, мәгънәсе, әһәмияте ягыннан калын-

калын романнарга тиңләр идем мин аны. Эчтәлеге гади генә кебек:

гөлчәчәкләр үскән бакчага сандугач килә, ләкин кунып сайрый алмый, чөнки

бакчага тигәнәк үтеп кергән. Шуннан былбыл кош бакча хуҗасына

мөрәҗәгать итә:

Әгәр дә бакчада чәчәкләр, гөлләр булса,

Ул чак бакчаң булыр иде сөйкемле,

Хуҗасы да - көткән кунак шикелле.

Йөрер иде дуслар тамаша кылып,

Явар иде өстеңә нигъмәт тулып...

... Читләр сиңа алдау, хәйләлек көтәр,

Явыз ният Иблис вәсвәсен итәр.

Читләр - алар бары шайтан таягы,

Аннан таяр асыл ирләр аягы.

Бу гыйбрәтләр җитәрлек гаклы барга,

Аңламас акылсыз, ассаң да дарга.

Синең акылың камил, хөрмәтле ишем.

Коръән Хәдис сүзләрен тотсаң, кешем.

Мин бу шигырьне һәр татар кешесе, бигрәк тә җитәкче урындагылар,

депутатлар яттан белергә тиеш дип исәплим.

- Тукайның «Туган теле» кебекме?...

- Әйе. Суз уңаеннан шунысын да әйтик: Мөхәммәдъяр белән Тукай

арасында бик тыгыз багланыш бар. Әгәр дә без, шигъриятебезнең чишмә

башында Кол Гали тора, дибез икән, Мөхәммәдъяр үзенә кадәр булган әнә

шул мәдәниятне кабул итеп алган, үзләштергән, аны ислам цивилизациясе,

гарәп дөньясы традицияләре белән баеткан, шул рәвешчә үзеннән соңгы

мәдәният, әдәбият үсешенә зур йогынты ясаган әдип. Аның тәэсире, берничә

гасыр үтеп, Тукайга кадәр килеп җиткән, аны шагыйрь һәм шәхес буларак

шәкелләштергән һәм Тукай, шушы мирас нигезендә, үзенә бер яңа чор хасил 

иткән. Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Тукай - татар шигъриятенең, иҗтимагый

фикернең өч кыясы, алтын баганасы ул.

- Мөхәммәдъяр дәүләтне яшәтү өчен тагын нинди шартлар булырга

тиеш дип исәпли?

- Мөхәммәдъяр, бөек гуманист буларак, иң беренче чиратта кешене

зурлый, аны, акыл көченә ия зат булганлыктан, үз язмышын үзе хәл итүче,

дөньяны үзгәртүче итеп күз алдына китерә. Ул үз иҗатында тарихи

мисалларга мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, «Төхфәи Мәрдән» әсәрендә VI гасырда

яшәгән шаһларның берсе Һарун бервакыт үз янына 70 киңәшчесен чакыртып

ала да, илне алга җибәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк, сез миңа шуны әйтегез,

ди. Тегеләр башта җыелышып үзара киңәшләшәләр, аннары шаһка җавап

бирәләр. Шуларның сүзен тотып, Һарун дәүләтен гаделлек нигезендә үзгәртә

башлый. Озак та үтми ил чәчәк ата, бөлгенлек юкка чыга, халык муллыкта

яши башлый, канәгатьсезлек бетә, шаһ казнасына төрле өлкәләрдән байлык

агыла - ил алгарыш ала. Һәр тарафта - гармония. Мөхәммәдъярның үз сүзе

белән әйтсәк, «Бүре белән сарык бергә су эчә, үрдәк белән карчыга бергә

оча». Ил эчендәге халыклар арасында дошманлык бетә.

- Өченче шарт?

Халыкның төрле шивәләре арасында каршылыкка юл куймау. Бу

мәсьәлә бүген аеруча мөһим. Моңа Мөхәммәдъяр әйткән гаделлек прин цибы

нигезендә генә каршы торып була. Әйтик, тарих татарның урта диалектта

сөйләшүче өлешенә башка төркемнәрне берләштерү, туплау бурычын куйган

Ләкин менә шушы өстенлектән файдаланып, башкаларны читкәрәк тибәрү,

һавалану, борын чөю булмады түгел бит. Күрәсез, Мөхәммәдъярның

фикерләре бүген дә актуальлеген югалтмаган, аның әсәрләрендә дөньяның

кая таба баруы аерым-ачык булып аңлашыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: