Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ӘДИПЛӘРНЕ ИНТЕРНЕТТА ТАНЫТТЫ

Танылган шагыйрь һәм прозаик Әхмәт Дусайлының (Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин) (1949–2020) тууына – 75 ел

Танылган шагыйрь һәм прозаик Әхмәт Дусайлының (Әхмәтҗан Хәсән
улы Хәмәдишин) (1949–2020) тууына – 75 ел.
Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтында урын алган
мәгълүматларга караганда, булачак язучы Мөслим районының Дусай
авылында дөньяга килә. Уку, белемгә омтылу белән бергә яшьтән үк хезмәт
чыныгуы алып үсә: йөкчедән алып, инженер-технологка кадәр күп һөнәрләр
үзләштерә. Узган гасырның сиксәненче еллары башында КамАЗда кыручы
булып эшләгәндә, беренче хикәясен яза. Шул вакыттан бирле, гәрчә шигырь
язуын дәвам иттерсә дә, төп иҗат юнәлеше итеп проза жанрын сайлый. Тәүге
хикәяләре, очерк язмалары Мөслим һәм Тукай район газеталарында,
«Ялкын», «Казан утлары», «Аргамак», «Идел» журналларында, «Әфган
кызалаклары» (1991) күмәк җыентыгында дөнья күрә, 1992 елда повесть һәм
хикәяләре тупланган мөстәкыйль китабы басылып чыга.
Чаллыда «Аргамак» журналы оешкач (1991), Айдар Хәлим аны
басманың җаваплы сәркатибе итеп чакыра. Биредә эшләгән елларда
Ә.Дусайлы публицист буларак та танылу ала.
1994 елда Әхмәт Дусайлы бер төркем Чаллы журналистлары белән
берлектә «Хәерле иртә» исемле газета һәм тагын бер елдан газета каршында
шул ук исемдә хосусый нәшрият оештыра. Мөхәррир-нашир буларак,
газетаны да, нәшриятны да ул үзе җитәкли. Әлеге нәшриятта төбәк
язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә.
Әхмәт Дусайлы Татар язучылары турында мәгълүмат тупланган
«Adiplar.belеm.ru» порталын оештыручы буларак та әдәбиятыбыз тарихына
кереп калды. Шушы эшчәнлеге өчен ул 2010 елда «Белем җәүһәрләре»
халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты исемен алды. Шул ук елда
әсәрләре өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды. 

2001 елда Мөслим районының «Авыл утлары» газетасы редакциясенә
компьютерлар кайта һәм якташлары Әхмәт Дусайлыны верстальщик итеп
эшкә чакыралар. Язучы Чаллыдагы эшен, фатирын калдырып, туган ягына
кайта. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Салавыз-Мухан авылында яшәде.
Тәкъдиренә, үзенең җирдә яшәү рәвешенә мөнәсәбәтен ул «Язмыш»
дип исемләнгән шигырендә болай дип аңлатып биргән иде. Безгә калса, бу
юлларда аның шәхесе дә, дөньяга карашы да ачык булып күз алдына килеп
баса:
Юлларымны үзем сайламыйм шул,
Син бит, Язмыш, үзең йөртәсең.
Абындыра - нигә йөгертәсең,
Егылмасам - арттан төртәсең.
Үзең тагын тартып торгызасың,
Тагын төртеп егар өченгә...
Чыныктыруыңмы мине шулай,
Сыныйсыңмы әллә көчемне?
Ниләр генә миңа күрсәтсәң дә,
Карышырга сиңа җыенмыйм.
Үҗәтләнеп һаман үрмәлимен,
Үгылып кабат торыр өчен мин.
Әхмәт Дусайлының тууына 75 ел тулу уңаеннан Татарстан радиосы
аның әсәрләреннән радиокомпозиция әзерләде. Журнал укучылар
игътибарына шушы тапшырудан бер өзек тәкъдим ителә. Язучының «Ак
торна» исемле хикәясен Тәлгать Хаматшин укуында ишетерсез.

Фото: архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев