"Әсәрләремдә капма-каршы образлар тудырам" - Гүзәл Галләмова

Табигатькә, туган авылга олы мәхәббәт белән язылган, кеше күңеленең иң тирән урыннарын, холкының нечкәлекләрен тасвирлаган, татар сөйләменең иң матур мисалларын кулланган моңлы әсәр. Бу хак сүзләр күпчелек укучыларыбыз яратып танышкан “Зәңгәр кыңгыраулар” романы турында. Әлеге әсәрнең авторы, Лаеш районында яшәп иҗат итүче Гүзәл Галләмова. Аның үзе белән якыннанрак танышыйк.

– Гүзәл апа, белгәнемчә, сез ике дистә ел гомерегезне авыл мәдәниятен үстерүгә багышлагансыз. Әдәбият мәйданына ничек килдегез?

– Рәхмәт, Айзилә, хезмәт юлым белән кызыксынгансыз! Әйе, әдәбиятка мәдәнияттән килдем. Эшләү дәверендә күп сценарийлар язсам да, беркайчан да, әдәби әсәрләргә тотынганым булмады. Сорауга җавап бер генә: бу – тәкъдир!..

– Сез бүген ирекле язучы. Иҗатыгыз хобби гынамы, әллә керем чыганагы дамы?

– Акча өчен генә иҗат итүче бармы икән?! Эчкерсез, саф күңел эше бит ул иҗат! Ихлас күңеллеләр беркайчан да матди керемне беренче планга куймый дип беләм. Гел яза торгач, хоббига әйләнү ихтималы да зур. Мин күңелем кушуы буенча язам. Акча чыганагы дигәннән, эш тәҗрибәм күрсәткәнчә, зур чыгымга китап бастырып, хезмәтенә күрә керем алып булмый. Язучылык эше тиешенчә бәяләнә торган хезмәт түгел бит ул. Яратып башкарылган хезмәт өчен азга да канәгать була беләм. Канәгать булганга, шөкер итә-итә иҗат итеп ятыш, Айзилә.

– Билгеле, тәҗрибәле әдипләрнең әсәрләре газета-журналлар, китап нәшриятлары тарафыннан колач җәеп каршы алына. Үзешчән язучыларга бу өлкәдә караш нинди?

– Китапны укый башлагач, әгәр аның тарту куәте булмаса, укучылар кулыннан бик тиз төшә бит ул. Шуңа йөрәктән – йөрәккә дип әйтәләр бит. Язучы салган рухи энергия көчле дә, көчсез дә булырга мөмкин. Әйтми каласым килми: мин бит иҗат итүче генә түгел, китап укучы да! Китап дөньясын белеп, тоеп әйтүем, дим.

Үзешчәннәргә нинди караш, дисез... Мондый сорау бирелгән икән инде, үз мисалымны сөйлим. Башлап язучыларга, китап бастыручыларга җавабым кызыклы булыр дип уйлыйм. Беренчедән, иҗат эшеме – нинди генә изге эш булмасын - ниятләгәч, икеләнмичә башкарып чыгарга кирәк. Әдәбият дөньясында исеме күренмәгән гап-гади авыл кешесенә: “Язган әсәрең әйбәттер!” – дип бәя бирүче дә, “кил” дип, нәшриятка чакыручы да булмас. 2016 нчы елның зәмһәрир салкын аенда “Ак Бүре” нәшрияты ачылуын интернеттан күреп белдем дә шунда юл тоттым. Мине, үзенчәлекле кеше булуыма карамастан, бик җылы кабул иттеләр. Беренче әдәби әсәрем – “Ялгыз көймә” повесте кыска гына вакыт эчендә басылып чыкты. Яхшы караш, әйбәт мөгаләмә – нәшриятның директоры-мөхәррирләре – Талия һәм Дамир Шакировларга бик рәхмәтлемен! Әдәбият дөньясына минем беренче адымым иде ул. Бу нәшриятта тагы өч китап бастырдым. Әсәрләрем җөмһүриятебез район газеталарының “Бөгелмә авазы”, “Яшел Үзән”, “Әтнә таңы”; чит төбәктә (Ижау) – “Яңарыш” газетасы әдәби сәхифәләрендә, “Идел”, “Мәйдан” һәм менә “Казан утлары” журналларында басылды.

Мин әрсез була алмыйм. Мөхәррирләрем – үзләре үз эшләренең осталары, фанатлары булганга, бик эзләнүчән, тынгысыз, искиткеч кешелекле кешеләр. Иҗатымны социаль челтәрләрдә күзәтеп, укучыларына укытасы килеп, үзләре үк сүз салдылар. Бик зур рәхмәт һәрберсенә! Шушы урында, сораудан бераз читкә китеп, әйтеп үтәргә рөхсәт итсәгез иде, Айзилә.

– Рәхим итегез!

– Сигез ел элек кулыма беренче тапкыр “Татарстан яшьләре” газетасына  мәкалә язганнан соң, шундый абруйлы газетада иҗатыма мәйдан биргән мөхәррир Исмәгыйль абый Шәрәфиев рухына, аның, мине үсендергән сүзләрен ирештереп, иҗатка тартып торган журналист Халидә Минһаҗевага рәхмәтем зур! Мәдәнияттән әдәбиятка килдем, дидем, дөресрәге, әдәбиятка публицистикадан килдем. Аз түгелдер?! Сигез ел эчендә, бер публицистик мәкаләләр һәм өч сценарийлар җыентыкларын да санап, барлыгы сигез китапны дөньяга чыгарган арада, иҗтимагый хәбәрче буларак, 120 мәкаләм “Татарстан яшьләре” газетасында дөнья күрде.

Әдипләрдән, барлык китапларымны укып, иҗатыма уңай фикер белдереп, мине куандырган Камил абый Кәримовка да рәхмәтләрем ирешсен! Иҗат юлымда очраган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Әлбәттә, тагы да зурысы – китапларымны яратып укучыларга!

***

 – Әсәрләрегездәге героинялар - тормыш авырлыкларын сыгылмаган хатын-кызлар. Ни өчен хатын-кызлар шундый көчле сездә?

– “Зәңгәр кыңгыраулар”да төп геройлар арасында ир образлары да бар... Журнал өчен кыскартылган вариантта төп герой – басынкы холыклы Зөлхәбирә. Әсәрләр рухи көч бирергә тиеш. Кеше җир йөзендә сынау кичә. Аллаһ күтәрә алмастай сынау бирмәс, диләр бит. Димәк, өметне югалтмыйча, җиңүеңә ышанган хәлдә, ничек тә авырлыклар белән көрәшү юлында булу мәслихәт. Җиңү олы сабырлык аша килә. Совет әдәбиятын укып тәрбияләнгән кеше буларак та, иҗат итүдә ул образларны тудыручы буларак та, әсәрләрдә көчле персонажлар булуын яратам. Укып, тормышта алардан көч, үрнәк алырга тырышабыз бит. Шул исәптән, мин дә!..

– “Зәңгәр кыңгыраулар”да кайсы герой сезгә холкы, үз-үзен тотышы белән якын?

– Берсен дә аерасым килми. Һәрберсе якын! Хәтта тискәре персонажлар да! Әсәрдә генә түгел, тормышта да: “Кешедән (геройдан) гаеп табып, аны читкә этәрергә ярамый!” дигән фикерне куәтлим. Аллаһ тискәре холыклы кешеләргә дә гомер биргән. Димәк, андыйлар да кирәк. Дөньялыкта һәркемнең үз миссиясе. Кара янында ак тагы да ак, яки киресенчә, ак янында кара тагы да карарак булып күренә. Шуңа күрә әсәрләремдә капма-каршы образлар тудырам. Ләкин кара дигәненнән дә гел каралык эзләмәскә чакырасым килә.

– Төп героиня Зөлхәбирәгә килсәк, аның образда укучы сабырлык түгел, ә мескен түземлек күрергә мөмкин. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Килешәм. Мескен булу өчен юаш, тыйнак, басынкы холыклы булу да җитә. Шушы өч сыйфатка ия кешене, көчсез дип бәяләп,  мин-минлеге, тәкәбберлеге чамасыз күп булган кешеләр, гаиләдәме ул, хезмәт коллективындамы – теләсә кайсы җирлектә – рәхәтләнеп изә, җәберли алалар. Җан ияләренең көчле һәм көчсезгә бүленеше – әхлаксыз көчлегә көчен күрсәтергә шәп форсат, менә дигән җирлек ләбаса ул! Халыкның бит күпчелеге, явызларга каршы чыкмый, яраша яки битараф халәттә яши. Санаулы гына кешеләрнең әхлакка чакыруы имансызлыкны җиңә алмый. Сабырлык бирүче сыйфатларга ия кеше кимчекле, ягъни ул инвалид та булса – кешенең язмышы катлаулы. Героинябыз үзенең эчке көчен, ныклыгын әле алдагы бүлекләрдә күрсәтәчәк. Шуңа Зөлхәбирә образына ашыгып нәтиҗә чыгармый торыйк!

–Романның төп проблемаларның берсе – ялгызлык. Сезнең өчен нәрсә ул? Ялгызлык белән көрәштә җиңеп буламы?

– Әсәрдә инвалидлар темасы яктыртылган икән, аның аерылгысыз юлдашы ялгызлык булмый, ни булсын?! Әйтеп үттем – үзенчәлекле кешеләрне җәмгыять чит итә дип. Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәр кешедә булса, алай булмас иде, билгеле. Саулыгын югалткан кеше, күпме көчен куеп та сәламәтләнүгә ирешә алмаска мөмкин, ә ялгызлыкны җиңә дип уйлыйм. Моның өчен иманлы һәм көчле рухлы, позитив уйлы булырга гына кирәк! Кайда, нинди булуыңа карамастан үсеш юлына омтылырга!

Романда һәм башка әсәрләрдә дә вакыйгалар гади татар авылында бара. Нигә авылга, аның табигатенә шундый зур игътибар бирелә?

 – Гомерем буе авылда яшим. Табигатьнең гади генә күренешләреннән дә гүзәллек таба алам. Тирә-якны матурлауга булдырганча үземнән өлеш кертәм. Әсәрләремдә дә, матур әдәбияттагыча зурлап әйтсәм – Җир-ананы, кадерләргә чакырам, ысулларын әсәрләремдә күрсәтә киләм. “Ялгыз көймә” повестендә табигать байлыгының су астында калу фаҗигасы тасвирланып, күңелне тетрәндерсә, “Түз, йөрәк!” әсәрендә басу-кырларны, инеш буен матурлау үрнәге бирелде дия алам. “Ызандашлар” романында кое казу – табигать хәзинәсен олылау. “Күңелнең дә үлчәме бар!” китабына кергән хикәя-новеллаларда әйләнә-тирәлекне тәртиптә тоту үрнәге күрсәтелә. Кешенең табигатькә карата мөнәсәбәтендә күңеле чагылышы күренә дип фикерлим.

– “Зәңгәр кыңгырауларда” яшьләрнең яраткан Яшьлек таулары бар. Сезнең дә туган якларыгыздагы тынычландыра, илаһи көч бирә торган табигать урыны бармы?

– Бар, Айзилә. Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, йортыбыз шундый ямьсез ермак буенда урнашкан. Ярым утрауда утырабыз. Ермак бит ул шундый нәрсә – кемгәдер чүп ташлау өчен чокырлык... Минем өчен – тал-өянкеләре, тирәкләре шаулап үскән инеш, эшчәнлегенә сокланып һәм пошынып туймаслык су кондызы биләмәсе, һәр иртә язда көтеп алган парлы кыр үрдәкләренә яшәү шартлары булган урын; сандугачлары, бакалары сайрашкан, төрледән-төрле кошлары булган җанлы табигать кочагы да. Әле ул, аз сулы булса да, киң елга – Чулманга коя! Киң дәрья суның (мин яшәгән йорт турысыннан Каманың аркавы 40 чакрым!) матурлыгын көн дә тәрәзәдән күзәтәм...

– Гүзәл апа, сезнең иҗатыгыз социаль челтәрләрдә укыла, сез әдәби марафоннарда актив катнашасыз. Бу яшь аудиториягә якын булумы?

 – Мин эзләнүчән, тынгысыз кеше. Заманадан артта калырга ярамый! Буш вакытым бөтенләй юк. Социаль челтәрләрдә актив булу, иҗат эше бөтен барлыгыңны ала ул! Китап укырга яратып та, әдәби марафон кебек проектларда катнашмый калу мөмкинме соң? Ә вакытны теләк барда һәркем таба, теләк булмаса – сәбәп табыла. Һәр яхшы нәрсә кешене камилләштерә. Шуңа да беркайчан да, бернигә карамый үзүсешкә омтылырга чакырам!

Гүзәл апа, алда нинди иҗади планнар? Укучыларга сездән нәрсә көтәргә?

 – Иң беренче, редакция коллективына зур рәхмәтемне белдерәм. Бер гасырлык тарихы булган, шундый мәртәбәле әдәби журналда минем иҗатка да урын бирелер дип, һичкайчан уйламадым дию генә төгәл үк булмас, күрәзәлек итеп әйтсәләр дә, ышанмаган булыр идем. Күзәтүемчә, сайт һәм берләшмәдәге өзекләрне бик күпләр укыды. Ошатуларын белдереп, шәхси хат юллаучылар да булды. Хәзергә, “Зәңгәр кыңгыраулар” романын китап итеп дөньяга чыгару өстендә эшлим. Бу роман-дилогия булыр дип өметләнеп, шуңа омтылам. Икенче кисәкне дә язарга насыйп булса иде.

Әңгәмәдәш - Айзилә Сабирова

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: