«Һәр нәрсә төшкә кереп табылмас, йөреп табылыр» - Айзирәк Гәрәева-Акчура
«3 ел элек Төркиягә килгәч, туган җиренә кайта алмаган солдат турында ишеттем. Әсирлек җәһәннәмен кичергән, җиде ят җирдә сагыштан үлгән мәрхүмнең рухын булса да, туган җиренә кайтарасым килде»
Күңел түрләренең иң тирән, серле һәм нечкә кылларын кагылырга сәләтле сүзләре сәйләне. Татар милләтен Төркия, Искешәһәр белән бәйлелеген тарих җепләре аша оста күрсәткән вакыйга. Сүз август аенда укучылар тарафыннан сайлап алынган иң яхшы хикәя исеменә лаек булган Айзирәк Гәрәева-Акчура авторлыгындагы «Гаҗизлек» әсәре турында бара.
Айзирәк апа, белгәнемчә, сез Казанда журналистика бүлегендә белем алгансыз. Ничек иҗатка юнәлдегез? Журналистмы яисә язучымы? Кемнәр рәтенә кертәсез үзегезне?
- Әгәр дә язучылык яки иҗатчы, уйлап табучы - инноватор факультеты булса, бәлки, шуны сайлар идем. Дөньяда юктыр инде андый бүлек... 1996-2001 елда КДУның татар журналистикасы бүлегендә укыдым. Журфакта исә безне объектив фикерләргә өйрәттеләр. Бу – нигез.
Мәктәп елларында ук «Сабантуй», «Ялкын» басмаларында беренче язмаларым, әкиятләрем чыга килде. Ул вакытларда әнием район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе иде, аның йогынтысында балалар басмаларына яздым. Бер әкиятем «Сабантуй» нәшер иткән балалар иҗаты җыентыгына керде. Журналистлар, язучылар минем өчен барысы да «гәзиттә эшләүчеләр» иде. Язмаларым чыккач, бүләкләр дә алгач, минем дә «гәзиттә» эшлисе килү теләге туды. Язганнарымда журналистлык күбрәктер, чөнки еш кына документальлеккә таянам. Мәсәлән, «Мөнҗия» дигән бәянны Анкара белән Актаныш арасында яздым дияргә була. Чөнки төп герой – Кыргызстан опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе Мөнҗия Еркимбаева Актанышта туган, ә аның балалары бүгенге көндә Төркиядә яши. «Казан әүлиясе» дигән бәянның герое да - реаль дини шәхес. Иң баштан, бәлки, әдәби хикәяләр генә язуга кереп китсәм, хәзер башкачарак язар идем. Мәсәлән, журфакка шигырьләр язып кергәннәр бар иде, алар хәзер дә шул юлны дәвам итә. Ә мин 5 курстан «Шәһри Казан»да эшли, хәбәр яза башладым.
Белгәнемчә, сез - Актаныш кызы. Ничек тормыш юлыгыз чит илгә борылды?
- Төркия белән бәйләнүгә, кияүгә чыгып китүемә өч ел тулып китте. Әмма Татарстаннан чынлап торып аерылганым юк. Казандагы тормышыма Төркиянеке өстәлде генә. Иҗади эшемне күбрәк Төркиядә алып барсам да, иң беренче чиратта Татарстан укучыларына тәкъдим итәм. Өч ел дәвамында читтә яшәүче бик күп татарлар белән аралаштым, алар хакында Татарстан басмаларына язып тордым. Шул рәвешле, яңа танышларымны бабалары җиренә якынайтырга, үзем – Казаннан аерылмаска тырышам. Кешене ризык йөртә, диләр. Шуңа күрә әлегә ризыгым, күрәсең, читтә. Алдагысын - бер Алла белә.
Төркиядә язучы, шагыйрь, гомумән, иҗат кешесенә караш Татарстаннан үзгәме?
- Бу сорауга җавап бирер өчен, мөгаен, төрекчә язучылар белән аралашу кирәктер. Әлегә укучы буларак кына кайбер күзәтүләрем белән уртаклаша алам. Әйтик, Төркиягә килгәч, иң гаҗәпкә калдырган күренеш – китап ярминкәләре. Искешәһәрдә берсенә бардык. Машиналарның саны юк, китап конференцияләренә керергә су буе чират, китап залларында алма төшәрлек урын калмаган. Махсус имза куйдырта торган урыннарда китап сатып алучылар авторлардан имза алырга чиратка тезелгән... Төркиядә китап ярминкәләренә багышланган хәбәрләрне телевизордан күрсәтә башласалар, җыелган халыкның, язучыларның, нәшриятчыларның күплегенә исем китә иде. Чыннан да шулай икән. Махсус күзәттем: барысының диярлек кулларында китап тулы пакет. Пандемия башлангач, әлбәттә, мондый чаралар туктатылды. Төркиянең мәдәният һәм туризм министрлыгы «Өеңдә кал, китап белән кал» компаниясен башлаган иде ул чорда. Танылган язучылар, артистлар үзләренең социаль челтәр битләрендә китап укырга чакырды. Шул ук министрлык «Китапханәм кесәдә» - «kütüphanem cepte e-kitap» дигән проект башлады. Телефоннан 22 мең китапның электрон нөсхәсен түләүсез укырга мөмкин. Гомумән, соңгы вакытта онлайн китаплар сату күбәйде. Шулай ук яз көне Төркиядә 2019 елда халык китапханәләреннән иң күп алынган төрек телендәге китаплар исемлеге ачыкланды. 23 китаптан торган бу исемлеккә күз салсам, күбесе безгә дә таныш булган әсәрләр. Кыскасы, чит ил авторларының тәрҗемәләре. Гомумән, монда төрекчәгә тәрҗемә ителгән алман, инглиз, рус һәм башка милләт язучыларының иҗат җимешләре күп сатыла. Китап ярминкәләренең зурлыгын күргәч, төрекләр нык укый кебек тоелган иде. Ләкин бер танышым – төрек теле укытучысы – берсендә укучылары китап укымаганга бик зарланды. Аның «Өйдә әти-әни кулына китап тотмаса, бала кемнән күреп китап укырга өйрәнсен?!» - дип әйтүе белән килешми мөмкин түгел, әлбәттә.
Төркиядә яшәүче милләттәшләребез хакында ни әйтерсез?
- Төркия – башкалар кебек үз сәяси, иҗтимагый системасы, инкыйлаблары, каршылыклы тарафдарлары белән яшәгән бер ил. Вәзгыяте исә аның җирле халкына гына түгел, һәркемгә дә йогынты ясый. Инкыйлабка кадәр һәм аннан соң татар нәселләренең гыйлем, алгарыш энергиясе биредә үзенә урын тапкан. Иң кызганычы – бу гыйлем алгарыш гамәлләре башында торган хәзерге төрекләр өчен онытылган, үткәндә калган сәхифәләр кебек. Ә татарлар өчен аларның күбесе бөтенләй мәгълүм түгел. Төркиядәге Солтановлар нәселенә һәм башка татарларга кагылышлы мәкаләләрне әзерләгәндә дә, «Истанбул малае» дип аталган хикәятләрдән торган бәянны язганда да шуңа игътибар иттем. 50-80 елларда Истанбулда яшәгән татарлар һәм аларның милли хисләрен сакларга тырышулары соклану уятты. Бүгенге көндә дә Төркия татарлары үзләренең көчен югалтмый яшәүләрен дәвам итә. Татар авыллары сакланып калу да шуңа ишарә.
Төрек телен өйрәнүдә авырлыклар килеп чыктымы?
- Өйрәнүне дәвам итәм, язылганны укыйм, яхшы гына аңлыйм кебек. Сөйләшүем юк диярлек, чөнки без өйдә гел татарча. Миңа «Синең татарчаң аңлаешлы, Казаннан килүчеләрнең күбесен аңлап булмый” дип әйтүчеләр дә булды. Бу Төркия татарлары туган телен бөтенләй онытып бетергәнгә түгел, ә килгәннәр яртылаш русча, яртылаш татарча сөйләшкәнгә күрә шулай.
«Гаҗизлек» хикәясе август аенда иң яхшы чәчмә әсәр исеменә лаек булды. Ничек уйлыйсыз, укучы ни өчен сез җиткергән фикерләрне хуплады, гомумән, әсәрне үз итте?
- Укыганнарын әйтеп, социаль челтәрләрдән язучылар шактый. Аларны саный башласам, мактанып утырган кебек булыр. Әгәр матбугатта хатлар, бәяләмәләр чыкса, үзем дә укучылар фикерен күбрәк белер идем.
Шундый моңсу һәм тирән мәгънәле хикәяне язарга сезне нинди вакыйга яисә очрак этәрде?
- Яза башлаганчы ук мең төрле уйга салган әсәр ул. Агай турында. Татар агайлары турында... 3 ел элек Төркиягә килгәч, туган җиренә кайта алмаган солдат турында ишеттем. Әсирлек җәһәннәмен кичергән, җиде ят җирдә сагыштан үлгән мәрхүмнең рухын булса да, туган җиренә кайтарасым килде. Әмма шуны утырып язу һаман кичектерелә килде. Алай да мәгьлүмат туплауны дәвам иттем. Үткән көз ныклап утырдым. Ишеткәннәрне рәткә салырга, чагыштырырга, тагын сораштырырга, архивларны актарырга керештем. Әмма чын исем-фамилиясе дә билгеле булмаганны ничек туган җиренә «кайтарасың»? Эзләнә торгач, исемен һәм туган ягын ачыкладым. Тик ул яклардан, аның кебек исемле дистәләгән солдат сугышта катнашкан! Беррәттән тагын берничә биографияне, иптәшләрен тикшердем. Барысы да хәзер мәрхүм инде, аларны күреп калганнарга 70-80 яшь. Шуларның балалары аша җөмлә-җөмлә мәгьлүмат туплый торгач, бер әсәр язып чыктым. Аннары шактый кыскарттым. Шул сәбәпле журналда басылган вариантта әсәр геройлары, туган якка кайту куркыныч булганга күрә, кайта алмаганнар дигән фикер өстен чыкты кебек. Ә татарларның илгә кайта алмыйча калу сәбәпләрен аңлату, ничектер, җитенкерәми сыман. Әмма мин әле киләчәктә бу әсәрне тагын да тулыландырачакмын.Чын фамилиясен дә ачыклап бетерәсем килә. Баштан ук максатым - Агайны гаҗизлекләрен күрсәтү аша туган җиренә кайтару иде. Ул герой аша гаҗизлекне күрсәтү генә түгел.
Геройларга мәҗбүри рәвештә Төркиягә килергә туры килә. Сез үзегезне дә билгеле бер герой белән тасвирлыйсызмы? Юк икән, кайсы персонаж холкы белән үзегезгә якын?
- Чит илгә киткән бер генә кешегә дә боларның язмышын кабатларга язмасын! Алар күргәнне күрергә туры килмәсен! Мин ишеткәннәремне бары күңел белән аңларга һәм язарга тырыштым.
«Гаҗизлек»тә тарихи дәлилләр шактый. Тарихи документлар белән эш иткәндә нинди авырлыклар туды?
- Германия архивының зур гына өлеше интернетта бар. Бөек Ватан сугышына кагылышлы документлар сайты инглиз, алман телендә. Шуңа күрә сүзлекләр белән утырырга туры килде. Андагы документлар башың китмәле! Фотоларны карасаң да, ул җәһәннәмнән исән чыгу бер могҗиза икәнне аңлыйсың. Андагы документлар белән танышу рухи яктан бик авыр һәм печән өеменнән энә эзләп утырган кебек булды. Мин бит бу теманы күп еллар өйрәнгән кеше түгел, беренче мәртәбә архив белән азмы-күпме таныштым. Миллионлаган исем, миллионлаган документ анда... Германия архивындагы кайбер документлар аша әсирләрнең юлын күзалладым. Аннары әсирләр хакында татарча, русча, төрекчә язылган китаплар, мәкаләләр белән таныштым. Әсәргә кергән мәгълүматларның күп өлеше Төркия татарлары хатирәләренә таянып тупланды. Аларга зур рәхмәт!
Казанмы яисә... Төркияме?
- Соңгы тапкыр кайтуымда кышкы Казан үзәген күреп китим дип, Кабан буена атладым. Шунда кафе янына куелган эскәмиядәге язуга күзем төште. “Иң рәхәт сәяхәт – өйгә кайту” дип язып куйганнар. Шул язуны укыгач, күңелдәгене күчереп алганнар төсле тоелды. Чыннан да, өйдә күңелле, рәхәт, җан ял итә. Бераздан ап-ак кар белән капланган Кабан фонында Мәрҗани сынын абайлап алдым. Ә Төркия – минем өчен бик күп яңа табышлар иле. Шәхси дә, иҗади да. Һәр нәрсә төшкә кереп табылмас, йөреп табылыр, диләр шул.
Төркиядә бүген нәрсә белән шөгыльләнәсез? Алда нинди иҗат җимешләрен көтәргә?
- Язам, татарлар белән аралашам... Ниятем исә шул: иҗатым белән татарларның гамәлле халык икәнен күрсәтү, читтә үткән гыйбрәтле тормышлары турында моңарчы киң таралмаган мәгълүматларны өйрәнеп җиткерү. Язганнарым шактый җыелды, китапларым нәшер ителсә иде, дип хыялланам.
Айзирәк Гәрәева-Акчураның "Гаҗизлек" хикәясен монда басып укыгыз.
Теги: әңгәмә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев