Миләүшә Гафурова белән әңгәмә

Черек күл паркы. Ерактан ап-актан киенгән Миләүшә Гафурова ялан аяк каршыга килә. Никадәр генә йомшак басса да, артыннан эз кала…

- Миләүшә, әйеме, юкмы?

- Әйе!

- Син минем синең белән соклануымны сизәсеңме?

- Юк бугай, мин бүтән нәрсә сизәм, мин аны соклану дип атамас идем. Ләкин бу соклануга охшаган.

Җәяләр эчендә генә елмая да ике җавап белән әңгәмә сосудын тутыра Миләүшә.

- Миләүшә Гафурова– яшь талантлы шагыйрәме?

- Әйе… шагыйрьдер. Яшь талантлы автор.

-Тыйнаклык иҗат кешесе өчен зыянлымы?

-Әгәр ул синең иҗатта үзеңне чагылдыру мөмкинлекләрен чикли икән, әйе. Тыйнак – ул оялчан икән, әйе.

Без агач күләгәсендә тукталабыз. Йолдыз[1] безгә капучино һәм сэндвичлар тоттыра. Әңгәмә алу процессы кисәк кенә кэмпингка охшый башлый.

-Миләүшә Гафурова гомер буе шигырь язарга әзерме?

- Әзер.

- Шигырь укучысыз яши аламы?

- Әйе… Ә, тукта! Юктыр, чөнки шигырь укыганда гына шигырьгә әйләнә.

- Син шигырьне укучы өчен язасыңмы?

- Юк. Төрлесен төрлечә. Кайвакыт мин махсус укучыга рәхәт итәсе килгәнгә, укысын да шатлансын дип язам. Кайвакыт бушаныр өчен язам, ләкин барыбер укучы моны укыячагын оныта алмыйм. Ә иң табигый шигырь укучы турында дөм уйламаганда килеп чыга. Ул вакытта син нәрсә тоюыңны да уйламыйсың, сиңа нәрсәләр килеп кагыла, шуларны язып кына аласың.

- Кем син?

- Мин кем әле? “Мин бары тик шигырь”… (Көлә) Мин уйламыйм ул турыда… Мин – билгеле бер буш күләмдер. Ул күләм күчеп йөри һәм нәрсәгә юлыга, нәрсәгә кагыла, нәрсәне күрә – шул була, шуның белән тулылана. Кыскасы, мин – ул дөнья, ләкин бу бик пафослы яңгырый, кем ничек аңлый инде. Менә бар дөнья, ә бар мин, мин дә башка дөнья, тегесенә тигез.

Миләүшәнең әле дә ялан аяк утыруын аңлыйм. Салкындыр, уңайсыздыр дип уйлап куям. Соңрак Миләүшәнең Миләүшә икәнлеге искә төшә дә бу факт миндә сәерсенү хисе тудырмый башлый.

- Ник син аскет?

- Хәзер әйтмәс идем үземне аскет дип. Мин бик хуплыйм аскетлыкны, ләкин хәзерге вакытта ул миңа кирәкми. Минем үзем белән бик катлаулы мөнәсәбәтләр, шуңа тынычлыгымны сакларга тырышам. Күптән түгел көндәлегемне укыдым, ул 2018 нче елдан башлап язылган. Башын укып та булмый – анда ниндидер супер кыланчык Миләүшә. Соңрак исә ул кисәк кенә бик ихласка әйләнә. Мин көндәлек буе интегәм, ул вакыт өчен лаеклы сәбәбе дә булган икән. Бу интегү мине тетрәндерде, һәм мин үземә игътибарлырак булырга уйладым. Хәзер мин үземнең эчтәге борчылуымны сизсәм, күңелемне ничек тә майларга тырышам, үземә яңа әйберләр рөхсәт итеп карыйм. “Бәлки синең үлән тартып карыйсың киләдер?”,–дип сорыйм үземнән. (Көлә)Бәлки ит ашап карыйсың киләдер? Бәлки синең менә бу кешегә дөресен әйтәсең киләдер? Бәлки синең көне буе өйдә ятасың киләдер? Күргәзмәгә барасың киләдер? Берәр матур күлмәк аласың киләдер? Шулай туры килгәнен сайлыйсың. Кыскасы, аскетлык хәзер минем өчен түгел, ләкин ул миңа ошый һәм кайвакыт мин аны кулланам. Үземнең тормышыма игътибарлылыкны мин аскетлыктан башладым. Бәлки ул минем юлдыр, бәлки мин аңа кайтырмын. Идеаль аскетлык – ул булганыннан файдалану, ә булмаганнар турында уйламаудыр.

- Синең глобаль миссияң бармы?

- Юк. Мин интуитив рәвештә эзлим аны. Берәр кеше синең миссияң шундый дип әйтсә, мин: “О, офигеть, минем миссиям табылды!”, – дип шатланам. Аннары аның миссия түгел, мөмкинлек кенә икәнлеге ачыклана.

- “Миләүшә Гафурова – яшь сәләтле шагыйрә”. Син бу сүзләрне ишеткәч, нәрсә хис итәсең?

- Яшь талантлы шагыйрә. Өчләтә бәя бирү тоям. Яшь – димәк, кайчандыр карт булачаксың. Талантлы – димәк, кайдадыр таланты булмаганнар бар. Шагыйрә дигәндә озын чәч күз алдына килә. Мин үземә карата кабул итә алмыйм кебек бу сүзләрне. Аннары “шагыйрә” сүзе белән һөнәр тагулары ошамый. Мин шигырь язуның, минем өчен, ниндидер җаваплы миссиягә әйләнүен теләмим. Шигырь язу – минем тойгыларыма форма салу ысулы булуын телим.

- Шигырь язу сине бәхетле итәме?

- Әгәр мин ничек сулыйм – шулай язам икән, мин бик нык бәхетле.

- Әгәр дә нәрсәдер эшләү сине бәхетле итә икән, син ул эш өчен акча алырга тиешме?

- Юк. Әгәр миңа түләсәләр, мин интегеп эшли башлар идем.

Әгәр бәхетсез итсә?

- Андыйны мин түләсеннәр өчен эшлим дә инде. Түләсеннәр өчен эшләү бәхетсез итә дә инде. Андый эшне җитәрлек күп түләү алмыйча, үзеңә эшләргә рөхсәт итәргә ярамый. Яшә фәкыйрь булып, тик яшә бәхетле булып.

- Син акчага шигырь язасыңмы?

- Акчага шигырь язган юк. Миңа үз эшемә бәя кую кыен, әгәр миңа әз бәя тәкъдим итәләр икән, мин ул акчаны алмаячакмын, чөнки ул минем тырышлыгымны арзанайта булып чыга.

- Ә шигырь язып ничек акча эшләргә?

- Шигырь язып акча эшләргә кирәкми. Әлбәттә, җыр авторларына сатып була. Әгәр шигырь синең өчен иҗат буларак кадерле түгел икән, бу мөмкин. Ләкин син аны иҗат юлы буларак сайлагансың икән, акчага язарга кирәкми, ул бит тылсымын югалта.

- Бүгенге көн шартларында Россиядә син ирекле иҗатчы була аласыңмы?

Мин – ирекле иҗатчы. Мин үзем генә үземне тыям. Миңа әлегә ул шартлар кагылмый, Россиядә яшәгәнлегемне тоймыйм. Ләкин мин сизәм аларның әкрен генә миңа да кагыла башлауларын. Моңарчы мин дөм сизми идем дәүләт барын. Хәзер мин үземне иминлектә итеп тоймый башладым, үземне ничек бар, шулай итеп күрсәтә алмыйм, мин куркам.

- Хөкүмәт иҗатчыга тиешме?

- Юк. Алар меценатлар шикелле, бу кешенең тагын иҗат итүен теләгәндә генә түлиләр.

- Син Россиядән күчеп китә алыр идеңме?

- Минем янда яшәүче кеше минем чикләрне бозмый икән, миңа кагыйдәләр куймый икән, мин үземнең кайда икәнлегемне тоймыйм, миңа кайда да рәхәт.

- Син – бунтарьмы?

- Мин тормышта супер бунтарь. Ә шигырьдә – юк. Бунтарьлек аеруча мәктәп чорында сизелә иде. Җыелышка барганда әни: “Тагын әйтерләр инде Миләүшә каршы эндәшә”,– дип чыгып китә иде. Ә мин каршы эндәшми идем, укытучылар тарафыннан гаделсез кыерсытылганнарны гына яклый идем. Хәзер инде минем тормышта мин каршы килә алырлык әйберләр кимегәндер.

- “Яңа Дулкын”ның сайлап алу этабындагы Миләүшә Гафурованың манифестын искә төшер әле. Син нәрсә җиткерергә теләгән идең?

- Чара башында ук үтмәячәгемне аңладым, анда ничек укыганга карап бәяләделәр. Чыгармын да Сәрбиназның[1]шигырен матур итеп укырмын дип уйладым. Аннары бөтен кеше ул шигырьгә “әйе” дигәч, шигырьнең Сәрбиназныкы булганлыгын әйтәсе идем. Ник сез бер кешене дә үткәрмисез дип сорыйсы идем. Тик үземә үк бу идея ошамады, матур түгел кебек тоелды, шуңа, нәтиҗәдә, үз шигыремне генә укыдым.

- Синең шигырең ничә процентка уйдырма?

- Хәзер – ноль. Элек бик мавыга идем моның белән. Беләсеңме, бер тапкыр син абсолют ихлас шигырь язасың да, бүтән уйдырма язасың килми. Шигырь - ул хикәя түгел.

- Нәрсә мөһимрәк: мәгънәме, сүзме?

- Миңа икесе дә.

- Ә миңа синдә сүз, ягъни яңгыраш мөһимрәктер кебек

(Үпкәләгән йөз белән) Сез белмисез минем ничек җентекләп мәгънә сайлаганымны. Мин мәгънә төгәл булсын өчен бик тырышам.

Әңгәмәгә Йолдыз кушыла.

Йолдыз: Ник ул сине үпкәләтә соң? Яңгыраш – шигърияттә аерым бер юнәлеш бит.

Миләүшә: Әгәр дә мин “сүз” дип җавап бирсәм, мәгънәгә бик җиңел карыйм шикелле килеп чыга.

Йолдыз: Нишләп? Яңгыраш мәгънәгә караганда беренчелрәк бит. Ул бит ихтыярсыз күңелгә кереп кала. Ә мәгънә – аңга. Мәсәлән, бар “кебек” сүзе, бар “сыман” сүзе. Ә син “тикле” сүзен кулланасың. Ни өчен?

- Миләүшә: Чөнки ул рифмалаша.

- Йолдыз: Во-от. Бу яңгыраш бит инде!

- Миләүшә: Ә мин ул шигырьне шул сүз өчен яратмыйм да инде. Ул сүз анда мәгънә ягыннан туры килми.

- Йолдыз: Син аларның гармониясенә омтыласың.

Миләүшә: Юк! Миңа шигырь белән көй тудыру ошый, тик мин үземнең мәгънәне бик озаклап уйлавымны беләм, шуңа күрә мин сезнең “яңгыраш” диюегезне кабул итә алмыйм.

- Укучы шигырьне аңламый, шагыйрьгә нишләргә

Шагыйрьгә барыбер. Әгәр син шигырьне махсус бер укучы өчен язасың икән, син аңа аңлашырлык итеп язасың инде аны. Ә бүтән шигырьнең беркемгә дә аңлашылуы кирәкми.

- Әгәр укучының аңлыйсы килсә?

- Аңлатасың. Шагыйрьләр ничектер, мин аңлатам.

- Ник бүген шигырь укымыйлар?

- Белмим мин. Ни өчен аны элек укыганнар? Бәлки элек бөтен кешене дә борчый торган җәмгыятьтәге кыенлыклар турында язганнардыр. Бәлки уйдырма шигырьләр күбрәк булгандыр. Кызык бит инде, роман кебек укыйсың уйдырма шигырьләрне. Ә хәзер индивидуализм булганга кызык түгелдер. Артык мәгънә яки тойгылар белән туендырылган булганга үзләштерү авырдыр.

- Йолдыз: Ә син шигырь укыйсыңмы?

- Миләүшә: Әйе, ләкин көн саен түгел. Кайвакыт син Җәлил[1] кебек яшисең: күп ашамыйсың, үзеңне чиклисең һәм бер көнне шундый майлы торт ашыйсың килә, озак иттереп тәмле чәй эчәсең килә башлый. Шигырьне мин шулай укыйм.

- Йолдыз: Ягъни ул синең өчен зарурлык түгел, ә зиннәт?

Миләүшә: Әйе. Ләкин үзеңне үзең тутыра алмаганда, ул зарурлыкка да әйләнә, көн саен укый башлыйм. Яңа нәрсә беләсем килгәндә сирәк укыла торган авторларны укырга яратам.

- Йолдыз: Ә син яңа авторларны ничек табасың?

- Миләүшә: Интернетта ялгыш кына очрый яки бүтән авторларның киңәшләреннән җыям.

- Шигырьгә пиар Интернетта булырга тиешме?- Интернетта булырга тиеш, ләкин башка кешеләр тарафыннан. Виленская[2] музыка турында тәмле итеп сөйләгән кебек.

- Йолдыз: Ягъни шигырь белән укучы арасында арадашчы кирәк инде?

- Миләүшә: Әйе, ләкин кайдан табыла соң ул арадашчы? Хәзерге шигърияттә ориентир табу авыр дип уйлыйм. Элеккеге шагыйрьләрне, белмәсәң, укыйсың да танышасың. Ә яшь шагыйрьләр коточкыч күп, белеп бетерү мөмкин түгел. Аларның белгәннәрен башкаларга киңәш итәргә кирәктер.

Йолдыз: Мин “Казан Утлары”нда Марс Шабаевның мәкаләсен укыган идем, ул анда 800 яшь татар язучысы бар дип зарлана. - Миләүшә: Татарларда андый проблема юк бит! Без бит ул хәтле авторлар арасыннан кемне укырга белмичә интекмибез.

- Шигырь язучы яшь сәләтле Миләүшәдән бөек шагыйрә Миләүшә Гафуровага киңәш.

- Ул бөек шагыйрә булмас дип өметләнәм.

- Йолдыз: Бөек шагыйрә дигәч, эшләпәле таза хатын-кыз күз алдыма килде. (Көлә)

- Миләүшә: Бәлки ул шулай агач төбендә атынчыкта сигара тартып утырыр. Мин исән вакытта бөеккә әйләнмәм, шигырь язучы автор гына булып калырмын дип өметләнәм. Олыгайгач та, Миләүшә Гафурова үзеннән канәгать булсын, сәләтле яшь вакытта шундый әйбәт итеп яза идем, күпкә терерәк идем дип үкенмәсен иде… Тагын ни диим? Карт һәм бик бәхетле Миләүшә Гафурова, син, нихаять, үзеңне бүтән кешеләр белән чагыштырудан туктагансыңдыр! Сиңа бөтен нәрсәнең дә килешүен аңлагансыңдыр. Син үзең теләгәнчә яшәргә хокуклы. - Йолдыз: Бу идеаль булды ич инде.

- Миләүшә: Ул шигырь язамы икән?

- Йолдыз: Син нәрсә кушасың, шуны эшли инде ул хәзер.

Миләүшә: Карт Миләүшә, нәрсә телисең, шуны эшлә инде, кыскасы. Иң мөһиме, көн саен йокларга ятканда рәхмәт әйтерлек әйберләрең булсын.

 

[4]Эльмира Җәлилова – шагыйрә

[3]Анна Виленская – рәссам, музыка белгече

[2]СәрбиназШәйхелова – шагыйрә, “Яңа Дулкын” катнашучысы

[1]Йолдыз Миңнуллина – шагыйрә

Фото: Лилия Низамова

 Лилия Низамова 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: