Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

Мәңгелек яшь кала

Моннан ярты гасыр чамасы элек Татарстанның кап уртасында, Кама елгасы ярында, бер ягыннан бер ягы күренеп торган кечкенә шәһәрдә, бөтен ил комсомол яшьләрен чакырып, XX гасырның иң колачлы төзелеше — Кама автомобиль заводы һәм шәһәрен төзү турында карар кабул ителә. 70-80 нче елларда биредә җәелдерелгән төзелеш эшләренең масштабын күз алдына китерү дә кыен хәзер. КамАЗ төзелеше үзенә дистәләгән, йөзләгән каләм ияләрен дә туплады. Аларның күбесе турыдан-туры эшче, төзүче буларак та хезмәт куйды. Чаллы-КамАЗ төзелешендә катнашкан һәр төзүче — иҗатчы, һәр иҗатчы төзүче иде. Күптән түгел Чаллы Язучылар оешмасы төзелүгә 35 ел тулды. Шул уңайдан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов Чаллы шәһәре башлыгы Наил Гамбәр улы Мәһдиев белән әңгәмә корды. — Наил Гамбәрович, Чаллы язучылар оешмасына — 35 ел. КамАЗ төзелеше булмаса, язучылар оешмасы да, дистәләрчә фәнни-эзләнү институтлары да, югары уку йортлары да булмас иде бит. Сез — республикада комсомол-яшьләр эшләренең күренекле активисты, бу көннәрне күргән, бу вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кеше. Санаулы еллар, айлар, көннәр эчендә дөньяның икътисади картасына калын хәрефләр белән язылачак Чаллы, КамАЗ төзелеше Сезнең хәтерегездә ничек сакланып калган? — Без еш кына: «КамАЗ — безнең терәгебез!» — дибез. Бу чыннан да шулай. Безнең бөтен тормышыбыз автогигант белән бәйләнгән. Беренчедән, КамАЗ — безнең дә, бөтен илнең дә горурлыгы. Чаллыда КамАЗ төзү турында карар кабул ителгәннән башлап Татарстан үсеш өчен менә дигән мөмкинлеккә ия булды. 70-80 нче елларда илнең бөтен халкы бер булып автозавод һәм яңа шәһәр төзеде. Ул елларда «КамАЗ» дигән сүз сихри мәгънәгә ия иде. Төзелеш чорында Чаллыда иң алдынгы технологияләр кулланышка керде, заводка заманча яңа станоклар куелды. Бу — безнең тарих. Тарихны белергә, яратырга, аның белән горурланырга кирәк. Үз территориясендә мондый завод булу белән теләсә кайсы шәһәр, теләсә кайсы республика горурланыр иде. Сиксәненче еллар башында комсомол оешмаларында эшләүчеләрнең һәркайсы КамАЗга бәйле иде... КамАЗның беренче, икенче чиратларын сафка бастыру партия, комсомолның чираттагы съездларына йөкләнә иде. Татарстанның бөтен районнарыннан яшьләрне комсомол юлламалары белән эшкә җибәрү иң җаваплы бурыч иде. Шулай ук Чаллы-КамАЗ төзелешендә нефтьчеләр үрнәгендә вахта методы белән 2-3 айга эшкә юллама бирүләр дә, комсомол яшьләрнең атна саен диярлек меңнәрчә, дистә меңнәрчә кеше катнашындагы өмәләрен оештыру да хәтердә нык уелып калды. Шәһәрне, КамАЗны төзү бөтен халык тарафыннан башкарылды... Бу инде Кеше ресурсының, кешеләрдәге патриотизм кичерешләренең, гомумән, кеше факторының чагыштыргысыз үрнәге иде. Боларны язучыларыбыз да, кинематографлар да кайта-кайта үз иҗатларында яктыртыр дип уйлыйм. — Россия дәүләтенең автомобиль башкаласы булган Чаллы каласының бүгенге «социаль паспортын», аның «иҗади портретын» журнал укучыларыбызга күрсәтеп карыйк әле... Бу бәлки мөмкин дә түгелдер... Хәтта статистик мәгълүматлар гына да дистәләгән томнарга җыелыр иде... КамАЗ һәм шәһәр тормышы... Шәһәребез «Яшьләр шәһәре» дип аталса да, анда инде 3-4 буын барлыкка килде... Шәһәрне дәүләт тимерчелеге итеп түгел, ә яшәү-көн итү сыйфаты, дәрәҗәсе югары булган кала итү өчен бүген ниләр эшләнә? Соңгы елларда башланган кризислар парадының тукталырга уйлаганы да юк бугай... Инде санкцияләр дә өстәмә мәшәкатьләр тудырадыр? — Кризисларга килгәндә, алар булган һәм булачак. Шунысын искәртергә кирәк: шәһәр тарихыннан күренгәнчә, Чаллы һәр кризистан зур чыныгу ала: яңа предприятиеләр, җитештерүнең яңа тармаклары барлыкка килә. Кагыйдә буларак, шәһәребез һәр кризистан ныгып чыга. Хәзерге чорда да шәһәрдә яңа проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, казылык эшләнмәләре җитештерү һәм ит эшкәртү предприятиесе — «Камский» АПКда инвестицияләр суммасы 6 миллиардтан артып китә. «ТЕМПО» металлургия заводында — биш миллиардтан артыграк. Без аны шушы елда ачачакбыз. «Кама Кристалл Технолоджи» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үсешен дәвам итә. Суыткычлар җитештерүче Haier Кытай компаниясе 2016 елның апрелендә беренче продукциясен эшләп чыгара башлаячак. 2015 елда КИП «Мастер» өстәмә 127 мең квадрат метр мәйданга ия булды. Автомобиль тематикасы белән бәйле булмаган предприятиеләр дә ачылды: әйтик, нефть промышленносте өчен фильтрлар, һәм башка производстволар. КИП «Мастер»ның мәйданын 1 миллион квадрат метрга кадәр җиткерү максатында эш алып барабыз. «Развитие» промпаркында 20 резидентның дүртесе төзелә башлады. Бу ел башында анда мебель производствосы һәм башкалар барлыкка киләчәк. «Чаллы» дигән шәхси парк эшли. КамАЗга килгәндә, 2016 елда — 31100 йөк машинасы, 2017 елда — 40200 машина җыелыр дип фаразлана. Авыр икътисади шартларда КамАЗда яңа продукт барлыкка килде — йөк машиналарының ике яңа моделе — КамАЗ-65206 һәм КамАЗ-65207 — җитештерелә башлады. Яңа шартларда аларга ихтыяҗ туды. Стратегик үсеш турында сүз кузгатканда, КамАЗда автомобильләрне роботлаштыру буенча эш алып барылуы хакында әйтергә мөмкин. 2020 еллар тирәсендә бу өлкәне киң кулланышка кертү күздә тотыла. Чаллыда икътисадны диверсификацияләү, ягъни күптармаклы итү өчен дә шактый эш алып барыла. КФУның Чаллы институты белгечләре, шәһәр башкарма комитеты белән берлектә, 2015 елның 14 апреленнән Чаллының үсеш стратегиясе проектын тирәнтен өйрәнү эшен җәелдереп җибәрделәр. Әлеге эшнең төп максаты — тотрыклы икътисади үсеш нигезендә, хәзерге һәм киләчәк буын шәһәрдәшләребезнең яшәү сыйфатын тәэмин итү һәм Чаллы предприятиеләрендә көндәшлек сәләтен үстерү. Киләчәк икътисадының нигезен кеше капиталы тәшкил итә. Менә шушы капиталны үстерү — безнең иң төп максатыбыз. Шушы максаттан чыгып, моношәһәр булган Чаллыны 2015-2018 елларда модернизацияләүнең Комплекслы инвестицион планы тормышка ашырыла башлады. Әлеге план эре һәм кече бизнес өлкәсендә төрле инвестицион программаларны тормышка ашыруны, 7000 нән артык яңа эш урыны булдыруны да күздә тота. Әйе, бүген шәһәребез һәм автозавод өчен бер дә җиңел чор түгел. Тик без боларның вакытлыча авырлыклар гына икәнен яхшы аңлыйбыз. Авырлыклар теләсә кайсы гаиләдә, һәр кеше тормышында, һәр шәһәрдә була инде ул. Кризисны барыбер җиңеп чыгачакбыз. Чөнки безнең Чаллыда кыю, нык рухлы, авырлыклар алдында баш ими торган кешеләр яши. Яшьләребез дә шундый булып үсә. Калабызда яшьләр һәрчак төп көч булды һәм булачак. Чаллыда яшьлек дәрте ташып тора. Ул КамАЗ төзелгән елларда да шулай булган, хәзер дә шулай. Яшь буынның үсеше өчен шактый күп программа һәм проектлар эшләп килә. Алар мәдәният өлкәсен дә, спортны да, фәнне дә, информацион технологияләрне дә, бизнесны да үз эченә ала. — Узган 2015 ел Россиядә әдәбият елы буларак та, Чаллы язучылар оешмасы юбилеена бәйле рәвештә дә, без Чаллы һәм Тукай районында бик күп чаралар үткәрдек… Аеруча республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәрнең мәгариф идарәсе белән бергә яшь талантларны барлау, аларның иҗатын үстерүгә юнәлтелгән максатчан чаралар уздырдык. Мондый активлык, мөгаен, КамАЗ төзелеше барган чорларда нәкъ шулай булгандыр. Шунысы куанычлы: шәһәрдә рухи, мәдәни мохит бар. Язучылар оешмасы яшь талантлар белән тулылана тора… Бу мәсьәләдә шәһәр башлыгының үзенең уй-фикерләрен беләсебез килә… Милли әдәбият, милли матбугат белән шәхсән танышып бара аласызмы? Әлеге мөһим эш юнәлешенең алгарышы өчен нинди чаралар күрү кирәк дип саныйсыз? Без — дәүләттәге бөтен яшәеш бер идеологиягә караган чорны хәтерлибез. Бүген идеологиясез дәверме? Бүген журналистлар, язучыларның элекке дәрәҗәдәге актив эшчәнлегенә ихтыяҗ бармы? Җәмгыятьтәге җинаятьчелек, бозыклык, наркомания, социаль апатия һ.б. анык идеология булмаудан, рухи сүлпәнлектән түгелме? Бүген матбугат, әдәбият нинди позициядә булырга тиеш? — Әдәбият, матбугат — җәмгыятьнең көзгесе... Безнең милли әдәбиятыбыз — ул булганны яктыртып баручы да, нинди булырга тиешлекне яктыртучы-мәгърифәтче дә булды... Шәрыкта шундый гыйбарә бар: «Киләсе ел турында алдан уйласаң — орлык чәч. Унъеллык турында алдан уйласаң — агач утырт. Гасыр турында алдан уйласаң — кеше тәрбиялә». Чаллыда яшәгән һәр кеше шәһәрне ихластан яратсын, аның язмышына карата җаваплылык хисе тойсын өчен, шәһәр җитәкчесеннән гомуми проблемаларны хәл итү белән бергә, яшь буында патриотизм һәм гражданлык хисе формалаштыру мәсьәләләренең дә асылына төшү таләп ителә. Патриотизмны да, гражданлыкны да мәҗбүри тагып булмый. Бу сыйфатларны формалаштыру өчен һәркайда системалы эш алып бару зарур: балалар бакчасы — мәктәп — югары уку йорты — эшче яшьләр. Эш барышында төп игътибар яшьләрнең иҗтимагый, социаль активлыкларын үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Мисал өчен, «Семь Я» программасын гына алыйк. Федераль конкурсларда җиңү яуларга өлгергән «Семь Я» программасы шәһәрдә уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның нигезенә салынган идея түбәндәгедән гыйбарәт: бала гаиләсенең тарихы турында никадәр иртәрәк белсә, үз тормышын да аңлырак рәвештә төзиячәк һәм үз нәсел тарихын шул рәвешле дәвам итәчәк. Бу урында инде алты ел дәвамында ата-аналар өчен «Әтиләр советы» эшләп килүен; учреждениеләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Россия һәм Татарстан тарихы турында, дәүләт һәм республика символикалары, Бөек Ватан сугышы хакында дәресләр алып барылуын әйтеп үтәргә кирәк. Ачылган көненнән бирле, 37 ел дәвамында, 1 нче номерлы Постта оештырылып килә торган Хәтер Вахтасы — балалар өчен үзе бер җитди мәктәп. Ел дәвамында меңгә якын укучы әлеге Постта сакта тора. Толерантлык кыйммәтләрен ныгыту, балалар һәм өлкәннәрнең милли оешмалары арасында элемтәне үстерү максатыннан оештырылган «Бердәмлек» шәһәр программасы да уңышлы эшләп килә. Әлеге программа ярдәмендә һәр бала, үз халкының мәдәнияте белән танышып, этник тамырлары турында мәгълүмат ала, шуңа бәйле рәвештә, җәмгыятьтә үз урыны барлыгы турында фикер йөртергә дә өйрәнә. Бүгенге идеологиянең төп чагылышы шунда, минемчә. Әдәбият, матбугат заман кешесенең үзаңына тәэсир итә... Милли әдәбиятыбыз, матбугатыбыз, әйткәнемчә, һәрчак мәгърифәтче дә булды, Тукайның үзе кебек!

Әңгәмәдәш — Илфак ИБРАҺИМОВ

******************************************************** Әңгәмәнең дәвамын "Казан утлары" журналының 1нче (гыйнвар, 2016) санында укый аласыз.    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев