Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

Легендар Миңлекамал

М.Әмирнең «Миңлекамал» пьесасындагы төп герой Миңлекамалның прототибының кызы Гәүһәр ханым белән әңгәмә.

(М.Әмирнең «Миңлекамал» пьесасындагы төп герой Миңлекамалның
прототибының кызы Гәүһәр ханым белән әңгәмә)


– Гәүһәр апа, Сез – данлыклы Миңлекамал кызы. Мирсәй Әмирнең әниегезне
прототип итеп алган әсәрен бөтен татар халкы белә.
– Әйе, Миңлекамал Сөләйманова – минем әнием. Үз гомеремдә әниемә охшаган,
кыю, үз-үзен аямаучы, сүз кодрәтенә ия, кыскасы, бар яктан да килгән башка хатын-
кызны очратмадым дияргә була. Ул чыннан да легендар хатын-кыз иде.
– Язучы Мирсәй Әмир 1943 елның җәендә ике айга якын Татарстан авылларында
йөри. Авыл кешеләренә халыкара хәл турында докладлар сөйли. Халык тормышы
белән таныша. Әсәр материалы шул вакытта табыла. Салкын Алан авылына килгән
Мирсәй Әмир соңыннан нәкъ менә Миңлекамал апа турында язачагын әйттеме?
– Колхозга вәкилләр күп килә иде. Без, балалар, Мирсәй Әмирнең исемен дә, аның
язучы икәнен дә белмәдек. Өстенә кожанга охшаган соры плащ кигән бер абый, без
аны «вәкил абый» дип кенә йөрдек. Әсәр язачагы турында ул әнигә дә әйтмәгән.
– Мирсәй Әмир «Миңлекамал» драмасын режиссёрга 1944 елның башларында
тапшыра. Хөсәен Уразиков әсәр белән танышуга ук аны сәхнәгә куярга алына.
Миңлекамал роленә 43 яшьлек Мәрьям Сульваны һәм 38 яшьлек Галия Булатованы
билгели. Репетицияләр башлана. Рольне башкарганда, артистларның образга
тулысынча керүләрен, хәрәкәтләрендә төгәл эзлеклелекне саклауларын таләп итә.
Ул ике состав белән дә бертигез көч куеп эшли һәм дублёрларның берсе икенчесен
кабатламавына ирешә. Шул рәвешле сәнгати югарылыкта ике Миңлекамал образы
иҗат ителә. Мәрьям Сульваның Миңлекамалы йомшак характерлы, тыйнак,
басынкы... Ләкин үз дигәненә һичшиксез ирешә, чөнки ул – көчле ихтыярлы хатын-
кыз. Тормышта күпне күргән. Колхоз тормышын яхшы белә, өстәвенә бик нык уйлап,
фикерләп эш итә... Галия Булатованың Миңлекамалы – эчке хәрәкәткә ия кеше.
Аның җиңел, дәртле хәрәкәтләре акылына караганда, хисләрен өстен итеп күрсәтә.
Читтән караганда, ул күбрәк эчке сиземләвенә таяна кебек. Ул да – Мәрьям Сульваның
Миңлекамалы кебек үз сүзендә нык торучан, көчле ихтыярлы хатын-кыз.
Гәүһәр апа, мин сөйләгәннәрдән чыгып, кайсы артистка әниегезне сәхнәдә
тормыштагы кебек күрсәткән дип уйлыйсыз?
– Әнием басынкы түгел иде. Эш дигәндә, чәчрәп тора иде.
– Димәк, Галия Булатованыкы... Ә чынлыкта бу образ Галия Булатовага җиңел
генә бирелми. Артистка Миңлекамал образының эчке дөньясын күз алдына китерә
алмыйча йөдәп бетә. Аның бәхетеннән дип әйтикме, авылдан сеңлесе килә. Чәй
табыны янында дәртләнеп, үз хәлләрен сөйли. Артта калган мәктәпне юлга салуын,
колхозчылар арасында эш алып баруын... Көз көннәрендә дәресләрдән соң колхоз
эшенә йөрүен... Кышларын утын кисүен... Халык арасында ел буе аңлату эшләре алып
баруын... Галия Булатова сеңлесенең Миңлекамалга охшавына шакката. Шул рәвешле
артистка горур, көчле, каты куллы җитәкче образын иҗат итә. Күп еллардан соң
бу вакыйга турында ул «Миңлекамал образы ничек туды» исеме белән 1963 елның
сентябрь санында «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында мәкалә язып
бастыра (15 нче бит).
Гәүһәр апа, драмада Миңлекамалны авылдашлары «Җенлекамал» дип атыйлар.
Бу кушамат чынбарлыкка туры киләме?
– Әйе, күп эшләр башкара алганга, «аңа җеннәре булышадыр» дигәннәр...
170
– «Миңлекамал» спектакленең пре-
мьерасы Татар дәүләт академия те-
атрында 1944 елның 27 апрелендә
күрсәтелә. Спектакльнең рәссамы
Пётр Сперанский була. Премьера зур
уңыш белән үтә. Язучы Газиз Иделле
«Кызыл Татарстан» (хәзерге «Вата-
ным Татарстан») газетасының 10
май санында «Миңлекамал» пьесасы
турында» дигән мәкалә бастыра. Спек-
такльгә югары бәя биреп: «...Бүгенге
бөек сугыш чорындагы тыл темасына
гаять актуаль булган «Миңлекамал»
пьесасы автор Мирсәй Әмирнең дә, аны
рекордлы кыска срокта сәхнәгә куйган
режиссёр – Татарстанның атказанган
артисты Хөсәен Уразиковның да, бөтен
театр коллективының да уңышы», – дип
яза... Тел белгече Латыйф Җәләй шул
ук газетаның 14 май санында басылган
«Миңлекамал» исемле мәкаләсендә:
«Әсәрнең идеясе – гади кешеләр, гади
татар хатын-кызлары образларында
совет патриотизмын, аның күңел байлыгын, аның нинди зур эшләр башкарырга сәләтле
икәнлеген күрсәтү», дип яза... Е.Гаккель «Красная Татария» (хәзерге «Республика
Татарстан») газетасының 17 май санында дөнья күргән «Минникамал» дигән мәкаләсендә:
«...Отличительная черта Минникамал – её не знающее пределов упорство в достижении
поставленных перед собой целей. Это – настоящий полнокровный характер. Основа
успеха в том, что автор и театр задались целью показать действительность правдиво,
глубоко, во всей её сложности, без лакировки», дигән фикерне куәтли... Тәнкыйтьче Гази
Кашшаф «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының май ае санында
«Патриотизм көче» исеме белән мәкалә бастыра. Ул анда: «Мирсәй Әмир иптәшнең
«Миңлекамал» драмасы Татар дәүләт академия театрының 1944 елгы репертуарына
колач җәеп килеп керде. Ул хәзер сәхнәдә уңыш белән бара, тамашачыларның җылы
карашына очрый. Меңләгән хезмәт ияләре аны дулкынланып карыйлар, андагы дөреслекне
һәм авторның кыюлыгын күреп канәгатьләнәләр», – дип, югары бәя бирә.
Гәүһәр апа, әлеге фикерләр белән килешәсезме?
– Мәкаләләрендә үз фикерләрен дәлилләп язучылар барысы да бик төгәл әйткәннәр.
Син укып күрсәткәндә, «Әнием нәкъ шундый иде» дип уйлап утырдым.
– 1944 елны Татар дәүләт академия театры җәйге гастрольгә «Миңлекамал»
спектаклен дә алып чыга, һәм ул Калинин, Чаллы, Минзәлә, Актаныш районнарында
күрсәтелә. Спектакльне һәр җирдә яратып карыйлар. Бу спектакль эстетик тәрбия
бирү чарасы гына булып калмый, ә турыдан-туры практик эшкә кулланма рәвешендә
кабул ителә. Әниегезнең образы бик күпләр өчен үрнәк мисалга әверелгән. Сугыш
чорында моның әһәмияте әйтеп бетергесез зур булган.
Гәүһәр апа, әниегез турындагы спектакльне гаиләгез кайчан карый алды?
– «Миңлекамал»ны уйнарга Казан артистлары Сарманга килделәр. Мин 8 нче
сыйныфта укый идем. Димәк, бу вакыйга 1945 елда булган. Фатир хуҗаларым
артистларга минем Миңлекамал кызы икәнемне әйткәч, алар спектакльгә мине дә
ияртеп бардылар. Әниемне уйнаган артистка апа битенә миң ясаган иде. Көтәм,
Р У Х И Я А Х У Н Җ А Н О В А
Миңлекамал Сөләйманова кызлары белән. 1936 ел.
171
көтәм – сәхнәдә әти юк. Кайткач: «Нигә әтиемне дә күрсәтмәделәр?» – дип еладым.
Ниндидер җитди сәбәп аркасында, әнием тамашага килә алмаган иде. Үзе турындагы
сәхнә әсәрен ул башка вакытта карады.
– Галия Булатова сокланырлык чибәр, зәвыклы, искиткеч талантлы актриса
булган. Миңлекамал ролен ул югары дәрәҗәдә башкара. Нәтиҗәдә Галия Булатовага
Миңлекамалы өчен 1945 елда «ТАССРның халык артисткасы» исеме бирелә, режиссёр
Хөсәен Уразиков та шундый ук исемгә лаек була. Пьеса авторы Мирсәй Әмиргә
«ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелә. 1945 елда Бөек Җиңү
көннәрендә дә «Миңлекамал» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтелә.
1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы гөрләп уза. Анда
Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган «Миңлекамал» спектакле дә зур уңыш казана.
Аның сәхнәдә куелышы түбәндәгечә бәяләнә: «Ценная работа театра – современный
татарский спектакль из колхозной жизни – это «Минникамал». Он является большим
достижением театра. ...Работа актрисы Булатовой в роли Минникамал заслуживает
самой высокой оценки». «...И спектакль этот ценен не только своей тематической
сущностью, он интересен тем, что здесь очень интересный образ героини, образ
западает в память каждого из нас на долгие и долгие годы».
Декададан соң, театр Урта Азиядә Ташкент һәм башка шәһәрләрдә гастрольдә
була. «Миңлекамал» спектаклен тамашачылар гадәттән тыш җылы кабул итәләр.
Шул елны Галия Булатова «РСФСРның халык артисткасы» дигән мактаулы исемгә
дә лаек була. Декададан соң театр Ленин ордены белән бүләкләнә.
– Галия Булатовадан соң Вера Минкина уйнады әлеге рольне. Иң шәп уйнаган
артистка шул булды. Чөнки Миңлекамалның холкын, үз-үзен тотышын, сөйләшүен,
хәрәкәтләрен ул нәкъ тормыштагы әниемнеке белән тәңгәл китерә алды. Аның уйнавын
әнием дә бик ошатты.
– Сезнең сүзне раслагандай, театр белгече Дания Гыймранова талантлы, халыкчан
актриса турында менә нәрсә ди: «Вера Минкина башкаруында Миңлекамал образы түзем,
кыю, фидакяр, нык ихтыяр көченә ия булган һәм, Бөек Җиңүгә зур ышаныч белән яшәп,
тылда тырыш хезмәт куйган хатын-кызларга гимн булып яңгырый; бу образ, республика
авылларына гастрольләр белән баргач, актрисага очрашып күрешергә туры килгән күп
кенә реаль шәхесләрнең (прототипларның) сыйфат үзенчәлекләрен туплаган».
Гәүһәр апа, Миңлекамал образы артистка Зөлфирә Зарипова башкаруында да
үзенчәлекле килеп чыкты. «Иң көчле образларының берсе – Миңлекамал, – дип яза
аның турында театр белгече Ильтани Илялова. – Зөлфирә Зарипова башкаруында
Миңлекамал гадәттән тыш батыр йөрәкле, кыю, чая хатын булып истә кала. Ул
гражданлык бурычын тирәнтен аңлый, артка калган колхозда рәиснең авыр йөген
дәһшәтле сугыш елларында үз җилкәсенә алуның никадәр мөһим һәм авыр икәнен
чын йөрәгеннән аңлап, дәртләнеп эшкә бирелә».
– Һәрьяклап булдыклы әниемә багышлап әсәр язган Мирсәй Әмирдән дә,
Миңлекамалны сәхнәдә югары дәрәҗәдә ачып биргән артисткалардан да без тулысынча
канәгать калдык. Бу спектакльне әнием телевизордан да карады. Фидакяр хезмәтен
шулай бәяләгәннәренә бик шатланды.
– Миңлекамал апага кагылышлы сорауларымның берсе. Әниегезнең иң күркәм
сыйфаты турында әйтә алмассызмы?
– Аны үтә дә гадел булды дип саныйм. Берничә мисал китерәм. Колхоздан ул берни
алмый иде. Без җиргә сеңгән кара мунчада юындык. Киндер ашъяулыкка төрелгән
ипи өйдәге югары шүрлектә саклана иде. Сугыш елларында бер телем ипине дә артык
ашатмады әни. Без колхоз рәисе балалары булып йөрмәдек. Берсендә Сарман юлында
җигүле ат белән куып җитте. Безнең җәяүләп мәктәпкә баруыбыз иде. Ризык салынган
төенчекләребезне читән арбасына, ягъни тарантасына куйды да иптәшләремә: «Гәүһәр
ЛЕГЕНДАР МИҢЛЕКАМАЛ
172
яшәгән фатир хуҗасында калдырам, шуннан килеп алырсыз», – диде. Урыны булса
да, мине үзенең янәшәсенә утыртмады. Мин дә сабакташларым белән җәяү атладым.
Ул чакта әнием турында нәрсә уйлаганмындыр – хәтерләмим. Хәзерге акылым белән
әнинең ул гамәлен хуплыйм. Беренчедән, барлык кешеләргә дә бертигез каравын тагын
бер мәртәбә раслаган ул. Икенчедән, мине иптәшләремнең кырын карашыннан саклаган.
– Әниегез көне-төне хөкүмәт эшендә. Өегездә ни хәлләр бар иде?
– Алты почмаклы өйдә яшәдек без. Әтинең апасы да бездә. Әниемнең әнисе –
Рәзифә әбием дә бездә. Аның күзләре күрми. Аңа куырылган борчак чәйнәп бирәбез.
Әтинең сүзен тыңлыйбыз: тавышланып, әбине борчымыйбыз. Без, бала-чагалар, үзара
тату идек. Миннән ике яшькә олырак Нәкыя апа белән икебезгә бер бишмәт иде. Ул
кайткач, мин киеп китәм. Ат чанасына төялеп, чана шуабыз. Әския апа миннән – дүрт
яшькә, ә Закирә апа – алты яшькә, Шаһидә апа исә унҗиде яшькә зуррак иде. Закирә
апабыз 1924 елгы. Төнлә барыбыз бергә йоклыйбыз. Өй эчендә безнең янда бозау да,
бәрән дә яши. Колхозга эш белән килгән вәкил дә бездә куна кала. Әтиебез – сабыр,
тыйнак, тәрбияле кеше. Килгән кунакка да, өйдәгеләргә дә игътибарлы. Аның бик
матур гадәте бар иде. Кыш көне кошёвкага җылы толып чыгарып куя, аннары капканы
ачып, әнине озатып кала. Алда кучер өчен көйләнгән урында, кулына дилбегә тотып,
әни үзе урнаша. Артта ике кеше аркасын терәп утырырлык урыны бар. Көймәле ул
җиңел чананы «кашавай» дип тә, «кошевой чана» дип тә әйтәләр иде. Әни юлдан
кайткач, әти теге толыпны янә өйгә алып кереп, кибәргә элә. Атны җигү-тугару
мәшәкатьләре, әлбәттә, аның вазифасына керә. Әнине хуҗалык эшләреннән азат итеп,
бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган икән ул.
Безнең авыл урман эчендә. Әти Нәкыя апа белән мине урманга алып бара. Печән
чабарга үзе белән чалгысын да ала. Без шома көпшә, балтырган, кузгалак җыеп
ашыйбыз. Үзебез яланаяк. Аяклар чебиле.
Әтиебез өйдә колхоз өчен тубаллар ясый. Карт ир-атлар һәм егәрле хатын-кызлар, әти
кабыктан ясаган шул киң түгәрәк савытны муеннарына асып, чәчүгә чыгалар. Көзен һәм
язын тубал белән чәчкән арыш басуын кул тырмасы белән тырмаларга мәктәптәге 5, 6, 7
нче сыйныфларда укучы балалар ярдәм итә... Әтием мунчаладан бик күп итеп бау ишә.
Дилбегә өчен, ди. Базардан сатып алсаң, кыйммәткә төшә икән. Әти колхозны шулай
тәэмин итеп торды. Аның колхоздагы төп эш урыны янгын сүндерү белән бәйле иде.
Әтием барлыгы җиде баш умарта тотты. Умарталыгыбыз бакча артында гына
урнашкан. Шул җиде умартаны ул, кыш чыгарга дип, идән астына кертеп куя. Бал
кортлары уянмасын өчен без тавыш чыгармыйча, әкрен генә атлап йөрибез...
Әниебез һәрвакыт колхоздагы мәшәкатьләр белән мәшгуль. Безнең белән
аралашырга аның вакыты да калмый. Аралашканда да, үзен бераз корырак тота. Ә
әтиебез йомшак табигатьле. Ул безгә карата зур кайгыртучанлык күрсәтә. Төпчек
бала булгангамы, ул мине ныграк ярата иде. Берсендә мине келәткә чакырып алды да
(балыбыз шунда саклана иде) бал белән сыйлады. Берәр җирем авыртып, зарланырга
әнием янына барсам, ул мине әтием янына «озата» иде...
– Сугыш чорындагы ашау-эчү, кием-салым турында да әйтеп китмәссезме икән?
– Ризыксыз тормадык. Бер хезмәт көне «1 таяк» дип йөртелә, аның өчен 100 грамм
ашлык каралган. Төп ризыгыбыз бәрәңге булды. Табигатьтәге кычыткан, кузгалак,
юкә бөресе, балтырган, юа, сәрдә, сарана безнең өчен иде.
Һәр гаиләгә ел саен дәүләткә 40 кг ит, 10 кг сары май, 100 данә йомырка, өстәвенә
йон, киптерелгән бәрәңге тапшыру йөкләтелгән...
Киемне халык үзе әзерләп кия. Салкын вакытта кешеләрнең өсләрендә – сырма
(телогрейка). Авылда тула басу өмәләре оештыралар. Иң элек йонны эрлиләр (һәр
хуҗалыкта биш сарык асрарга рөхсәт ителә иде). Аркау буен, икенче төрле әйтсәк,
тукыманың аркылы җебен тигез эрләсәләр, тула тизрәк керешә. Аннары сирәк кенә
Р У Х И Я А Х У Н Җ А Н О В А
173
итеп сугалар. Өй шартларында сугылган шул тыгыз, калын, тупас постау (сукно)
туланың үзе була инде. Шуннан соң махсус читән өстендә әвәләп керештерәләр,
тыгызлыйлар. Хатын-кызлар, җиңнәрен сызганып, җырлый-җырлый тула басалар.
Тула оек, тула чикмән, тула эшләпә өчен тукыма шулай кулдан әзерләнә. Сәкегә дә
тула палас җәя идек.
Аякка чабата киябез. Аны юкә яки карама кайрысыннан үрәләр.
Сугышчылар өчен өч бармаклы бияләйләрне, оекбашларны берәрсендә кич утырып
бәйли идек. Аларны һәм җылы киемнәрне зур тартмаларда, «кыр почтасы» номерын
күрсәтеп, фронтка җибәрәләр иде. Фронттагылардан өчпомаклы хатлар килгәч, бик
шатлана идек. Рәхмәт хатлары бездә горурлык хисләре уята иде.
– Колхоз рәисе Миңлекамал апа нинди иде?
– Безгә дә, колхозчыларга да сүзне ике тапкыр кабатламый. Бер әйттеме – үтисең.
– Колхоз рәисе итеп куюларын ул үзе сораганмы?
– Юк, сорамаган. Аның гадәттән тыш активлыгын күреп, 1931 елда Салкын Алан
авылында яңа төзелгән колхозга рәис итеп куялар. Хөкүмәт эше белән бик өшәнгәч,
үзе теләп китеп бара: атлар карый, сыер сава. Авылдашлары соравы буенча 1940 елда
тагын колхоз йөген тарта башлый.
– Драма әсәрендәге Миңлекамал, авылдашлары киңәшен тотып, райком секретаре
Гыйльманов кабинетына сугыш аркасында артта калган «Яшел алан» колхозына
үзен председатель итеп билгеләүләрен сорап килә. Ул ил язмышы өчен борчылганга
күрә шул адымны ясый.
Авылда эшче куллар бик нык кимегән, авыл хуҗалыгы кораллары җитешми... Икмәк
өчен көрәштә халыкны батыр йөрәкле, тәвәккәл Миңлекамал җитәкли алган да инде.
– Дөрес. Тормыштагы әнием дә батыр йөрәкле һәм бик тәвәккәл иде.
– Гәүһәр апа, бистәбездә яшәгән Рауза апа Шиһапова – сугыш чорында Сарманда
оешкан театр коллективы белән спектакльләр куеп йөргән кеше булган. Әниегез
турында аңардан да сорашкан идем. Салкын Аланда алар еш булганнар. Рауза
апа бик теләп, ерак хатирәләрен яңартты. Сәнгатьне аңлаучы Миңлекамал апа
артист халкын һәрчак ачык йөз белән каршы алган. Фатирларга бүлеп керткән.
Фатир хуҗалары артистларны ул биргән азык-төлектән аш-су әзерләп көткәннәр.
Колхоз рәисе Миңлекамал апа кичен спектакль карарга килгән. Игътибар белән
караган. Сәхнәгә менеп рәхмәтен әйткән. Үтемле итеп, мәгънәле итеп сөйли белгән.
Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган. Акыллы кеше икәнлеге әллә каян күренеп торган.
Авылдашлары булдыклы рәис белән хаклы рәвештә горурланган. Миңлекамал апа һәр
кешенең гозерен үтәргә тырышкан. Төрле юлларын табып ярдәм иткән, әмма эш-
гамәленә хәрәм кертмәгән. Гади итеп киенгән. Чиста өс-баш белән йөргән. Аны бөтен
кеше белгән. Аны үрнәк итеп күрсәткәннәр. Сөйкемле, батыр йөрәкле Миңлекамал апа
шул заманның герое булган. Ул ил өчен эшләгән. Рауза апа миңа шушыларны сөйләгән
иде. Аның рухы шат булсын. Амин!
– Әйе, әни куйган максатына ирешүче, изге ниятле җитәкче иде. Сугыш чоры
булгач, икеләтә-өчләтә артыграк тырышлык куярга туры килгән инде аңа.
– Сугыш хәбәрләрен ничек белә идегез?
– Телефон юк, радио юк, электр юк. Бары тик 1944 елда гына безнең ишегалдына
тартмалы радио куйдылар. Авыл халкы фронт хәбәрләрен шуннан тыңлый иде. Икенче
елны зур тартмалы радио кайтардылар, аны авыл клубына урнаштырдылар.
– Әниегезнең тормыш юлы, гаилә хәле турында да сөйләшеп алыйк әле.
– Әнием 1902 елның 10 июнендә Баткак авылында Миңлехан бабамның ярлы
гаиләсендә туган. Аның бертуган абый-апалары – Әхмәтҗан, Әхмәтхан, Миңлеҗамал.
Сәкинә исемлесе алты яшендә вафат була. Рәзифә әбием – Минзәлә өязенең атаклы
ЛЕГЕНДАР МИҢЛЕКАМАЛ
174
Бикташев бай нәселеннән. Аның бик кыйммәтле хәситәсе – күкрәк бизәмәсе бар иде.
Андагы көмеш тәңкәләр, кыйммәтле ташлар күз явын алырлык матур. Хәситәгә йөзек
тә беркетелгән. Аның кашы астында камыт энәсе күзе кадәрле генә тишек бар. Шуннан
караганда, бер кырыенда – Мәдинәдәге мәчет, икенче кырыенда Мәккәдәге мәчет
рәсеме күренә. Кызганыч, ул затлы хәситә юкка чыкты. Рәзифә әбиемнең чулпысын
Салкын Алан авылы мәктәбендә музей ачылгач, шунда бүләк иттем. Бабам Бохарай
байларында кучер булып эшләгән. Юка киенгәнлектән, салкын тидергән һәм авырып
вафат булган. Әнием алты яшендә әтисез калган. Ул Теләнче Тамак авылындагы атаклы
мәдрәсәдә төпле дини белем алган. Укытырга хокук бирә торган таныклыгы да булган
аның. Беркөнне, мәдрәсәдә укучы кызларның бауга кер элгәннәрен күреп, Нигъмәтулла
хәлфәләре аларның ничек эшләгәннәрен күзәтеп тора. Өч кыз арасыннан Миңлекамал
исемлесе юылган-чайкалган керләрне селкеп, матур итеп тигезләп элеп бара. Егет үзенә
тормыш иптәше, җәмәгате итеп нәкъ аны сайлый. Әнием унбиш яшендә шул авыл
мәчетенең мулласы Нигъмәтуллага кияүгә чыккан. Чынлыкта яңа карашлы булуын,
мәдрәсәдә дөньяви фәннәрне укытуын өнәмичә, «хәлфә» дигән сылтау белән ирен
сәнәкчеләр үтергәннәр. Бер гаепсезгә шәһит китүчеләр күп булган. Тол калган 20 яшьлек
әниемнең сабыйлары да озын гомерле булмаган. Хаммамы да, әтисе вафатыннан соң
дөньяга килгән Ләйләсе дә авырып үлгәннәр.
Урта Кәшер авылына кунакка барган әнием тәрәзә аша бер атчыны күреп ала. «Бу
кем?» – дип сорый. Биш бала белән тол калган Нәбиулла турында сөйләп бирәләр.
Үзеннән 26 яшькә өлкән кешегә ул үзе теләп кияүгә чыга. Без, әтием белән әниемнең
дүрт кызы, әтинең беренче хатыныннан туган балаларны үз туганнарыбыз дип
белеп үстек. Нуриулла, Ярулла, Бибисара, Бибисабира, Шаһидә исемле абый һәм
апаларыбызның үги балалар икәнен без үсеп җиткәч кенә әйттеләр.
– Салкын Алан авылына сезнекеләр ничек килеп чыкканнар соң?
– Алпавыттан алган яңа җиргә 1924 елда Урта Кәшер, ә биш елдан соң Имән авылы
кешеләре күчеп килгән. Яңа авылга исемне дә үзләре уйлап тапканнар: «Салкын Алан»
дип атаганнар. Безнекеләр җирне чишмә кырыеннан алганнар. Үзләре әлеге матур җирне
башкалар үзләштерер дип шикләнгәннәр, шуңа күрә юлга кузгалганнар. Сөләйман
бабамның уллары – әтием Нәбиулла, аның энесе Заһидулла һәм авылдашлары Малик
Салихов өсләренә – калын толып, аякларына чаңгы киеп, 12 чакрым араны үткәннәр. Теге
чишмә буенда кардан шалаш ясаганнар. Үзләре белән алып килгән каткан ипине чишмә
суында җебетеп ашаганнар. Ике үр арасындагы иңкү урында булган ул чишмә. Учак
ягып җылынганнар. Шул рәвешле үзләренең булачак авыллары урынында – чишмәле
аланда кыш чыкканнар... Әтием чишмә башын һәрвакыт тәртиптә тотты. Кулыннан
көрәк, балта төшмәде. Сукмакны да хасиятләп торды. Табигать байлыгы тупланган
урман да якында гына. Әти чикләвек җыярга ярата. Аны ишегалдында таш белән ватып
ашыйбыз. Әти теш белән чикләвек ваттырмый иде. Ул утырткан бәрәңгеләр эре булып
үсә. Мичкә бәрәңге тәгәрәтәбез. «Вәкил абый» да әти кулындагы эре бәрәңгене күреп
шаккаткан иде. Әни эштән кайтып керми. Шуңа күрә безнең арада сирәк була иде.
– Гәүһәр апа, әти-әниегез тату яшәделәрме?
– Чын дөресен әйтәм: шылт иткән тавыш та чыкмады. Икесе дә намазда. Ураза да
тоталар. Әнием намазларын, яшереп, арыш басуында укый икән. Әтигә шулай дип әйтә иде.
– Сез иң матур авылда яшәгәнсез.
– Табигать матурлыгына хезмәт уңышлары үрелеп барды. Басудан ашлыкны ындыр
табагына үз вакытында кайтарып урнаштыралар. Әлбәттә, аны сугу эше кыш көненә
кала. Ашлык тулысынча ташылып беткәнгә, башка авыллардагы шикелле җир өстендә
кышка калган бөртек ашап, «кан чире»ннән үлүчеләр бездә булмады. Чөнки әнием
авыл кешеләренә даими рәвештә аңлату эшләре алып бара. Колхозчылар да аның сүзен
тыңлыйлар, бердәм булып, тырышып эшлиләр.
Р У Х И Я А Х У Н Җ А Н О В А
175
Әни җитәкләгән «Политотдел» колхозы республика буенча икенче урынга
чыкты. Тагын бер елдан, ягъни 1944 елның 10 мартында, ТАССР Верховный Советы
Президиумы грамотасы белән бүләкләнделәр. Әни Казанга съездга барды. Аннан иләк
һәм бер алма алып кайтты. Ул алманы бүлеп ашадык. Шул елны әнием Хәмит Маликов
белән берлектә җиләк-җимеш бакчасы ясады. Авылыбыз тагын да матураеп китте.
– Әниегез колхоз рәисе булып кайчанга чаклы эшләде?
– Ир-атлар сугыштан кайткач, җитәкчелек дилбегәсен әнием аларга тапшырды.
Ләкин үзе, артта калган хуҗалыкны алга чыгарырга дип, туган авылы Баткакка
«Авангард» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Аннары Иштирәктә шул ук эшне башкарды.
Әни һәрвакыт җаваплы урыннарда эшләде. 1952 елда аны Имән авыл советы рәисе
итеп куйдылар. Салкын Алан шул авылга карый иде. Сарманда район зоотехнигы
булып эшләде. Авылларда йөреп, өйгә атнага бер тапкыр гына кайта иде.
– Миңлекамал апа үзенең хезмәт җимешләрен татыдымы?
– Хезмәтенә күрә хөрмәте дә булды. Сарман райкомы тарафыннан махсус
билгеләнгән персональ пенсиясенә чиксез сөенде. Әлмәттән бер бүлмәле фатир
бирделәр аңа. Аны Җәлил бистәсендәге ике бүлмәлегә алыштырды. Җәлилне бик
яратты. Без бергә яшәдек. Җәлилдә ветераннар советы әгъзасы иде. Ире сугышта
һәлак булган ялгыз анага, пенсионерга фатир алуда булышты.
Әнине мәктәпкә очрашуларга чакыралар иде. Әңгәмәләрен бик күп тапкырлар
магнитофон тасмасына яздырып киттеләр. Укучылар өйгә сыйныфлары белән киләләр
иде. Сөләйдән, Чуар Абдулдан, тирә-як авыллардан гел килеп тордылар.
Спектакльләргә, концертларга чакыру кәгазе бирәләр иде әнигә. Ул дусты Җамал
апаны үзе белән алып бара иде.
Әнием балаларына, оныкларына сөенеп яшәде. Закирә апам – табибә, Әския
апам – хәрби киемнәр тегүче, Нәкыя апам – китап сатучы, мин химия һәм биология
укытучысы булып эшләдек.
– Әниегезнең үрнәк итеп куярлык тагын нинди яклары бар иде?
– Заман белән бергә атлау хас иде аңа. Гәҗит укый, радио тыңлый, телевизор карый.
Намазларын калдырмый, уразасын тота. Мәҗлесләрдә Коръәнне мәкам белән, ягъни
көйле тавыш белән моңлы итеп укый. Моны фәкать Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен
эшли, сәдака акчасын хуҗаларына яисә бала-чагаларына биреп кайта.
Туганлык җепләрен саклауга бик күп көчен куйды. Авылдагы өйне саткач, шуның
акчасына СССРны иңләп-буйлап чыбык очы туганнарыбызга кадәр барлап чыкты. Уфа,
Мәскәү, Ленинград, Иркутск, Чита, Тольятти, Ухта шәһәрләрендә һәм Үзбәкстанда
булып, дөнья гизеп кайтты.
Үзлегеннән укып, латин шрифтын һәм кириллицаны, шулай ук зоотехник
белгечлеген үзләштергән.
Сәнгать һәм фән кешеләре белән аралашып яшәде. Зирәк фикерле әниемә юмор
хисе, шаян сүзләр кушып сөйләшү дә чит түгел иде. Ялган катнаштырмыйча, турысын
әйтеп, ачык һәм аңлаешлы итеп сөйли иде.
Дәү әни буларак, җеп эрләп, йон оекбашлар бәйли иде.
Һәм, әлбәттә, оныкларының «Миңлекамал» әсәре белән таныш булуларына
шатланып, үзенең данлыклы Миңлекамал булуы белән горурланып яшәде.
Кадерле әнием 1983 елның 27 июлендә 81 яшендә вафат булды, ул Салкын Алан
зиратында әтием янында җирләнде. Аның турында сөйләгән сүзләребез дога булып
ирешсен, рухы шат булсын. Амин!
Әңгәмәдәш – Рухия АХУНҖАНОВА

 

"КУ" 05, 2023

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев