Халкыбыз яшәгәндә, сәнгать яшәр!
"Безнең әнкәй мәрхүмә: «Улым, укыган кеше кайда да югалмый, тамагы тук, өсте бөтен була. Нәрсәгәдер ирешәсең килсә – укырга кирәк!» – дип үстерде. Ач-ялангач заманда, ашарга бер кабымлык иписез утырганда, бик үтемле мотивация иде бу" - Мөхәммәтгали Арсланов.
Сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, язучы Мөхәммәтгали АРСЛАНОВ белән Илфак ИБРАҺИМОВ әңгәмәсе.
– Гали әфәнде, иң әүвәл үзегезнең гап-гади дә, шул ук вакытта кеп-кечкенә, әмма төш кенә булган Түмерҗә авылы, үзегезнең нәсел-нәсәбегез белән таныштырып үтсәгез иде.
– Әңгәмәне туган авыл, туган туфрак, туган нигез темасыннан башлап китүең өчен рәхмәт. Минем өчен изге булган Түмерҗә исемен атау белән үк, күңелдә Дәрдемәнднең:
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
– дигән юллары чыңлый башлый. Түмерҗә, беренче моң-сагышлар, хыяллар, уйнап үскән чишмә буйлары, аның көмешсыман саф, чиста, салкын суы, безне ниндидер биеклеккә күтәргән туган җир һавасы искә төшә. Тырыш-эшчән, самими-ихлас, шул ук вакытта акыллы-тәртипле, талантлы, җырга-моңга бай халкы сагындыра аның.
Барыннан да бигрәк, шушы җирлектә табигатьтән бирелгән мөкатдәс кан, дөньяда берни дә алыштыра алмый торган изге сөт, анам сөте газиз миңа.
Үзара сөйләшкәндә: «Минем авылым картада бар, сезнең Түмерҗә юк», – дигән сүз ычкындырганың бар. Дөрес түгел, бар ул карталарда. Хәтта XVIIIгасыр ахыры карталарында да күренә.
«Кем без, каян килгәнбез?» дигән сораулар куелса, каумебезнең Кырым, Арал диңгезе якларыннан, Алтын Урда дәүләте таркалгач, XIV гасырда күчеп килүе мәгълүм. Казан ханлыгына кермәгән безнең төбәк, Нугай Урдасы җирләрендә яшәгән Гәрәй кабиләсе вәкилләре. Ул вакыттагы административ бүленеш буенча Түмерҗә, Такталачык, Чалманарат, Түбән Гәрәй, Югары Гәрәй, Ямалы, Бурсык һ.б. авыллар Гәрәй түбәсенә караган. Ерак бабаларыбыз вотчинниклар булган. Үзләренең били торган җирләре, елга-күлләре, урманнары булган. Сулыкларын, үзләре эшкәртмәгән җирләрен арендага биреп, хуҗалык итү өчен бик кирәкле акча эшләгән алар. Нәсел-нәсәпкә килгәндә, шушы авылга нигез салган Усәин, Урәзмәт бабаларыбызның дәвамчылары без. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, соңгы елларда нәселебезнең шәҗәрәсен төзү белән шөгыльләндем. Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбург архивларында эшләргә туры килде. Егерменче буынга кадәр тамыр җепләрен суза алдым. Кырым якларыннан килгән алда аталган Усәин бабай нәсел агачының унынчы буыны булып тора.
Әти-әнием Гыйльмегали һәм Нәгыймә гомер буе колхозда, төрле эшләрдә эшләделәр. Җырларда җырланганча, биш бала үстек без. Иң кечесе – мин. Өчебез укып, югары белем алдык. Ничек яшәгәнне әйтеп тормыйм. Сугыштан соңгы еллар буыны булганга, болай да аңлашыла.
– Түмерҗәне, галимнәр авылы, диләр. Мин, шәхсән, Түмерҗә авылының башлангыч мәктәбен галимнәр мәктәбе, аның укытучыларын галимнәр галиме, дияр идем. Ничәмә-ничә фән докторы, фән кандидаты чыксын әле шул мәктәптән! Алар арасында врачлар да, биологлар да, сәнгать әһелләре дә, шагыйрьләр дә бар. Бер гаиләдән берничә галим үсеп чыккан. Һәм, әлбәттә, Сез – сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, күренекле театр белгече Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов та бар. Театрга да мәхәббәтне шул ук мәктәп уятты микән?
– Синең сүзләр хак. Кечкенә булса да, өч фән докторы, берничә фән кандидаты биргән ул. Галимнәрнең икесе Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, халыкча әйтсәк, академиклар. Балага төпле белем нигезләре башлангыч мәктәптә салына. Беренче укытучыңның кем, нинди шәхес булуы аеруча мөһим. Түмерҗә башлангыч мәктәбендә озак еллар укыткан Мөзәккирә апа Госманова белем бирү ягыннан да, тәрбия, юнәлеш бирү бабларыннан караганда да лаеклы зат иде. Күз алдына китерегез, кырык биш минут дәвамында бер класста утырган, дүрт сыйныфта укыган егермеләп балага яңа тема аңлатырга, өйгә бирелгән эшләрне тикшерергә, сорап билгеләр куярга, кабат өйдә шөгыльләнү өчен бурычлар билгеләргә. Боларның барысын да башкарып өлгерү өчен никадәр оешканлык, педагогик осталык кирәк булганын чамалап кына белеп була. Әмма балада омтылыш тәрбияләү, максатчанлык сыйфатларын булдыру иң элек гаиләдә эшләнәдер, мөгаен. Безнең әнкәй мәрхүмә: «Улым, укыган кеше кайда да югалмый, тамагы тук, өсте бөтен була. Нәрсәгәдер ирешәсең килсә – укырга кирәк!» – дип үстерде. Ач-ялангач заманда, ашарга бер кабымлык иписез утырганда, бик үтемле мотивация иде бу.
Мәктәп кешене төрле яктан тәрбияли. Шул исәптәп әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт ягыннан да. Күп укый идем мин. Үзебезнең авылныкын гына түгел, күрше Теләкәй, Такталачык мәктәп, авыл китапханәсе фондлары белән тулысынча танышып чыктым. Китап тәрбияләгән, укып үскән буын без. Шул ук вакытта безнең тормышта җыр- музыка, сәхнә дә зур урын алып тора иде. Авылдагы бер генә мәдәни чара да безнең катнаштан башка үтми иде. Теләкәй сигезьеллык, Такталачык урта мәктәпләрендә укыганда да шулай булды ул. Сәхнәдән шигырьләр укый, җырлый идем. Кайбер көннәрдә дәрес аралары тоташ репетициягә әйләнә иде. Классташым Әлфия Мусина белән (соңрак Әлмәт, Минзәлә театрлары артисткасы) Хөсәен Әхмәтовның «Ике аккош» җырын башкарып, район смотрының беренче бүләген, лауреат исемен алган чаклар әле дә истә.
– Алга таба гомер юлында Сезне театрга мәхәббәт йөртә. Әмма зур сәнгатькә килү шактый урау юллар белән булган...
– Сәнгать, театрга булган мәхәббәт мине иң элек Әлмәт Татар дәүләт драма театрына алып килде.1965-1966 елларда режиссёр Габдулла ага Юсупов анда театр студиясе оештырган иде. Бу студиядән соңрак Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Дамира Кузаева, Әлфия Мусина кебек зур сәнгать осталары үсеп чыкты.
Миңа әлеге студиядә бары бер генә ел укырга туры килде. Соңрак армия хезмәтенә алындым. Өч ел армия хезмәтендә булып кайтканнан соң, театрга карата мәхәббәт Казанга тартты. Биредә Ленинград мәдәният институтының филиалы ачылган иде.
1970 ел. Педагоглар – курс җитәкчесе профессор Ширияздан Сарымсаков һәм ассистент Роберт Батуллин режиссура бүлегенә шәкертләр кабул итте. Бер урынга дүрт кеше идек. Без, алты егет һәм алты кыз, татар бүлегенә кабул ителдек. Актёрлык осталыгы, режиссура, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, бию буенча дәресләр... Һәм, ниһаять, диплом спектакле – Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» әсәре.
Институттан соң бер ел Актаныш халык театрының режиссёры булып эшләдем. Ел эчендә Аяз Гыйләҗевның «Көзге ачы җилләрдә», Әнгам Атнабаевның «Мәхәббәт турыңда җыр» пьесаларын сәхнәгә куйдым. Республика смотрында катнашып, 35 халык театры арасында лауреат исемен яулап алдым. Ул спектакль турында комиссия рәисе Туфан Миңнуллин «Халык театрының спектакле әнә шундый булырга тиеш», дип үрнәк итеп язып та чыкты. Актанышта уңышлы гына эшләп килгәндә, халык театры спектакле белән Казанга баргач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һем тарих институтының сәнгать бүлеге мөдире Баян Гыйззәт белән таныштым, һәм ул мине аспирантурага укырга чакырды. Тиз арада әзерләнеп, шул ук елның көзендә аспирантурага кердем. Җитәкчеләрем итеп Мәскәүдән күренекле театр белгече, сәнгать фәннәре докторы Константин Рудницкий, Казаннан филология фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт билгеләнде. Бүгенге көндә алар икесе дә мәрхүмнәр. Урыннары җәннәттә булсын. Алар мине җитәкләп дигәндәй фән дөньясына алып керделәр. Кандидатлык диссертациясен – 1984 елда, докторлыкны 1993 елда яклап, гыйльми дәрәҗәләргә лаек булдым.
– Милләтебезнең сәнгать фәннәре, аерым алганда, театр белеме фәне кайчан һәм ничек формалашты, үсеш алды?
– Татар халкының меңнәрчә еллык мәдәнияте, сәнгате бар. Бу – искиткеч зур байлык. Мәгълүматлар бик борынгы заманнардан ук туплана килгән. Әйтик, сакланып калган урта гасыр әдәбияты һәйкәлләренең иң элгәреләреннән булган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында, соңгырак чорларга караган Сәйф Сараи, Котби, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә, ХIХ йөзнең икенче яртысында яшәгән Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри хезмәтләрендә ул чорлардагы сәнгать әсәрләре, аларның халык тормышындагы урынына бәйле җитди күзәтүләр табарга була. Сәнгать турында системалы фикер йөртү, даими эзләнүләр ХХ йөз башында аеруча алга китә һәм бу хәл сәнгатьне өйрәнә торган фәннәр тууга җирлек хәзерли.
Күп кенә фәннәрне милләт төшенчәсе белән берничек тә бәйләп булмый торгандыр. Аларның милләте юк. Һәрхәлдә, милли физика, милли химия, милли математика дигән сүзләр, төшенчәләр, килешегез, абсурд буларак яңгырый. Әмма шул ук вакытта фәннең бары аерым милләткә генә кагыла торган өлешләре, юнәлешләре бар. Әйтик, тел, әдәбият, фольклор, этнография, сәнгать төрләрен (театр, музыка, кино), тарихны һ.б. өйрәнә торган фәннәр (филология, искусствоведение, тарих). Алар халыкның йөзен, милли үзенчәлекләрен ача. Аларны өйрәнү халыкның милли үзаңын тәрбияли, милләт буларак менталитетын билгели. Шуңа күрә дә аларга аерым игътибар бирергә, сакларга, үстерергә кирәк.
Сәнгать фәннәренә килсәк, алар төп өч компоненттан формалаша: оператив тәнкыйть, сәнгать тарихы һәм теория. Шушылар арасыннан иң элек тәнкыйди фикерләү дөньяга килә. Әйтик, татар театрының туган вакытын 1906 ел дип билгеләсәк, театр тәнкыйте дә шул ук елны мәйданга чыга. Шул чордан татарның беренче театр тәнкыйтьчеләре Габдрахман Кәрам, Гыймад Нугайбәк, Заһид Нуркин, Ибраһим Биккулов – Казанда, Кәбир Бәкер – Оренбургта, Сәгыйть Рәмиев – Әстерханда, Самат Шәрәфетдинов Уфада үзләренең тәнкыйди-иҗтимагый эшчәнлекләрен башлап җибәрә. Аларның көндәлек матбугат битләрендә урын алган мәкаләләрендә бу сәнгать төренең аерым әсәрләре, узган театраль сезон йомгаклары нәтиҗәләре чагылыш таба. 20нче елларда татар театрының 20 еллыгы белән бәйле рәвештә, бу төр сәнгатьнең тарихы, үсеш тенденцияләре, проблемалары, узган юлы турында шактый төпле, фактик материалга бай булган, В.Мортазин-Иманский һәм Т.Ченәкәй язган «Татар театры тарихыннан» һәм коллектив авторлар тарафыннан төзелгән «Татар театры (1906-1926)» китаплары басылып чыга. Әлеге хезмәтләр безнең театр фәненең нигез ташлары, беренче нәтиҗәләре булып саналырга хаклы. Әмма аннан соңгы елларда М.Мәһдиевның «Уен һәм сүз техникасы», «Театр эше», «Театр», Г.Айдарскийның «Театр сәнгате» исемле гомуми театр сәнгате теориясен пропагандалаган китаплары басылып чыкса да, татар театр фәне алга таба зур үсеш ала алмый. 40нчы еллар башында З.Солтанов, К.Шамил, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләре татар театры тарихын язарга омтылыш ясап карыйлар, тик башлаган эш ахырга кадәр барып җитми. 1950-1960 елларда Р.Усманова, Х.Гобәйдуллин, Х.Кумысников язган кандидатлык диссертацияләре театр сәнгате турындагы фәннең алга таба үсеш баскычы була.
Бүгенге көндә Татарстанда шактый гына алга киткән музыка, рәсем, сынлы һәм гамәли сәнгать фәннәрендә дә шундый ук үсеш юлы күзәтелә. Октябрь инкыйлабына кадәр һәм аннан соңгы елларда музыкаль фольклористика өлкәсендә Гайса Еникеев, Гата Исхакый, Гыйлаҗ Сәйфуллин, Солтан Габәши, сынлы, гамәли сәнгать буенча П.Дульский, Г.Девишев, Л.Поздеева хезмәтләре билгеле булса да, бу төр сәнгать фәннәре бары тик 60нчы елларда гына ныклап гамәлгә куела.
1968 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында сәнгать секторы оешу Татарстан сәнгать фәне үсешендә әйтеп бетергесез зур һәм мөһим адым булып тора. Шушы чордан башлап татар халкының сәнгате республикада системалы, планлы рәвештә өйрәнелә башлый. Сәнгать секторының беренче җитәкчесе итеп әдәбият һәм театр белгече, филология фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт билгеләнә.
– Инде хәзер сүзне, чынлап та, фәнгә бәйләп дәвам итсәк тә ярыйдыр.
– Мин баштан ук татар режиссура сәнгатен өйрәнергә керештем. Төп белемем буенча режиссёр булганга, җитәкчеләрем шулай хәл итте. Беренче язган хезмәтемдә актёр һәм режиссёр Хөсәен ага Уразиков иҗаты 30-40нчы еллардагы татар режиссура сәнгате контекстында каралды. Икенче, өченче һәм дүртенче монографияләрем татар режиссура сәнгате һәм аның талантлы режиссёрлары турында. Моннан соң Хөсәен ага турындагы диссертациямне киңәйтеп, 15 табаклык китап итеп бастырганнан соң, остазым Ширияздан Сарымсаков эшчәнлегенә багышлап монография яздым.Соңгы ике китабымның берсе «Җыен» фонды тәкъдиме белән татар театрының атасы Габдулла Кариевка багышланып эшләнде. Икенчесе – 40 ел буена җыелган, Мәскәү, Петербург, Казан, Уфа архивлары, музей фондлары, шәхси архивлар тупланмалары материаллары нигезендә язылган артистлар, режиссёрлар, драматурглар, сценограф-рәссамнар, композиторлар – гомумән, театрда эшләгән, спектакль тудыруда катнашкан бөтен шәхесләр турындагы мәгълүматлар тупланмасы булган татар театры сүзлек-белешмәсе. Бусы инде галимнәр өчен генә түгел, бәлки бөтен театр сөючеләребезгә дә кирәкле. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Бүгенге көндә басылып чыккан 12 китабым бар. Болардан тыш 500гә якын газета-журнал, төрле җыентыкларда дөнья күргән мәкалә-рецензия, иҗат портретлары, аерым шәхесләрнең хезмәт юлына анализлар...
Әле басылырга өлгермәгән тагын бер хезмәтем бар. Ул да булса – «Татар театры елъязмасы. 1917-1941». Аңлашылганча, хезмәт күрсәтелгән еллар аралыгында театр тормышындагы барлык вакыйгаларны эченә ала. Ул вакытлы матбугат, архив, музейлардагы беренчел материалга нигезләнеп язылган. Билгеле булганча, 1929 елга кадәр бездә газета-журналлар гарәп графикасы, 1940 елга кадәр яңалифтә чыккан.Хәзер аларны белүче бик юк. Шулай булгач, елъязманың кирәклеге тагын да арта дигән сүз.
– Театр белгечләре, гадәттә, театр тәнкыйте белән дә шөгыльләнә...
– Бу кагыйдәдән мин да читтә калмадым. ТӘһСИдә эшли башлаган елларда ук мине Мәдәният министрлыгының яңа спектакльләр, концерт программалары кабул итү комиссиясенә керттеләр. Республикабыздагы Татар дәүләт академия, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә, гастрольләргә килгән башкорт, рус, казакъ, үзбәк театрлары спектакльләрен карап, аларга рецензияләр язарга өлгерә идек. Хәзер генә бераз сүлпәнләндек. Күрәмсең, һәрнәрсәнең үз вакыты, мотивация дә кирәктер.
Фән белән шөгыльләнү, аның турында сөйләшү шактый мавыктыргыч булса да, аның турында күп сөйләсәк, укучыларыбыз ялыгыр. Иң дөресе, хезмәтләрне укып, алар турында фикер йөртүне аларга калдырыйк.
– Педагогик эшчәнлегегез турында да әйтеп китү урынлы булыр. Фән белән параллель рәвештә Сез Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында ассистент, өлкән педагог, профессор вазифаларын үтәдегез.
– Әйе, аспирантурага укырга керү белән, остазым, ул вакытта режиссура кафедрасы мөдире Ширияздан ага Сарымсаков мине актёрлык осталыгы, режиссура дәресләре укытырга чакырды. Диссертацияләрне яклап, фәнни дәрәҗәләр алгач, татар театры тарихы, Татарстан мәдәнияте тарихы предметлары буенча лекцияләр укый башладым. Дистәләгән, хәтта йөзләгән шәкерт арасыннан артистлар, режиссёрлар, драматурглар үсеп чыкты. Кайберәүләре педагогика белән шөгыльләнә. Районнарда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләүчеләре дә булды. Хәтта берсе профессиональ җырчы булып та китте. Ходай кемнең күңеленә ни салган инде.
– Гали ага, хезмәт биографиягезнең төп өлеше барыбер дә Татарстан Фәннәр академиясе, аның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге белән бәйле бит.
– Бүлектә мин мөдир булып 1994-2016 елларда эшләдем. Баштагы чорда 15 гыйльми хезмәткәр эзләнүләр алып бара иде. 2007 елда җитәкчелек үзгәргәч, 7 кешегә, соңрак аннан да азракка калдык. Татар халкының театр, музыка, сынлы-гамәли сәнгатен борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр өйрәнә идек. Хәзер соңгы төр сәнгать белән аерым бүлек шөгыльләнә. Бездә Б.Гыйззәт, М.Нигъмәтҗанов, З.Сәйдәшева, Ф.Хәсәнов, Х.Гобәйдуллин, И.Илялова, Ф.Кадыйрова, Һ.Мәхмүтов, Д.Гыймранова, Д.Вәлиева, А.Алмазова, Г.Сөләйманова, Г.Сәйфуллина, Г.Макаров кебек танылган, үз өлкәләрендә зур белемле галимнәр эшләде. Ни үкенеч, хәзер институт галимнәргә саега бара.
– Әйдәгез, милли театрыбыз турында сөйләшик. Мең еллык әдәбияты булган милләтнең театры яше, тарихы ни өчен 110 ел белән генә исәпләнә? Әллә театр булу өчен Зиде, Эфос, Рим һ.б. шәһәрләрдәге амфитеатр бинасы булса гына театр буламы ул? Кыргызларның Манас дастанында каганатның корылтае алдыннан зур халык бәйрәме үткәрелүе язылган. Безнең Сабантуй дип торырсың... Гомумән, төрки халыклар театрдан нилектән мәхрүм? Дин ислам белән генә бәйле түгелдер шәт!
– Профессиональ җирлектә эшләүче театр сәнгате туу өчен билгеле бер шартлар зарури. Иң элек халыкның утрак тормышта яшәве, аерым шәһәрләр тирәсендә туплануы кирәк. Күчмә тормышта, авыл шартларында театр берничек тә туа алмый. Ә безнең халыкның төп массасы утрак тормышка бары XIV-XVI гасырларда гына күчкән. Әлбәттә, шәһәрләр дә күп булган, хан сарайларында ниндидер күңел ачу кичәләре, җырлы-биюле мәҗлесләр оештырылган. Хәтта даими башкаручылар – җырчылар, биючеләр музыкантлар да булган. Ләкин бу әле профессиональ театр түгел. Ә халык тормышында, гореф-гадәтләрендә, йола, календарь, хәтта дини бәйрәмнәрдә дә театр элементлары булган. Шул ук кичке уеннар, аулак өйләр, туй мәҗлесләре циклы, син әйткән Сабантуйларда, җыеннарда, халык уеннарында да булган алар. Болар күп гасырлар буенча килгән. Ләкин беренче профессиональ милли труппалар бары XX гасыр башы казанышы. Күз алдына китерегез, Европа тибындагы театр сәнгате борынгы Грециядә безнең эрага кадәр V гасырда дөньяга килгән. Көчле дәүләт ярдәме, зур күләмле субсидияләр, син әйткән амфитеатрлар, колизейлар, профессиональ актёрлар, драматурглар. Ничек үсмәсен, чәчәк атмасын ул?! XVIII гасырда, караңгы урта гасыр инквизицияләре чорын үтеп, Италия, Франция аша театр сәнгате патша Россиясенә дә килеп керә. Дәүләт учреждениесе, оешмасы буларак, ул 1756 елда, Император театры исеме белән, патшабикә Елизавета указы нигезендә төзелә беренче рус театры. Игътибар итегез, рус театры да XVIII гасырда гына төзелә. Ә үз дәүләтчелеге булмаган татар халкында нинди шартларда барлыкка килә соң милли театр?
Патша фәрманнары, бай меценатлар, ниндидер бай матди җирлектә, дәүләт финанславы ярдәме белән түгел, бәлки гади халыктан чыккан зыялы, ләкин ярлы энтузиастлар тырышлыгы белән туган ул. Баштагы чорда күп каршылыклар булган. Шул ук дин әһелләре, кара байлар, карагруһ иске фикерле кешеләр. Ләкин алар барысы да акрынлап җиңелгән, артта калган.
– Татар милли театрының миллилеге нинди сыйфатлар белән билгеләнә һәм аның үсеше, традицияләре, юллары нидән гыйбарәт? Бу мәсьәләдә шәхесләрнең роле? Сез бу хакта монографияләр кимәлендә күп хезмәтләр чыгардыгыз.
– Шактый четерекле сорау. Милли театр, әлбәттә, иң беренче чиратта, милли драматургиягә нигезләнергә тиеш. Пьеса-спектакльнең төп элементы – эчтәлеге.
Спектакльдә теге яки бу дәрәҗәдә милләтнең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, проблемалары, уй-фикере, хыяллары, уңай һәм тискәре геройлары, уңай һәм тискәре күренешләре, дөньяга карашы һ.б. – кыскасы, милләтнең башка халыклардан аерылып торган, үзенә генә хас, үзенчәлекле сыйфатлары, беренче чиратта, менталитеты чагылыш табарга тиеш. Боларга өстәп, тагын кием-салымы, костюмнары, киенү рәвеше, аеруча киң таралган үз-үзен тоту манералары, әйләнә-тирә мохит, ул яшәгән табигать шартлары – гомумән, милләт тормышының бөтен яклары тамашаның миллилеген билгелидер. Халык яшәгән саен, миллилек сыйфатлары үзгәрә. Искергәннәре югала, төшеп кала, яңалары барлыкка килә.
Спектакльләрдә миллилекнең чагылышы аерым шәхесләрдән тора. Мисал өчен, тамашаны сәхнәгә куйган режиссёр никадәр милләт тормышын, гореф-гадәтләрен һәм алда саналган бөтен үзенчәлекләрен яхшырак белсә, аңласа, сакларга, дәвам итәргә теләсә, шулкадәр алар тамашада чагылыш таба да. Татар режиссурасы турындагы хезмәтләремдә, әлбәттә, мин күпмедер дәрәҗәдә бу проблемага да кагылам. Гомумән алганда, миллилек, милли театр, тамашачы менталитеты – монографик планда аерым өйрәнелүгә лаеклы проблема.
– Көнбатыш театр сәнгате борынгы, дибез. Көнчыгышта Япон, Кытай театрларында традициянальлек бик нык саклана бугай. Маскаларны гына күздә тотмыйм. Без кем арбасына утырдык? Үз арбабыз, велосипедыбызны уйлап таптыкмы?
– Дөньяда күп кенә халыкларның борынгыдан килгән традицион формадагы театрлары бар. Мисал өчен Япониядә – Но, Кабуки, Бунраку, Кытайда – Юань драмасы, Пекин операсы, Күләгәләр театры бар. Аларның бернинди башка театрларда да кулланылмый торган үз символикасы, пьесалары, сәхнәләре һ.б. була. Артистлар уены да бернинди импровизацияне, читкә чыгуны хупламый. Канунлашкан грим- костюмнар, интонацияләр, характерлар бозылырга, үзгәртелергә тиеш түгел. Без исә Көнбатышка йөз тотканбыз. Борынгы Грециядә туган Европа тибындагы театр формаларын алганбыз. Аның Рус дәүләтенә кайчан һәм ничек килеп керүе турында алда әйттем инде.
– Һаман да милли сәнгатебезнең тамырларын барлыйсы килә бит. Музыкаль театр, әдәби театр, балет театры... Безнең бу өлкәләрдә шактый тыйнак урыныбызның сәбәпләре нидә?
– Бүгенге көндә театр дигән төшенчә бик күп төрләрне үз эченә ала: драма, опера, балет, курчак, мюзикл, оперетта, пантомима, пародия, җыр, поэзия, әдәби, сатира, яктылык, күләгә, абсурд, бию, эстрада һ.б. Боларның һәммәсе дә бер халыкта булуы кирәк тә түгелдер. Милләткә кайсы театр төре якын, ул шуны сайлап ала, үз итә, үстерә. Син кулланган «музыкаль театр» термины астында мин халкыбыз арасында кирәклеге турында күптәннән фикер туган, милләткә якын булган музыкаль драма театрын ачу зарурлыгын хуплауны тоям. Шулай ук бездә әдәби театр формалары да яшәргә хаклы. Аларны ачу, үстерү өчен хакимияттә утыручыларның олуг ихтыяры, ныклы теләге кирәктер.
– Быелгы Нәүрүз фестивале якут кардәшләребезнең театр сәхнәсендә ат уйнатуларын күрсәтте... Үзебезнекеләр Мәскәүдә югары бәяләр алып китте... Якутларда, гомумән, безгә үрнәк алырдай нинди сыйфатлар бар? Безнең республиканың башка театрларында хәлләр ничек?
– Казанда инде традиция буларак уза торган XIII «Нәүрүз» театр фестивалендә быел 17 театр катнашты, 300дән артык кунак килде. Тамашалар башкаланың дүрт театры сәхнәләрендә – Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге, Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм «Әкият» курчак театрында уйналды. «Нәүрүз» афишасына төрле милли коллективларның 18 спектакле кертелгән иде. Фестивальнең төп бенефициантлары итеп Саха (Якутия) Республикасы театрлары чакырылган. Режиссёр Сергей Потаповның соңгы елларда төрле милли театрларда куелган спектакльләр ретроспективасы да тәкъдим ителде. Республика театрлары күрсәткән тамашалар бу милләт сәхнә сәнгатенең актив, эзләнүчән, милли традицияләрне тирәннән үзләштергән һәм аларны югары профессиональ Европа театры казанышлары белән берләштереп, баетып, үзенчәлекле синтез тудырырга сәләтле булуын дәлилли. Безнең күп кенә театрларыбызда эшләүче режиссёрларыбызга милли үзенчәлекләребезне, гореф-гадәт, тормыш-көнкүреш нечкәлекләрен, милли менталитетны җентекләп белү, аңлау җитешми. Ә бит бүгенге көндә үз милли мәдәниятеңне ил, Европа, төрле цивилизация казанышлары белән баетып тәкъдим иткәндә генә, башка халыкларда кызыксыну уятырга, дөньякүләм сәнгать мәйданына чыгарга мөмкин.
– Дөнья глобальләшә. Кемдер салкын сугыш дәвере әйләнеп кайтты, ди. Кемдер кешелек дөньясы мәңге сугыш алды хәлендә булган, ди. Без – сугыштан соң дөньяга килгән буын. Сугышның ни икәнен үз җилкәбездә татыдык. Дөнья кая бара? Әлеге сорауны юкка бирмим. «Сугыш театры», «Сугыш сәнгате» дигән төшенчәләр бар хәтта. Бу шәһит киткән миллионнарның рухын рәнҗетмиме икән? Үтерү сәнгать буламыни? Галимнәр, Сез – сәнгать белгечләре, ник катгый сүзегезне әйтмисез?
– Әйе, соңгы вакытларда, кызганычка каршы, дөньяда вазгыять шактый кискенләште. Күп дәүләтләр берләшеп, Россиягә каршы чыкты. Чит илләр радио, телевидение, вакытлы матбугатында әледән-әле «агрессор», «окупант», «террорист» дигән атамалар, гаепләүләр ишетелә. Сәбәбе дә бөтенләй юк түгел. Кырымда, Украинада, Сүриядә барган вакыйгалар, алар тарафыннан үзләренчә бәяләнеп, үзләренчә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Әмма ни генә булмасын, кораллы бәрелешүләргә, чын сугышка барып җитәр дип уйламыйм. Элек тә, хәзер дә сәясәтчеләрнең илдәге халыкның канәгатьсезлегеннән, елдан-ел матди яктан начаррак яшәвеннән игътибарны читкәрәк юнәлтү өчен, бу алымны кулланулары бар иде инде ул. Дөнья сугыштан иң соңгы чиктә генә тукталып калган Кариб кризисы вакыйгаларын гына искә алыйк. Бу юлы да шулай булыр дип өметләник.
Сугышны сәнгатькә тиңләү, аны күңел ачу, баю объекты итеп карау, дөнья халкын куркыныч астына куеп, миллионнарның язмышы белән уйнау Бөек Ватан сугышында ил яклап шәһит киткәннәрнең изге истәлекләрен рәнҗетмичә кала алмый, әлбәттә. Әдәбият, сәнгать әһелләре һәм, гомумән, иҗат кешеләре моны бик яхшы аңлый. Үзләренең иҗат чаралары, мөмкинлекләре аша каршы көрәшә дә алар. Тик балта башкалар кулында...
– Милли театр сәнгатебезнең тарихы – милләтебез тарихы. Милләтнең, республикабызның киләчәген ничек күзаллыйсыз? Безнең оныкларны ни көтә?
– Мин дөньяга оптимист буларак карарга тырышам. Илдә дә, Татарстанда да бары да әйбәт, балалар, оныклар өчен илләр тыныч, күкләр аяз булыр, Ходай кушса. Ә халык яшәсә, исән-сау булса, милли театрыбыз яшәр, сәнгатькярләребезнең иҗаты үсәр, һәм аларга багышланган театр сәнгатенең тарихын, алга таба үсешен яктырткан фәнни хезмәтләр дә дөнья күрер дип өметләник.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезне театр сөючеләр һәм укучыларыбыз исеменнән юбилеегыз белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.
"КУ" 10, 2017
Фото: архив
Теги: әңгәмә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев