Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

Җәлил елмаюы

Сугыш — сугыш инде... Аның үз кануннары, үз таләпләре. Яшәргә теләк никадәр генә көчле булмасын, ул үзенчә хәл итә. Сугышта үлемең дә, каһарманлыгың да үзең өчен генә түгел, илең белән бәйләнгән. Шагыйрь булсаң, бигрәк тә. Җәлил һәм аның көрәштәшләре юк ителсә дә, Җәлилнең шигырьләре аның үзенә генә түгел, милләтенә, гаиләсенә, бөтен кешелек җәмгыятенә таяныч булды. Җәлил аша дөньяга татар халкы танылды, Җәлил аша татар шигърияте таралды, ничәмә-ничә буын шагыйрьләре аңа багышлап әсәрләр иҗат итте һәм әле хәзер дә — патриотизм хисе беркадәр тоныкланыбрак калган чорда да Җәлил һәм җәлилчеләрне зурлау дәвам итә, Җәлил тормышы белән бәйле яңа китаплар чыга, тоткынлыктагы тормышларына нисбәтле яңа материаллар табылып тора.

Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, 15 февральдә Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар башланып китте. Әлеге чараларның иң тәүгесенә — Казан федераль университетында булган «Җәлил укулары» дип исемләнгән халыкара фәнни конференциягә Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова да килгән иде. Журналыбызның Җәлил юбилеена чыгарылган махсус санын бүләк итеп, Чулпан ханым белән әңгәмә дә корып алдык. Җәлилгә багышлап әле һаман да, бигрәк тә яшь буын шагыйрьләренең шигырьләр иҗат итүенә ул чиксез рәхмәтен белдерде.

DSC_0411

— Чулпан ханым, гомер буе башкалада рус мохитендә яшәгәнлектән, әтиегезнең шигырьләрен  үзебезнең телдә укый аласызмы?

— Әйе, укыйм, кайвакытта Казанны, аның замандашларын искә төшергәндә, әле татарча чыкканнарын махсус та укып утырам.

— Алайса сезгә урта һәм яшь буын шагыйрь­ләренең журналыбызда урын алган иҗатлары белән танышу әлләни кыен булмас дип уйлыйм... Сез тышкы кыяфәтегез белән күбрәк әниегезгә охшасагыз да, елмаюыгыз әтиегезнеке...

— Беләсезме, әтигә күбрәк кызым Таня охшаган. Моны хәтта кешеләр дә әйтә иде.

— Сез — белемегез буенча филолог. Әтиегезнең иҗатын яшәтүдә һөнәрегез буенча катнашырга туры килдеме?

— 36 ел «Художественная литература» нәшриятында фәнни редактор булып эшләдем. Рафаэль Мостафин белән берлектә әтинең берничә китабын әзерләп чыгардым.

— Безнең халыкта: «Кешене хәсрәт якынайта», дигән әйтем бар. Җәлил көрәштәшләренең балалары белән аралашып яшәдегезме?

— Әтинең дуслары белән аралашып яшәдем, тик менә никтер көрәштәшләренең балалары белән аралашып яшәлмәде.

DSC_0365

— Иң яраткан шигырегез дип кайсын аерып әйтә аласыз?

— О, юк, алар минем өчен бербөтен. «Моабит дәфтәрләре»н бик яратам.  «Төрмәдәге төш»не дулкынланмыйча укый алмыйм...

— Әтиегездән үзегезгә нинди сыйфатларны күчкән дип уйлыйсыз?

— Әдәбиятны ярату. Музыкаль сәләт кызыма һәм оныкларыма күчкән. Әти дә бит искиткеч музыкаль кеше иде. Ул заманда Мәскәү консерваториясе каршында әти белән Җиһанов оештырган татар опера студиясе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Музыкаль белеме булмаса да, әти мандолина һәм фортепианода уйный иде. Минем дә музыка белән шөгыльләнүемне бик теләде. Кызым Татьяна да, оныгым Миша да — талантлы музыкантлар. Мишаның өстәлендә Җәлил бабасының китаплары тора, еш кына укып утырганын күрәм.

— Белгәнебезчә, Җәлил юбилее уңаеннан әле бик күп чаралар оештырылу күздә тотыла.

— Әйе, февраль ахырында Германиянең Берлин һәм Магдебург шәһәрләренә гаиләбез белән чакырулыбыз. Казанга кайту күңелле, шатлыклы булса да, Германиягә бару моңсурак, күзгә яшь китерә. Әти мине бик ярата иде, әнә шул сабый вакытта сакланып калган хис һаман әтиле чакны сагындыра...

— Хәерле сәфәрләр сезгә! Дөньялар тыныч, милләтебез исән булып, Җәлилнең әле бик күп юбилейларын билгеләп үтәргә насыйп итсен!

DSC_0355

 

Әңгәмәдәш — Гөлзадә БӘЙРӘМОВА.

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ фоторәсемнәре.

*********************************************************

"Казан утлары" журналының 3нче (март, 2016) санында басылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев