Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

"Иң зур югалтуым 55 ел элек булды" - Равилә Шәйдуллина-Мурат

Равилә Шәйдуллина-Мурат белән әңгәмә.

- Равилә ханым, сез - әдәби иҗатка тормыш тәҗрибәсе туплап килгән язучы. Сезнең язучылыкка килүегез - ул сәләтме, нәселдән килгән осталыкмы яисә тормыш тәҗрибәсеме? 

- Икенче сыйныфта укыганда ук яза башлаганмын икән, димәк, бу тормыш тәҗрибәсе була алмый. Аккан су ташны шомарткан кебек, тормыш тәҗрибәсе осталыкны шомарта гына. Тәҗрибә белән генә язып булмыйдыр дип саныйм. Шуңа күрә, язучылык осталыгы - ул сәләт. Мин язган вакытта нәрсә язганымны да белмим. Бер туктамый 20 сәгать язганым да бар, шулай ук яртышар ел язмаска да мөмкин.

- Әти-әниләрегез иҗат белән бәйле кешеләр идеме?

- Юк. Әти яза да алыр иде, бик хисле кеше булды. Әнинең биш бала, мал-туар, йорт эшләре белән вакыты да булмагандыр. Гомумән, безнең нәселдә язучылар булмады. 

- Беренче тапкыр каләм алып, әсәр язарга сезне нинди очрак этәрде, беренче әсәрегезне хәтерлисезме? 

- Мин аны хәтерләмим дә бугай инде. Нәрсә дигән шигырь иде соң әле ул? Ә-ә, куян! Без куяннар үрчетә идек, алар йөзгә җитә иде. Үзләре ак, күзләре кызыл. Шул кызыл күзле куян турында иде бугай беренче шигырем (көлә).

- 8 сыйныфны тәмамлагач, Сезне тормыш кулинария училищесына китерә. Ни өчен кулинария?

- Миңа Тукайның күп шигырьләрен яттан сөйли торган бабам Габделхәй Котдусов гел: “Кызым, яз син, Тукай абыең шикелле язучы булырсың” ди иде. Тик әти авырып китте, сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булып, әле аннан соң да ике ел җимерекләрне төзәткән әтиемә туберкулёма диагнозы куйдылар, балалар белән эшләргә рөхсәт итмәделәр, ә пенсиясе 20 сумга калды. Шуңа мин гаиләмә булышам дип, Казанга эшкә китәргә булдым. Өлгергәнлек аттестаты да аласым килә иде. Тик пропискасыз кем мине эшкә яки мәктәпкә алсын инде? Акча юк, ашарга юк, өстемдә - телогрейка, аягымда - галошлар. Кулинария училищесына кабул итәбез дигән игъланны күреп, шунда укырга кердем. Русча белмим, миңа ул инглиз теле кебек чит иде. Мәктәпне тәмамлыйсым килеп, Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар мәктәбенә бардым, укыган җирдән белешмә сорадылар. Ә училище аны бирми, чөнки ике җирдә укырга хакым юк. Ризалык бирмәсәләр дә, дәресләргә килеп утыра идем. Беркөнне ирекле темага инша язарга куштылар. Шунда мин 12 битлек инша сырладым. Ул иншаны укытучым класс саен күтәреп укып йөргән. Директордан: “Алыгыз инде бу баланы” –дип сораган. Мәктәп директоры үзе училищега килеп, белешмә сорап алган. Шулай итеп, мин мәктәпне дә, училищены да яхшы гына тәмамладым. Һөнәрем дә, белемем дә бар иде. 20 яшем тулганчы мин зур ашханәнең мөдире булып эшли идем инде. Әти-әниләр: “Башта белем!”- диделәр, шуңа мин читтән торып, университетта татар теле бүлегендә белем алдым, чөнки әдәбиятны яхшырак өйрәнәсем килде.

- Аш-су остасы һөнәре сезне бизнес юлына кертеп җибәрә: сез Черек күлдәге пиццерияне сатып аласыз. Бу юлга кереп китәр өчен гади авыл кызы үзендә каян шуның хәтле кыюлык, үткенлек таба алды?

- Мин - 14 яшемдә комсомолның өлкә комитетыннан вакытлы матбугатка күп мәкаләләр язган өчен мактау кәгазе алган бала. Тик актив булсам да, кыюсыз идем. Бауман урамындагы нәшриятка кергән кешеләргә кызыгып карап тора идем, ә үземнең язмаларымны шунда алып керергә оялдым. Эшли-эшли үткенләндем. Кечкенәдән эшләп үстем. Җитен комбинатында эшләгәндә, өстемә бер чиләк кайнар аш койдым, 70 процент тән пешеп, әздән генә исән калдым. Аш-су өлкәсендә дә эшләдем. Иптәшләрем лагерьда ял иткәндә, мин аларга ашарга пешерә идем.

- Бүгенге көндә сезнең общепит өлкәсендә 4 бинагыз эшли. Әле март аенда “Башваткыч” тапшыруында 6 катлы кунакханә төзүегез турында хәбәр иттегез. Әлегә төзелеш нинди этапларда? 

- Әйе, Галиәскәр Камал театры артында 6 катлы кунакханә төзеттем, ләкин пандемия аркасында аны ачу чигерелде. 

- Пандемия мәсьәләсенә килгәндә, коронавирус аркасында эшмәкәрләргә зур матди югалтулар кичерергә туры килде. Сезгә әлеге сынау авыр бирелдеме?

- Мин, бизнес-леди булам дип үсмәдем. Ул заманнарда без андый сүзне белмәдек тә. Казанга бер телогрейка белән килдем, башкалар минем өс киемен күрмәсен дип, училищега иртәрәк бара идем. Әнидән беркайчан да акча сорамадым, оялдым. Шунда бабайның энесе миңа кызыннан калган зәңгәрсу-кара төстәге ике төймәле пәлтә бүләк иткән иде. Мин төне буе пәлтәне киеп училищега баруымны күз алдыма китереп яттым, сөенечемнән йоклап китә алмадым. Беренче тапкыр киеп чыккач, училищега башымны югары күтәреп бардым. Ул көнне миннән дә бай кеше юк иде ләбаса! Кич белән кайткач, пәлтәмне салып, чөйгә элеп куйдым. Икенче көнне бабамның энесенең хатыны пәлтәне җыеп, шул чөйгә телогрейкамны элеп куйган иде. Аны да аңлап була, әлбәттә, үз балаларына бирәсе килгәндер. Тик хәзер дә күзләремне йомсам, 55 ел элек минем өчен тулы бер бәхет булган шул пәлтә исемә төшә. Хәзер ул туннарның ниндиләре генә юк, ләкин алар миңа кирәк түгел, шул ике төймәле пәлтәм булса иде… Кризислар вакытында әллә ничә миллионнар янды, тик бу зәңгәрсу кара пәлтә минем өчен иң зур матди югалту булгандыр.

Әйе, бүгенге кризис адәм ышанмаслык хәл булды. Аллага шөкер, андый очраклар өчен минем “куркынычсызлык мендәре” әзерләп куелган.

- Равилә ханым, үз эшегезне алга таба тагын да зурайту турында уйлыйсызмы?

- Бу эшне балаларыма тапшырдым, үзем хәзер өстән генә күзәтәм. 2 балам, 7 оныгым бар. Оныкларымның берсе аш-суга бик оста. Минем эшемне дәвам итәр дип уйлыйм.

- Сезнең кебек әбинең оныклары аш-суга гына түгел, язуга да остадыр әле?

- Оныкларым җырга бик оста, татарның озын көйләренә кадәр җырлыйлар. Тик язмыйлар шул. Алар бит урыс телле, мәктәпләрдә урыс теленә өйрәнеп беттеләр.

- “Ялантауга ай кунган” әсәрен дә, яңа романыгызны да укучылар бик якын күрде. Татар халкы турында сез якты, матур итеп яза беләсез. Иҗатыгызга карата тискәре фикерләр дә әйтүчеләр булдымы? 

- Мин дәшмичә генә, беркемгә берни әйтмичә  генә нәшер итә башлагач, миңа халык: “Бу хәзер акчалы булды да, баеды да кемгәдер китаплар яздырттыра икән”, - дия башлады.

- Чынлап шулай дип әйтүчеләр бармы?

- Бик күп!

- Журналның 1-3 нче саннарында сезнең “Карт шомырт хатирәсе” романы басылып чыкты. Укучылар бәхетенә, елның икенче яртыеллыгында романның дәвамын вәгъдә иттеләр.  Ялгышмасам, сез әлеге романы бик күптәннән яза башладыгыз, әйеме? 

- Мин анны 15 ел элек язып, тартмага салып куйган идем… Гүзәл Яхинаның китабы чыккач, татар хатын-кызының чынбарлыкта нинди булганлыгын күрсәтәсем килде, ике ай эчендә “Ялантауга ай кунган” әсәрен яздым. Шуннан соң гына шул тартмада яткан әсәрне яңадан кулыма алдым. Укып чыккач, ул минем үземә ошамады, мәкаләләр җыентыгы кебек тоелды, һәм мин аны эшкәртәм дигән җирдән яңа баштан язып ташладым! 

- Себергә сөрү, репрессияләр турында язганда нинди чыганакларга таяндыгыз? 

- Төп чыганагым - әби-бабаларым, туганнарым булды. Аларның Себердә күргән михнәтләре турында сөйләгән сүзләрен мин дәфтәрләргә теркәп барган идем. Шулай ук, президентыбыз Рөстәм Миннехановка зур рәхмәт, ул Татарстаннан 57 кешене Себер татарларының тормышын өйрәнергә җибәрде. Алар арасында татар зыялылары: конгресс вәкилләре, тарихчылар, журналистлар, язучылар иде. Шул плацкарт вагонында барган көннәр минем иң бәхетле көннәрем булгандыр. Себердә бик күп материал җыйналды. Әлеге сәяхәттән бик дулкынланып кайттым да, икенче китапның Себердәге тормыш турындагы өлешен яза башладым. Җыелган материалларым ике китапка да сыеп бетмәстер кебек. 

- Беренче битләрдә укычылар шомырт образы белән таныша, һәр укучы әлеге образга үз мәгънәсен сала. Ә сезнең үзегез өчен әлеге образ нинди мәгънәгә ия?

- Бер гасырдан артык нәселебез тарихын минем шул шомырттан сөйләтәсем килде. Безнең балачакны да шул шомырт агачыннан башка күз алдына китереп булмый: без бит аңа асылынып үстек. Соңрак ул шомыртны яшен сукты. Тик ул бирешмәде, яңадан яшь ботаклар чыгарды. Безнең нәсел кебек нык ул шомырт агачы. Нәселнең тамыры нык булса, кырылып беткәч тә, яңадан торып баса. Нәсел дигәч, бабамның акыллы сүзләре искә төшә. Кечкенә чакта мин: “Бабай кара әле, әнә оекбаш килә”, - дип тай аягындагы ак тапка төртеп күрсәттем. Бабай шуңа: “Кызым, нәселнең бетүе шушылай була. Чабышкы ат нәселенә эш атлары килеп кушылып, аргамак Кукан нәселе вакланды. Менә шулай ваклана-ваклана аягында шул оегы гына калды. Кеше нәселе дә шулай. Әгәр өйләнешкәндә, башка килде-китте нәсел килеп кушыла икән, сез дә вакланып бетәчәксез. Кияүгә чыкканда, нәселнең җиде буынын өйрәнеп чыгарга кирәк”, - диде. 

- Татар хатыннарының тормышы безнең әдәбиятта зур урын алган. Сезнең әсәрдә дә бу проблема төрле яклап яктыртыла. Әлеге тема бүгенге көндә дә актуальме? 

- Әүвәл заман татар хатын-кызы белән хәзерге татар хатын-кызы арасында аерма бик зур. Беренчедән, элек ата-ананы, ир-атны санлау күбрәк булган. Икенчедән, бала тәрбияләү - аналар вазифасы булып саналган, ана баланы үзенә охшатып тәрбияләгән.  “Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч” дигән татар халык мәкалендә бу хакта барысы да әйтелгән. Бала әти-әнисеннән үрнәк алып тәрбияләнергә тиеш. Ә хәзер без тигезлеккә омтылып, ирләр урынына эшлибез, эштән кайткач ашарга пешерү, тегесе-монысы. Балаларга без үзебезнең күңелебездәге җылыны биреп бетерә алмыйбыз. Аларны башта бакча, аннары мәктәп, институт тәрбияли. Татар кыз баласын тәрбияләргә хәзер аналарның вакыты җитми. Шуңа да, кыз балаларда тыйнаклык бетте диярлек.  Аннан соң хәзер хатын-кыз лидер булырга омтыла бит. 

- Сезнеңчә, татар кызына лидерлык сыйфатлары килешмиме?

- Мин яңадан туган булсам, өйдә бала гына карап утырыр идем. Хатын-кыз эшеме инде ул йорт салу? Бизнес алып бару хатын-кызныкымы? Сәүдә эше җанны тупасландыра, хисләрне үтерә ул. Матурлык, мәхәббәт турында язган кешегә, шунда ук салым, кредит, хезмәт хакы турында уйлавы кыен. Мин ир-ат үз урынында, хатын-кыз үз урынында калсын иде дигән фикердә. Аннан соң хатын-кызлар турында әсәрләр дә күбрәк булсын иде. Татар мәктәпләре, татар клублары кирәк. Авылларны бетермәс өчен тырышырга кирәк. Авыл бетсә, тел дә бетәчәк дип уйлыйм.

- Гүзәл Яхинананың “Зөләйха күзләрен ача” романы чыкканнан бирле укучылар романда мөселман ир-ат образының сурәтләнешенә карата үз фикерен белдерде. Күпләр әлеге образның кырыс, кешелексез, явыз булуы белән килешмәде. “Карт шомырт хатирәсе” романында исә, киресенчә, ир-ат персонажлар олы йөрәкле, тыйнак, хатын-кызларга хөрмәт белән карый торган. Сезнеңчә, кайда ул реаль картина? ХХ гасырның беренче яртысында мөселман ир-аты нинди ул?

- Татар ир-аты кырыс булган, күңелендәге хисләрен тышка чыгармаган, ләкин ул гел йөрәгендә хатынына, балаларына, ата-анасына хөрмәт сакланган. Алыйк Габделхәй образын. Ул беркайчан да кешене мактамаган, ләкин аның йөрәгеннән гаиләсенә карата яратуы, кешеләргә булган хөрмәте бөркелеп чыккан. Алар зирәк, олы йөрәкле булганнар. Ә Гүзәл Яхинаның романындагы Мортаза образына килгәндә шуны әйтә алам, минем үз гомеремдә бер тапкыр да андый вәхши татар ир-атын күргәнем булмады. Үз анасы янында тезләнеп, рәхмәт сүзен әйтә белгән, эшчән, уңган-булган ир-атның, икенче яктан, шул дәрәҗәдә рәхимсез булуы белән дә, анасын хөрмәт итә белгән ир-ат үстергән карчыкның “убырлы” буларак сурәтләнүе белән дә мин килешә алмыйм. Ир-егет үстергән аналар өчен бу бик аяныч мисал. Кияү йортына төшеп, үз иренең анасын “убырлы” дип атый алган киленне кем яратсын…

- “Карт шомырт хатирәсе” романы тарихи гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә автобиографик та!  Роман басылып чыкач, образларның прототиплары сезнең яныгызга килеп бәяләмә бирмәдеме? 

- Әйе, бөтенесе диярлек: “Бу бит минем әтием, туганым, - дип, үзләрен таныдылар. “Ник аны шундый итеп сурәтләдең?”- дип рәнҗегәннәре дә булды.

- Равилә ханым, киләсе китапта без нинди сорауларга җавап табачакбыз? Икенче китапка анонс ясап китегез әле! 

- Икенче китапта укчылар Себер тормышын, Солтангәрәй белән Нәфисәнең язмышын, Шамилнең гаиләсен һәм башка яңа геройларны шомырт күзлегеннән күзәтә алырлар. Әле бу йомгакланган әсәр дип әйтмим. Өченчесен язаргамы, шуның белән бетерергәме - белмим (көлә). 

Сез - язучы, бизнес-леди, әни һәм әби. Әлеге рольләр бүгенге көндә приоритетлык буенча нинди тәртиптә? Беренче чиратта, сезнең өчен кайсысы мөһимрәк?

- Беренчесе - әни һәм әби. Бизнес-леди роленә минем әллә ни исем китми, бизнес-леди буласың икән, димәк, гаилә - корбан. Синең бала тәрбияләргә, ир карарга вакытың, игътибарың җитми. Мин иремә бик зур рәхмәтле, ул бик яхшы кеше. Мин бит бизнеска кияүгә чыктым, өйгә кайтып кергәнем булмады, балаларымны беренче сыйныфка озатканда да, тиз генә мәктәпкә илтеп куйдым да, эшкә чаптым. Ә икенче урынга мин бүгенге көндә иҗатны куяр идем. Әле, Аллага шөкер, тәмамланмаган әсәрләрем бар, мине көтеп, елап яталар. Соңгы - өченче урында - бизнес. “Дөнья малы - дуңгыз каны” дип әйтәләр, шулай да бизнес булмаса, мин китапларымны бастыра алмас идем. Миңа беркем янына да ярдәм сорап барырга кирәкми, гонорар да сорамыйм мин. Үземне кеше буларак акчадан өстенрәк куям. 

- Йомгаклау сүзе буларак, үз эшен булдырырга теләгән яшьләргә киңәшегезне бирегез әле.

- Яшь эшмәкәрләргә киңәшем шул: бизнес башлыйсыз икән, беренче урынга гаиләне куегыз. Күпмедер акча керә башлагач, кәттә машина, шәп фатир алырга ашыкмагыз. Татар халкының кара көнгә акча әзерләп кую гадәте бар, бизнеста да шулай ук гел запас акчаң булуы мөһим. Шулай ук, булганына риза була белергә кирәк.

Фото "Казан утлары" архивыннан

Теги: әңгәмә гамьле әңгәмә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев