Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы

Талант ияләре арасында үзләренең олуг максатларын алдан ук билгеләп, туган халкына яшьли тугрылыклы хезмәт итүгә алынган затлар була. Гадәттә, андый шәхесләрнең гамәле, гомум танылуга ирешеп, бөеклек дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу җәһәттән безнең Габдулла Тукаебыз үрнәге әлеге «даһилык формуласы»на тулаем туры килә.

Иң-иң югары иҗат чынлыгын раслау бары фидакярлек бәрабәренә генә бирелә. Ә кечкенә Апуштан зуп-зур Тукайга әверелү юлында йөрәк итен өлешләп-өлешләп ашаган аяусыз сынаулар ята. Мондый шартларда милләт хакын даулау милләт ярдәменнән башка мөмкин түгел. Халык тарафыннан азмы-күпме мәрхәмәт сизеп үскән ятим малайның тора-бара халык хадименә әйләнүе, «Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем», — дип, каләм белән кораллануы бик табигый. Үзен бәхетсез милләтнең бәхетсез улы итеп күргән шагыйрь, ил-көн яшәешеннән аерылгысыз рәвештә, татарның башка кавемнәр арасындагы лаеклы урынын дәгъвалап көрәшкән. Патша охранкасы күзәтүе астына алынса да, үзен самодержавиене куркусыз гаепләүче итеп тойган; байтак әсәрләренә цензура табу салса да, «туры Тукай»лыгын отыры көчәйтә генә барган.

Аң-зиһененең һәр күзәнәге мөкатдәс гамь белән өртелгән мондый шагыйрьгә, һичшиксез, татар халкының кабатланмас рухи әйдаманы булу җаваплылыгы насыйп ителгән. Габдулла Тукайга нәкъ менә шундый бөек миссия йөкләнүе аның бәгырьләребезгә уелган һәрбер сүзеннән үк сизелеп тора. Гомумән, татар халкы язмышына кагылышлы теләсә нинди сорауга сөекле шагыйребез авызыннан төпле җавап ишетергә мөмкин.

Күпләр тәкрар иткәнчә, сәнгать әһеле үзен газиз халкының баласы итеп тойса гына, күкләр тарафыннан иңдерелгән гаять җаваплы иҗат вазифасына алынырга тиеш. Әгәренки насыйп кылынган музага ихлас рәвештә иман китермәсәң, бигайбә, әсәрләрең ил-көн тәрәккыенә барыбер юньле-башлы булышлык күрсәтә алмаячак. Милләт гаме белән ашланган эшчәнлек исә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия булуын раслап торыр. Өстәвенә, чын талантларга фидаилек тә кирәк. Туган халкыңа тугры хезмәт итү яшәү мәгънәсенә әверелгән чакта гына… Хәер, боларны нигә тәфсилләп торам әле сезнең өчен үтә таныш хакыйкатьне. Әмма әңгәмәбез башында ук шуны ачыклап үтәсе килә: Габдулла җәнаплары, әгәр кулыгызга каләм алганда ант итәргә туры килгән булса, халык алдында биргән тантаналы вәгъдәгез ни рәвешле яңгырар иде?

Габдулла Тукай. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам… миллиятемне… Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы… Үтәргә иде юлда… түләү белән бурычны Тәңремә һәм халкыма… Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын… Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын… Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин; игелекле шагыйрең булырга ниятлимен… Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм... Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Мондый мөкатдәс вәгъдәләрне үтәү өчен, каләмгә җаның-тәнең белән бирелү кирәктер.

Г.Т. Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук авырыйм бугай… Сукранмый гына авырырга карар биргән идем.

Дөресен генә әйткәндә, сезгә сукранмау килешми. «Хәзерге хәлебезгә карата» исемле шигырегездә: «Каләм бөек, каләм дәрәҗәле… Каләм данлы, каләм шанлы…» дип, мәдхия җырлауга алынган идегез. Инкяр кылу хирыслыгы белән әйтегез әле: каләмгә бернинди дә үпкәгез юкмыни? Сездән гаепләү дә көтәргә мөмкин

Г.Т. И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне?

Болай гаҗизлек күрсәтеп, өметсезлеккә бирелмик әле. Аллаһ тарафыннан яралтылган бер кавем буларак, дөньяда татарның да лаек урыны бар. Һәм үзенчәлеген билгеләүче сыйфатлары да…

Г.Т. Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында, ерактамы алар яисә якында, сөйлибез төрле сүзләр… Дибез госманлылар тугърысында: «Шанлы»… Кытайлар тугърысында сүз ачылса: «Алар, — дибез, — гүзәл һәм яхшы чәйле»… Әгәр телгә төшә калса француз, дибез: «Гаять һөнәрмәнд һәм дә җанлы». Арабызда сөйләнсә инглизләр, дибез: «Бик иҗтиһатлы һәм дә маллы».

Ә татар хакында сөйләшсәк, нинди хасият күңелгә килә?

Г.Т. Табалмый сүз, диерсең: «Ул сакаллы».

Монысы инде каһкаһәле көлү, туры Тукайча җавап буладыр. Ә безнең тәгаен хәл-халәтебез мәсьәләсенә җитдирәк килгәндә, татар халкының язмышы турында өзлексез уйланасыз бит. Аның үткәне һәм бүгенгесе хакында…

Г.Т. Артка карасак борылып... Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе… Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре карт бабайларның… Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады… Җылый-җылый бирделәр җан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!.. Үкенеч, йөз үкенеч, мең үкенеч!.. Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән… Вакытында җирне селкеттек… Борынгы олуглыкларыңыз кая китте? Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире җитмәгәнлеге заһир була!..* Читен хәл: гайрәтең җитсә — ерып чык, әгәр җитмәс исә — бет, шунда тончык!.. «Аһ!» — дисең, — без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе… Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу; син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән.

Хәзрәти Коръәндә искәртеп үтелгәнчә, алгы сафта барган кавемнәр тора-бара арткарак калырга мөмкин. Димәк ки, татар халкының тарихи үткәнендә ниндидер гөнаһлану шомлыгы булган.

Г.Т. Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән… Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм.

Күктән иңгән тавышка һатифка кушылып әйткәндә, сезгә җылау тиешме?! Барысына да мәэюстәй кул селтәп, гайрәтле каләмне чәнчеп куярга ярамый.

Г.Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына… Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?

Туктаусыз әйләнеп торучы тормыш сәхнәсендә, халыкларны ымсындырып, берсеннән-берсе ирониялерәк тамашалар уйналып килгән. «Хөррият хакында» дигән шигырегездә куанычыгызны ничек белдерәсез әле?

Г.Т. Тигез булды законда татар, рус, япон да…

Соңыннан үзегез дә яхшы төшенгәнчә, патшаның «ирек вәгъдә иткән» 1905 елгы 17 октябрь манифесты, бары күз буяп, гавамны көрәштән читләштерү өчен генә игълан ителгән. «Халыклар төрмәсе» саналган илдә амнистия ясарга атлыгып тормыйлар. Патшаның әмере бакчаның әреме, дип искәртеп тора әүвәлгеләр. Дөрес, бу чорда безнең кавем беркадәр рухи күтәрелеш кичергән, әмма кара язмыш аңа барыбер ачылып елмаймаган шул. Шулай инде йә уңасың, йә туңасың.

Г.Т. Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр…

Адәм баласының халәте рухиясен кайвакыт аңлап бетереп булмый. Ярты гомерен мәхбүслектә үткәргән бәндә кинәт килгән иректә югалып кала. Ничек кенә сәер тоелмасын, андый кемсәләрнең байтагы тоткынлыгын сагына башлый. Азатлык алуга ирешкән кол исә үз колларын юнәтү турында хыяллана. Ирек кешене төрлечә сыный. Бишектән кабергәчә…

Г.Т. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде… Очып эзли иде фикерем азатлык анда да монда. Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде. Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде. Кереп киттем гомер юлына…Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим… Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин, «Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим… Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»

Сезнең ниндидер «тоткынлык»ны сагынуыгыз бөтенләй гайре табигый тоела. Хәтерлисездер, милләткә биргән вәгъдәгез гаять күп, «дәү» булган саен бурычыгыз зурая… Әлбәттә, азатлык турындагы фәрманны мендәргә салып китермиләр. Бәхет кошын кулдан ычкындыргансың икән, аны кире кайтару икеләтә кыен. Азатлыкны башка халыклардан өмет итәргә дә кирәкми, моның ише юмартлык мисаллары тарихта юк дәрәҗәсендә. Империя тоткан кавем буларак, безнекенә охшаш язмышлы бәгъзе милләтләрне хәтта үзебез дә санлап бетермибез… Ә ирек үзе нинди татлы сүз! Йодрык тоткынлыгыннан гөнаһсыз камканы очыртып җибәрү дә күңелдә аңлатып бирә алмастай рәхәтлек хисләре тудыра.

Г.Т. Дөрест. Шулай шул… Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым... Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шулвакыт күрдем: тынычлап калды никтер һәм иркенләде күңелем.

Иң бөек максатка ирешү юлында безнең милләткә әүвәл нәрсә җитми? Г.Т. Халык... хөрриятнең җаннар корбан итәрлек дәрәҗәдә мөкатдәс нәрсә икәнен аңлап җитмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган.

Ә моның өчен нәрсә кирәк соң?

Г.Т. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк.

Боларның бөтенесе дә өмет киселүдән килмиме?

Г.Т. Теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас.

Сезгә яхшы мәгълүм, дәүләт югалту фаҗигасен кичергән татар халкы гасырлар дәвамында отыры чәчелүгә дучар ителгән. Үзәктән качу көчләре хәрәкәткә килгәндә, ихтыярсыз гамәлләргә бирелү бик табигый. Аяк астыннан бердәнбер җирең киткән чакта ничек «бер гәүдә» булып яшәмәк кирәк!.. Тәнемез аерым булса да, бер җан булыйк, дисез. Моны ничек эшләргә соң? Милләтебезгә киңәш бирегезче!

Г.Т. Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз. Алла җебе дигәнем — үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр. Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая; мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә.

Тәкъдир теләктәшлеге, сүз дә юк, олуг нигъмәт. Әмма илаһи ышанычны гамәлдә аклау сорала.

Г.Т. Һич өмет юк җиңне сызганмай… Сыңар җиңнән ике кул чыгарыйк без… Теләсәк яшәргә, хаклы икәнлегебезне исбат итик… Мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстә тотарга кирәк… Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын… Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик… Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел… Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде… Тырышырга кирәк, карендәшләр!.. Заман — тырышмак заманы…Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!

Һәркемнең үзәгенә үтәрлек итеп, шигарь рәвешендә җентекләп әйттегез…

Г.Т. Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый.

 

Алда әле Зиннур МАНСУРОВ Тукайга тагын 130лап сорау бирәчәк. Әңгәмәнең дәвамын “КУ”ның апрель саныннан ПДФ (электрон) форматта укырга мөмкин:

http://magarif-uku.ru/subscription/kazan-utlary-n4-2016/  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: