"Ак калфакның табылган чагы..." (әңгәмә)

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова – җир шарында сибелеп яшәүче татар халкының гүзәл затларын берләштерүче, милләт җанлы шәхесләребезнең берсе.

Татар хатын-кызы дигәндә, һәркайсыбыз үзенең әнисен һәм әбисен уйлап куядыр. Безнең рухыбызга сеңгән тәрбия, милли үзаң, дөньяга караш, беренче нәүбәттә, әниләребездән күчә. Тормышка әни һәм әбиләребезнең бишек җырлары аша ялганабыз, аларның иркәләп эндәшүеннән телебезнең матурлыгын тоябыз. Әтиләр гаиләнең терәге булса, әниләр – йөрәге. Элек-электән үк балага милли үзаңны сеңдерү, телне, гореф-гадәтләрне өйрәтү хатын-кызның төп бурычы булып саналган. Димәк, алар алдында аеруча зур хак билгеләнгән. «Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип язып калдырган күренекле галимебез Ризаэддин Фәхреддин.

Бүгенге көн шартларында яшь буынны тәрбияләүдә таләпләр тагын да югары. Телебез, рухи кыйммәтләребез югалуга җирлек туган чор. Ни өчендер, чит халыкларның мәдәнияте, яшәеше татар халкына зуррак йогынты ясый кебек. Читләрнең тормыш рәвешләре безгә туры килә аламы соң? Әлбәттә, юк. Һәр халыкның үз матурлыгы, үз җире, үз йөзе, үз моңы бар. Тулы бәхет шулардадыр.

«Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен. Бала туу – һәр гаиләдә зур бәйрәм. Сабый дөньяга аваз салу белән, әллә никадәр сораулар, яңа борчу-мәшәкатьләр алга килеп баса. Җәмгыятебездә, тормыш-көнкүрешебездә булган яшәешебез бала тәрбияләүдә әкренләп борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны читләтеп, башка халыклар мәдәниятенә, яшәү үзенчәлекләренә якынайды. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү – төп максатыбыз», – дип яза Кадрия Идрисова үзенең «Тәрбия баскычлары» хезмәтендә. Әлеге сүзләрдә зур мәгънә ята. Нинди соң ул бүгенге татар хатын-кызы? Ул тәрбияләгән яңа буынның киләчәге нинди булыр? Әлбәттә, сораулар күп. Соңгы елларда аеруча актив эш алып барган «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым белән әңгәмә барышында без нәкъ менә шул хакта сөйләштек. Җитәкченең тәҗрибәсе, эшне дөрес итеп оештыра алуы да соңгы елларда «Ак калфак»ның күтәрелүенә зур йогынты ясагандыр. Шулай ук татар хатын-кызларының дөньяга карашы үзгәрүе дә эшчәнлек үсешенә уңай шартлар тудыруга бер сәбәпче булгандыр...

– Кадрия ханым, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының чишмә башы кайсы елларга барып тоташа? Хәзерге эшчәнлегегез ул вакытлардан нәрсәсе белән аерыла?

– «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы егерменче йөзнең туксанынчы елларында оешкан. Аның беренче җитәкчесе – язучы, журналист Роза Туфитуллова була. Аннары, Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина һәм филология фәннәре докторы, профессор Резеда Мөхәммәтшина бу эшне алып баралар. Мәдәният министрлыгында эшләп йөргәндә, Ринат Закиров «Ак калфак» оешмасын җитәкләргә чакырды. Мин ризалаштым. Оешкан елларында күбрәк чит илләрдәге һәм чит төбәкләрдәге татар хатын-кызларын берләштерү, аралаштыру, алар белән элемтәләр урнаштыру эше башкарылса, бүгенге көндә без үз районнарыбыз белән дә максатчан эшлибез. Үз казаныңны кайнатмыйча, читтәгеләргә бернәрсә дә биреп булмый. Хәзерге көндә Россия төбәкләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Бөтен дөнья буенча исәпләгәндә, 740 оешмабыз бар. Әле менә март аенда гына Канада һәм Гарәп Әмирлекләрендә дә «Ак калфак» оештырылды.

– Сезнең эшчәнлегегез нинди максатларга юнәлдерелгән?

– Эшебезнең төп юнәлеше дип татар халкының югалып барган гореф-гадәтләрен яңадан халыкка кайтару, шәҗәрәләребезне булдыру, милли асылыбызга кайтуны атар идем. Менә хәзер картлар йортларында – татар әби-бабайларын, ятимнәр йортында татар балаларын күрәбез. Ә элек бит бу хәлләр безнең халыкта бөтенләй дә булмаган. Милләтебезнең яшәү рәвеше гореф-гадәтләребезгә, милли йолаларыбызга нигезләнсә, җәмгыятебездә тискәре күренешләр бу кадәр артмас иде. Хәзер без шушы гореф-гадәтләребезне халыкка кайтару өчен зур тырышлык куеп эш алып барабыз. Сүз генә сөйләп калмыйбыз, ә гамәлдә күрсәтеп аңлатабыз.

– Бүгенге заман кешесен ирекле дип әйтергә мөмкин. Күпләр бәйсезлеккә омтыла, алар үзләрен бернәрсәгә дә бәйләргә теләми. Хәтта илләр арасында да чикләр югалган вакыт. Самолётка утырып, дөньяның теләсә кайсы почмагына чыгып китү берни дә тормый. Кешелек өчен рухи кыйммәткә ия булган төшенчәләр җуелу эшегезне тагын да катлауландырадыр төсле...

– Беләсезме, күбрәк эшләгән, әлеге проблемаларга тирәнрәк кергән саен, бер нәрсәне ачыклый барам – кешеләр үзләренең тарихына, гореф-гадәтләренә сусаган икән. Әгәр дә туксан тугыз төймәдән торган дисбе чәчелеп китсә, без аның соңгысына хәтле җыярга тырышабыз. Милли асылыңны барлау да шулай. Кешеләр үз тарихларын, милли гадәтләрен тулы итеп, барлык нечкәлекләренә кадәр белергә омтыла. Төрле районнар һәм төбәкләргә чыгып, аңлату эшләре алып барганнан соң: «Ник безгә алданрак килмәдегез?» – дип сорыйлар. Хәзерге кеше үзе эзләп табарга түгел, ә әзерне кабул итәргә күнеккән. Гореф-гадәтләрнең ничек үтәлергә тиешлеген күрсәтеп, аңлатып биргәннән соң, милли асылыбыз яңадан яңара.

– Бу хәл, чыннан да, күңелне куандыра. Димәк, киләчәгебез өметле. Эшегезнең төп нәтиҗәләре хакында да беләсе килә.

– Аллага шөкер, кайда гына барып чыксак та, анда башлаган эш тукталып калмый, дәвам итә. Мәсәлән, узган ел Чүпрәледә халыкка «Килен төшә – тура пешә» йоласын өйрәттек. Биредә килен төшүнең үз үзенчәлекләре бар. Кияүгә чыккан килен тура пешерергә тиеш. Һәрбер җирлектә шулай үзләренә генә хас булган йолаларның үзенчәлекләрен эзлибез һәм башкаларга да өйрәтәбез. Мәсәлән, Зәйдә «Суккан палас өстендә йомры калач» исемле чара оештырдык. Анда палас сугу бик киң таралган. Без балалар бакчасында да бу һөнәрне күрсәттек. Чүпрәсез, колмак белән икмәк пешерү серләрен ачтык. Һәр килгән кешегә колмак бүләк итеп җибәрделәр. Чиләбедә «Нәни энҗеләр»не барласак, Арчада үткәрелгән өч көнлек «Арча ягыннан чыккан язучылар әсәрләрендә сакланып калган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көндә кулланылышы» күчмә утырышында булып кайттык. Узган елның көзендә Удмуртиядә шәҗәрәләрне өйрәнү буенча утырыш үтте. Андагы кебек авыл музейларын әле беркайда да күргәнем юк иде. Кая гына барсак та, башта үзенчәлекле берәр йоланы, гореф-гадәтне сайлыйбыз, чарага исем кушабыз. Бу эш бик җентекле башкарыла. Сабада васыятьнамә язу буенча дәресләр үткәрдек. Эшләребез чиксез күп.

Бәйгеләр дә уздырабыз. Бу вакытта эшне баскычлап оештырабыз. Мәсәлән, биш-җиде яшьлек балалар өчен – «Татар кызчыгы», «Татар малае», яшүсмерләр өчен – «Сөмбелә» һәм яшьләребезгә «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре бар. Яшь киленнәр арасында – «Төп нигез килене», «Килен – каенана», әбиләребез өчен «Ак яулыклы әбием», «Әбием – күз нурым», «Әбекәй-матуркай», «Әбием-алтыным» бәйгеләре үткәрелә.

Шунысын ышаныч белән әйтә алам: татар милләте беркайчан да бетмәячәк ул. Кая гына барсак та, сокланып кайтабыз. Татар хатын-кызларының күзләре янып тора, һәрвакытта да үз эшләренең нәтиҗәләре белән уртаклашалар, бервакытта да туктап, югалып калмыйча, алга баралар.

– Гореф-гадәтләрне барлау, туплау һәм халыкка кайтару эшенә галимнәрне дә җәлеп итәсезме?

– Безнең теләк бар, әлегә галимнәребездән дә инициатива көтәбез. Алар халыкка йөз тотса, милли мирасыбызны саклау һәм халыкка тарату эше тагын да нәтиҗәлерәк булыр иде.

– «Ак калфак» оешмасының эшчәнлегенә башка милләтләрнең үз мөнәсәбәтен белдергәне бармы?

– Мәсәлән, Самарага баргач, губернаторның беренче ярдәмчесе мине үзенә чакырып алды. Ул оешманың эшчәнлеге белән кызыксынды. Мин бала тәрбияләүдән башлап, милли яшәешнең һәр баскычы хакында сөйләдем. Шуннан ул: «Бездә 157 милләт вәкиле яши, аларның иң актив хатын-кызларын җыеп, семинар үткәрсәгез иде», – дигән тәкъдим белән чыкты. Димәк, алар безнең эшкә сокланып карый дигән сүз.

– Әлегә кадәр «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлегенә еллык йомгак-нәтиҗә ясар өчен, җыеннар уздыра идегез. Быел ни өчен съезд форматын сайладыгыз?

– Чыннан да, быелгы нәтиҗәләрне күздә тотып, Бөтендөнья татар хатын-кызларының икенче съездын уздырырга ниятләдек. Моны V татар хатын-кызлары форумында татар конгрессы җитәкчелеге тәкъдим итте. Беренче съезд 1917 елның апрель аенда булган. 102 елдан соң татар хатын-кызлары кабаттан съездга җыела. Без кабул иткән резолюцияләр дәүләт югарылыгында яңгырасын өчен, әлеге форматны сайладык. Беренче съездда татар хатын-кызлары ирек, хатын-кызның гаиләдәге хәле, белем алу мәсьәләләрен күтәрәләр. Хатын-кызларның сәяси тормышта, сайлауларда катнаша алу хокукын таләп итәләр. Ә быел татар халкы үзенең үсеш стратегиясен кабул итәчәк. Шуңа да хатын-кызларыбыз әлеге документ белән таныш булырга һәм анда үз тәкъдимнәрен кертергә тиеш. Шушы хасиятле чорда татар хатын-кызлары съездын үткәрү тагын да үтемлерәктер дип уйлыйм. Съездга күп кенә чит илләрдән – Швеция, Канада, Австралия, Гарәп Әмирлекләре, Германия, Эстония, Казакъстан, Литва, Болгария һәм башка чит илләрдән, шулай ук Россиянең 65 төбәгеннән, республикабыз районнарыннан 500 делегат көтәбез.

– Киләчәккә нинди уй-ниятләрегез бар?

– Татар халкының милли киемнәрен дә яшәешебезгә кайтарасы иде. Әгәр үз киемебездә йөри башлыйбыз икән, безнең телебез дә сакланачак, моңнарыбыз, гореф-гадәтләребез дә кире кайтачак. Әлбәттә, моның өчен дәүләт тарафыннан да ярдәм кирәк. Татар милли киемнәре күпләп тегелгән очракта гына алар безнең халыкка барып ирешә алачак. Шуңа да татар балалары, хатын-кызлар һәм ир-атлары өчен дә махсус тегелгән киемнәр җитештерү эшен җайга салу турында хыялланам. Гомумән алганда, һәр халык киемнәрдә үз үзенчәлекләрен сакласа, без болындагы чәчәкләр төсле матур булачакбыз.

Тагын бер зур проект – татар хатын-кызлары арасыннан 100 тарихи шәхесне өйрәнеп, китап чыгарасы килә. Бу эшемнең төп максаты – тарихи шәхесләребезне барлау, күтәрү.

Икенче зур проект булып татар уеннарын барлау тора, аларны тәрбияви юнәлештә куллану, «Татар уенчыклары» бәйгесе үткәрү, шул уенчыклардан күргәзмә оештыру.

Шулай ук башлаган эшләребезне дәвам иттереп, «Ак калфак»лар белән бердәмлектә, яңа буынны тәрбияләү һәм үстерү эшен дөрес якка юнәлдерү дә безнең зур бурычыбыз. Ир-атларыбыз да читтә калырга тиеш түгел, Бөтендөнья татар конгрессының нинди генә зур чаралары үтмәсен, мин анда ир-егетләребез алдында да чыгыш ясыйм. Бала тәрбияләүгә, яшәешебезгә милли гореф-гадәтләрнең тәэсире турында сөйләгәч, алар җанланып китә. Шуннан күбесе сораулар белән яныма килә. Ир-атлар да бу эшкә кушылса, мирасыбызны кайтаруда, балаларыбызны дөрес тәрбияләүдә тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез. Татар хатын-кызларына ышанычым чиксез, киләчәктә дә алдынгы карашлы булып һәм милли асылыбызны зурлап яшәргә язсын.

Әңгәмәдәш – Айсылу Имамиева

 

фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: