Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 135 ел

Ярлыкагыл!

Елый-елый «Туган тел»не көйләп, Ясин чыктым бүген коллыкка.

Елый-елый «Туган тел»не җырлыйм –
Бер йөрәктә бүген мең хәнҗәр!
Үз ярасы җөйләнмәгән дөнья
Шагыйрь әрнүеннән бихәбәр.
Ярлыкагыл! Күз яшемне кичер!
Мескен заттан түгел кавемем!
Дәвер иярендә җир тетрәткән
Гаярьлекне йөртә калебем.
Дәүләтле дә, гайрәтле дә чагым
Төшләремдә канны котырта.
Елый-елый «Туган тел»не көйләп,
Ясин чыктым бүген коллыкка.
Ярлыкагыл! Горур карашымның
Сискәндерсә яшьле пәрдәсе.
Таш бәгырьләр байтак, кайда бүген
Тукай кебек йөрәк парәсе?
Табылыр күк җир тетрәрлек кодрәт,
Үз тарихың үзең язалсаң!
Илен бирмәс батыр алиһә мин
«Туган тел»не җырлап еласам!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: Фәнил Гыйләҗев

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев