Тәкъдиргә язылмаган үкенеч
Әйдә әле, бераз гына фараз кылып ал, татар: теге агай шагыйреңә биргән булса алтатар...
...Күрше агаемыздан бер алтатар сорарга кичтән ният итеп яттым.
Г.Тукай
Әйдә әле, бераз гына фараз кылып ал, татар:
теге агай шагыйреңә биргән булса алтатар...
Ул бит күпме фасикъ затка багышлаган «чын ясин»,
шуннан инде үзең аңла ниләр килеп чыгасын.
Хәер, кат-кат уйлангандыр шулай ният иткәндә,
читен халәт – дошманнарың артып китсә эттән дә.
Әйтер патша охранкасы: «Кушаматы – «Би-ик усал»;
якасыннан гына тотма, кулларына богау сал!»
Бәгырендә бәргәләнсә дәверләрне гизгән гамь,
чыпчыкларны* атып йөрмәс капиталга кизәнгән...
Утлы корал табу уе килгән аңа Арчада,
ярар Ишми ишеләрне куркыткалап алса да.
Бәлки, үчле Карәхмәтнең йодрыгына тап булыр,
тора-бара татар канлы Дантеслар да табылыр...
Милләтчеләр аһәң белән кисеп әйтер: «Ул аткан!
Күккә атып, безне гафләт йокысыннан уяткан!..»
Кодрәт чәчеп торган каләм бармас мондый гарь эшкә,
ләгънәтләнгән Нәмруд угы булып очмас гарешкә.
Үкенечкә салыр иде ул сөекле халкын да,
ярый әле, кала белгән туры Тукай хәлендә.
Менә шулай бераз гына фараз кылып ал, татар:
теге агай шагыйреңә биргән булса алтатар…
* Чыпчык авылы урманындагы юлбасарларга ишарә. Алар Г.Тукайны да шөбһәләнергә мәҗбүр иткән.
«КУ» 04, 2026
Фото: архив
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Тәкъдиреңә тапшырасың, хәтәр хәлләр туганда... ...............Төрле фараз килә башка, кырын яткач диванга: ............... ...Юлбасарлар чыккан булса, әгәр шагыйрь юлына, ..............Бирсә агай алтатарын, әгәр Тукай кулына, ................ ...Шагыйрь атар иде микән, каракларга беренче?! ................Караклармы, алтатарын чыгарып өлгергәнче?! .............. ... ( Дәвамы бар.. )Сәйлән
0
0
0
0
Ярый әле юлбасарлар очрамаган Чыпчыкта, ..............Нишләр иде алтатарсыз барган Тукай шул чакта? ............. ...Калдырырлар иде микән бәйләп юан имәнгә?! .............Җибәрерләр иде, бәлки, аны танып белгәнгә?! .............. ...Димәк, булган тәкъдирендә зур үкенеч язылмау: .............Коралсыз шагыйрь юлында, бер юлбасар да булмау... ............. ... Сәйлән
0
0