Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

Юк

Йортың да юк синең, хатының да, Акчаң да юк, көмеш, алтының да, Очар кошка әверелим, дисәң, Сикерергә – биек балконың да.

(Тукайны уйлап)
Йортың да юк синең, хатының да,
Акчаң да юк, көмеш, алтының да,
Очар кошка әверелим, дисәң,
Сикерергә – биек балконың да.
Көзең дә юк синең, язларың да,
Үзең дә юк, беткән язарың да.
Гайбәтчеләр гайбәтеңне сата
Учлап-учлап Печән базарында.
Гайбәтчеләр гайбәтеңне сата,
Намусыңны сата гаярьләре.
Намус бәяләре төшкән саен,
Үсә бара донос бәяләре.
Ир өстеннән ирләр донос яза,
Ил өстеннән илләр... Качкан оят.
Җасус ирләр ирлекләрен гүя
Иннек-кершән белән куйган буяп.
Ир өстеннән ирләр донос яза,
Кулларында – гөрзи, җәяләре.
Кеше бәяләре төшкән саен,
Үсә бара көчек бәяләре.
Ә көчекләр өреп кала сиңа
Өркегәннән – шундый хәйләләре.
Ватан бәяләре төшкән саен,
Күтәрелә алтын бәяләре.
Ә синең юк илең-Ватаның да,
Акчаң да юк, көмеш, алтының да.
Очар кошка әверелим, дисәң,
Сикерергә – биек балконың да…

 

«КУ» 04, 2026

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, аның, бар әрвахлар кебек, бүген берние юк, .............Аннан калган биш йөз сумның, хәтта, инде тиене юк... ............ ...Саулык булса, яшәп була әле биек балконсыз да... ..............Ә син яшәп кара йортсыз, чирле килеш, хатынсыз да! ............ ...Йә кем бүген шундый хәлдә, Тукайга тиң, арагыздан? .............Әгәр булса, балконнан бит, сикерәсез, чарасыздан! .............. ...Әйе, аның юк иле дә, хәтта йорт та салдырмаган... ..........Шөкер халкы бар, Тукайның, догасыннан калдырмаган! .......... ... Сәйлән