Логотип Казан Утлары
Фото

Язучылар Түбән Кама юбилеенда чыгыш ясады (фоторепортаж)

Бу шимбәдә Татарстан Язучылар берлегеннән 10лап каләм иясе Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеен каршыларга барды. Алар биредә бәйрәм баручы бик күп мәйданчыкларның берсендә — Казан мэриясе оештырган «Книжный фестиваль: Литературные дворики»(әдәби ишегалды) проектында волонтер буларак катнашып кайтты. «Читай книгу», «Китап укы» дигән шигарьләр астында узган бу чарада халыктан җыелган, нигездә, рус телле иске-москы китаплар өләшү акциясе дә оештырылган иде. Биредә «Татарстан китап нәшрияты» кибете дә үз товарларын сатуга чыгарды. Түбән Каманың Школьная урамында агачлар ышыгында барган бу чарага, шәһәргә бәйрәм күрергә чыккан халык бер мәйданнан икенчесенә барган арада, кызыксынып, туктап ял итте, шигырьләр, җырлар тыңлады. Бу мәйданчыкны популярлаштыруда язучылардан тыш «Фәридә-Алсу» дуэты, Резеда Шәрәфиева, Эльвира Хайруллина, Айдар Габдинов кебек җырчылар да үз өлешләрен кертте. Кәрим Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов белән Зөлфия Вәлиева әлеге чараны алып барды. Язучылардан исә, барлык жанрларда да иҗат итүче Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла, Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе, тәнкыйтьче Нияз Игъламов, прозаик Фирдәвес Зариф, Алексей Остудин, Нури Бурнаш (Искәндәр Абдуллин), Эльмира Шәрифуллина, Альбина Әбсәләмова, Гөлнур Корбанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев кебек шагыйрьләр катнашты. Соңгыларының әсәрләре Казан мэриясе химаясында нәшер ителеп, узган ел дөнья күргән «Современная анталогия татарской литературы» китабында урын алган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев