Логотип Казан Утлары
Фото

Яшь талантлар бәйрәме

Республикабызның "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестивалендә 5 яшьтән 21 яшькә кадәр балалар, вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография, конферанс номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, сокландырды. Жюри тарафыннан сайлап алу турларында 3042 номер каралды. Казанга зур сәнгать бәйрәменә җиңүчеләр - 5 меңгә якын талантлы балалар һәм яшьләр җыелды. Фестиваль катнашучыларга иҗади талантларын күрсәтергә һәм киләчәктә шушы юнәлештә үз юлларын дәвам иттерергә мөмкинлекләр дә ача. Җиңүчеләргә РУТИ-ГИТИСка (Россия театр сәнгате университеты) укырга керү өчен шанс бирелә. Бу уку йортын фестивальнең 22 җиңүчесе тәмамлап дипломлы булды, тагын 26 талантыбыз анда хәзерге вакытта белем ала. 20 апрель, җомга көнне, "Пирамида" мәдәни–күңел ачу үзәгендә фестивальнең гала-концерты узачак. Сезнең игътибарыгызга фестивальдән видео һәм фотолар тәкъдим итәбез. https://www.youtube.com/watch?v=53dOeRyhGTQ [gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="43458,43459,43460,43461,43462,43463,43464,43465,43466,43467,43468,43469,43470,43471"]

Автор: Айсылу Имамиева

Видео / фото: Созвездие-Йолдызлык сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев