Логотип Казан Утлары
Фото

Тәбәрле музеена Франция һәм Германиядән дә кунаклар кайта...

Тәбәрле авыл тарихы музеена 1960-61 нче елларда тарих укытучысы, директор Абдуллин Хәмит Абдуллович тарафыннан мәктәпнең 30 еллыгына хәзерлек максатыннан нигез салына. Иң беренче экспонат — авылның 1881 нче елгы картасы була. Экспонатлар иске мәктәптә пионер бүлмәсенең бер өстәлендә генә иде. Авыл тарихын өйрәнү буенча эзләнү эшләре алып барылды, альбомнар төзелде. 1975 нче елда яңа мәктәп төзелгәч, аерым бүлмәдә Туган як музее буларак эшли башлады. Анда "Халкыбызның тормыш-көнкүреше", "Гражданнар сугышы вакыйгалары", "Колхоз тарихы", "Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз", "Мәктәп тарихы" бүлекләре оештырылып, укучылар экскурсоводлар булдылар, эзләнү эшләрен дәвам иттеләр. Бу елларда музей эше район, республика күләмендә үрнәк итеп куелды, матбугатта чагылдырылды, төрле бүләкләүләргә лаек булды. Экспонатлар, материаллар инде бу кечкенә бүлмәгә генә сыймый иде. Сигезьеллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелгәч, кабинетлар да җитми башлады. Шул сәбәпле, мәктәп музее 1989 нчы елда яңа төзелгән мәдәният йорты бинасына күчерелде. Монда инде бүлекләр тагын да артты. Нумизматика бүлегендә Петр патша, Екатерина патшабикә чоры акчаларыннан башлап, совет чоры акчалары гына да йөзләрчә тупланды. Күренекле шәхесләребезгә багышланган бүлек тә өстәлде. Ләкин илебез тарихындагы болганчык туксанынчы елларда музей эше тукталды, мәдәният йорты түбәсеннән су агып, стендлар, альбомнар сафтан чыкты. Бу вакытта Хәмит Абдуллович арабызда юк иде инде. 2003 нче елда галим авылдашыбыз Раиф Мәрданов инициативасы белән авылның 450 еллыгын билгеләп үтәргә хәзерләнгәндә, Хәмит Абдулловичның хатыны Абдуллина Гүзәл Рәхимовна, Чаллыдан кайтып, музейны яңадан торгызу эшен башлап җибәрде. Музей бүлмәсенә косметик ремонт ясалды. Авылдашлар ярдәме белән экспонатлар яңадан тупланды, Абдуллиннар гаиләсе материаль ярдәме белән заманча стендлар, жиhазлар булдырылды. Укучы вакытында да, пионервожатый чакта да, татар теле, әдәбият укытучысы буларак та музей эшендә актив катнашкан Гомәрова Фәнзилә Фәрит кызы җитәкче итеп билгеләнде. 2011 нче елдан музеебыз Әгерҗе район тарихы музееның филиалы буларак эшли башлады. Раиф Мәрдановның «Тарихта тибрәлгән Тәбәрле» китабы басылып чыгу — нур өстенә нур булды, презентациягә ераклардан якташларыбыз кайткан иде. Энциклопедик ул китапны хәзер дә эзләүче, сораучылар күп. Раиф Мәрданов музей эшендә актив катнаша. Аеруча сирәк очрый торган китаплар бүлегендәге гарәп графикасында язылган кулъязма hәм басма китапларны өйрәнүдә аңа таянабыз. Музеебызда Франция, Германия кунаклары да булганы бар. Филисә апа Шәйдуллинаның кияве — Луис Сандовал кайткан саен Канада сувенирларын тапшыра. Аларнын бик матур отзывлары да бар музейның кенәгәсендә. Ижевск, Можга, Березники, Казан, Уфа, Лениногорскидан якташлар еш кайталар. Бу җәйдә Белоруссиядән кайткан авылдашлар да зур рәхмәтләрен белдереп киттеләр. Язучы Камил Кәримов та музеебызны үз итте. Култамгасы белән берничә китабын музейга бирде. Хәзер музейны Габдуллина Нәсимә Шәмсемөхәммәт кызы җитәкли. Сокман авылы тарихын өйрәнү буенча эш башланган. Тәбәрле музее бу авыл өчен генә түгел, тирә як күрше авыл кешеләренә дә кызыклы, барыбыз да диярлек Тәбәрледә укыдык, бер алдынгы колхозда идек.   [gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="48616,48617,48618,48619,48620,48621,48622,48623,48625,48626,48627,48628,48629,48630,48631,48632,48633,48634,48635,48636,48637,48638,48639,48640,48641,48642,48643,48644,48645,48647"]

Материалларны Фәнзилә Гомәрова әзерләде  

Фото: Шәфкать Ганиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев