Логотип Казан Утлары
Фото

"Мөслимнән таралган бугай җиһанга асыл халык..."

Күптән түгел Мөслим районында "Казан утлары" көннәре үтте.

Төп басым, үзенең хезмәт юлын әлеге районда башлаган Минтимер Шәрип улына багышлап язылган, "Илбашы" китабын тәкъдир итүгә юнәлтелде.

Мөслимлеләр Казанлыларны райондагы яңалыклар белән таныштырды, Үзәк китапханәне, "Туган як", һәм Мөслимдә туган язучыларга багышланган музейларга, Ык буенда төзелгән ял итү паркы комплексына экскурсия оештырды.

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов Мөслим районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинга Рәхмәт хаты тапшырды.

Әлеге чарада "Илбашы" китабының авторы Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, "КУ"ның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов, бүлек мөхәррирләре Айгөл Әхмәтгалиева, Камил Кәримов һәм Фәнил Гыйләҗев, мөслимлеләрдән Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев һәм быелгы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылучы язучы, шагыйрь, галим Факил Сафин катнашты.

[gallery link="file" ids="21503,21491,21504,21493,21505,21494,21492,21495,21496,21498,21497,21500,21499,21501,21502,21507,21508,21509,21510,21511,21512,21514,21513,21515,21516,21519,21520,21521,21522,21523,21524,21525,21526,21527,21528,21529,21530,21531,21533,21534,21535,21537,21538,21539,21540,21542,21543,21544,21545,21547,21548,21549,21550,21551,21552,21553,21554,21557,21555,21558,21559,21561,21560,21562,21563,21564,21565,21567,21569,21572,21570,21574,21576,21575,21577,21579,21580,21581,21582,21587,21583,21588,21584,21589,21585,21590,21586,21591,21592,21593,21605,21594,21596,21595,21597,21598,21599,21600,21603,21604,21606,21607,21609,21610,21611,21612,21613,21614,21615,21616,21617"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев