Логотип Казан Утлары
Фото

Казанның 2нче гимназиясендә Театр фестивале узды

Әйе, әйе. Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе инде менә өч ел рәттән үз укучылары арасында Театр фестивале уткәреп килә. Биредәге мохитка таң калырлык.

Гимназиянең директоры Камәрия Зиннур кызы әйтүенчә, мондый фестивальләр укучыларны милли мохитта тәрбияләү өчен иң үтемле чара булып тора.

Әлеге гимназиядә 25 ел рәттән уздырылып килүче җыр фестивале хакында без монарчы бер язган идек инде. Ә бу чараның финалын күзәтү елмайтты да, елатты да, уйландырды да. Төп буләккә - Гран-прига ия булган 8Б сыйныфы укучылары куйган спектакль белән республика күләмендә узучы фестивальләрдә дә катнашырга булыр иде. Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым" пьесасын сәхнәләштергән бу әсәр бер генә тамашачыны да битараф калдырмады, шул исәптән, жюри Рәисе Шәмсия Җиһангированы да.

  [gallery link="file" ids="21193,21191,21194,21190,21197,21201,21196,21202,21203,21199,21204,21200,21205,21207,21198,21208,21209,21211,21210,21213,21214,21215,21216,21218,21219,21223,21222,21224,21225,21226,21306,21227,21229,21230,21232,21233,21235,21238,21236,21240,21241,21237,21242,21304,21244,21245,21247,21246,21248,21249,21250,21251,21252,21254,21253,21255,21256,21257,21305,21258,21260,21262,21264,21263,21265,21266,21267,21268,21269,21272,21270,21274,21275,21277,21276,21278,21279,21282,21281,21280,21286,21285,21288,21287,21291,21293,21292,21294,21295,21298,21299,21300,21301,21302,21303,21307,21308,21309,21310,21311,21312,21313,21314,21315,21318,21319,21320,21321,21322,21323,21324,21325,21326,21335,21330,21327,21331,21332,21328,21333"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев