Логотип Казан Утлары
Фото

"Карабәк" романын тарихчылар "сүтеп җыйды"

"Казан утлары" журналының 5-6нчы саннарында Вахит Имамовның "Карабәк" исемле тарихи романы басылып чыгуга, ул тарихчы галимнәр арасында гына түгел, ә киң катлам укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, бәхәсләр тудырды. Журналыбыз редакциясенә юллаган сораулар, телефоннан шалтыратулар да күп булды. Шуларны истә тотып, редакциябездә бертөркем галимнәр «түгәрәк өстәл»гә җыйналды. Фикер алышуларда тарихчы һәм әдәбиятчы галимнәр, фән докторлары Дамир Исхаков, Фаяз Хуҗин, Илдус Заһидуллин, фән кандидатлары Җәмил Мөхәммәтшин, Рамил Ханнанов, прозаик Камил Кәримов һәм роман авторы үзе – Вахит Имамов катнашты. "Түгәрәк өстәл"дә фикер алышуларны журналның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов алып барды.

Әлегә Илфак Ибраһимовның "түгәрәк өстәл"дә  бирелгән сораулары белән таныша торыгыз:

– Татар халкының дәүләтчелеге тарихына багышланган фәнни хезмәтләр белән янәшә әдәби романнар, бәяннар, очерклар, поэмалар язылып тора. Шуңа да карамастан, бу тема һаман да колач җитмәслек булып кала. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты әнә 7 томлык тарихыбызны бастырып чыгарды. Хак тарихыбызны әлегәчә өйрәнеп бетә алмыйбыз.

Тарих фән өчен кирәк булса, тарихи әдәби әсәрләр күпсанлы укучыларыбыз өчен кирәк. "Карабәк" романын тарихчыларыбыз ничек кабул итте икән?

– Без "Болгар дәүләте белән Алтын Урданы бербөтен итеп күзаллауга өйрәнеп киләбез. Болгар Алтын Урдага кадәр дә, Алтын Урда составында да гел алгарышта булган, дибез... Шул ук Вахит Имамов "Утлы дага" романында Болгарга татар-монгол яулары басып керүләрне сурәтләде. "Карабәк" романында Болгарның соңгы әмире Карабәк – Габдулла ханның Алтын Урда дәүләтен саклап калу өчен җан атып йөрүе, көрәшүе сурәтләнә. Туктамыш баскын Аксак Тимергә каршы ике тапкыр 200 меңлек гаскәр туплый. Һәр ике яу алдыннан Болгар әмирлегеннән өчәр-дүртәр төмән җайдак җыеп, Карабәк тә аның әләме астына баса. Шундый көчне Алтын Урда составындагы тагын кайсы олыс бирә алган соң? Әллә монда "әдәби якын килү" күбрәкме?

– "Карабәк" романы моңарчы тарихи шәхесләр булып торган ике каһарманны яңача тасвирлый, яңача бәяли. Без өйрәнгән тарих дәреслекләрендә Куликово кырында хурлыклы рәвештә җиңелгән Мамай мирза романда чын-чынлап милли каһарман буларак сурәтләнә, ә дастаннарда дан җырланган Идегәй мирза хыянәтче итеп күрсәтелә. Гәрчә Р.Фәхреддин дә Идегәйне мөртәт дип атый. Вахит Имамов бу яңа бәяләмәсе белән тарихи әдәбиятка, чыннан да, яңалык алып килә бит. Тарихчылар әлеге яңалыкны кабул итәме? Әйдәгез, әүвәл әдипнең дәлилләрен тыңлыйк та аннан үз фикерләребезне җиткерербез.

– "Карабәк" романында үзебезнең Идел-Чулман төбәгендә яшәүчеләрнең тормышы шактый тыгыз яктыртылган. Биредәге таулар, елгалар, кала-салаларның атамалары да, каһарманнарның шәҗәрәләренә кадәр "ачып бирү" дә бар. Болар, әлбәттә, әдипнең җитди эзләнүләре нәтиҗәсе бит. Монда чамалау, фаразлау гына була алмыйдыр.

– Әйдәгез, романның әдәбилегенә дә тукталыйк әле. Миңа калса, Вахит Имамов фольклорчы буларак та ачыла кебек. Халыкчан тел, мәкаль-әйтемнәр, риваятьләр күп кулланыла. Романдагы вакыйгалар тыгызлыгы берничә романга җитәрлек түгелме?

– "Алтын Урда" дәүләте... Бу темага күпләр алынып карады: Александр Сегеньның "Тамерлан"ы, Анатолий Егинның "Үзбәк хан" романнары. Евразия киңлекләрендәге дәүләттә безнең борынгы бабаларыбыз көн иткән. Хәзерге Европа киңлегендә, Рәсәй дәүләтендә дә безнең кардәшләребез яши. Бу халыкларның язмышын ни көтә? Халыкларны берләштерү зарурмы бүген?

– Тарих – кизәк, кагылдисәң, исе чыга, – дип язган иде бер шагыйребез. Тупасрак, әлбәттә. Безгә үткәннәрдә “чокынмаска” тәкъдим итүчеләр дә бар. Әмма үткән белән киләчәк арасында "бүген" бар. Бүген – ул хәтер. Халык хәтере... Тарихи хәтер... Хәтерен җуйганнарны "манкорт", диләрме?

– Изге урын буш тормас, дигән әйтем ни дәрәҗәдә әдәби иҗатчыларга кагыладыр, әйтүе кыен. Әмма хак тарихыбызны язарга алынган Ш.Мәрҗанидән алып, Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, Р.Батулланың эшен лаеклы дәвам итүче Ф.Бәйрәмова, В.Имамов кебек әдипләребезнең менә бүген армый-талмый иҗат белән шөгыльләнүләренә сокланабыз... Зур рәхмәт аларга һәм, әлбәттә, Вахит каләмдәшебез, Сиңа!

Алдагы "түгәрәк өстәл"ебез Фәүзия Бәйрәмованың "Һиҗрәт" романы буенча булыр. Әлбәттә, романның икенче кисәге "Казан утлары"нда басылып чыгуга.

Романны әле укып өлгермәүчеләр "Казан утлары"ның 5-6 саннарының электрон вариантына языла ала. Ә инде "Түгәрәк өстәл" материаллары белән танышырга теләүчеләр - "Казан утлары" журналын Татарстандагы почта бүлекчәләреннән, Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән сорый аласыз!

[gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="33921,33915,33919,33917,33923,33914,33922,33911,33910,33912,33918,33916"]

Фото: Фәнил Гыйләҗев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев