Логотип Казан Утлары
Фото

"Иң зур теләгем – район халкының тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү"

Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә, халкыбызның җырларында җырлана торган ямьле Ык буена урнашкан. 20 меңнән артык халкы булып, шуларның 90 проценттан күбрәген – татарлар, 6 процентка якынын руслар, 2,5 процентын мари һәм 1,3 процентын башка милләт халыклары тәшкил итә. Районда 19 җирле үзидарә Советына берләшкән 71 авыл исәпләнә, шуларның 57 се – татар авыллары.

Муллин Р.Х. «Мөслим» – гарәп сүзе. Ул итагатьле, әдәпле, тәрбияле дигәнне аңлата. Мөслимдә яшәүче халыкның да тормыш-яшәеше нәкъ менә шушы аңлатмага тәңгәл килә. Район үзәгендә һәм авылларда өч дистәдән артык мәчет, бер чиркәү эшләп килә. Быел гына сафка баскан, өр-яңа Җәмигъ мәчете – Мөслимнең бизәге. Мөслимнең «Туган як» музеенда төбәгебезнең тарихы, җирле халыкның гореф-гадәтләре, тормыш рәвеше белән танышып, кызыклы мәгълүматлар алырга була. Җирлегебез рәссамнарының туган ягыбызны сурәтләгән картиналарын, сынчы Илисәй ага Имамовның агачтан уеп ясалган сыннарын, тал белән үрү остасы Альберт Минһаҗевның эшләрен күреп соклана аласыз. 2014 елда «Туган як» музее яңа бинага күчерелде, аңа эчтән һәм тыштан капиталь ремонт ясалды, күпсанлы экспонатлар уңайлы залларда урын алды.

5657 Мөслим ягының иң зур байлыгы, горурлыгы – аның кешеләре. Хезмәт сөючән, тыйнак, акыллы, белемгә омтылучан халкым рухи һәм матди байлыклар тудырып, шул уңышларга куанып яши. Мөслимнән чыккан Гегель Гәрәев, Марсель Вәлитов, Васил Гайфуллин, Марсель Бакиров, Флүр Баһаутдинов, Флүс Газизов, Дания Заһидуллина кебек фән эшлеклеләре, докторлар, академиклар – безнең горурлыгыбыз. Гомере буе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән Россиянең атказанган артисты Наил Әюпов та, Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры горурлыгы Зөфәр Харисов та, җырчылар Фатыйма Һадиева, Халидә Уразаева, Зифа Басыйрова да бездә туып-үскәннәр. Беренче космонавт Юрий Гагарин һәм башка бик күпләрне бөек юлга әзерләгән якташыбыз Никон Егоров белән дә хаклы рәвештә горурлана мөслимлеләр.

[caption id="attachment_30558" align="aligncenter" width="602"]Районның яшь талантлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән. Районның яшь талантлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән.[/caption]

2016 елда Мөслим мәдәният йорты каршында «Мөслимлеләр әдәбият һәм мәдәният дөньясында» дигән исем белән музей эшли башлады. Анда районыбызның күренекле шәхесләренең бәһаләп бетергесез архив материаллары тупланган. Алар танылган шагыйрьләр Зөлфәт, Харрас Әюпов, Шәмсия Җиһангирова, Наис Гамбәр, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, тәнкыйтьче, профессор Флүн Мусин, прозаик, драматург Фоат Садриев, прозаиклар Флүс Латыйфи, Фәрит Гыйльметдинов, Факил Сафин һәм башка бик күпләрнең тормыш, иҗат юллары турында сөйли. Халыкны китап укуга, мәдәни тормышка җәлеп итү максатында, үзәк китапханә, район мәдәният йорты заманча итеп үзгәртелде, матурланды. Аларда хезмәт күрсәтү көннән-көн заманчалаша бара, бүгенге көндә тиешле техника белән җиһазланган үзәк китапханә халыкка модель китапханә буларак та хезмәт күрсәтә һәм районда интеллектуаль тормышның мөһим үзәге булып тора. Мәдәният йорты каршында үзешчән сәнгать, хореография, театр, вокаль-хор коллективлары уңышлы эшләп киләләр. «Ык буйлары» бию ансамбле, «Чуерташ» КВН командасы, «Ак калфак» фольклор төркеме, Мөслим халык театры, «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы үзенең матур чыгышлары белән райондашларны, республика халкын һәрдаим сөендереп торалар. Балаларга өстәмә белем бирү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, Мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасына капиталь ремонт үткәрелеп, заманча җиһазландырылды. Монда укучылар фән-техника, экология, спорт-туризм юнәлешендәге берләшмәләрдә актив шөгыльләнәләр. 2009 елда сафка баскан, заманча бинага урнашкан балалар сәнгать мәктәбе каршында «АССА», «Хыял», «Кәләпүш», «Чулпылар» хореографик ансамбльләре, тынлы уен һәм халык кораллары оркестры, «Тургай» курайчылар, «Ал чәчәк» гармунчылар коллективлары, инструменталь ансамбль, театр һәм хор эшли. Шулай ук укытучыларның «Мөслим тугайлары» фольклор коллективы, «Ык буйлары» җыр һәм бию ансамбле, инструменталь дуэтлары һәм триосы бар. Коллективлар ел саен күпсанлы рәсәй, республика, районкүләм чараларда катнашалар, бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, лауреат, дипломант исемнәре, призлы урыннар яулыйлар. Иң мөһиме: балалар арасында елның елына яңа талантлар ачыла һәм үстерелә.

[caption id="attachment_30560" align="aligncenter" width="602"]Мөслим үсә, яңара. Мөслим үсә, яңара.[/caption]

Спорт белән шөгыльләнү, сау-сәламәт яшь буын тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга омтылабыз. Район үзәгендәге спорт комплекслары, «Нептун» йөзү бассейны, һәр мәктәпнең спорт залы шул максатка хезмәт итә. Мөслим спортчылары республика күләмендә үткәрелгән ярышларда даими җиңүләргә ирешәләр. Ат спорты белән шөгыльләнү өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Милли гореф-гадәтләрне саклап, Мөслимебездә дә спортның бу төрен торгызу 2016 елда башланды. «Аргамак» ат комплексында мөслимлеләргә һәм кунакларга елның һәр фасылында атта йөрү мөмкинлеге бар. Сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Ике ел дәвамында ремонт-реконструкция үткәннән соң ачылган район үзәк хастаханәсе республикада иң яхшылардан санала. Ул дәвалау-диагностика, консультация үзәге булып тора, амбулатор һәм стационар ярдәм күрсәтә. Хастаханәдә медицина иминиятләштерү программасы кысаларында бушлай дәвалыйлар. Шул ук вакытта түләүле ярдәм дә алырга була. Дәвалау учреждениесе заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Иганәчеләр ярдәме белән заманча УЗИ, ФГДС, цифрлы рентгенография комплексы, физиотерапия җиһазлары алынды. Авыруларны югары квалификацияле белгечләр карый. Үзәк хастаханә базасында оештырылган табиб-белгечләр бригадасы авыруларны авылларга барып та кабул итә, аларга киңәшләр бирә, дәвалый. Бүген хастаханә – яңа технологияләр нигезендә, камиллеккә омтылып эшләүче һәм һәрчак үсештәге дәвалау учреждениесе.

Лицей Мөслимебез дә, авылларыбыз да көннән-көн яңара, үзгәрә, матурая. Бу – халкыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Соңгы елларда төзелеш эшләре киң җәелдерелде. Район күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция үткәрелә, яңалары төзелә. Юлларга асфальт түшәү, аларны яңа технологияләр нигезендә ремонтлау эшләре башкарыла. Ике дистәгә якын мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр ташландык хәлдә яткан җирләр чистартылып, яңартылып, Пушкин скверы, «Курай» паркы, «Кояшлы Ык» ял итү зоналары төзелде. «Курай» паркы – ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын, халык мәнфәгатен, киләчәк буынның яшәешен кайгыртып ясалган искиткеч гүзәл ансамбль. «Кояшлы Ык» ял итү зонасы булган урында әле бер ел элек кенә әрәмәлек, чүп-чар өемнәре җәелеп ята иде. Кыска гына вакыт эчендә яр буе танымаслык булып үзгәрде һәм райондашларыбызның гына түгел, тирә-як шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дә шимбә-якшәмбе көннәрендә килеп ял итү урынына әйләнде. Оешма-предприятиеләр, Мөслим халкы бу эшне зур түземлек һәм тырышлык белән башкарып дәвам итәчәк. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы – мөслимлеләрнең горурлыгы. Советлар Союзы Геройлары Илдар Маннанов, Бадыйг Салихов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Социалистик Хезмәт Геройлары Зәкәрия Кашапов, Лотфулла Мусин, әфганчылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштереп куелган стеллаларны, чәчәкләр, агачларны тәртиптә тоту эшләрен Мөслим халкы бик теләп башкара.

H90Z3DxhsPE Район үзәгендә берничә ел элек булган урамнар белән бүгенгеләр арасында аерма бик зур. Хәзер урамнарда велосипедта яки җәяү курыкмыйча хәрәкәт итәргә мөмкин. Велосипедта йөрүчеләр, җәяүлеләр өчен юллар, велопарковкалар, ял итү урыннары көйләнде. Балалар мәйданчыклары, матур утыргычлар, зәвык белән ясалган чәчәк клумбалары, яктырткычлар – һәммәсе үз урынында. Шунысы куанычлы: болар барысы да Мөслим һөнәрчеләре тарафыннан эшләнде. 1968 елдан бирле җирлегебез өчен кирәкле һөнәр ияләре әзерләүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән һөнәри белем бирүче уку йорты – бүгенге көндә Сарман аграр көллияте филиалы бинасына да капиталь ремонт үткәрелеп, эчке-тышкы бизәлеш үзгәртелде, заманча җиһазлар кайтартылды. Алдагы уку елыннан аны Укыту үзәге итеп үзгәртеп, мәктәп укучыларының технология дәресләрен дә шушы базада үткәрү, профориентация өчен шартлар тудыру, кадрларны бары тик аларга булган ихтыяҗны исәпкә алып кына әзерләүне гамәлгә кертү планлаштырыла.

mustle Соңгы елларда район үзәге мәктәпләрендә өр-яңа инфраструктура булдырылды, биналар яңартылды, заманча җиһазлар белән баетылды. Яңа технологияләр нигезендә нәтиҗәле эшләүче инновацион уку йортлары буларак, республикабызда һәм күрше төбәкләрдә дә күпләргә билгеле булган лицей һәм гимназия биналары, аларның тирә-ягы аеруча зур үзгәрешләр кичерде. Бу коллективлар олимпиадалар, конкурслар, ярышларда җиңүчеләре, югары әхлаклы, тәрбияле балалары, мәктәпне тәмамлап, үз эшләренең чын осталары булган, югары үрләр яулаган шәхесләре белән хаклы рәвештә горурланалар. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелгән урта мәктәп исә үзенең милли белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары белән күпләргә үрнәк. Гомумән, укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеге белән аерылып торучы, республика, Россия күләмендә уңышлар яулаган укучылары, укытучылары белән горурланып яшәүче мәгариф оешмалары күп районыбызда. Республикада беренчеләрдән булып заманча үрнәк электрон иҗади лабораторияләр, уку әсбаплары, укыту программалары, презентацияләр безнең мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булдырылды. «Электрон мәгариф»тә компетенция мәктәбе булып торган гимназия, Сингапур технологияләрен укыту-тәрбия процессына кертүдә «Өстенлекле мәктәп» ролен үтәгән лицей базасында ел саен дистәләрчә республикакүләм, төбәкара семинарлар, конференцияләр үткәрелә. Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Бу нисбәттән, Михайловка урта мәктәбенең куян, кош-корт фермаларын, Рус Шуган мәктәбенең мәктәп яны яшелчә бакчасын үрнәк итеп куярга була.

DCIM100MEDIADJI_0097.JPG

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында заманча җиһазлау, яңартуга зур игътибар бирелә. Бакчаларда бизәлеш, җиһаз милли рухлы, үз төбәгенең патриоты булган, югары әхлаклы балалар тәрбияләүгә юнәлтелеп, аларда кече яшьтән үк матурлыкка мәхәббәт тәрбияләүнең нигезе булырлык итеп үзгәртелә. 2015 елда район үзәгендә барлык уңайлыклар тудырылган, зәвык белән эшләнгән «Күбәләк» балалар бакчасы сафка басты. Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты иясе «Кояшкай» балалар бакчасы исә, коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, башкаларга үрнәк булырлык итеп бизәлде, җиһазланды. Мөслим районы мәйданының 85 мең гектар җирен сөрүлек җирләре били, шуның 50 мең гектары – иген басулары. Авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек буенча район республикада лаеклы урынны били. Аеруча кошчылык тармагы алда бара. Республикада беренчеләрдән булып шушы юнәлештә эшләрен башлап җибәргән, районыбыз халкын гына түгел, чит төбәкләрне дә кош ите белән тәэмин итүче Дамир Шәнгәрәев, Ирек Хәмәдишин, Илнур Сәхипгәрәев, Разыйф Кәрамов фермер хуҗалыклары елына миллионлаган баш тавык-чебеш, каз-үрдәк үстереп саталар. Мөгезле эре терлек асраучы фермерлар халыкның иткә-сөткә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. «Сөренчәк», «Авзалов» крестьян-фермер хуҗалыклары, «Туган як», «Намус», «Ык» агрофирмалары хезмәтчәннәренең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә, өстәлләребездән икмәк ризыгы өзелми.

DCIM100MEDIADJI_0033.JPG

Авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча Россиядә лидерлар рәтендә саналучы җаваплылыгы чикләнгән «Агромастер» җәмгыяте Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә билгеле. Компаниянең оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Исламов эшне җайга сала белә: монда уйлап табалар, ясыйлар, сыныйлар, яңалыклар кертәләр, күргәзмәләр оештыралар, сервис хезмәте башкаралар, саталар, илтеп бирәләр. Эшчеләрнең күбесе – югары квалификацияле белгечләр, заманча җиһазлар белән эшлиләр, лазер җайланмаларыннан файдаланалар. Оешмада көчле конструкторлык бюросы эшләп килә. Бүген биредә заман таләпләренә туры килә торган чәчү агрегатлары җитештерәләр. Аларны Россиянең 60 төбәгендә, 25 чит ил басуларында кулланалар. 15-20 тонна йөк сыйдырышлы трактор прицеплары да күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Район үзәгендә һәм бик күп авылларда светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды. Ә аларны нәкъ менә шушы берләшмә җитештерә дә инде. Бу продукция белән алар «Татарстан Республикасының иң яхшы 50 инновацион идеясе» конкурсында призлы урын яулады. Юл хәрәкәте иминлеген кисәтү, җәяүлеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан, сары утлы светофорлар чыгара башладылар. Кояш энергиясе белән эшләүче бу җайланма, бер яктан, экономияле булса, икенче яктан, машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп, юллардагы фаҗигаләрне киметергә ярдәм итә. Бүген районыбызда барган барлык инфраструктур үзгәрешләр дә халыкның яшәү рәвешен яхшырту, яшьләребезне авылга тарту, районыбызның киләчәген тагын да яхшырту максатында эшләнә. Шуңа күрә төп максатларыбызның берсе – район яшьләренә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, аларга киләчәк тормышлары өчен дөрес юнәлеш күрсәтеп, туган якка мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.

DCIM100MEDIADJI_0091.JPG

Балаларыбызны хезмәткә, эшкуарлыкка, инновацион эшчәнлеккә өйрәтү, гомумән, тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максатында, «Без – мөслимлеләр» махсус район программасы нигезендә, мәктәпләрдә «Тормыш дәресләре» үткәрелә. Бу дәресләрдә үзләрен хезмәттә таныткан, хөрмәтле райондашларыбыз катнаша. Чөнки, балаларыбыз яхшы тормыш үрнәген, төпле киңәшне үзләре арасында яшәп хезмәт иткән кешеләрдән, көндәлек күз алдында булган матур һәм уңайлы әйләнә-тирә мохиттән алсалар гына, киләчәк тормышка ышанычлары артып, туган җирне үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәкләр. Киләчәктә районыбыз халкы өчен тудырылган уңайлы шартлар, перспектив үзгәрешләр – яшәү рәвешен үзгәртеп кенә калмыйча, демографик һәм икътисади юнәлешләрдә уңай нәтиҗә биреп, инвесторларны җәлеп итүгә стимул булып, район үсешенә дә ныклы нигез салыныр дип ышанабыз. Районның бүгенгесе һәм киләчәге безнең кулларда. Максатыбыз – район икътисадын үстерү, эшмәкәрлекне киң җәелдерү; алар җитештергән продукциянең сыйфатын яхшырту, яшьләребезгә бизнес белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, эш урыннары булдырып, киләчәк көнгә ныклы ышаныч тудыру. Җитәкче буларак, иң зур теләгем – туган ягымның чәчәк атуына ирешү, халкымның тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү.

Рамил МУЛЛИН, Мөслим муниципаль районы башлыгы

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев