Логотип Казан Утлары
Фото

Фәнис Яруллинга багышланган кичә

8 нче февральдә Казан шәһәре Яңа Савин районы 103нче рус–татар урта мәктәбендә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Бәйрәм тантанасында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, балалар шагыйрәсе, "Шәһри Казан" газетасы хезмәткәре Йолдыз Шәрәпова, Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя ханым, шагыйрь иҗатын барлап торучы туганы Сәвия Хәкимова, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев катнашты. Килгән кунакларны Фәнис Яруллин музее белән таныштырдылар, соңыннан мәктәпнең актлар залында Фәнис Яруллинга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә мәктәп укучылары Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатын барладылар. Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләре, җырлары һәм иҗаты турындагы презентация белән үрелеп барды. Кичә ахырында мәктәп директоры Хәбибуллин Ринат Нәкыйп улы килгән кунакларга, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм катнашкан укучыларга үзенең рәхмәтен белдерде. [gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="40418,40419,40420,40421,40422,40423,40424,40425,40426,40427,40428,40429,40430,40431,40432,40433,40434,40435,40436,40437,40438,40439,40440,40441,40442,40443,40444,40445,40446,40447,40448,40449,40456,40450,40451,40452,40453,40455,40457"]

Фотоларны редакциягә Динар Рамилевич тапшырды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев