Логотип Казан Утлары
Фото

Актанышта язучы-галим Фарсель Зыятдиновка музей ачылды

Актаныш районы Качкын төп белем бирү мәктәбендә язучы-галим, икътисадчы, бакчачы Фарсель Зыятдиновка музей ачылды. Бәйрәм тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ильясов, ТР мәгариф министрлыгының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Г. Исмәгыйлева, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Р.Сабирҗанов,  язучының каләмдәшләре – Г.Морат, Ф.Мөслимова, Р.Сәгъди, А.Әхмәтгалиева, “Агросила” ЯАҖнең генераль директоры Ф. Газетдинов һәм язучы үзе, аның гаиләсе, күпсанлы кунаклар, авылдашлары катнашты. Бу матур бәйрәм авыл клубында, мәктәп коллективы әзерләгән музыкаль кичә белән башланып китте. Укучыларның, җырчыларның зәвыклы концерт номерлары Ф.Зыятдинов үзе укыган шигырьләр,  килгән кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды. Усы авыл җирлеге башлыгы З.Әхмәев та, мәктәп директоры Р.Мирзаянова да мәктәптә әлеге музейны ачуда рухи һәм матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдерделәр. Язучының тормыш иптәше Венера ханым исә, музей ачу идеясен күтәреп чыкканы, тормышка ашырганы өчен Фарсель аганың якташы, РФнең атказанган ветеринары Филүс Хисаметдиновка аерым рәхмәт белдерде. Кичәдә Р.Сәрвәров җитәкчелегендәге “Аксу” киностудиясе һәм И.Хөҗҗәтов җитәкчелегендәге Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре  дә катнашып, һәр мизгел тарихи истәлеккә теркәлде. Язучының туган авылында, мәктәптә ачылган музей, анда урын алган һәр экспонат – үткәнне һәм бүгенгене киләчәк белән бәйләүче ядкарь буларак кадерле.

А.Галиева

[gallery link="file" columns="2" size="full" ids="33813,33814,33815,33816,33817"]  
Автор, фото: ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев