Логотип Казан Утлары
Фән

ХХ гасыр башы журналларында татар дөньяви фәлсәфи фикере формалашу (дәвамы)

(«Шура» һәм «Аң» мисалында) «Аң» һәм «Шура» журналлары ачкан бәхәсләрдә Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп яшьләр – күбесе студентлар – катнаша. Чыннан да, бу сөйләшү үзенең нәтиҗәсен бирә: 1912-1913 еллардан башлап милли мәдәният тизләнеп һәм заман таләпләренә җавап биргән саф татар мәдәнияте булып үсеп китә.

(Башыннан укыгыз)

Без кем?

ХХ йөз башына татар җәмгыятендә бер гасыр элек бөреләнә башлаган
үзбилгеләнү мәсьәләсе өлгереп җитә, вакытлы матбугат битләрендә дә «без –
мөселманнар», «без – төркиләр», «без – татарлар» дигән белдерүләр, бәхәсләр
яңгырап тора. Болар, бигрәк тә, 1910 елда «Шура» журналы оештырган
«Тел ярышы» бәхәсенә килгән аноним язмаларда ачык чагыла. Күпчелек
авторлар «төреклекне» яклый, «Татар угылы» тәхәллүсе астында язган Шакир
Мөхәммәдьяров исә «Без кем? («Төрек углына» җавап») (Шура. 1911. № 2.
2 Т.б.), «"Без кем?"» мәсьәләсе» (Шура. 1911. № 4. 2 Т.б.) мәкаләләрендә үз
кавемен башка халыклардан аеру өчен шушы тарихи исемне халык аңында
беркетү кирәклеген яклап чыга. Журналдагы күпчелекнең фикерен белдереп,
«Төрк углы» тәхәллүсе белән Хәсән Гали «Без татар имәсмез» (Шура. 1911.
№ 4. 2 Т.б.) дип белдерә. Аңа җавап итеп язылган «Без татармыз» язмасында
(Шура. 1911. № 8. Б.236-238) Г.Ибраһимов, «татарлыкны» яклап, ике аргумент
китерә: «Монда аерым ике җәһәт бар: 1) безнең бөтен дөнья тарафыннан
гасырлардан бирле «татар» дип аталып килүемез; 2) безгә тагылган бу «татар»
исеменең тарихи җәһәттән тикшерелүе». Бу атаманың – ерак гасырлардан
килгән булуын, тарих фәненең аның килеп чыгышын чыганакларда
өйрәнгәнлеген Ибраһимов төп дәлилләрдән саный. Ул газета-журналларның
үз телләрен «төрекчә» дип язуларына, шулай итеп халыкның аңына ялгыш
этноним урнаштырырга омтылуына кагыла: «Димәк, хас исемебезне ташлап,
«төрек» дип атала башласак, без башка төрек кабиләләре белән исемдә аерыла
алмыйбыз».
Моннан тыш, язмада әле генә Г.Исхакый тарафыннан активлаштырылган
тагын бер караш – «болгарчылык» кире кагыла: «ХХ гасыргача «татар» дип
аталып килгән кавемне «Инкыйраз» иясе ХХII гасырда «болгар» ясап мөнкариз
кылды (юкка чыгарды)».
Автор татарларның ни өчен бу атамадан качарга тырышуын, аның белән
бәйле фикер каршылыкларын күзәтеп уза, аны «шөбһәле булган» исем дигән
бәяләмә дә куллана. Әмма «Олуг вә карт бер милләтнең үзе белән бергә туган,
бергә үскән вә гомумчә танылган бер наме алмашыну» мөмкин түгеллекне
белдерә. «Вәҗһе тәсмиясен (аталышын) тикшерүне фәкать тарихи бер мәсьәлә
итеп, әрбабына ташлыймыз да, вакыйгда, тормышта «татар» аталып бара
бирәмез. Эшләремезне татар эше дип атыймыз; үземез – татар; телемез – татар теле; әдәбиятымыз – татар әдәбияты; эшләгән һәммә эшемез – татар эшләре;
туачак мәдәниятемез татар мәдәнияте булачак».
«Төрк углы»ның «Без төркмез» дигән күләмле мәкаләсе (Шура. 1911. № 8.
Б.238-241; № 11. Б.327-329; 1912.№ 1. Б.19-21; № 2. Б.55-56; № 12. 55-56) 1912
елда «Шура» журналында «Без кем?» сөйләшүен оештырып җибәрүгә этәргеч
була. Язмаларда «татармы, мөселманмы, төркме (төркиме), инсанмы...» кебек
сораулар кузгатыла. Бу мәсьәлә буенча төп бәхәс төркилек һәм татарчылык
тарафдарлары арасында җәелеп китә. Бу дискуссиядә Г.Ибраһимов ««Без кем?»
бәхәсе» язмасы (Шура. 1912. № 9. Б.267-268) белән катнаша һәм тулы ышаныч
белән: «Һичбер вакыт бездән «татар» дигән сүз алына алмас» дип ассызыклый.
«Шура» журналында кабынып киткән бу бәхәс тиз арада башка газеталарга
күчә. Әйтик, Г.Батталның «Миллиятне билгеләү» (Мәктәп. 1913. № 6. Б.
149–153) мәкаләсендә авторның этнос атамасы мәсьәләсендә «Шура» журналы
позициясе (моны Риза казый позициясе дип аңларга кирәк; әмма мөхәррир
журналда үзенә каршы чыгучыларга да мәйдан бирә) белән килешмәве турыдан-
туры әйтелә. Язмага эпиграф итеп Г.Тукайның «Татар бәхете өчен мин җан
атармын, татар бит мин үзем дә, чын татармын» юллары алыну үзе үк авторның
сүз сөрешен искәртеп тора. Автор Ш.Мәрҗани белән К.Насыйриның, соңрак
Габдерәшид Ибраһимовның татарлыкны исбат иткәнлеген, әмма Исмәгыйль
бәк Гаспринскийның, аннары Р.Фәхретдиннең «татар түгеллегебезне дәгъва»
итүен, татар җәмгыятендә «татар» атамасына карата тискәре мөнәсәбәт яшәүне
мисалларда күзәтеп уза. Язма кавемдәшләренә эндәшүләр, аңа үгет бирү белән
тәмамлана: «милләтебезнең гали вә кыйбатлы исеме белән шаярырга ярамый»;
«без үзебезне үз исемебез белән атыйк; дөньяда бөтен милләт үз миллиятен
мең төрле чаралар белән өскә чыгарырга тырышкан хәлдә, без, миллиятебезне
билгели алмыйча, саташмыйк. (..) мондый татар дигән бер кабилиятле, сәүдәгәр,
түземле, аңлы вә зирәк бер милләт бармы? Әнә шуны кеше итәргә тырышыйк!»
Шунысы мөһим: татар этнонимын җитди яклаган мәкаләләр дә, инде
әйткәнебезчә, «Шура» журналының үзендә дөнья күрә. Шулар арасында
Җамал Вәлидинең «Кавем вә кабиләмез арасында» (Шура. 1912. № 1. Б.8-12)
мәкаләсе үзенең фәнни нигезе, гомумиләштерү куәсе белән аерылып тора.
Башлап, автор «без кемнәрбез, безнең исемебез ничек?» дигән сорау куя.
Тарихи вазгыятьне шактый тәфсилле күзәтеп, «без татарбыз» гыйбарәсенең
инде җәмгыятьтә урнашканлыгын әйтеп, Вәлиди тагын да тирәнрәк күз
ташлый: әгәр тел – төрки халыкларны милләт буларак аеруда катнаша икән,
татар – Казан татары гынамы, әллә мишәрләр, башкортлар да шушы исем
астына керәләрме, дигән сорау күтәрә. Шуның белән бергә, башка төрки
халыкларның, әйтик, кыргызларның, казакъларның теле дә татар теленә бик
якын, аңлаешлы булуны да искәртеп уза.
Язмасы эчендә Вәлиди, Истанбулда «Төрек йорды» исемле яңа бер
журнал чыга башлаганны, мөхәррирләре арасында Йосыф Акчура углы
һәм Әхмәт Агаев та барлыкны әйтеп, Әхмәт бәк Агаевның «Төрек галәме»
исемле мәкаләсен татарчалаштырып күчерә. Вәлидигә аның фикерләре
татар дөньясына якын булып күренә. Аерым алганда, Агаев сүзне төрки
халыклар арасында бердәмлек булмаудан башлый, моның өч сәбәбен күрсәтә:
1) мәзһәбләр каршылыгы, 2) сәяси аерымлык һәм мохиткә иярүчәнлек, 3)
халык исемен танытуның юклыгы. Соңгы сәбәпне автор иң актуаль проблема
дәрәҗәсенә куя. Вәлидичә, татарларның төрле төркемнәре арасында да шушы
ук хәл күзәтелә. Бу сәбәпләрнең беренче икесен үзгәртү мөмкин булмаса да, өченчесен – татар исемен танытуны – ул иң мөһим бурыч итеп билгеләргә
чакыра.
Озак та үтми, Җ.Вәлидинең «Милләт вә миллият» (Оренбург, 1914) хезмәте
(милләт – халык; миллият – нация мәгънәсендә) басыла. Анда галим миллият
төшенчәсенә билгеләмә бирү омтылышы ясый: «Гаилә, ыруг, кабилә, кавем –
бунлар берсе дә миллият түгел, бәлки миллият дәрәҗәсенә ашар өчен төрле
дәрәҗә баскычлардыр. Ул хәлдә миллиятне «кан, дин, тел, гадәт вә ганганә
кеби әсасларның берлеге сәбәпле бергә җыелган бер җәмгыяте инсания» дип
тәгъриф итсәк, шаять ялгышкан булмамыз».
Яшәү өчен көрәш юлында иң зур куәт – миллият диюче Җ.Вәлиди аны
хасил иткән факторлар дип «тел, дин, кан, ганганә һәм ватан берлеге»н күрсәтә
(астөшермәдә автор ятрак тоелган «ганганә» сүзенә мондый шәрехләмә бирә:
Ганганә дип бер милләтнең тарихы буенча бабадан атага, атадан балага
күчеп килгән вә шулай итеп, аның бөтен табәкасы эчендә тамыр җәйгән
милли гадәт, милли риваять вә хорафатларга әйтелә. – Җ.В.), һәрберсен
аерым-аерым күзәтеп уза. Әмма миллиятне тәшкил иткән сыйфатлар,
кыйммәтләр белән чикләнмичә, галим шуларны ныгытып, үстереп торган
факторларны да ачыкларга омтыла. «Бу миллиятнең вөҗүден тәрбия кылып
торучы мөһим гыйзалар (азыклар) – гыйлем, мәдәният, әхлак, һөнәрдер. (...)
Бунлар бер милләтнең хосусияте генә булмыйча, бөтен инсаният өчен гам
(уртак) булганлыктан, бер җәһәттән, милли әсасларны ныгытып, милләткә куәт
бирсәләр, икенче җәһәттән, миллиятне тар бер даирәдән вә традиция юлыннан
чыгарып, вәхшәт вә башкаларга сукыр дошманлыктан гыйбарәт булган милли
тәгассыбны (фанатизмны) бетереп, аның урынына мәдәният, инсаният катыш
бер миллият хасил итәләр». Шул рәвешле, Вәлиди язмасында Г.Ибраһимов
тарафыннан икегә аерылган нәзари һәм гамәли мәсьәләләр (атама һәм аның
кулланылышы) бербөтенгә әверелә.
Хезмәттә автор татарларда этник үзаңның, «куәтнең» үткән заманнарда
һәм хәзер ни хәлдә булуын җентекләп анализлый. Борынгы заманнарда аның
үсмәвен галим татарлар яшәгән урыннарда табигать шартларының авыр булуы,
күчмәнлек белән бәйли. Шәһәр мәдәнияте булмаганга, «бездән Әфләтуннар,
Аристулар, Гайсалар, Мусалар, Сакъямуни вә Кунфучиуслар, Һарун әр-Рәшид
вә Мәэмүннәр, Һомерус вә Әмрелкайслар килмәде, бунда кимчелек безнең
бабайларда түгел, бәлки анларны тәрбия кылган табигатьтәдер».
Шушы урында галим каршылыклы фикерен белдерә: ислам дине кабул
иткәннән соң татарларның йокыда калуын диннең асылы белән аңлата. Дөрес,
ул, «дин илә бергә гыйлем вә фәлсәфә» килгәнне кире какмый. Аныңча,
дөньядагы гомуми үзгәрешләр мөселман галәменең тышкы ягына күбрәк
тәэсир итәләр, сәнәгать һәм сәнгать ягы читтә кала. Шушы сыйфатның уңай
тәэсире дә билгеләнә: ул – татарларның үз асылын саклап калуы. «Затән, әгәр
дә татарда бундый бер кысынкы иҗтимагый гамәл вә канун булмаса иде, аңа
шулкадәр куәтле гафләт вә җәһаләт илә бу көнгә кадәр татарлыгыны саклап
алып килү мөмкин булмас иде. Бу кысынкылык татарларны шул караңгы
тарих буенча адаштырмыйча, таркатмыйча бергә җыеп алып килде». Әмма
бу күренешне Вәлиди милли үзаң дип түгел, бәлки милли үзаң булдыруга
омтылыш («Ләкин бу татарда миллиятне түгел, бәлки миллияткә кабилиятне
генә күрсәтә иде») дип бәяли.
Үзгәрешләрнең башын галим «1885 еллардан башлап, 1905 елларга кадәр
булган ысулы җәдидә» хәрәкәтендә күрә; «1905 ел безнең өчен сәяси үзгәреш вә фикри уйгану елы булды» дип саный. Аныңча, бу хәрәкәттә татарлар
өчен рус милләтчелеге үрнәк хезмәтен үти. «Без бу көндә госманлылардан,
сартлардан торган саен аерылып, үз тормышымыз, үз тел вә үз ватанымыз
теләгән юл илә бер миллият булып оешамыз», ди ул.
Вәлиди өчен тагын бер мөһим мәсьәлә – рус теленә, мәдәниятенә,
икътисадына, әдәбиятына мөнәсәбәт. Ул, шушы мәдәниятнең көчле тәэсирен
тойган хәлдә, миллилекне сакларга, «милли мәктәп, милли әдәбият, милли
сәнгать»не булдырырга һәм үстерергә чакыра. Шул ук вакытта болай ди:
икенче зур бурыч – «Русия мәмләкәтенең чын бер гражданы булу. Әлбәттә,
буны милли мәктәп вә милли әдәбият кенә тәэмин итә алмый. Буның өчен без
рус мәктәбе, рус әдәбияты илә азыкланырга кирәк». Шул рәвешле, Вәлиди
«Татарлык һәм Русия гражданлыгы!» чакыруын төп шигарь, девиз дип атый.
Хезмәттә Вәлиди үз заманын – татар фикере, татар аңы үсү дәвере буларак
бәяли. Аң үскәннән соң – мәдәният үсү чоры киләчәк дип искәртә. Моның, үз
чиратында, алдынгы милләтләр дәрәҗәсенә җитәргә мөмкинлек бирүен әйтә.
Гомумән алганда, «Без кем?» бәхәсләре шушы үсеп китәчәк мәдәниятнең
нигезен, платформасын билгеләүгә хезмәт итә.

Милләтне ничек аңлыйсыз?

«Аң» авторлары өчен татарлык мәсьәләсе инде хәл ителгән дип аңланыла,
журналда дини һәм дөньяви гыйлемнәрне аеру, татар халкы өчен Шәрык-Гареб
юлларының икенчесен сайлау, татар дөньясын Европа үрнәгендә үзгәртеп
кору турында ачыктан-ачык сөйләшү алып барыла. Бер үк вакытта, «Шура»
бәхәсенә җавап биреп, журнал «Милләтне ничек аңлыйсыз?» дигән анкета
тарата һәм дискуссия ача. Җавапларда татар дөньясының гыйлемле-фикерле
яшьләре: Г.Гобәйдуллин, Г.Шәрәф, С.Максуди, Җ.Вәлиди һ.б. катнашалар.
Әле бу хакта бәхәсләр башланганчы ук, «Йолдыз» газетасының 1908
елгы 17 февраль санында Садри Максуди «Әфкяр миллиямез» ( интеккән,
йончыган, гарипләнгән милли хисебез) дигән язма нәшер иткән була. Ул
сүзне XIX гасыр ахыры татар җәмгыятендәге хәлне искә төшерүдән башлый,
мәгърифәтчелекнең милләт алгарышы һәм патриоты – «миллия тәрәккыйпәрвәр
һәм гаять милләтпәрвәр» – булганлыгын искәртә. Аның фикеренчә, бу вакытта
татар җәмгыятендәге барлык сыйныфлар: бае да, ярлысы да – халыкны үстерү,
алгарышка юнәлтү фикере тирәсенә берләшә. Чөнки «Мәмләкәттә иркенлек
вә хөрриятләрнең мәйданга чыгуын теләгән, киләчәк тарафдарлары булганнар
милләтнең бердәмлеген таләп итәләр».
Әмма, Максуди фикеренчә, тышкы сәбәпләр: рус-япон сугышы, Октябрь
манифесты – милләт мәсьәләсен гаять активлаштыра; бер үк вакытта аның
аңланышына тискәре төсмер бирә («Милли омтылыш – бер артта калганлык
дип караучылар күбәйде»). Милләт формалашу хәрәкәтендә торгынлык хасил
була. Шуңа борчылып каләмгә тотынган С.Максуди язмасын өмет-ышаныч
белән төгәлли: «Миллият бинасын төзергә уйлаучыларга эшкә тотынырга
вакыт җитте. Милләтсезлек җиле туктады, буран тынды. Буран башлаганда,
миллият хәрәкәте каты булмаган, бөтен ватандаш милләтләр бу бураннан бик
каты милләтче булып чыктылар – моннан ике сәнә элек милләтсезлек җиле
никадәр каты булса, ватандаш милләтләрдә бүген милләтчелек җиле шул
кадәр куәтләнде. Мин дә бик каты милләтче булдым. И ул борын заманда
милли хәрәкәтне онытып торган гайрәтле башлар, килегез, зинһар, кайтыгыз, куәтегезне, гайрәтегезне милләтемезнең гыйлем вә мәгарифендә, сәүдә вә
дәүләт тәрәккыятендә сарыф итегез. Эш күрсәтерлек яшьләребез күп юктыр,
һәрберегез милләткә кадерлесез».
Язма гаять үзенчәлекле: лирик төсмерле, юмор һәм ирония катыш җиңел-
публицистик стильдә иҗат ителгән. Әмма авторның мәсьәләнең үзен дә, төрле
илләр-халыклар тарихын да, татар дөньясындагы вазгыятьне дә яхшы белүе
күренеп тора. Без бу язманы милләт булып оешу хәрәкәтен ХХ йөз башында
яңа югарылыкта активлаштырган беренче карлыгачлардан саныйбыз.
Газиз Гобәйдуллинның «Аң»да басылган «Милләтне ничек тәгъриф
кылырга» (Аң. 1913. № 8. Б. 137–138) дигән язмасы С.Максуди башлаган шушы
сүзне дәвам итә. «Милләтнең иң гамь тәгърифе «инсанларның җыеныдыр»»
дигән автор кешеләрне милләт буларак нәрсә берләштерә дигән сорауга җавап
эзли. Дин, тел, дәүләт, ыру кебек факторларга тукталып, дөнья халыклары
тарихыннан мисаллар китереп, Г.Газиз аларның иң мөһимнәрдән түгеллеген
исбатлый. Әйтик, ни өчен татарларны «мөселман» атамасы белән берләштерә
алмыйбыз дигән сорауга (бу – «Шура» журналының төп позициясе) ул кайбер
халыкларның икешәр дин тотуын мисалга китерә. Тел ягыннан да төрле
халыкларның, яшәгән урыннарына карап, тел аерымлыгы булуны искәртә.
«Мадам ки (чынлыкта) бер тел белән сөйләшә генә торган кешеләрне яисә
бер дин белә генә мөшәррәф кешеләрне, йә бер-бер гыйркдан (ырудан) килгән
кешеләрне генә без бер миллият дип әйтә алмыймыз, мадам ки, дин, гыйрк, тел,
дәүләт милләтнең махсус ноктасындан түгел, безгә, миллиятне тәгъриф итү
өчен, башка бер махсус нокта эзләргә кирәк була» дигән галим, шул ноктаны
эзләп, Европа галимнәренең фикерләренә мөрәҗәгать итә, аерым алганда,
Э.Ренанның – тарихи традиция, уртак хәрәкәт, Э.Майерның – ихтыяр дигән
карашларын да бәяләп уза. Соңыннан үз карашын белдерә.
Автор фикеренчә, милләтне берләштерү өчен иң мөһим фактор – тарихи
хәтер: «Милләтнең асылы тарихи ганганәләргә (кыйммәтләргә), хатирәләргә
теркәлгән була: кешеләр бер-берсенең якынлыгын хис итәләр, һәркайсының
бабасының бабалары вә нәселләре бер дошманга – дошман, бер дустка –
дуст, бер йирдә торганга яисә бергә күчеп йөргәнне халык тарихи җырлары
кыяфәтендә күңелдә саклыйлар. Шулай итеп, без миллияткә хәзер рухи бер
тәгъриф бирәмез: миллият – тарихи ганганәләргә бер булып, берлек хис иткән
адәмләрнең җыеныдыр».
«Аң» журналы башлаган бәхәстә дә Г.Гобәйдуллин язмасы тирәнлеге,
фәннилеге белән аерылып тора ( Газиз Г. Милләтне ничек аңлыйсыз?// Аң.
1913. № 22. С. 395–398). «Киләчәк көн миллият әсаслары өстенә корылачак»
дигән фикерне кабатлап, ул сүзен шушы эшне бәяләүдән, аның әһәмиятеннән
башлый: «Яңарган «Аң»да миллият мәсьәләсенә анкета сурәтендә чын нәзари
әһәмият бирә башлау да – шактый гына сөенечле бер мәсьәләдер. Чынлап та,
мадам ки, без мәдәни бер милләт булып, бөек ватанымыз Русия гражданы
буласымыз килә, ни өчен безгә үземез теләгән нәрсә «миллият»нең мәгънәсен
чынлап аңларга керешмәскә?»
Башта ул Европа галимнәре тарафыннан милләт төшенчәсенә бирелгән
аңлатмаларны анализлап уза. Аннары үз билгеләмәсен китерә: «Милләт –
тарихи ганганәләре бер булып, үз араларында берлек хис кылган, бер юл
тоткан – бергә хәрәкәт иткән һәм бер даирәдәрәк яшәгән яисә тарихта күп вакыт
бергә торган, асыл телләре бер булган ифрад (ялгыз) адәмнең җәмгыятедер».
Биредә автор беренче мәкаләсендә мөһимлеге шик астына алынган тел, яшәү урыны, уртак хәрәкәт кебек сыйфатларны да, икенчел, өченчел урында булса
да, гомуми билгеләмәгә урнаштыра.
«Миллиятнең тарихта вә хәзерге хәятта тоткан урыны?» соравына җавап
биргәндә, Гобәйдуллин бер дәүләт эчендә яшәгән, яулап алучы һәм буйсынган
халыклар мәсьәләсенә туктала. Аның фикеренчә, бер уртак дәүләт өчен
тырышлык куйганда да, буйсынган халык «үзенең милли теле, милли дине,
милли йоласы, милли мәдәнияте өчен көрәшүне бетерми». Дәвам итеп, автор
«миллият» баш астына берләшүнең җәмгыятьне гел алгарышка өндәвен
ассызыклый: «Ләкин яхшы миллият һичбер вакытта бер фикер, бер идея, бер
гомум мәдәният тудыру белән калмый, алар аны яңартып тора, яхшыларын чит
миллиятләрдән ала». Соңгы сүзе белән кыйбла сайлау мәсьәләсендә дә алтын
урталыкны күрсәтә. Үз заманы өчен бу кыйммәтнең әһәмиятен билгеләп, Г.Газиз
язмасын мондый сүзләр белән төгәлли: «Миллиятнең хәзерге әһәмияте хакында
мин сөйләп тә тормыйм: чөнки гасырымыз – миллият һәм сыйнфый көрәш
гасырыдыр. Ләкин соңгы көрәш «милли хискә» һәрвакыт урын биреп бара».
Анкета кысаларында Г.Шәрәф сөйләшүне теоретик яссылыктан – гамәли
яссылыкка күчерү омтылышы ясый (Җан Шәрәф. Ничек аңларга // Аң. 1914.
№ 2. Б. 40–42). Ул Г.Гобәйдуллин карашларын хуплый һәм кабатлый, әмма
«тел, нәсел вә тарих кардәшлеге»нең һәммәсе бертигез дәрәҗәдә әһәмиятле
дип искәртә. Аның фикеренчә, нәкъ менә миллият хисе – дәүләти, мәдәни
алгарышка китергән фактор.
Халык тарихына күз ташлап, ул борынгы заманнарда этник үзбилгеләнү
көчле булып та, ислам диненең тискәре йогынтысын билгели: әмма, ди ул, соңгы
дәверләрдә «милли шагыйрь, милли әдип, милли мөәррих (тарихчы), милли
халык хадимнәребез җитешә башлавы безнең дә дин васыйллыгы (опекасы)
астыннан чыгып миллият тугы (байрагы) астына керә башлаганыбызны
күрсәтә». Үз укучыларына болай дип эндәшә: «Без татарларбыз; без шималь
(төньяк) төрекләребез; без төрекләрбез; без ислам динен кабул иткән вә рус
табгалыгына (хакимиятенә) кергәнбез (...) Гомумән, миллият безне – иң алдан
татар, аннан соң шималь төреге, аннан соң төрек булырга, алардан соң гына
мөселман булырга вә гомумән адәм баласы булырга мәҗбүр итәргә тиеш».
Г.Шәрәф халыктан – милләт булып оешу сәбәпләрен дә барларга омтыла.
Аның фикеренчә, «гыйлем вә мәгарифкә омтылу юлы», әдәбиятта «милли
телләрне күрсәтү, милли тормыштан алынган ләүхәләр бирү» – шундыйлардан.
Бер үк вакытта автор тарихи әсәрләргә кытлык булуга, «мәктәптә милли тел,
милли тарих, (...) милли көйләр белән җырлау дәресләре кертелү» кирәклегенә,
милли рәссам, милли архитектор, композитор һәм җырчылар җитештерүгә
игътибар бирергә чакыра.
Ш.Әхмәдиевнең шулай ук анкета кысаларында иҗат ителгән «Адәм
табигатендә миллият ничек туа» (Аң. 1914. № 3. Б. 62–64) дигән ярымәдәби
тексты шушы бәхәсләрнең ХХ гасыр башы шәхесенә йогынтысын күрсәтү
ягыннан кызык. Мөселман мохитендә үскән кешенең татарлыкка килүен ул
җәмгыятьтә яңа бер мохит пәйда булу белән аңлата: «Минем икенче мохитем
әйтә: «Без татар, безнең тарихымыз, телемез, җырымыз-моңымыз бар. Алар
эшләнмичә томан эчендә яталар. Безгә аларны алга йибәрү өчен бар көчемез
белән тырышырга кирәк. Безнең татар милләте һәлакәт чокырына якынлашкан.
Башкалар тарафындан йотыламыз. Шуның өчен дә, бөтен нәрсәдән мөкатдәс
санап, безгә татар өчен генә тырышырга, аның алга китүе өчен генә көрәшергә
кирәк. Без шул вакытта гына татар булып яшәрмез», ди. Һәм минем әүвәлге ышанган нәрсәләремнең күбесен кырып-себереп түгәм, мин буйсынам:
ышанырлык дәлилләр бар».
Шул арада өченче мохит пәйда була: «Инде минем мохитем милләт, татар,
дигән нәрсәдән көлә. Мин дә аларны уйлаб кызарам: «Милләт исемендән
йөрү – ваклык, чын хакыйкать өчен йөрергә, көрәшергә тиеш; халыкны үзара
сугыштыру, берсен икенчесенә дошман итәр өчен корылган милләт буяулары
нигә кирәк. Дөньядагы бөтен кеше, милләт, дин аермасына карамасдан, дуст
булырга, үзара тату, тыныч торырга кирәк. Ач-ялангач, изелгән түбәнге халык
өчен бер булып көрәшергә, гомуми халыкның файдасын күзәтергә кирәк. Дин,
милләтнең ата-анамыздан йоккан бер авыру – гадәт икәнен истән чыгармаска
вакыт. Аларның әсасы юк, вакыты белән бетәргә тиеш. Акыллы кеше һәркемне
тигез, бер якын күрә...», ди миңа мохит».
Тагын бер «мохит»тә социал-демократлар, социалистлар мәсләген күрмәү
мөмкин түгел. Әмма бу да – вакытлы, ди ул. Чынбарлык кешене кабат татарлык
ноктасына китерә: «Мин татарлыкны сөям, авыр кайгыга төшсәм, анамны
сагынам, җаныма әҗәл якыная башласа, тәңремне эзлим. Иман укыйм...
Боларның берсе дә ирек, теләү белән түгел». Шул рәвешле, эмоциональ
формада Әхмәдиев этник үзаңның, милләтпәрвәрлекнең һәр кеше өчен
беренчеллеген, чөнки моның кешегә тумыштан бирелгәнлеген ассызыклый.
1914 елда анкета буенча сөйләшүләр төгәлләнгәннән соң да милләт
мәсьәләсе көн тәртибеннән төшми. Инде бу елларда кечкенә брошюралар языла,
сөйләшүгә яшьрәк буыннар вәкилләре катнаша башлый. Ул – тулысынча фәнни
мәсьәләгә әйләнеп, «Аң» сәхифәләрендә дә вакыт-вакыт тәкъдим ителә. Әйтик,
Газиз Гобәйдуллинның «Миллият ө чен көрәшнең бәгъзе фәнни әсаслары»
(Аң. 1917. № 3-4. 38 б.) хезмәте шундыйлардан. Автор мәсьәләгә заман алып
килгән яңалыклар ноктасыннан карый. Әйтик, күп кенә дәүләтләрнең Яңа
заманда күпмилләтле булып яши башлавын күрсәтә.
Телнең этник үзаң өчен әһәмиятле булуын хәзер инде кат-кат ассызыклаган
Г.Гобәйдуллин диннән баш тартуның (секуляризация) милләткә катнашы
юклыкны башлап әйткән фикер иясе була. Дөрес, татарларның үткәненә карап,
ул диннең этник үзаңны саклаучы көч булуын раслый, «аның башлыклары
голәмәи ислам милли хәрәкәтенең башында тордылар; дин өйрәтү байрагы
астында ачылган мәктәп вә мәдрәсәләремез милли телемезне саклаучы, милли
мәдәният, әдәбиятны тудыручы мөәссәсәләр хезмәтен үтәп килделәр; андагы
мөгаллим вә мөгаллимәләр милли «уйгануны» якынлаштыруда беренче
урынны тоттылар; ниһаять, бөтен Русия төрек-татар кавемнәрен шул исламият
берләштерде; читтәге төрек кавемнәре белән дә галяканы (бәйләнешне)
куәтләде».
Г.Гобәйдуллин бу язмасында милли хисне ныгытуның мөһим чарасы
буларак тарихны, үткәннең шанлы сәхифәләрен өйрәнүгә игътибар итә.
Тарихтан уртак мәдәният туа дип белдерә. «Милләтләрне чын милләт ясаучы,
каумиять дәрәҗәсеннән күтәрүче – милли мәдәнияттер. Мәдәнияте булмаган
бер халык, кавем – бер кабилә генә булып барадыр».
«Соң безнең Русия төрекләренең милли мәдәниятләре бармы?» дигән
сорауга ул татарларның төрки халыклар арасында мәдәни җәһәттән югары
торуына нигезләнеп җавап бирә.
Фәлсәфи яктан, Г.Гобәйдуллин нигез итеп Риккертның «Фәлсәфә тарихын»
ала. Мәгълүм ки, немец философы Генрих Риккертның (1863–1936) «История
философии» китабы 1908 елда рус теленә тәрҗемә ителеп, Санкт-Петербургта басылган була. Риккерт – Кант дәвамчыларының Баден мәктәбенә нигез
салучылардан, философияне кыйммәтләр турындагы фән дип карый. Аның
карашларына да таянып, Г.Гобәйдуллин кыйммәт буларак миллиятне һәм аны
тәэмин итүче башка шартларны барлый, әлеге мәсьәләләр хакында үз кавеме
мохитеннән чыгып фикер йөртә.
«Милләтләр юкка чыгачакмы?» дигән сорауга ул моның булуы мөмкин түгел
дип җавап бирә. Аныңча, миллият булмаса, бер халыкның, бер илнең, кешеләрнең
тарихы да юкка чыгачак, аларның үзбилгеләнүенә куркыныч янаячак. Гомумән,
ул мондый нәтиҗәгә китерерлек куәт, сәбәп юк дип исәпли. Шулай икән, татарлар
өчен дә алгарышның бердәнбер юлы миллиятне үстерү булып чыга.
Садри Максудиның милләткә кагылышлы мәкаләләре, 1917 елга кадәрге
публицистикасының төп өлеше кебек үк, абыйсы Әхмәтһади чыгарган
«Йолдыз» газетасында тәкъдим ителә, әмма без сүз алып бара торган ике төп
журнал язмалары белән бәйләнештә була: «Әфкяр миллиямез» (Йолдыз. 1908,
17 февраль), «Милли сохбәтләр: Заманыбыздагы хәят өчен көрәшүләр вә моңа
милләтнең мөнәсәбәте» (Йолдыз. 1910, 2 февраль; 11 апрель; 15 апрель), «Ике
төрле милләтчелек» ( Йолдыз. 1913, 1 ноябрь) һ.б. Аларда автор кавем дә,
милләт тә – бер территориядә яшәгән, этнологик яктан бер тамырдан чыккан,
дәүләт эчендә берләшкән, бер телдә сөйләшүче, бер дингә ышанучы, уртак
гореф-гадәтләргә һәм холыкка ия кешеләр төркеме дип белдерә. Күренә ки,
С.Максуди, Җ.Вәлиди һәм Г.Гобәйдуллиннан аермалы буларак, бер милләт
булып оешуда озак вакытлар бер дәүләт эчендә, бер кануннарга буйсынып
яшәүне һәм күпчелекнең бер дин тотуын мәҗбүри дип саный. Нәзари яктан
Максуди америка социологы, иҗтимагый үсештә аң-белемне иң мөһиме
санаган Лестер Франк Уордның (1841–1913) позициясен дөрес дип таба, ул
исә Огюст Конт фәлсәфәсен уртаклашкан була. Әйтик, 1910 елгы язмасындагы
«Эштә җиңү өчен эшлекле булу кирәк, ә моның өчен куәт булу, бу куәтне
урынына сарыф итәргә гакыл вә фикер бердәмлеге кирәк. Мәдәният тәрәккый
иткән саен, матди куәтнең әһәмияте азаядыр, мәгариф куәтенең роле зураядыр»
кебек фикерләр Лестер Уорд карашларын хәтергә китерә. Мисаллар белән
үз кавемдәшләренең хәленә анализ ясап, ул мондый нәтиҗәгә килә: «Без
икътисад ягыннан фәкыйрь, егылганбыз, чөнки бу заманда башка милләтләр
белән көрәшеп җиңәргә куәтебез юк, белемебез юк, укымаганбыз. Надан кавем
һәрвакытта икътисад җәһәтеннән егылырга мәҗбүр. Әгәр бу кавем шушы
юлын дәвам итсә, наданлыктан чыгарга тырышмаса, бу кавем, бу милләт
икътисад җәһәтеннән изелеп-тапталып бетәчәктер.
Икътисад җәһәтеннән изелү милләт җәһәтеннән бетә башлауның башыдыр.
Башы гына да түгел, уртасыдыр. Шуның өчен, әгәр миллият җәһәтеннән
югалып китәсебез килмәсә, икътисад җәһәтеннән көчле булырга тырышыйк!
Икътисад җәһәтеннән көчле буласыбыз килсә, заманча көрәшергә өйрәник.
Заманча көрәшергә беләсебез килсә, укыйк, мәгълүмат тәхсил итик
(үзләштерик), укырга тырышыйк. Надан булмыйк, фәкыйрьләнербез! Фәкыйрь
булмыйк – бетәрбез! Укыйк, зинһар, милләттәшләр, бетмик!»
Авторны милли хиснең, үзаңның барлыкка килүе кызыксындыра, ул аны
инсаннарның үз халкының үткәненә, киләчәгенә, теленә, мәдәниятенә, җир-
мәйданына, ил-йортына кагылышлы карашларының тирәнәюе, нәселдән нәселгә
күчүе белән бәйле рухи бер халәт дип карый. Бу рухи халәт ике юнәлештә
формалаша: бер халыкның үткәненә, мәшһүр каһарманнарына, казанышларына,
бәхетсезлекләренә бәйле; киләчәккә юнәлгән бердәм гамәл, максат вә фикердә.

Максуди мәкаләләрендә моңа кадәр күзәтелгән язмалардан аермалы
як булып милли үзаңны ныгыту чараларын билгеләүне күрсәтергә кирәк.
Бигрәк тә аның каһарманнар, күренекле шәхесләр тормышын, эш-гамәлләрен
үрнәк итеп алу, шулар ярдәмендә иҗтимагый-тарихи, фәлсәфи аңны үстерү
хакындагы фикерләре кызыклы. Моннан тыш, һәм халык, һәм милләт булып
оешуның алшартларыннан берсе итеп галим озак вакытлар кешеләрнең бергә
яшәвен, бер үк кайгы-шатлыкларны, тормыш авырлыкларын кичерүен һәм...
кеше табигатендәге бер-берсенә охшарга тырышуны, гамәлләрне кабатлауны
күрсәтә. Бу мәсьәләләрдә Г.Гобәйдуллин, Җ.Вәлиди карашларын үстерүне
һәм тирәнәйтүне күрмәү мөмкин түгел.
Шулай итеп, ХХ гасыр башы фәлсәфи-мәгълүматый мәйданында ике
төшенчә – халык мәгънәсендәге «милләт» һәм нация мәгънәсендә «миллият»
сүзләре – нык активлаша. Болар хакында уйланулар, фикер әйтүләр, бәхәсләр
исә, бер максатка – татар халкын активлаштыруга, аны миллият мәсьәләсе,
татар исеме тирәсенә берләштерүгә, татар аңын уятып, аның мәдәниятен үсеш
юлына чыгаруга – юнәлтелгән була.
ХХ гасыр башы татар җәмгыятендәге гыйлемле, фикерле яшьләр, рус
һәм Европа телләрен белгән, югары уку йортларында белем алучы яки алган
төркем үз халкын Европаның алдынгы халыклары баскычына күтәрү турында
сүз алып бара. Үсеш юлында өр-яңа кыйбла: Шәрыктан Гаребкә борылыш
хуплана. Татар зыялылары әлеге фикерләшүгә гыйльми күзлектән якын
киләләр: хезмәтләрдә философия, социология кебек фәннәрнең казанышлары,
башка халыклар һәм дәүләтләр тарихы, төрки дөнья тарихы бер үзәк – милли
үзбилгеләнү мәсьәләсе тирәсенә җыела.
Татар интеллектуалларының мәдәни-агарту эшчәнлеге төрле формаларда
җәелдерелә, ул Европа илләренең һәм халыкларының социомәдәни халәте
сыйфатында яңа идеалны билгеләүгә ярдәм итә. Лейтмотив булып конкрет
милли бергәлекне үзгәртеп кору зарурлыгы уза. Вакыт буенча бу хәрәкәт
дөньяви мәдәнияткә борылу процессы белән туры килгән, шуңа күрә
европалашу ягына кискен үзгәрешләр күзәтелә.
Татар җәмгыятен яңартуга, модернизацияләүгә таба әлеге хәрәкәт ике әйдәп
баручы журнал тарафыннан хуплана. Басмалар үзләренең иҗтимагый-сәяси
позицияләре ягыннан төрле «партияләргә» карасалар да, безнең фикеребезчә,
милли мәдәниятне үстерү перспективалары турында уйлануларның аерылгысыз
өлеше буларак, дөньяви фәлсәфә барлыкка китерү бердәм юнәлештә алып
барылган. Бу өлкәдә мөхәррирләрнең, җаваплы сәркатибләрнең өлеше зур
булгандыр дип уйлыйбыз.
«Аң» һәм «Шура» журналлары ачкан бәхәсләрдә Россиянең төрле
төбәкләреннән бик күп яшьләр – күбесе студентлар – катнаша. Чыннан да, бу
сөйләшү үзенең нәтиҗәсен бирә: 1912-1913 еллардан башлап милли мәдәният
тизләнеп һәм заман таләпләренә җавап биргән саф татар мәдәнияте булып
үсеп китә. Татар милләте формалашып җитә һәм, үз чиратында, ХХ–ХХI
гасырларда, бүгенге көнгә кадәр, нинди генә тарихи тетрәнүләр булмасын,
милли ихтыяҗларны кайгырту көн тәртибеннән төшми. Моның тамырлары
ХХ йөз башындагы милләт мәсьәләсенә кагылышлы фәлсәфи эзләнүләрдә
булуы бәхәссез.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев