Логотип Казан Утлары
Фән

ХХ гасыр башы журналларында татар дөньяви фәлсәфи фикере формалашу

(«Шура» һәм «Аң» мисалында)

Татарларда ХХ йөз башы яңарышы үзенең иҗтимагый-мәдәни һәм сәяси
куәте белән дә, халкыбызны кузгата һәм аның аңын үзгәртә алуы ягыннан да
гаҗәеп бер күренеш була. Моның сәбәпләре күп һәм төрле, әлбәттә. Шулар
арасында милли мәдәниятне үстерүнең аерылгысыз өлеше булган дөньяви
фәлсәфә туу һәм популярлашу да бар. Ул татар укучысын Шәрык һәм Гареб
философиясе белән таныштырудан, кавемне, аның милли үзбилгеләнешен
тәэмин итү өчен фәлсәфи нигез барлаудан башлана. Шушы һәм башка күп
кенә сорауларга җавап эзләү – яңа татар әдәбияты, вакытлы матбугат,
нәшрият, дөньяви мәгарифкә, яңа культурологик кыйблага (Шәрыктан –
Гаребкә) борылу контекстында татар халкының үсешенә, милли үзаңы ныгуга
өр-яңа импульслар бирә. Без бу барышны өч этаптан торган күренеш итеп
карыйбыз: татар укучысын дөнья фәлсәфә фәнендәге мәшһүр тәгълиматлар
белән таныштыру; милли алгарыш өчен фәлсәфи нигез эзләү; милли аңны һәм
үзаңны үстерү максатында «милләт» төшенчәсен популярлаштыру.

Татар яңарышының бер канаты буларак
дөньяви фәлсәфә тудыру омтылышы

Татар халкы, аның иҗтимагый-фәлсәфи аң-фикере, мәдәнияте, гыйлеме
тарихында ХХ гасыр башы – милләт булып формалашу дәвере – иң мөһим
урын алып тора дисәк, ялгышмабыз. Вакытлы матбугат һәм китап басу челтәре
формалашу, татар теленең заман таләпләренә җавап биреп камилләшүе, театр
һәм клублар ачылу, әдәби барышның уртагасырчылык һәм мәгърифәтчелектән
дөньявилык баскычына сикереш ясавы, тагын башка бик күп факторлар бер
нәтиҗәгә китерә: ул да булса татар халкының үзбилгеләнүен тәэмин итеп,
милли үзаңын ныгытып, киләчәккә барыр юлын, кыйбласын ачыклау.
Һәр халыкның үзбилгеләнүендә көндәлек мәсьәләләрнең – гыйлем һәм фәлсәфә
проблемаларына әйләнүе зур роль уйный. ХХ йөз башы татар җәмгыятендә дә
шулай. Татар зыялылары үз халкының дөнья халыклары, башка илләр арасындагы
урынын ачыкларга омтыла, этник җәмгыятьне иң алдынгы илләр-халыклар
югарылыгына күтәрү юлларын эзли. Бу эзләнүдә халкыбызның бик күп акыллы-
гамьле уллары һәм кызлары, вакытлы матбугат чаралары («Йолдыз», «Вакыт»,
«Кояш», «Дин вә мәгыйшәт» һ.б.) катнашса да, ике зур төркемнең эшчәнлеге
аерылып тора. «Шура» (1908–1917) журналы тирәсенә тупланган укымышлы
өлкән буын зыялылары һәм «Аң» (1912–1918) журналы берләштергән яшь буын
интеллектуаллары төркемнәре алар.
Дөньяви фәлсәфи фикер формалашуның башлангыч чорында татар интеллектуаллары журналлар аша үз укучыларына антик заманнардан башлап,
Европа фәлсәфәсе һәм төрле фәлсәфи мәктәпләрнең күренекле вәкилләре
турында сөйли башлый. Аерым алганда, 1909–1915 елларда «Шура» журналында
«Мәшһүр адәмнәр вә олуг хәдисләр» рубрикасы астында Мартин Лютер
(Мартин Лютер // Шура. 1911. № 16. Б. 481-483), Сократ (Сократ // Шура. 1913.
№ 9. Б. 257-260), Платон (Әфләтун // Шура. 1913. № 11. Б. 321-323), Аристотель
(Аристу // Шура. 1913. № 13. Б. 385-388), Спенсер (Спенсер // Шура. 1914. №
11. Б. 321-323), Декарт (Фәхретдин Р. Декарт // Шура. 1915. № 21. Б. 641-643),
Спиноза (Мирсәяф. Спиноза // Шура. 1915. № 22. Б. 707; № 24. Б. 737) һ.б.
турында язмалар басылып чыга. Кайбер мәкаләләрдә танылган фикер ияләренең
тормышы һәм иҗатының аерым яклары яктыртыла (Рәкыйбов Р. Бөек фәйләсуф
Жан-Жак Руссо // Шура. 1909. № 2. Б. 48-49; № 4. Б. 110-111; № 8. Б. 237-239),
гареб-көнбатыш (Америка фикерләре // Шура. 1908. № 12. Б. 366-370; № 13. Б.
401-404; № 14. Б. 430-433; № 15. Б. 465-468; № 16. Б. 492-496; № 17. Б. 521-
525; № 18. Б. 553-556; № 19. Б. 585-589; № 20. Б. 619-622; № 21. Б. 654-656),
шәрык-мөселман (Тәүфыйк Р. Ислам дөньясында тасаввуф вә суфилар // Шура.
1913. № 20. Б. 676-677) һәм рус фәлсәфәчеләренең (Граф Толстойның бәгъзе
фикерләре // Шура. 1908. № 23. Б. 744) карашлары анализлана.
Э.Г.Нигъмәтуллин, ХХ гасыр башында татар теленә тәрҗемә ителгән фәлсәфи
фикергә кагылышлы әсәрләрне өйрәнеп, тәрҗемәләр аша татар дөньясына
Спиноза, Декарт, Лейбниц, Кант, Гоббс, Локк, Монтескьё, Дидро, Вольтер,
Бокль, Тэн, Спенсер, Милль һ.б.ларның фәлсәфи-эстетик карашлары үтеп керә
дигән нәтиҗәгә килә (Нигматуллин Э.Г. Татарская литература начала ХХ века
(до 1917 года) в её отношении к западноевропейской литературе и философско-
эстетической мысли: Дис. … канд. филол. наук. Казань, 1972. С. 8-12).
1908–1910 елларда татар әдәбият белемендә Огюст Контның позитивизм
фәлсәфәсе һәм И.Тэнның эстетик теориясе (Г.Ибраһимов, Г.Исхакый,
Ф.Әмирхан мәкаләләре һ.б.), И.Кант, И.Г.Фихте, Ф.Шеллингның идеалистик
тәгълиматлары (Г.Гобәйдуллин, Җ.Вәлиди, Г.Баттал һ.б.) йогынтысы көчле
була (кара: Заһидуллина Д. Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы.
Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. 17-19 б.). Г.Сәгъди татар символистларының һәм
тәнкыйтьчеләренең хезмәтләрендә Вл.Соловьев карашлары тәэсирен ачыклый.
Дөнья мәдәниятендә ХХ гасыр башы фәлсәфи фикернең яңарыш чоры дип
билгеләнә. Татар җәмгыятендә ул, соңарып мәйданга чыккан мәгърифәтчелек
хәрәкәтенең активлыгы нәтиҗәсендә, дөньяви белемнәргә борылыш чорына
туры килә. Мәдәни алгарышны татар интеллектуаллары дөньявилыкка
йөз тотуга, барыннан да элек фән һәм динне аеруга бәйлиләр: «Фән белән
диннең бер-берсенә каршы түгеллеге идеясен теоретик нигезләү, – дип яза
француз тарихчысы Стефан Дюдуаньон, – Р.Декарт һәм Кант хезмәтләрендә
эшләнгән. Татар дин реформаторларының бу фәлсәфәчеләр идея мирасына
еш мөрәҗәгать итүе очраклы түгел» (Дюдуаньон Стефан А. Кадимизм:
элементы социологии мусульманского традиционализма в татарском мире
и в Мавераннахре (конец XVIII – начало ХХ вв.) // Ислам в татарском мире:
история и современность. Казань, 1997. С. 61).
Мисал итеп мондый юнәлештәге күпсанлы мәкаләләрнең берсен – танылган
дин белгече М.Бигиевның «Шура» журналында басылган «Гыйльме әхваль вә
рух» (1909) хезмәтен атап үтәргә була. Анда мисаллар һәм дәлилләр сыйфатында
Коръәннән дә, Кант хезмәтләреннән дә өзекләр янәшә кулланыла. Соңгысының
фәлсәфи карашларын автор дин гыйлеменә иң якын булган «хис фәлсәфәсе» дип атый. «Без дә рухның әхваленнән бәхәс итәбез икән, һәрбер бәхәсебезне
фәйләсуф Кантның фәлсәфәсенә каратып, рухның хакыйкатеннән бәхәс итүне
бер тарафка борып, ялгыз гыйльми тәҗрибә белән ачылган нәрсәләрне генә
бәхәсебезгә нигез итәрбез» (Бигиев М. Гыйльме әхваль вә рух // Шура. 1909. №
22. Б. 689-691). Ислам фәлсәфәсе кебек үк, Кант фәлсәфәсе дә рухның барлыгын
раслый, дип яза дин белгече.
Материалистлардан аермалы буларак, И.Кант фикеренчә, кеше дөньяны үзе
иҗат итә. Шушы фикере белән ул каләм әһелләренең күзаллауларына якын
була, чөнки әдәби әсәрне – шәхеснең эстетик эшчәнлеге, табигый талант,
сиземләү җимеше итеп карый.
ХХ йөз башы татар матбугатында Кант исеме даими яңгырап тора, аерым
карашлары тәрҗемәләр аша татар укучысына җиткерелә. 1914 елда Газиз
Гобәйдуллин аны «гыйльме иҗтимагыйның атасы» дип атап, туып килүче
татар социология, фәлсәфә фәннәренең шушы карашларга нигезләнергә
тиешлеген искәртә (Газиз Г. Киләчәк көннәр // Аң. 1914. № 2. Б.357-37).
Күрәсең, бу вакытка дөньяви фәлсәфә дин фәлсәфәсе белән янәшә үз
урынын яулый бара. «Шура» журналында нәшер ителгән материалларда
фәлсәфәнең ешрак ислам фәлсәфәсе буларак үстерелүе күренә. «Аң» журналы
мәкаләләрендә дини һәм дөньяви юнәлешләрнең аерылуы күзәтелә. Чөнки
татарларда дөньяви фәлсәфә барлыкка килү хәрәкәтен шушы журнал тирәсенә
тупланган яшьләр, күбесенчә зур булмаган мәкаләләр белән чыгыш ясаучы
студентлар җитәкли. Бу эшне «милләт үсешенең фәлсәфи-методологик
нигезләрен эзләү» дип атарга мөмкин булыр иде.

Татар фәлсәфи фикеренә үсеш юлы барлау

Фәлсәфә мәсьәләләренә багышланган күп кенә мәкаләләрдә татар җәмгыятен
Европа үрнәгендә үзгәртеп корырга чакыру әйдәп бара. Мәсәлән, Казан
Император университеты студенты, татар яшьләре даирәсендә «М.Хәнәфи»
тәхәллүсе белән танылган М.Кайбышев «Хәят вә фәлсәфә» язмасында,
мөселман фәлсәфәсе белән генә чикләнмичә, яңа фәлсәфи һәм рухи компас
табарга вакыт җитте дип белдерә: «Кешенең бераз күзе ачылды исә, ул дөньяда
тыныч кына тора алмый башлый, дөньяның күзгә күренгән кадәресе генә аның
күңеленә канәгатьлек бирми, ул эчкәрәк керер өчен юллар эзләргә тотына…
Ул бу дөньяның кайдан килеп чыгып, кайдан башланып, ничек бу хәлдә
булганын уйлый» (Хәнәфи М. Хәят вә фәлсәфә // Аң. 1913. № 21. Б.359-362).
Аның карашынча, милләт алгарышы өчен фәлсәфи фикернең әйдәве таләп
ителә. Ә моның өчен татарларны фәлсәфи тәгълиматлар белән таныштырырга
кирәк. Фәлсәфә тарихын өч чорга (антик (юнан һәм рум) монистик фәлсәфә;
дуалистик дин фәлсәфәсе; яңа заманның рационализм фәлсәфәсе) бүлеп, автор
кавемдәшләрен рационализм фәлсәфәсенә игътибар итәргә чакыра, аның
фикеренчә, ул күп халыклар һәм мәдәниятләргә чәчәк ату мөмкинлеге биргән.
Шушы язманың «Юнан фәлсәфәсе» ( Аң. 1913. № 22. Б.387-394) дигән
дәвамында ул укучыларны Фалес, Пифагор, Гераклий, Демокрит, Сократ,
Платон һәм Аристотельнең тормыш-яшәешкә карашлары белән җентекләп
таныштыра. Грек фәлсәфәсен өч чорга (яшәешне һәм галәмне өйрәнү; кешене,
аның эчке дөньясын, характерын өйрәнү; системалылык фәлсәфәсе) бүлеп, ул
«материалистлар» (Фалес, Анаксимен һәм Анаксимандр) карашлары хакында
җентеклерәк яза, әлеге карашларның Шәрык белән бәйләнешләренә туктала. Пифагор фәлсәфәсендә авторны аның яшәешне чикле – чиксез, так – җөп, бер –
күп, уң – сул, ирлек – хатынлык, тукташ – кузгалыш, төз – кәкре, якты – караңгы
кебек каршы яклар бөтенлеге кебек аңлатуы җәлеп итә (Маддиун мәсләге // Аң.
1913. № 23. Б.412-414). Ул материализм (яки рационализм) фәлсәфәсе татар
иҗтимагый фикеренең һәм мәдәниятенең алга таба үсеше өчен нигез була алыр
иде дигән фикерне әйтә. Аннары «идеалистларга»: Ксенофонт, Парменид, Зенон
карашларына күчә, аларның үзенчәлекләре турында җентекләп сөйли. Журналның
24 нче санында исә Гераклит һәм Эмпедоклның дөньяга карашын аңлата. Циклның
1914 елны дәвам иткән язмаларында Хәнәфи гарәп маддиун (материализм)
өйрәтүенә дә кагылып китә, аны Демокрит позициясе белән чагыштыра. Шушы
ноктада беренче дәвер фәлсәфәсен тәмам итә.
М.Хәнәфинең мөселман һәм христиан фәлсәфәсенә мөрәҗәгать иткән
«Хәзрәте Мөхәммәд» (Аң. 1914. № 3. Б.57-60) һәм «Хәзрәте Гайсә» (Аң.
1914. № 1. Б.6-10) язмалары чор укучысы тарафыннан каршылыклы кабул
ителә. Беренчесендә ул Ислам фәлсәфәсен тирәнтен өйрәнелгән «дуалистик
тәгълимат» дип атый һәм, әйтерсең лә дини концепцияне дөньяны аңлауның
бердәнбер дөрес юлы дип санаган татар җәмгыятенең мөнәсәбәтен үзгәртергә
омтыла: аны теоретик яктан, күп халыкларга иҗтимагый-мәдәни үсү өчен
нигезләрнең берсе итеп шәрехли. Р.Карлейль фикерләрен тәрҗемә итеп,
Хәнәфи Мөхәммәт пәйгамбәр фәлсәфәсенең шәхси тәҗрибәгә һәм акыл
эзләнүләренә нигезләнгәнлеген күрсәтә. Аның чыганаклары дип шәхси
сиземләү (интуиция), кызыксынучанлык һәм хакыйкатькә төшенү, «күз ачылу»
атала. Хәнәфи А.Шопенгауэр, Ф.Ницше, М.Штирнер карашларының кызыклы
булуын искәртә. Әмма ул дөньяга дини караштан баш тартырга чакырмый,
киресенчә, аның белән генә чикләнмәүнең мөһимлеген күрсәтә.
1913 елда «Аң» журналы «хатын-кыз мәсьәләсе» буенча берничә мәкалә
бастыра (әйтик: Җан Г. Хатын-кыз язмышы // Аң. 1913. № 21. Б. 372-374),
аларда бу өлкәдәге вазгыятькә дини һәм иҗтимагый күзлектән чыгып карау
турында сүз бара. «Хатын – кем?» (Аң. 1914. № 4. Б.78-81) мәкаләсендә
Хәнәфи әңгәмәне фәлсәфи яссылыкка күчерә һәм «хатыннар һәм кызларга
ирләр мөнәсәбәте нинди булырга тиеш?» дигән сорауга фәлсәфә тарихыннан
җавап эзли. Бөтендөнья (һинд, кытай, грек һәм рум) фәлсәфәсендә хатын-кызга
карата мөнәсәбәт эволюциясен күзәтеп, ул укучыны Шопенгауэр, Ницше, Кант
һәм Джон Стюарт Миллның «хатын-кыз проблемасына» карашлары белән
таныштыра. Мәдәнияткә күчә һәм М.Метерлинк, Г.Ибсен, Ф.М.Достоевский
һ.б. әсәрләре мисалында үзгәрешләрне аңлата. Мәсәлән, шул заман татар
җәмгыяте өчен актуаль булган мәсьәләне өч чор: ислам, традицион һәм
яңарыш чоры – фәлсәфәсе күзлегеннән чыгып, конкрет мисалларда карап,
автор татар җәмгыятен урта гасыр дини карашларының тар кысаларыннан
чыгарга өнди. Соңрак журналда шундый ук яссылыкта Г.Гобәйдуллинның
исламга кадәрге җәмгыятьтә хатын-кызларның урынын күп тарихи фактларда
яктырткан уйланулары дөнья күрә (Газиз Г. Бик борынгы заманнардан алып
Тимур балаларына кадәр төрек-мөселманнарда хатыннарның тоткан урыны//
Аң. 1917. № 2. Б.24-26). Шул рәвешле, фәлсәфә традицион һәм яңа мәдәниятне
аерып торучы чик буларак таныла.
Башланган әңгәмәне «Җинаять һәм җәза» мәкаләсендә дәвам итеп, Хәнәфи
хатын-кыз иреге проблемасына Ницше фәлсәфәсе кысаларында якын килә,
илаһига, идеалга табыну әлеге идеалны колга әйләндерә дигән фикер уздыра.
«Ләкин коллыкның икенче бер җәһәте дә бар: коллык колларга никадәр авыр булса да, ул хуҗаларын да җәза кыла» (Аң. 1915. № 9-10. Б.194-196). Шушы
позициясе белән Хәнәфи татар иҗтимагый фикерендә, зыялы даирәләрдә
яшәгән, хатын-кыз азатлыгын милли проблема, татар җәмгыятенең гасырлар
төпкеленнән алып чыккан чире, наданлык нәтиҗәсе дигән караш белән
килешмәвен белдерә. Аныңча, хатын-кызның коллыгы – ирләр акылының
җинаяте: хатын-кызны акылына карап түгел, тышкы матурлыгыннан чыгып
пьедесталга күтәрү һәм табынган сынын үзенә буйсындыру нәтиҗәсе.
Автор Ницше артыннан «шәхескә – азатлык» таләбен куя, аны хатын-кызга
шәхес итеп карап азатлык бирү кебек шәрехли. Моңа кадәр милли саналган
проблеманың чишелешен гомумкешелек фәлсәфәсендә таба.
Язма хатын-кызлар һәм ирләр арасында дуслык, тигезлек, мәхәббәт
урнашканда, яңа тормыш башланачагына ышаныч белән төгәлләнә. Соңгы
өлештә авторның Вл.Соловьев фикерләре белән килешүе дә үзен сиздерә.
Шул рәвешле, Хәнәфи үткер проблеманың милли-җәмгыяви генә булмыйча,
гомумкешелек фәлсәфи проблемасы булуын ассызыклый.
Аерым бер хезмәтләрендә Хәнәфи Көнбатыш Европа һәм рус
философларының татар әдәбиятына яки иҗтимагый фикеренә йогынтысын
да билгеләргә омтыла. Бу яктан аның вакытсыз вафат булган яшь шагыйрь
С.Еникеев шигырьләренә рецензиясе кызыклы (Хәнәфи М. Вакытсыз сүнгән
яшьлек // Аң. 1915. № 3. Б.63-65), әлеге иҗатта автор Көнбатыш Европа фәлсәфи
фикере белән үзара бәйләнеш күрә. Хәнәфи яшь дустының басылып чыкмаган
бер поэмасын анализлый. Ул традицион калыпта түгел: яшәеш-тормышны –
шаулап торган диңгез уртасындагы утрау, ә кешеләрне – шундагы тоткыннар
итеп күрсәтә. Бу тоткыннарның «бер теләге булса – ул да якты, саф һава,
чибәр тормыш, ягъни шуларның һәммәсен бирә торган азатлык телиләр». Һәм
менә ниндидер «сихерле, гомергә ишетелмәгән ят тавышлар» азатлык китерә:
«зинданның гасырларча селкенми торган диварлары җимерелә башлый, башта
ярыклары күренә, аннан берсе артыннан берсе ишелеп төшә…» Символлар
ярдәмендә Еникеев сәнгатьнең кешегә азатлык бирүче көч икәнлеген җиткерә,
әсәр Вл.Соловьев тәгълиматы тәэсирендә язылган. Хәнәфи поэманы символизм
үрнәге буларак шәрехли, авторны исә «мәхбүсләрнең арасына бу иңсез
ләззәтләрне танытып азатлык китергән, сихерле тавышлар ишеттергән…
шагыйрь, бөек хыяллары белән бу кадәр биеккә ирешкән шагыйрь» дип атый.
М.Хәнәфинең әлеге язмасы билгеле бер шәхескә багышланса да, анда
гомумән «шагыйрьлек» хакында сүз алып барыла. Еникеевне нурлар чәчеп
атылган йолдыз, чәчәк белән чагыштырганда, Хәнәфи «мәрхүмнең чибәрлеге
шагыйрьлегендә иде» дип белдерә. Һәм шунда ук әлеге сүзнең шигырь язу
белән чикләнмәгәнлеген искәртә: «шагыйрь аның күзендә шигырь язу түгел
иде». Шагыйрьлек – күңелдә, уйда, хистә, хыялда шагыйрь булу. Моның
өчен, Хәнәфичә, өч сыйфатка ия булырга кирәк. Беренчесе – әдәбиятны
белү һәм ярату. «Бер милләтнең әдәбияты булу гына җитми, шуның кадерен
белә торган, шуның матурлыгына табына торган, шуны күңеленең иманы
дип белә торган каһарманнары да кирәк». Икенчесе – «бернәрсәгә ул үзенең
кыска гомерендә армый-талмый табынды, тукталмады, бу да гүзәллек булды.
Табигатьтә, күктә, җирдә, кешедә, йолдызларда, агачларда. Һәр нәрсәдә ул шул
чибәрлекне эзләп, шуның каршысында тез чүгәкләде». Өченчесе – милләткә
хезмәт, «гомерен кыскарткан көннәрен ул милләтенә бирде». «Шагыйрьлек»
сүзе артында Хәнәфи татар халкының милли-мәдәни үсеше өчен кирәкле
сыйфатлар (сәнгатьпәрвәрлек, эстетлык һәм милләтпәрвәрлек) турында сөйли.

Шулай итеп, татар иҗтимагый-фәлсәфи фикере җәмгыять үсешенең
үткер, актуаль мәсьәләләрен фәлсәфә ярдәмендә яңадан карап чыгарга, татар
халкына үсеш юлы сайларга чакыра. Күп хезмәтләрдә нигез булып сайлау
иреге төшенчәсе хезмәт итә. Ул этник үзаңны саклап калу, уртак юл эзләү
өчен кешеләрнең ирекле берләшүе кирәклеген аңлата.

Кыйбла сайлау мәсьәләсе

Татарларга үсеш юнәлеше сайлау кирәклеген аңлау авторларны «Шәрыкме
– Гаребме» бәхәсенә китерә. Бу мәсьәләне ачыктан-ачык тикшерүгә, 1915 елда
Н.Думавиның «Бер мөләхазә» дигән мәкаләсен бастырып, «Йолдыз» газетасы
башлангыч бирә (Йолдыз. 1915, 14 октябрь). Кан ягыннан «без, татарлар,
шөбһәсез шәркыйбыз» дип, Думави болай яза: «Каныбыз шәрык каны. Бөтен
тарихи күренешләребез, тарихи хәлләребез, тарихи моң-зарларыбыз – һәммәсе
шәркый». Шушы урында автор шәрык мәдәниятен зурлау белән мавыгып китә
һәм үсеш юлында көнбатышка борылуның кирәге юклыгын ассызыклый; татар
җәмгыяте өчен үсеш юлы бер генә – Шәрыкка йөз тоту. Мисал итеп, әдәбиятны
ала, ул үзенең шәркый үзенчәлекләрен саклап калганда гына башка халыкларга
кызыклы һәм гомумдөнья әдәбиятының бер өлеше булачак, ди: «Шәрык хисләрен,
Шәрык идеяләрен – көнбатыш киемнәренә киендерүнең бернинди дә кирәге юк»;
әгәр мәдәният Көнбатышка таба юнәлеш алса, безнең әдәбият татар әдәбияты
түгел, ә Европа әдәбияты казанышларының күләгәсе, балкышы булачак. Шулай
Думави татар әдәбиятының, мәдәниятенең, фикеренең чит агымнар йогынтысына
нык бирелү, этник йөзен югалту куркынычы турында кисәтә.
Авторның әдәбияттагы хыял һәм мәгънә көчен «шәркыйлектә» санавы, аны
югалткан очракта «әдәбиятыбыз татар әдәбияты булып түгел, бәлки Ауропа
әдәбиятының, Ауропа дәһаләренең икенче бер телдәге коты, шәүләсе генә
булып торачак» диюе күп укучыларда теләктәшлек уята. Думавича, барлык
әдәбиятларның максаты уртак: «Кайдадыр, кайдадыр югары, кайдадыр,
кайдадыр «бөек»тә бөтен бәшариятнең (кешелекнең) барлык вөҗүден, барлык
җанын туйдырырлык бер «тойгынлык» бар булмак кирәк, ки дәһаләр шул
тойгынлыкка таба ашарга тырыша». Ягъни әдәбият – кешегә күкләрдән иңдереп,
рухи азык бирүгә хезмәт итә. Ләкин кешелек, яшәеш аерым-аерым «кан»нардан,
халыклардан торганга күрә, милли әдәбиятларның әлеге максатны тормышка
ашыру юллары да төрлечә булырга тиеш. Милли мәгънә, милли тасвирларны
милли калыпка салып тәкъдим иткәндә генә, әсәр бер халыкның вәкиле булган
укучыга тиз аңлашылачак, якын һәм үз булып китәчәк.
Дөрес, Думави кайчакларда мантыйкка туры килми торган фикерләргә дә
барып чыга: Г.Тукайның гареб әдәбияты белән мавыгуы аның иҗатын юкка
чыгарды дию шундыйлардан.
Н.Думави мәкаләләренә җавап итеп, галим һәм җәмәгать эшлеклесе
Җ.Вәлиди (Вәлиди Җ. Шәрыктан – Гаребкә // Аң. 1916. № 2. Б. 34-38; №
3. Б. 47-51; № 4. Б.68-72) гаребкә юнәлеш файдасына көчле аргументлар
китерә, ул аны «тарихи вә иҗтимагый канун тудырган мәҗбүрият» дип
саный һәм оппонентын бу мәсьәләдә әдәбият белән чикләнмәскә чакыра.
Аның фикеренчә, хуҗалык, фән, техника өлкәләрендә артта калган татарлар
көнбатышка йөз тотарга тиеш, шул вакытта гына фәлсәфә һәм әдәбият үсеше
өчен дә шартлар туачак.
Җавап мәкаләсендә (Шәрыктан Гаребкә мөнәсәбәте илә // Аң. 1916. № 9. 158-159 б.) Н.Думави сөйләшүне яңадан мәдәнияткә тарта. Татарлыкны: яшәү
рәвешен, дөньяга карашын, тормышны танып-белү ысулларын хыял көчендә
санаучы автор татар әдәбиятының киләчәген нәкъ менә хыял иркенлеге,
мәгънә тирәнлеге белән бәйли. Думавича, «хыял, мондагы иман, мондагы
гыйшык – берсе дә фәнгә, гакылга сыймыйлар». Ул тагын бер үз заманы өчен
ятрак фикер яңгырата: фән өстенлек алганда «адәм ходайлыкны сөя, адәм үзен
Алла хисап итәргә һич тартынмас». Ягъни гареб юлы – Алладан баш тартып,
кешедән илаһ ясау юлы. Кешене югары күтәрү исә әхлаксызлыкка китерергә
мөмкин. Чөнки «монда кодсият тә, пакьлек тә юк».

Диниме, дөньявимы?

Дөньяви тенденциянең калкулануы «Шура» журналы тирәсенә тупланган
өлкән буын идеологлары тарафыннан да каршылыклы кабул ителә. Алар
укучының игътибарын мөселман нигезен саклап, иҗтимагый-мәдәни тормышны
үзгәртү-камилләштерү мөмкинлегенә юнәлтергә омтыла. Ләкин монда да
фәлсәфәчелекнең үзәге булып кеше кала. Яхшылык һәм яманлык, бәхет, тормыш
мәгънәсе һ.б. проблемаларга игътибар шуның белән аңлатыла. Язмаларда кешедә
һәм җәмгыятьтә әхлакый башлангычның өстенлеген ассызыклаучы, халыкка,
гомум мәнфәгатьләргә хезмәт итү идеяләре белән сугарылган үзенчәлекле
әхлакый-антропологик тормыш фәлсәфәсе формалаша.
«Шура» журналы авторлары кешедәге аерым холык-фигыль сыйфатларын
камилләштерү ярдәмендә җәмгыятьне үзгәртергә һәм үстерергә мөмкин дип
саный. Мәсәлән, Н.Агаевның «Заман вә кәмәл» мәкаләсендә (Шура. 1909. № 21.
Б. 658-659) борынгы Греция, Рим, Һиндстан, Кытай, Гарәп хәлифәлеге тарихы,
әлеге җәмгыятьләрдә караш-фикерләрнең алмашынуы мисалында идеалның
үзгәрүчәнлеге турында сүз алып барыла. Авторның төп фикерләү юнәлеше
– тарихны фәлсәфи аңлау, аңлату мөһимлеген раслау. Ул кавемдәшләренең
фәлсәфи-иҗтимагый аңын үстерү кирәклеге турында сүз алып бара, аларны
җәмгыятьнең үсеш кыйбласы, иҗтимагый идеал алмашынудан курыкмаска
чакыра. Автор акыллы зат булган кешенең барлык, шул исәптән җәмгыяви
мәсьәләләрдә дә, сайлау ирегенә ия булырга тиешлеген ассызыклый. Аның
фикеренчә, кешелек дөньясы төрле дәверләрдә тарих барышына йогынты
ясарлык гакълый һәм мәдәни традицияләр тудыра алган бөек шәхесләрне
хөрмәтләгән. Әмма ул үзе традицияләрдән баш тарта торган кискен үзгәрешләр
яклы түгел: үз заманы татар җәмгыятенең тормышын яхшыртуга кешеләрнең
әхлагын һәм карашларын камилләштерү юлы белән ирешергә мөмкин дип
саный. Бер үк вакытта бу хәрәкәтнең мохиттәге этник, тарихи, психологик,
сәяси үзенчәлекләрне дә исәпкә алырга тиешлеген дә искәртә.
Г.Карашиның «Ихсан. Яхшылык» мәкаләсе (Шура. 1909. № 17. Б. 521-
522) алдагы текст белән сөйләшеп язылган кебек тәэсир калдыра. Анда автор
рационалистик күзлектән чыгып, «яхшылык» категориясен тикшерә. Яхшылык
тышкы мохит йогынтысына гына түгел, кешенең табигатенә салынган
сыйфатларга, аның физиологик һәм психик халәтенә дә бәйле дип, автор
яхшылыкның баштан ук табигатьтә һәм кешедә булганлыгын раслый. Әмма
җәмгыять үскән саен аңа мөнәсәбәт тә үзгәрә, яхшылык кайвакыт тискәре
социаль күренешләргә китерә, ди. Шушы дәлилгә таянып, ул кешенең үз-үзен
тәрбияләү, табигатен үзгәртү өчен зур мөмкинлекләр барлыкны ассызыклый.
Кайбер авторлар бәхет проблемасына кагыла. Г.Гыйрфановның «Хәят вә сәгадәт» мәкаләләр циклында (Шура. 1910. № 24. Б. 751; 1911. № 1. Б.14-
15; № 3. Б. 69-73) автор «бәхеткә ирешү өчен ничек яшәргә?» дигән сорауга
җавап эзли. Бу турыда уйланганда, ул берничә факторны аерып күрсәтә: тән
һәм җан сәламәтлеге; белем һәм тәрбия; хезмәт һәм һөнәр; мәхәббәт һәм
гашыйк булу; әхлак һәм иман; тормыш максаты. Аның фикеренчә, аерып
куелган факторларның һәркайсы кешенең бәхетле тормышын тәэмин итә.
Бәхетле кеше – идеаль кеше. Әгәр дә ул кечкенәдән үк гомумкешелек әхлакый
кыйммәтләрендә тәрбияләнмәгән булса, үз-үзен тәрбияләү юлы белән уңышка
ирешергә мөмкин. Автор Әл-Кинди, Спенсер, Л.Толстой һ.б. фәлсәфәчеләрнең
фикерләрен китерә, фәлсәфәдә бәхетнең иҗтимагый алгарышка этәргеч кебек
тә шәрехләнүенә игътибар итә. Шәхеснең яшәү асылына, мәгънәсенә төшенүе
– иҗтимагый алгарыш ул, дигән нәтиҗәгә килә.
Язмада тагын бер мөһим юнәлеш калкып чыга: автор мәхәббәткә туктала
һәм аның ике төрен аерып күрсәтә: ир белән хатын арасындагы (ата-анага,
туганнарга) мәхәббәт; үз халкыңа һәм бөтен кешелеккә мәхәббәт. Аныңча,
милләтне ярату, якыныңны ярату кебек үк, кешене бәхетле итә ала. Бу
уйлануларда татар халкы алгарышына хезмәт итәргә һәм бердәмлеккә чакыру
кызыл җеп булып сузыла.
Үз халкына хезмәт итәргә әзер булу ягыннан, Г.Гыйрфанов фикеренчә,
кешеләрне ике капма-каршы лагерьга бүлеп була: эгоистлар һәм альтруистлар.
Актив тормыш позициясенә ия булган альтруистлар тирә-юньдәге дөньяны
үзгәртү юлы белән күпләрне бәхеткә ирештерә алалар. Автор дөньяның
үзгәрүен аны җимереп яңадан кору дип түгел, ә камилләштерү дип аңлый.
Насретдин Хуҗашиның «Сәгадәт юлы» (Шура. 1911. № 15. Б. 452-453)
мәкаләсе эчтәлеге буенча Г.Гыйрфанов циклына якын. Автор бәхетне –
алгарышка хезмәт итү белән бәйли, күңеле саф һәм үз халкына тугрылыклы
кешенең бәхетле булачагына ышануын әйтә. Н.Хуҗаши фикеренчә, шәхси
бәхеткә генә омтылу кешене җинаятьчел ниятләргә дә китерергә мөмкин.
Шуңа күрә дә шәхси бәхет аның тарафыннан «гомуми бәхет»не якынайту яки
аңа ирешү чарасы дип исәпләнә.
Шуннан соң редакция тарафыннан төрле авторларның фикерләрен
берләштергән «Мәнфәгате шәхсия вә мәнфәгать гомумия» (Шура. 1912. № 12.
Б. 370-371) мәкаләсе нәшер ителә, ул «гомуми мәнфәгатьләр»нең һәм «шәхси
мәнфәгатьләр»нең нәрсә булуы турындагы сорауга укучыларның җаваплары
рәвешендә була. Биредә кайбер авторларның, аерым алганда, Гомәр Садыйк,
Дәүләтшаһ Сафа, Габдрахман Ниязи, Шаһкамал Салиев һ.б. җаваплары
тәкъдим ителгән. Гомуми нәтиҗә уртак мәнфәгатьләргә, атап әйткәндә, үз
халкыңа, хезмәт итәргә кирәк чакыру белән төгәлләнә.
Күрәсең, бу дәвердә фәлсәфәне халык файдасы өчен кирәкле «тормыш
зарурлыгы» буларак карау алга чыккан. Һәм бу эшкә бик күп укучылар:
шәкертләр һәм студентлар, муллалар һәм журналистлар, мөгаллимнәр һәм
мөгаллимәләр кушыла. Журнал исә укучыларына фәлсәфи проблемаларны
тикшерүдә катнашу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, 1912 елда «Шура» (№ 21,
664 б.) укучыларга мондый сорау куя: «Дөньяда хаклыкмы галиб, юкса куәт
вә көчме?» Җаваплар (Шура. 1913. № 2. Б. 45-48; № 13. Б. 496-498) төрле:
кайчак капма-каршы фикерләр әйтелгән.
Үзен мөгаллим дип таныштырган Хәбибулла Габдиев бу категорияләрнең
бер-берсенә каршы торуын әйтә. Кайбер авторлар («Хөсәения» мәдрәсәсеннән
Искәндәри, Нурулла Бортаси) гаделлекнең беренчеллеге турында сөйләсә, икенчеләре (Мөбарәк Хөсни, Уфадан Мөхәммәтгали Уразаев, Әхмәт Акъюлов)
хәзерге дөнья белән көч җитәкчелек итә дип белдерәләр. Галимҗан Тирешкави
фәлсәфи мәсьәләдәге бәхәсне милли яссылыкка күчерә һәм өченче юл тәкъдим
итә. Аныңча, «адәмнәр үзләре хакыйкатьне әгъла кыйлмасалар, хаклык үзе
генә һичбер вакыт югары ашмый». Мөгаллим Габдулла Биги Мостафаев та аңа
кушыла, «хакыйкать диеп табылган хөкем вә нәтиҗәләрнең, зур милләтләрнең
телсез куәтләре алдында бөтенләй югалып беткәнлеге һәркемнең күз
уңындадыр» дип, төшенчәне тарайта. Төрле халыклар тарихына мөрәҗәгать
итеп, этнос хакыйкатенең җиңеп чыгуы өчен көч кирәклекне билгели. «Көч
каршысындагы хакыйкатьнең дә карчыга тырнагындагы сандугачтан бер дә
аермасы юктыр. Егерменче гасырда «мәдәният вә инсаният хәмиде (мактауга
лаеклысы)» исемен алырга тырышкан бөек милләтләр үз файдаларын күзәтү
юлында меңнәрчә хакыйкатьләрне изәр өчен куәтләрен корал итеп тотканда
вә шуңа хәзерләнеп торганда, хакыйкатьнең көчкә өстен булуын көтү катгыя
мөмкин түгелдер. Шуның өчен дә һәр милләт үзенең хакыйкый хокукларын
саклар өчен куәт җыярга мотлака бурычлыдыр». Аны Закирҗан Әлханов
куәтли, җәмгыятьләр күзлегеннән караганда көч – шул ук хакыйкать инде ул дип
белдерә. Мәсьәләгә шулай ук сәяси яссылыкта якын килгән мөгаллим Хәбибулла
Габдиев бөтенләй бүтән нәтиҗә чыгара: аныңча, Фәс, Тунис, Босния кебек
мәмләкәтләрнең европалылар тарафыннан җәберләнүе хакыйкать белән көчнең
бер-берсенә капма-каршы булуын сөйли, хакыйкать түгел, бәлки көч хакимлек
иткәнгә бер халык икенчесен коллыкка төшерә. Менә шушы бәхәстә дә без
иҗтимагый-фәлсәфи мәсьәләләрнең этник мәсьәләгә әйләнеп китүен күзәтәбез.
«Аң» журналы фәнни-нәзари характердагы язмаларга өстенлек бирә. Әйтик,
аның редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни Г.Ильяс тәхәллүсе астында тәрҗемә итеп
рух гыйлеме – психологиягә караган «Гакыл һәм калеб» (Аң. 1913. № 12. Б.17-
18) исемле язма бастыра. Анда Ницшеның «Әхлакый идеал» китабындагы
«яхшы кеше»не тәнкыйтьләве нигезендә кешенең иреге («воля» мәгънәсендә),
калеб (хис) һәм акыл төшенчәләренең яшәештәге ролен шәрехләү бирелә.
«Кешенең иреген ике куәт идарә кыла» дип, шул көчләр буларак акыл һәм
хисне күрсәткән мәкаләдә аларның көрәше яшәешне алга җибәрү механизмы
кебек аңлатыла. Идеал сайлау аларның кайсысы өстен чыгуга бәйле.
Гомумән алганда, мондый бәхәсләрнең чиктән тыш активлашуы яңа туып
килгән татар фәлсәфи фикеренә генә хас түгел. Бу урында Гегельнең яңарыш
процессы – яңа рух туу ул дигән сүзләрен искә төшерергә мөмкин. Гадәттә,
яңа рух этник җәмгыятьтә «мәдәниятнең зәвык, хакыйкать һәм гаделлек
проблемалары турында» (Хабермас Ю. Философский дискурс о модерне. Пер.
с нем. М.: Весь мир, 2003. С.350) яңа күзаллаулар булдыруны таләп итә.

(Ахыры киләсе санда)

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев