Логотип Казан Утлары
Фән

«ҮТКӘН БЕЛӘН БҮГЕНГЕ АРАСЫНДА КҮПЕР КОРМАК МӘСЬӘЛӘСЕ БУ...»

Моңа кадәр тормышлары һәм эшчәнлекләре укучы игътибарына тәкъдим ителгән галимнәр барысы да – Татарстаннан читтә яшәүче, әмма мин белгән, аралашкан шәхесләр булып, алар сурәте шәхси мөнәсәбәтләрнең дә бер чагылышы булды. Бу язма багышланган галимә – алай түгел.

Моңа кадәр тормышлары һәм эшчәнлекләре укучы игътибарына тәкъдим ителгән галимнәр барысы да – Татарстаннан читтә яшәүче, әмма мин белгән, аралашкан шәхесләр булып, алар сурәте шәхси мөнәсәбәтләрнең дә бер чагылышы булды. Бу язма багышланган галимә – алай түгел. Дөрес, мин аны шәхсән күрдем: Әнкара шәһәрендә 2011 елның 10–12 октябрь көннәрендә узган «Идел-Урал тарихы» дигән фәнни симпозиумда булды ул. Зыялылыгы йөзенә чыккан, үз бәясен белүе күренеп торган бу горур ханым белән Ильяс Камалов таныштырды, шул ук көнне ул чыгарган китап – төрки халыкларның кытай теленнән тәрҗемә ителгән чыганаклардагы борынгы тарихын туплаган басманы күрсәтеп, аның Төркия фән галәмендә хуплап кабул ителгәнен әйтте...

Инде менә Төрек тарих корумы (академиясе) аның 80 еллыгына багышлап «Яшәгән тарих» сериясендә төшергән 2 сәгатьлек документаль фильмны карау насыйп булды. Аннан алган тәэсирләр кулга каләм алырга мәҗбүр итте дияргә дә ярый торгандыр. Бу язмада шәхси тәэссоратларымны – ул үзе фильмда сөйләгән истәлекләр һәм Алп Демиркаяның мәгълүматлары тулыландырды. Әлеге материал уртак хезмәтебез булып чыкты.

Аны татар укучысына таныту өчен сәбәпләр зурдан. Бердән, ул – олы галимә, фикер иясе, төрки халыклар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә гомерен багышлаган шәркыятьче. Икенчедән – инкыйлаблар давылында илдән читтә аерылып калган  күренекле нәселнең дәвамчысы. Өченчедән – без танып бетермәгән, әмма белергә һәм ихтирам итәргә, татарларның да билгесез ерак тарихын ачкан, бүгенгегә китереп җиткергән хезмәтләрен татар дөньясында фәнни әйләнешкә кертергә лаеклы фән йолдызы... 

Ул – Төркиянең күренекле галимәсе, Төрек тарих корумының академигы, профессор Исәнбикә Туган. Мәшһүр сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, философия фәннәре докторы, профессор, Башкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Әхмәтзәки Вәлиди  (1890 – 1970) кызы. Әтисенең: «Кешеләр (инсаннар) һәм халыклар-дәүләтләр арасында төрлелекләр бар. Шуларны аңласаң – галим булырсың», – дигән сүзләренең үзенең тормыш девизына әйләнүен әйтә! Әлеге төрлелеккә төшенү «үткән белән бүгенге арасында күпер корырга» ярдәм итте дип белдерә!

Башкортстан автономиясенә нигез салучы Зәки Вәлиди, аның килеп чыгышы, тамырлары, хезмәтләре турында Татарстанда да, күрше республикада да мәгълүмат бар, күп. Ленин һәм Сталин белән дә, Ататөрк белән дә хезмәттәшлек иткән сәясәтче Вәлиди шәхесенә һәм эшчәнлегенә тукталмастан, бер фактка гына игътибар юнәлтергә кирәк табам: ХХ йөз башы татар вакытлы матбугаты белән таныш, иҗтимагый-мәдәни хәрәкәтне өйрәнгән кешеләр аның үз дәвере татар дөньясында билгеле фикер иясе икәнлегеннән хәбәрдар. 1908 елны 18 яшендә туган авылы – Башкортстанның хәзерге Ишембай районына кергән Көзән авылыннан Казанга килеп, «Касыймия» мәдрәсәсенә урнашкан егет тиз арада биредә милләт ваемы белән янып яшәгән яшьләр арасында кайнаша башлый. Әтисе Әхмәтша мәдрәсәсендә гарәпчә һәм әнисе Өммелхәяттан фарсыча камил үзләштереп, Казанга килгән Зәки мәдрәсәдә үзе дә төркиләр тарихын һәм гарәп әдәбияты тарихын укыта, вакытлы матбугатта актив языша. Үз фикерле, үз сүзле, хакыйкать дип санаган кыйммәтләр өчен ахыргача көрәшә торган Әхмәтзәкинең язмалары татар дөньясында күп кенә бәхәсләргә сәбәп була. Мәркәзебездә ул үзенең галимлек омтылышына юл ача: 1912 елда Казанның «Милләт» типографиясендә  «Төрк вә татар тарихы» исемле беренче зур фәнни хезмәте басыла. 

Зәки Вәлиди Казан университетында тарих һәм тел белеме буенча лекцияләргә йөри, фәнни эшләргә сәләтле, кызыксынучан егет университет каршында эшләгән Археология, этнография һәм тарих җәмгыятенә кабул ителә. 1913 елны исә, әлеге җәмгыятьнең әгъзасы буларак, Төркестанга өч айлык этнографик экспедициягә китә. Биредә алган тәэссоратлар, күргән һәм язуын күчереп алган ташъязмалар, табылган сирәк кулъязмалар һәм сүзлекләр аның киләчәк тикшеренүләренең нигезенә ята. 1914 елны ул кабат бу җирләргә килә, галим Төркестанны төрки халыкларның тарихи ватаны дип кабул итә һәм кавемдәшләре тудырган бөек тарихны һәм асыл мирасны өйрәнүгә гомерен багышларга уйлый. Хәтта 1917 ел инкыйлабыннан соң иң йогынтылы сәясәтчеләрнең берсенә әйләнгәч тә, Вәлиди фән белән шөгыльләнүен читкә куймый. Хәтта Төркестанда төркиләрнең бөек мәмләкәтен тергезү омтылышы да ясый...

1923 елны илне һәм олы сәясәтне ташлап киткәч тә, Вәлиди фән юлын дәвам итә. Ул 1932 елны Вена университетына укырга керә, философия факультетын тәмамлап, «Ибн-Фадлан юлъязмалары» турында диссертация яклый. 1935 елдан Бонн һәм Геттинген университетларында укыта, 1938 елны Төркиягә әйләнеп кайта һәм Истанбул университетына профессор булып урнаша. Ул – 400ләп фәнни хезмәт, 30 монография авторы. Урта гасырлар төрки-татар истәлекләренә багышланган фундаменталь хезмәтләр арасында бүген дә Зәки Вәлиди карашларына сылтамаларсыз язылганын табып булмас. 

Исәнбикә Туган менә шушы бөек шәркыятьче-галим һәм румын татарларыннан Нәҗмия (Назмия) ханым гаиләсендә, 1940 елның 8 декабрендә Истанбулда дөньяга килә. Ул үзен дүрт кабилә каны кушылган гаилә дәвамчысы дип атый: әтисе ягыннан – башкорт һәм типтәр, әнисе ягыннан – нугай һәм Кырым татары. Үзе сөйләвенчә, Кайсери һәм Конья шәһәрләрендә мәктәптә укый, 1954 елны 3 ай Һамбургта белем ала, 1964 елда Истанбул университетының әдәбият факультетындагы тарих бүлеген тәмамлый. Студент вакытта ук  «Сөләймания», «Айя-Суфия» китапханәләрендә эшләүне хуп күрә. Шунда Караханыйлар дәүләте тарихы белән кызыксынып китә һәм фәндә каләм сыный. 

Әлбәттә, Зәки Вәлиди гаиләсендә үсеп, фән юлын сайламау гаҗәп булыр иде! Исәнбикә ханым үзе дә фәнгә килү юлындагы иң беренче этәргеч – гаиләсе булуын ассызыклый. Гаять интеллектуаль мохиттә, әтисенең бай китапханәсендәге китаплар арасында үсү, шәрык тарихыннан әтисе сөйләгән берсеннән-берсе гүзәл мавыктыргыч хикәятләр, Вәлидиләрнең кунакчыл өендә өзелми торган мосафир бөек шәхесләр... 

Әйтик, үзләрендә 6 ай яшәгән Муса Яруллаһ Бигине Зәки Вәлиди үзенең бөек укытучысы дип атый. Исәнбикә сүзләренчә, әтисе башка бер кешене дә укытучысы дип олыламаган! Яки Габделкадыйр Инан (Фәтхелкадыйр Мостафа улы Сөләйманов) – шулай ук Башкортстанда үсеп, Төркиядә шәркыятьче булып танылган олы галим. Исәнбикә ханым әйтүенчә, Әхмәтзәки белән Габделкадыйр фән мәйданында еш кына фикер төрлелегеннән бәрелешәләр, әмма бу аларга чын дуслар булып калырга комачауламый! 

Математиканы яраткан, телләр өйрәнүгә сәләте һәм кызыксынуы көчле булган кызына әтисе һөнәр сайлауда ирек куя! «Нәрсә телисең – өйрән, тарихка соңрак әйләнеп кайтырсың», – ди ул.

Чыннан да, әдәбият факультетында уку – телне романнар аша өйрәнү – кешеләр холкын һәм хисләрен, вөҗдан шикелле асыл кыйммәтләрне, шәхесләрне һәм дәүләтләрне хәрәкәт иттергән бөек көчләрне аңларга ярдәм итә. Студент вакытта ук Исәнбикә, инглиз һәм алман телләреннән тыш, фарсы һәм рус, кытай телен үзләштерә, әмма фәндә үз юлын билгели алмый. Бәлки, төрки тарих белән тирәнтен шөгыльләнә башлаганда, әтисенең гаять югары галимлек абруе, Төркия гуманитар гыйлемнәре өлкәсендә киң кулланылыштагы хезмәтләре сукмагының башка булырга тиешлеген искәртеп торгандыр. Бәлки, әтисенең төркиләрнең чын тарихын ачыклау өчен кытай чыганакларын кайтару кирәк дип кабатлавы үз ролен үтәгәндер. Кинәт кенә кыз ул вакытта Кытай составындагы Тайбейга (Тайвань) китеп бара, биредәге милли университетта  1964 – 1966 елларда кытай телен камилләштерә, магистрлык диссертациясен яклый. 

Әлеге адымны ясаганда, аны беренче булып әтисе хуплый: «Башка мәмләкәтләр, башка инсаннар хәятын күрү – яңа юллар, офыклар ача; башта шуларны күзәт, шуларны аңла», – ди ул үткен фикерле, якты карашлы кызына. Чыннан да, яңа юл ачыла, галимәнең: «Тайбейдан соң кытай-монгол тарихыннан аерылмадым», – дигән сүзләре шул хакта сөйли. Бу урында, алгарак китеп, тагын бер мисал китерергә мөмкин. Галимәнең әле генә инглиз телендә дөнья күргән ике зур язмасы – «Чыңгыз ханга кадәрге Монголия» (Mongolia before Chinggis Khan. 2022), «Бик борынгы Монгол дәүләте» (The Early Mongol State. 2022) хезмәтләре икесе дә монголларның ерак тарихына багышланган.

Истанбул университетына укытырга кайтып, биредә докторлык диссертациясе әзерләргә керешә ул. Әмма белем, караш киңлеге җитмәгән кебек тоела: Гарвардка китеп, анда 1973 елны фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә ирешә (1995 елдан – профессор). Биредә ул үзенең гыйльми күзаллауларына иң зур йогынты ясаган остазларын – Фрэнсис Крейзны һәм Джозеф Флэтчерны очрата. Бу йогынтыны ул – документларда кешеләр (инсаннар) язмышын күрергә өйрәтү дип билгели. Әлеге күзаллау аны төркиләр сәнгатен, икътисадын, дәүләтләр оешу тарихын, динне, ышану һәм борынгы күзаллауларны, әдәбият һәм фольклорны, архитектураны бербөтен итеп өйрәнүгә этәрә. 

Фәндә бу ысулны «көнитеш тарихы» яки «тарихи антропология» дип йөртәләр. ХХ гасырның икенче яртысында Европа илләрендә (Франция, Алмания, Англия) мәйданга чыккан, Ф.Бродель, «Анналлар мәктәбе» (Ж.Ле. Гофф, Р.Шартье) вәкилләренең аерым хезмәтләре белән танылган бу методология бер халык, урын, дәүләт тарихын иҗтимагый, икътисади, географик, этнографик, социологик, хокукый һәм мәдәни яссылыклар үремтәсендә, көнкүреш киңлегендә, детальләрдә, сурәтләрдә тергезергә, реконструкцияләргә мөмкинлек бирә. Үз чиратында, билгеле бер тарихи чорның психологик атмосферасын, фикри-гакълый халәтен, кешеләрнең яки халыкларның менталитетын, шул вакытта хөкем сөргән кичерешләр-омтылышларны аңлау, тою, теге яки бу вакыйгаларның эчке сәбәпләрен билгеләү ягыннан мондый язу рәвешенә тиңнәр юк. Фәндә шушы нигез методологияне сайлап, И.Туган гомере буе шуңа тугрылыклы кала. 

Гомер юлына күз салганда, иң беренче чиратта, ул – мөгаллим, укытучы. 1985–1992 елларда Исәнбикә Туган АКШ (Кембридж, Вашингтон, Бостон, Тафтс университетлары) һәм Әнкарадагы (Хаҗәттәпә, Урта Көнчыгыш техник университетлары) төрле уку йортларында Урта Азия, Урта Көнчыгыш, Кытай тарихыннан белем бирә. Бүгенге көнгә кадәр аның бу эштән аерылганы юк.

Үзе дә бер үк вакытта галим һәм укучы булудан гомер буе тукталмый. Гарвард университетындагы Джон Кинг Фэрбэнк исемендәге Кытай фәнни-тикшеренү үзәгендә һәм Урта Көнчыгыш фәнни-тикшеренү үзәгендә, Вашингтон университетының Ислам җәмгыятьләрен һәм цивилизацияләрен өйрәнү үзәгендә гыйльми хезмәткәр булып эшли. Бу елларда галимә Принстон университеты профессоры, Якын Көнчыгышны өйрәнү мәсьәләләре буенча зур белгеч Мартин Диксон, Калифорния университеты профессоры Франс Шульман (икесе дә З.Вәлидинең укучылары) белән хезмәттәшлек итә. Иран һәм Үзәк Азия мәдәнияте, Сефевиләр тарихы буенча зур белгеч Диксон да, Шульман да – тарихи антропология тарафдарлары; сәяси, мәдәни, икътисадый мөнәсәбәтләрне бергә карыйлар. 

И.Туган ике ел (1980–1982) Суданда гыйльми эш белән шөгыльләнә. Судан аны яңа бер сукмакка – шәрык дөньясында хатыннар мәсьәләсен өйрәнүгә китерә.

10 телне камил белүе, шулай ук госманлы, чагатай, борынгы монгол, кытай язма телләрен үзләштерүе аңа гомере буе төрле илләрнең архивларындагы чыганаклар белән эшләргә мөмкинлек бирә. Текстолог буларак, ул үзе өчен фарсы һәм кытай телләрен белүнең гаять мөһим икәнлеген искәртергә ярата.

Оештыручы-җитәкче булуы 1984 елда Урта Көнчыгыш техник университетында тарих бүлеген оештырганда ачык күренә.

1990 еллар – аның кытай архив документлары белән актив шөгыльләнә башлау дәвере. Галимә кытай чыганаклары ярдәмендә – төркиләр тарихын һәм тормышын, сугышларны һәм дәүләтләр төзелүне, ирләр һәм хатыннар, хөкемдарлар һәм халык фаҗигаләрен һәм ышануларын, үзе әйтмешли, «Азиянең олы мәдәниятен» ачыклый. Галимәнең бу хакта беренче басылып чыккан монографиясе инглиз телендә, «Дала җәмгыятьләренең сыгылмалылыгы һәм чикләнгәнлеге: Кәрәит ханлыгы һәм Чыңгыз хан» (Flexibility and limitation in steppe formations: the Kerait Khanate and Chinggis Khan / by Isenbike Togan.1998) дип атала. Галимә китапта монголларның кытайлар белән чиктәш яшәгән күчмән дәүләте, андагы тормыш-көнкүреш, Тогрул ханны Тимучинның алмаштыруы турында «көнитеш тарихы» мәйданыннан торып сөйли. 

Гомумән, фән дөньясында Исәнбикә Туганның төп фәнни хезмәтләре Урта Азия, Монголия һәм Кытайда яшәгән төрки халыклар тарихына, Урта гасырларда ыруара һәм дәүләти мөнәсәбәтләргә, Бөек Ефәк юлындагы халыкларның сәүдә, мәдәниятара багланышларына карый дип санала. Шунысы кызык: Исәнбикә ханым әтисе шөгыльләнгән теманы – Шәркый Төркестан белән бәйле мәсьәләләрне дә читкә куймый. 1990 елларда аның Эчке Азия кануннарының Госманлы җирендә ничек кулланылуы, яки Шәркый Төркестанда ислам дине, Олугбәк заманында шәригать һәм дин кануннары буенча бәхәсләргә багышланган бер төркем фәнни хезмәтләр яза. 1991 елны инглиз телендә дөнья күргән «Эчке Азия кануннары күзлегеннән Госманлы тарихы» (Ottoman history by inner Asian norms) дигән хезмәтендә галимә борынгы төрек империясенең үткән хәятын шәрык мөселман илләре тормышы белән чагыштырып, уртак һәм аермалы якларны билгели. 1996 елны ул тикшеренү объекты итеп Үзәк Азиядәге үзгәрешләрне сайлый: «Үзәк Азия һәм аның чик буйларында яңа геосәясәт» (The New Geopolitics of Central Asia and Its Borderlands). Аның ЮНЕСКО каршындагы Күчмәннәр цивилизацияләрен өйрәнүче Халыкара институтның (Монголия) һәм Үзәк Азия халыкара институтының (Үзбәкстан) киңәшчеләр берлегенә сайлануын бу юнәлештә зур белгеч икәнлеген һәм гыйльми уңышларын тану дип бәяләргә кирәк. 

ХХ-ХХI гасырлар чигендә ул монгол яулары дәверендә төрки халыклар тарихы белән шөгыльләнүен дәвам итә. Бөек Ефәк юлында дини, мәдәни, фәнни (космологик) фикерләр алмашу турында кызыклы хезмәтләр яза. Бу елларда галимә Урта гасырларны өйрәнү фәнендә методология мәсьәләләренә дә кагыла. Әмма иң зур хезмәте – 2006 елны Әнкарада басылып чыккан «Борынгы Тан (Чиу Тан-шу) тарихы: Кытай чыганакларында төркиләр» (Гөлнара Кара һәм Җаһидә Байсал белән хезмәттәшлектә) (Çin Kaynaklarında Türkler: Eski Tang Tarihi (Chiu T’ang-shu). / İsenbike TOGAN, Gülnar KARA, Cahide BAYSAL. 2006). Анда төркиләр тарихына караган Кытай архивларындагы чыганак-материаллар туплап бирелгән.

Архив чыганаклары белән янәшә, галимә төрки күчмәннәр тормышындагы төрле мәсьәләләргә кагылышлы фәнни мәкаләләр бастырып килә. Мисалга, 2015 елны ул инглиз телендә «Күчмәннәрдә иҗтимагый-сәяси терминология. Кытайда Тан дәверендә Булуо терминының кулланылышын күзәтү» (The Use of Sociopolitical Terminology for Nomads An Excursion into the Term Buluo in Tang China) дигән тема белән чыгыш ясый. 2017 елны ясак җыю тәртибенә багышланган язмасы да (Tribute and Tribute Missions Revisited) галимнәр арасында зур кызыксыну уята. 

Галимә кытай тарихы белән бүгенге төрек һәм төрки мәдәниятләр арасында охшашлыкларны (образлар, темалар, сюжетлар, символлар...) эзли. Әйтик, Күлтәгин язмалары бүгенге Анадолу культурасында сакланганмы? Ерак үткән белән бүгенге арасында күпер шул рәвешле корыла. И.Туган 2008 елда Госманлы империясе тарихы буенча эзләнүләрен дөньяга чыгара. Бу юлда ул үзенең остазы дип Гарвард университетының мәшһүр профессоры, безнең эраның мең еллыгына кадәр Иран һәм Үзәк Азия тарихы һәм мәдәнияте белгече Ричард Нельсон Фрайны саный. 2011 елга тиклем төрек телендә язылган мәкаләләрен туплап, галимә 2022 елны «Тарих һәм матур әдәбият»  (Tarih ve Kurgu) дигән җыентык та нәшер итә. 

2013 елда галимә «Төркиядә Кытай турында уйланулар» исеме белән (Сәлчук Исенбел, Алтай Атлы белән хезмәттәшлектә) монография нәшер итә (Türkiye’de Çin’i Düşünmek. / Selçuk ESENBEL, İsenbike TOGAN, Altay ATLI. 2013). Монда инде ике олы борынгы җәмгыятьләрнең тарихына тулы килеш, бербөтен барыш итеп реконструкция ясала, тарихи фактларны аңлату юлы белән – төркиләр һәм кытайлар, утрак һәм күчмән тормышлар, дәүләтләр төзелеше-тәртибе һәм мәдәни аң тергезелә.

Яңа унъеллык галимәне яңа сукмакка юнәлтә: 2018 елдан ул борынгы госманлы теле буенча семинарлар башлап җибәрә. Бер үк вакытта Стивен Хамфрисның КөньякКөнбатыш Азия һәм Төньяк Америка буенча хезмәтләре аңа историография белән шөгыльләнүгә илһам бирә. И.Туган төркият фәненең историографиясен өч тармакка бүлеп эшли: Тарикатьләр тарихы; Хатыннар роле турындагы хезмәтләр; Кабиләләр тарихы. 

Бу елларда ул, үз гаиләсенең узганы белән якыннан кызыксынып, әтисенең тарихчылыгын аңлаткан хезмәтләр яза. Бер үк вакытта бик күп укучыларына да яңа сукмаклар салырга ярдәм итә. Шуңа күрә ХХ гасыр ахыры, ХХI гасыр башы дәверен ул «укучылы елларым» дип атый. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән диссертацияләр арасында Шәйбани хан һәм үзбәк сәяси берләшмәләре (1500-1510) төзелүгә багышланган (Nurten KILIÇ, 1999), XIII-XVI гасырларда Үзәк Азия һәм Анадолуда хатын-кыз һәм ир-ат статусына караганы да (Nilgün DALKESEN, 2007), Алаш-Урда хәркәте турындагысы да (Yunus Emre GÜRBÜZ, 2007) бар.  Алар Исәнбикә ханымның төрки халыкларның урта гасырлар тарихын өйрәнә торган фәнни мәктәп булдыруы турында сөйлиләр. Шулай ук укучыларының суфичылык карашларын һәм әдәбиятын (Elif BİLGİN, 1996), XI-XVI гасырларда Анадолуда мәдрәсәләр оешу һәм аларның архитектурасы (Mehmet SAĞLAM, 2000), Госманлы дәүләте һәм Идел-Урал буендагы дәүләтләрдә зыялыларның яшәеше (Selim KARAHASANOĞLU, 2004), Монгол, фарсы һәм кытай чыганакларында Чыңгыз хан образы (Burcu KARAARSLAN, 2022), казакъ, үзбәк милли үзаңы формалашу мәсьәләләре һ.б. темалар булу галимәнең фәнни офыклары гаять киң булуын дәлилли. Укучылары, хезмәттәшләре аның 70 яшьлек юбилеена багышлап 2011 елда чыгарган «Худуд әл-галәм: Исәнбикә Туганга бүләк» (Hudûdü’l-Âlem: İsenbike Togan’a Armağan)) китабы да шуңа бер дәлил булып килә.

Бүген әнисе белән иңгә-иң торып, кызы Сара да тарих һәм этнография өлкәсендә эшли, Англиядә университетта укыта. Димәк, фәнни дәвамчанлык өзелмәгән!

Шул ук сүзне Зәки Вәлидинең улы, Исәнбикәнең энесе Сүбидәйгә карата да кабатларга мөмкин. Ул һөнәр итеп икътисад өлкәсен сайлаган була. Философия докторы (1972), профессор (1986), Әнкараның Билкәнт университетында укыта,  Халыкара икътисад һәм идарә итү үзәгенең директоры.  Әмма ул да әтисе кызыксынган темаларны читкә куймый. Мәсәлән, 2015 елны Н.Ш. Нәфыйков инглиз теленнән тәрҗемә итеп аның «Бөек Ефәк юлы: үткәне һәм хәзергесе» дигән язмасын Татарстан укучысына да ирештерде. Аның кызы Амра, улы Аслы, оныгы Дениз да яңа дөньялар ачарлар әле!

Исәнбикә Туган турындагы бу язма – аны танытуда беренче адым, хезмәтләренең безгә килеп ирешүенә этәргеч булыр дип ышанам. Чөнки гыйлем дөньясы – уртак мәйдан, анда бергәләп хәрәкәт иткәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Галимә үзе дә фән юлын болай дип бәяли: «Гыйлемне гаиләдә өйрәндем; китаплардан өйрәндем; фикерле олылардан өйрәндем. Фән ялгыз эшләнми, хәятта башкарыла...» 


Дания ЗАҺИДУЛЛИНА,

 Алп ДЕМИРКАЯ


"КУ" 02, 2023

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев