Логотип Казан Утлары
Фән

ТАТАРНЫҢ ФӘН ЙОЛДЫЗЛАРЫ

Лауреатның татарча сөйли башлавы алкышларга күмелде...

Татар галиме – мәртәбәле бүләк иясе

13 октябрьдә Мәскәүдә Россиянең иң зур халыкара фәнни бүләге – «Глобаль энергия» («Global Energy International») премиясен тапшыру тантанасы узды. Россия хөкүмәте җитәкчесенең урынбасары Александр Новакның: «Хәзерге дөньяда энергетика социаль-икътисади үсешнең нигезенә әйләнде. Шуңа күрә бу өлкәдәге фәнни ачышлар безнең цивилизациянең алга таба үсешенә йогынты ясый. Бу яктан караганда, «Глобаль энергия» премиясе символик мәгънәгә ия. Ул ягулык-энергетика комплексының гына түгел, бәлки кешелекнең киләчәген билгели», – дигән сүзләре әлеге вакыйганың тарихи әһәмиятен күрсәтә. Россиядә фән һәм технологияләр елында бу мәртәбәле бүләккә татар галименең, Татарстан төбәге белән бәйле технологияләрнең лаек булуы зур горурлык уята.

Дөньяның иң мәшһүр премияләре исемлегенә кергән бу бүләкне икенче төрле «Россия Нобеле» дип тә йөртәләр. 2002 елны физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Жорес Алфёров инициативасы белән бирелә башлаган әлеге бүләккә энергетика өлкәсендә дөньякүләм билгеле ачышлар ясаган иң заманча технологияләрне уйлап табучылар һәм аларны гамәлгә кертүчеләр дәгъва итә. Мондый технологияләр энергия чыганакларын нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә һәм экологик куркынычсызлыкны арттыра.

2021 елгы конкурста 39 илдән 106 кандидат катнаша. 3 җиңүченең берсе Зинфер Исмәгыйлев – «Традицион энергетика» номинациясендә углерод материаллар химиясе, гетероген катализ һәм климат үзгәрү белән көрәшүгә фундаменталь өлеш кертү өчен олы бүләккә лаек дип табылган. Әлеге бүләкне игълан иткәндә, профессор Исмәгыйлевның бу ачышлары әйләнә-тирә табигатькә зыян салмыйча мотор ягулыгын чистартуның, радиоактив калдыкларны куркынычсыз зарарсызландыруның, күмерне энергия чыганагы буларак куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгәннәр дип ассызыкланды!

Лауреатның татарча сөйли башлавы алкышларга күмелде...

6 сентябрьдә узган җиңүчеләрне игълан итү тантанасында З.Исмәгыйлев татарча сөйли башлагач, бер мизгелгә дөньяның төрле телләренә тәрҗемә итеп утыручыларның эфирны тутырган шау-шуы тынып кала. Ул арада инглиз телен дә камил белгән Зинфер Ришат улының үз туган теленә хөрмәт күрсәтүе алкышларга күмелә...

Әлеге тантанада да, 2021 елның 30 сентябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең 30 еллык юбилеенда чыгыш ясаганда да, Зинфер Ришат улы Татарстан белән күпьеллык хезмәттәшлеге, уртак эшнең гамәли нәтиҗәләргә һәм яңа технологияләр булдыруга китерүе турында сөйли. Ул уйлап тапкан ДИРОКС күкертле водородтан күкертне аерып алу технологиясенең чистарту нәтиҗәлелеге 99 процентка җитә, шуңа күрә дә ул Россиядә һәм чит илләрдә патентлана, күп кенә урыннарда шушы технологиягә нигезләнгән заводлар төзелә һәм составында күкертле водород күп булган нефть ятмаларыннан зур масштабларда нефть суыру һәм аны чистарту мөмкинлеге тудыра. Галим бу ачышның Татарстан галимнәре, Волжск углеводородлы чимал фәннитикшеренү институты (ВНИУС) генераль директоры, академик Әхмәт Мазһар улы Мазһаров, «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры академик Рафинат Самат улы Яруллин, «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте хуплавы һәм ярдәме белән Татарстан өчен эшләнүен хәбәр итә. Хәзерге вакытта 2022 елда эшли башлаячак тагын ике җитештерү җайланмасы сынау уза дип, Татарстан белән хезмәттәшлекнең дәвамлылыгын тагын бер кат ассызыклый.

Кем соң ул – Зинфер Исмәгыйлев?

Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев – Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик), Россия Фәннәр академиясе Күмер һәм күмер химиясе Федераль үзәгенең фәнни җитәкчесе, Күмер химиясе һәм химия материаллары белеме институты директоры (Кемерово), химия фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы. Күп исемнәргә һәм күп бүләкләргә лаек булган галим, фәнне һәм сәнәгатьне оештыручы, җәмәгать эшлеклесе...

Зинфер Ришат улы гетероген катализы, нефть һәм күмер химиясе, углерод материаллары химиясе, функциональ наноматериаллар һәм сәнәгать экологиясе өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә. 1200дән артык фәнни хезмәт авторы булса, 4100 цитаталау саны әлеге хезмәтләрнең дөнья фәнендә гаять актуальлеге турында сөйли. Ул – Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең 170тән артык авторлык таныклыгы һәм патентлары авторы һәм соавторы. З.Исмәгыйлев җитәкчелегендә 29 кандидатлык һәм 6 докторлык диссертациясе якланган.

Фәннең әлеге юнәлешен максатчан сайлап ала Зинфер Ришат улы. Ерак Башкортстаннан барып, 1969 елны Новосибирск дәүләт университетын «химия» белгечлеге буенча тәмамлый, 1972–1980 елларда СССР Фәннәр академиясенең Катализ институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. Озак та үтми, лаборатория җитәкли, хәтта 2010 елны Күмер химиясе һәм химия материаллары белеме институтына директор итеп билгеләнгәч тә, үзенең лабораториясен ташламый. 1974 елны шушында кандидатлык диссертациясен яклый. Россиянең төрле төбәкләрендә үз технологияләрен гамәлгә-җитештерүгә кертү белән шөгыльләнә.

«Телләр белгән илләр ачар», ди халык. Зинфер Ришат улы белән дә шулай килеп чыга. Кызыклы фәнни хезмәтләрен күреп, яшь галимне Америкага, күренекле Райс университетына (Хьюстон, Техас) эшкә чакыралар. Бу карашларны киңәйтү мөмкинлеге бирә, фәнни эшенең перспектив нигезләрен барларга ярдәм итә, халыкара проектларга юл ача. 1988 елны докторлык диссертациясен яклап, Зинфер Ришат улы «Катализатор» тармакара фәнни-техник комплексның генераль директоры урынбасары (1988–1992) булып эшли башлый. Дөнья фәнендә абруе ныгыганны 1992, 1994 елларда Франциянең Луи Пастер университетында, 1993 елны Американың Төньяк-Көнбатыш университетында һәм Тын океан төньяк-көнбатыш лабораториясендә (Ричленд, Вашингтон) «чакырылган профессор» булуы күрсәтеп тора.

Әлбәттә, чит илләр белән хезмәттәшлек туктаусыз гыйлем җыюны да таләп итә. З.Исмәгыйлев 1993 елда Америкада фәнне оештыру һәм җитәкчелек итү программасы буенча белем ала. Италия, Голландия кебек Европа илләрендә, Казакъстан, Азәрбайҗан һ.б. дәүләтләрнең 50дән артык вузларында һәм фәнни үзәкләрендә лекцияләр укый, күпсанлы халыкара проектлар белән җитәкчелек итә яки аларны гамәлгә ашыруда катнаша. Уртак фәнни эшләр алып барыла торган илләр арасында Америка (9 проект), Нидерланд (7), Япония (3) кебек дәүләтләр бар, 15 проект исә Азәрбайҗан, Беларусь, Казакъстан, Украина Фәннәр академияләре белән бергәләп башкарылган.

«Укытучылык гены» да үзен гел сиздереп тора: Зинфер Ришат улы 1976–1989 елларда үзе белем алган университетның физика химиясе кафедрасында укыта, вузның табигать фәннәре факультетында декан ярдәмчесе кебек оештыру вазифаларын да башкара. Бүген дә студентлар арасында: 2012 елның декабреннән хәзерге көнгә кадәр Т.Ф.Горбачев исемендәге Кузбасс дәүләт техник университетының профессоры, кафедра мөдире.

Әле генә күзәтеп узган сәхифәләр, әйтерсең лә, бер кеше гомеренеке генә булмыйча, берничә олпат шәхес турында сөйләгән кебек тәэсир калдыра. Моның сәбәбе, сере нидә? Күрәсең, нәселдәндер...

Исмәгыйлевлар нәселе

Исмәгыйлевлар – Башкортстанда танылган укытучылар династиясе, аларның гомуми педагогик стажы 700 елдан артып китә икән. Белем белән фән бергә үрелгән: укытучы хезмәте галимнәр династиясенә нигез булган!

Архив документларына караганда, нәселнең ерак бабасы Акбирде (1710 еллар тирәсе) хәзерге Башкортстанның Нуриман районына кергән Нимесләр авылына хәзерге Татарстаннан күченеп нигез салган 11 гаилә арасында булган. Аның улы Әхмәт, Әхмәтнең улы Сөендек, анысының улы Юмадил – барысы да шушы җирдә төпләнеп, тормыш алып барган, иген иккән, мал асраган, умарта тоткан, мәчеткә йөргән...

Юмадилның улы Исмәгыйль исә (1836-1919) муллалыкны сайлаган, аның җиде баласы да әтисе юлыннан киткәннәр. Исмәгыйльнең алтынчы улы Ибраһим, татар мәдәниятендә билгеле «Кыешкы», «Рәсүлия» (Троицк), Казан, Бохара мәдрәсәләрендә белем туплап, 1906 елда авылларында җәдит мәдрәсә ачып җибәрә, аның улы Салих – М.Гафуриның сабакташы, 1905-1918 елларда авылдагы җәдит мәдрәсә мөгаллиме, үз авылында беренче совет мәктәбен оештыручы. Сөргеннәрне кичеп, кабат туган авылына кайта.

Гыйлемле, зыялы Салихның бер кызы урта һөнәри белемле – җиде улының өчесе югары белем ала, педагоглык һөнәрен сайлый. Аларның һәрберсенең илгә багышланган тормышы, балалары һәм оныклары хакында күп сөйләп булыр иде.

Без сүз алып бара торган шәхес – Зинфер Исмәгыйлевнең әтисе, алтынчы бала булып үскән Ришат Салих улы Исмәгыйлев (1920-2020) гаять катлаулы тормыш юлы уза. 1930 елны әтисен мәзин буларак кулаклар санына кертеп, сөргенгә җибәрү, урамда туйдыручысыз калган зур гаиләдәге коточкыч ачлык-ялангачлык Ришатның укытучы булу хыялын тормышка ашыруга киртә булып ята. Әмма ул үз юлыннан тайпылмый: кулак балаларына түләп укырга кушсалар да, мәктәпне дә, Кушнаренко педагогия училищесын да тәмамлый, 1940 елны Кызыл Армия сафларына алынып, хезмәткә Брест кирмәненә эләгә. Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале тәүге сәхифәләре язылган шушы алышта радист егет каты яралана, әмма исән кала, күрсәткән батырлыгы өчен 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. С.С.Смирнов «Брест крепосте» китабын язганда, соңрак А. Кот шул исемдәге фильм төшергәндә, Р.С.Исмәгыйлевның хатирәләре аларга нигез булып ята.

«Яраларын ямаштырып», туган авылына әйләнеп кайтуга, Ришат Салих улы сугыштагылар урынына баса: Нимесләр авылында укытучы, Укәрле мәктәбенең директоры вазифаларын башкара. 1945 елның июнендә аны күршедәге Байгелде җидееллык мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Үзе дә яралардан хәлләнеп җитмәгән яшь җитәкче тиз арада тирә-яктагы авыллардан килеп укучы балалар өчен интернат ачуга ирешә, башлангыч мәктәп өчен бина төзетә, җидееллыкны урта мәктәп итеп үзгәртә. 1961-1962 елларда районда беренче булып, мәктәпнең типовой бинасы салына, аннары 100 балага исәпләнгән яңа интернат сафка баса...Әйтерсең, яшь килеш үлем белән күзгә-күз очрашкан директорны тормышны тагын да матуррак итеп кору, үсеп килүче буынга зур юллар ачу омтылышы туктаусыз хезмәт итәргә, туктаусыз кайнап, кайтмый калганнарның вазифасын да үз җилкәсенә алып яшәргә өнди.

Ришат Салих улы мәктәпне СССР күләмендә үрнәк уку йорты итеп үстерергә тели һәм, гаять зур көч куеп, шушы максатына ирешә. Ул үзе 40 нчы еллар ахырында ук табигый фәннәрен укытуны җирлектәге авыл хуҗалыгы эшләре һәм хезмәт тәрбиясе белән бәйләү методикасын әзерли, 1956 елны мәктәптә, илдә иң беренчеләрдән булып, укучыларның җитештерү-производство бригадасы оеша, аның көче белән гаҗәеп бакча үсеп чыга. СССР Фәннәр академиясе башкорт филиалының Биология институты белән берлектә мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм колхоз кырларында тәҗрибәләр уздырыла, сынаулар арасында төрле матдәләрне минераль ашламалар буларак кулланып карау, моның өчен күп кенә фәнни оешмалар белән хезмәттәшлек итү кебек үзенчәлекле юлны сайлауларын да әйтергә кирәк. Белем һәм тырышлык, фәнгә таяну һәм тир түгеп хезмәт итү нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешәләр. Байгелде урта мәктәбе 23 тапкыр СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша, дипломнар, грамоталар белән бүләкләнә, күргәзмәнең Мактау китабына кертелә. Шундый ук бүләкләргә күп кенә укучылар һәм укытучылар лаек була. Ришат Салих улы үрнәге илгә тарала, Бөтенсоюз конференцияләрендә, семинарларда өйрәнелә. Гел яңалыкка, гыйлемгә, иҗатка тартылган Р.С. Исмәгыйлев төбәкне өйрәнүгә, фәнни-педагогик темаларга багышланган китаплар яза: «Нуриман районы тарихы турында очерклар», «Мәктәп директоры язмалары», «Акыл һәм талант белән», «Гомер буе белем алу, яки без барыбыз да Нимесләр мәктәбеннән»; 90 яшенә нуриманлыларның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында «Хәтер исән...», 95 яшенә «Хәтер» дигән истәлек китапларын язып бастыра.

Хезмәт тәрбиясе белән беррәттән, мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия һәм спортны пропагандалау программасы әзерләнә. Мәктәптә 1950 еллар урталарында – музей бүлмәсе, 1963 елны музей эшли башлый. Ул республикадагы иң яхшы авыл музее булып таныла. Укучылар янына танылган язучылар, фикер ияләре, галимнәр һәрдаим кунакка килә... РСФСРның атказанган укытучысы Ришат Салих улы шушы мәктәптә 40 ел директор булып эшли, илкүләм билгеле педагог, уку-укытуны яңача оештыручы булып таныла, акыллы-зирәк дәвамчылар тәрбияли.

1943 елның ноябрендә госпитальдән кайтып, Ришат Салих улы күрше авылда укытучы кыз Сәрвә белән тормыш корып җибәрә. Бу гаиләдә үскән 5 малай һәм бер кызның гыйлемгә омтылуында, тәртипле, көчле рухлы шәхесләр булуында, шиксез, әниләре Сәрвә Газизовнаның да роле әйтеп бетергесез зур. Шушы зур гаилә өчен күңел җылысы һәм илһам бирүче, теләсә нинди хәлдән чыгу юлын таба белгән тыйнак, эшчән һәм ярдәмчел әниләре дөнья буйлап сибелеп, үз юлларын эзләгән уллары-кызларына рухи маяк та, туган җирләре, татар теле һәм мәдәнияте белән бәйле үрнәк тә була.

Ришат Салих улы Исмәгыйлевнең фәннәр мәктәбе

Әлеге тырыш, акыллы, уңган гаиләдә 1944 елны олы уллары Флүр дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Свердловскидагы тау-металлургия техникумында, Уфа авиация институтында укый, аннары да белем туплавын уңышлы дәвам итә. Исмәгыйлевларның нәсел шәҗәрәсенә салынган билгене – гыйлемгә омтылуны – әтиләреннән иң беренче булып олы уллары алып китә. Бүген Флүр Ришат улы – техник фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре һәм башка бик күп мактаулы дәрәҗә-исемнәргә лаек остаз. Ул Уфа дәүләт авиация техник университетының электромеханика кафедрасы мөдире, профессор.

Аннары эстафетага 1947 елның 15 октябрендә туган Зинфер Ришат улы кушыла. Аның өчен абыйсының белем юлы үрнәк булгандыр.

1949 ел гаиләгә тагын бер малай – Фоатны бүләк итә. Ул да абыйларыннан калышырга теләми. Мәктәпне тәмамлауга, Башкорт дәүләт университетының химия факультетына укырга керә, диплом алгач, эшләү өчен фәнни-тикшеренү институтын сайлый: «НИИнефтехим»га килә. Төрле елларда Волга-Урал НИПИгаз, «Грознефтехим», «Текойл», «ГК Русгазинжиниринг» (Мәскәү) кебек күп кенә оешмаларда җитәкче урыннарда эшли, гаилә традицияләрен дәвам итеп, студентларга белем бирү белән дә шөгыльләнә. Бүген Фоат Ришат улы – техник фәннәр докторы, профессор. 1951 елны туган дүртенче малай – Рафаэль исә, күрәсең, әтисенең мәктәптәге эш-гамәлләреннән илһам алып, авыл хуҗалыгы юлын сайлый. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Нуриман үсемлекләрне саклау станциясен җитәкли, аспирантура баскычын уза, Башкорт дәүләт аграр университетына килә, анда фәнни хезмәткәрдән кафедра мөдире, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Бодай һәм арыш җитештерү технологияләре, алардан төрле продукцияләр җитештерү мәсьәләләре белән кызыксына. Рафаэль Ришат улы – «Ватан» һәм «Салават Юлаев» бодай, «Шихан» кукуруз сортлары авторларының берсе. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбирәгъзасы итеп сайлануы галимнең академик фәндә дәрәҗәсе зур булу хакында сөйли.

Дүрт абыйдан соң көтеп алынган кыз – Флюра Ришат кызы шулай ук фән юлыннан китә. Мәктәпне тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетында укый, кандидатлык диссертациясе яклый. Озак еллар Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында укыта, чит телләр һәм рус теле кафедрасында мөдир була, фәнни хезмәтләр, дәреслекләр, уку-укыту ярдәмлекләре яза.

Төпчек ул – нигез сакчысы

Язмабыз Зинфер Ришат улына багышланган булса да, минем Салават Ришат улына кагылган өлешне аерып чыгарасым килде. Татар гаиләләрендәге матур традицияне дәвам итеп, йорт-нигезне саклаучы, әти-әниләренең эшен дәвам иткән бу ир-егет – 100 ел яшәгән, һәрчак үрнәк, киңәшче һәм ярдәмче булган әтиләрен югалтканнан соң Исмәгыйлевлар нәселе өчен рухи терәк булып калган кебек тоела. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында белем алып, үз мәктәбенә әйләнеп кайткан, 1985 елның августында әтисен алыштырган мәктәп директоры ул. Директорның да ниндие әле! Башкортстанда беренчеләрдән булып, 1993 елны Байгелде мәктәбе базасында авыл лицеен оештыра. Күптән түгел аңа Ришат Салих улы Исмәгыйлев исеме бирелде. Иҗади эшләүче, укучыларына белемгә һәм фәнгә юнәлеш бирә торган лицейны тәмамлаган 500дән артык укучының 400е югары һәм урта һөнәри уку йортларына керүе, 73е алтын һәм көмеш медальләр белән билгеләнү – аның хезмәтенә иң югары бәядер, мөгаен.

Лицейда тарихи-төбәкне өйрәнү музее эшли, анда туган җир тарихы һәм этнографиясе буенча бай материал җыйналган.

Дәвамчанлык – иң күркәм сыйфаттыр

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык. Исмәгыйлевлар гаиләсенә бигрәк тә туры килеп тора бу мәкаль. Ришат Салих улының кайсы оныгын алма – һәрберсе фән юлын сайлаган! Рөстәм Флүр улы – фән докторы, Калифорния технология университеты профессоры: химия, биология, биофизика, математика өлкәләрендә эшли! Яна Флүр кызы – юридик фәннәр кандидаты, доцент. Ильяс Зинфер улы – химия фәннәре кандидаты, әтисе юлыннан бара. Тимур Зинфер улы – Новосибирск милли тикшеренү дәүләт университетында укыта, аспирантура тәмамлаган. Салават Фоат улы Истанбул университетына барып, икътисад фәннәре буенча белем туплаган. Зөлфия Фоат кызы исә – техник фәннәр кандидаты. Ринат Рафаэль улы – химия фәннәре кандидаты, нефть-газ ятмаларында эшне оештыру проблемалары белән шөгыльләнә. Камил Рафаэль улы – икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Флюраның кызы Нелли, улы Әнвәр – юридик фәннәр кандидатлары. Салаватның улы Таһир – техник фәннәр кандидаты, архитектор; тагын бер улы Нияз исә – физика-математика фәннәре кандидаты; кызы Зилә – Италиядәге Тренто университетында аспирантурада...

Шулай итеп, Ришат Салих улы Исмәгыйлевның балалары һәм оныклары арасында – 9 фән докторы, 12 фән кандидаты!

Саннарга күчкәнбез икән, тагын бер серне ачмыйча булмый: болар бит – нәсел шәҗәрәсенең бер тармагы гына. Ришат Салих улының 7 бертуганы гаиләләрендә дә фән докторлары, кандидатлары бар, шөкер!

Ахыргы сүз урынына

Күренекле татар галиме Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев белән таныштыру кебек уйланылган иде бу язма. Әмма каләм үзеннән-үзе Башкортстанның гүзәл табигате кочагында яшәгән олы бер нәсел турында сөйләүгә алып кереп китте... Шулай булмый ни: үрнәк алырлык, сокланырлык, горурланырлык, акыллы, затлы шәхесләр, халкымның талантлы, тырыш, гыйлемгә омтылган уллары һәм кызлары бит алар! Кызыксынучанлыгы белән ерак төбәкләргә чыгып китүдән, әллә кай җирләрдән йөреп кайтудан өрекмәгән, шуңа күрә дә халыкта «Озын аяклар» дип кушамат алган киң карашлы Исмәгыйльнекеләр бит алар! Имәндәй нык, йөз яшәп, меңләгән укучыларына тормышта юл күрсәткән Ришатныкылар! Киләчәк буыннары да шуларга лаек булып яшәсеннәр.

Фотода Зинфер Исмәгыйлев (уртада) «Глобаль энергия» премиясен тапшыру тантанасында. 2021 ел.

 

"КУ" 11, 2011

Фото: архивтан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев