Логотип Казан Утлары
Фән

Татарлыкны саклап яши Мөслим

Мөслим ягы авыллары – борын-борыннан милләттәшләребез ватаны. Бүгенге көндә Мөслим районында яшәүче 23 меңгә якын кешенең 90 процентка якынын татарлар тәшкил итә.

Мөслим ягы авыллары – борын-борыннан милләттәшләребез ватаны. Бүгенге көндә Мөслим районында яшәүче 23 меңгә якын кешенең 90 процентка якынын татарлар тәшкил итә. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан комплекслы фәнни экспедициянең өйрәнү объекты итеп, Мөслим районының сайлануы бу төбәкнең мәдәни байлыгына күзәтү ясауга инде шактый вакыт узган булуга бәйле. Институт галимнәре Мөслим якларына 1948 һәм 1949 елларда фольклор экспедицияләренә чыккан булганнар. Институт тарафыннан комплекслы фәнни экспедицияләр оештыру соңгы елларда дәүләт программалары аша тормышка ашырыла. Мөслимгә үткәрелгән экспедициянең, мәсәлән, «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы нигезендә уздырылуы бик мөһим.
2017 елның җәендә Мөслимгә оештырылган экспедиция Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ул еллардагы гыйльми сәркатибе, филология фәннәре кандидаты, язучы Рөстәм Галиуллин җитәкчелегендә эшләде. Төркемдәге белгечләр арасында халыкның төбәк сөйләшен, тел-авыз иҗатын, декоратив-гамәли сәнгатен, халык һөнәрләрен, музыкасын өйрәнүчеләр, борынгы кул эшләнмәләре, кием-салым бизәлеше белән кызыксынучы, кабер ташъязмаларын укып тикшерүче, гарәп язулы китаплар һәм кулъязмаларны туплаучы белгечләр бар иде: сәфәргә фән докторлары телче-диалектолог Флёра Баязитова, фольклорчы Лилия Мөхәммәтҗанова, сәнгать белгече Рауза Солтанова, фән кандидатлары Людмила Шкляева, Геннадий Макаров, Зөфәр Мөхәммәтшин, фәнни хезмәткәрләр Венер Усманов һәм Алия Мөбарәкшина, автобус йөртүчесе Рөстәм Гыйльфановлар чыкты. Һәркем үз юнәлеше буенча халык белән аралашты, материал туплады.
Бу як кешеләре фольклорны теркәп һәм теркәтеп калдыруга үзләре дә элек-электән зур өлеш керткәннәр. XX йөзнең 40 нчы елларыннан алып, татар халык иҗатының кайсы гына жанры буенча нинди генә җыентык чыкса да, аларда Мөслим районы кешеләреннән язып алынган яисә аларда саклана торган язмалардан күчерелгән фольклор әсәрләрен, йә булмаса алардан язып алынган вариантлар турында мәгълүматлар очратасың. Хәмит ага Ярми җитәкчелегендә Минзәлә, ул вакыттагы Калинин, Мөслим, Актаныш районнары авылларын иңләгән экспедициядә, мәсәлән, фольклорчы Халидә Гатина, институт хезмәткәре Шәмсезәйнәп Максудова, КДУ студенты Н.Фәттахов катнашкан. Ул чорда институтыбыз галимнәре бу яклардан шактый зур күләмле рухи хәзинә белән кайтканнар. Югарыда телгә алынган (телгә алынмый калганнары да шактый), үткән гасырда бу яклардан туплап алып кайтылган материаллар барысы да бик пөхтәләп, Мирасханәгә – институтның архив фондларына тапшырылганнар. Алай гына да түгел, ул чактагы экспедицияләрдә халыктан җыелган фольклор үрнәкләре бик күп җыентыкларга кертелгән, шул исәптән 1989 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган 12 томлык академик «Татар халык иҗаты» җыентыгы томнарында лаеклы урынын тапканнар.
Мөслим ягы бүгенге көндә нинди хәзинәләр саклый икән? Татарстанның көнчыгышына, Ык елгасы буена урнашкан Мөслим районы авыллары – татарларның нәкъ каймагы, шуңа да биредә халык авыз иҗаты үрнәкләренең күпләп табылачагына шигем булмады. Мөслим районыннан чыккан күренекле шәхесләрдән филология фәннәре докторлары профессор Марсель Хәернас улы Бакиров, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, академик Дания Фатих кызы Заһидуллина – шәхсән үзем якыннан аралашкан шәхесләр, аларның никадәр белемле, киң күңелле, бай рухлы асыл затлар булуы да, әле бу як халкын барып күргәнче үк, мөслимлеләр турында бик яхшы фикерләр тудыруга үз йогынтысын булдырмый калмагандыр, әлбәттә.

Экспедиция барышында Мөслим авылларында үзем аралашкан информантлардан тупланган фольклор материалыннан кайберләрен укучыларга тәкъдим итәбез.
 

Вәрәшбаш
Тыюлар (халык педагогикасы, тыю жанры)


Җир суалчанын икегә өзсәң, тормышың урталай бүленер. Көйгән ипи ашасаң, бүредән курыкмассың.
Кырмысканы үтермә, әниеңнең күкрәге шешәр.
Үзеңнән түбәнгә (кечкенәләргә) сукма, кулың корыр.
Зиратка бармагың белән төртергә ярамый, бармагың шешә. Сишәмбе көнне кер юарга ярамый, кайгы теләү була.
Җомга турында эш эшләргә ярамый, эшең ут булып янар. Туган көнеңдә зур эш башларга ярамый, кайгы килер. Бисмилласыз ашый башласаң, ризыгыңны шайтан ашап торыр. Башта уң аягыңны киен, көне буе эшең уң булыр.
Күп сөйләшмә, телеңә тилчә чыгар.
Майны күп ашасаң, күзең сукыр булыр.
Зират әйберенә тимә, мәетләр ачуланыр.
Ачык урынга олы йомышыңны үтәмә, кояшны рәнҗетерсең. Олылар сөйләгәндә катышма, телең үсеп, авызыңа сыймый башлар.

 

Низамиева Тәзкирә Газетдин кызы, 1943 елгы.
 

Иске Вәрәш
Как кою җиңел эшме? (халык һөнәрләре)


Как кою – әнкәемнән калган һөнәр. Алма кагы, кура җиләге кушылган алма кагы, бөрлегән, кара миләш, кызыл миләш, алма белән кара миләш, җиләк белән слива, балан белән алма, җиләк белән алма каклары – ниндиен телисез? Как кою – четерекле эш, әмма нәтиҗәсе бик тәмле һәм файдалы.
 

Баһаува Бәһиҗә Сәрвәретдин кызы, 1940 елгы.
 

Катмыш
Колхоз түгәрәге (уен)


Яшьләр клубта култыклашып әйләнә торган иде. Колхоз түгәрәге, ди идек шуны. Җырлап әйләнә идек:
 

Байкал күле,

Байкал күле,

Байкал күле балыклы,

Рәхмәт яусын Ысталинга,

Бәхетле итте халыкны.


Шулай дип җырлый торган идек. Бәхетсез дә түгел идек, рәхәт чаклар иде. Уен түгәрәгенә бер кешене чыгаралар. Аңа атап, җыр җырлана:
 

Ысталин зур урында,

Ысталин зур урында,

Рапорт бирергә килмәдем

Сөюләрем турында.


Тула басу (йола)


Туланы язгы һәм көзге сарык җоннарын аралаштырып басалар. Мөслим базарында җон җыеп, шуннан басалар иде. Тула оекны байлар гына кия иде.
 

Фәттахова Рәзифә Хантимер кызы, 1935 елгы.
 

Мәлләтамак
Мәлләтамак (топонимик риваять)


Мәллә – елга. Ул Ыкка коя. Төшкән урыны тамак дип атала. Шул тамакка урнашканга, авылның исеме – Мәлләтамак. Мәлләтамак элек Тамьян тавы янында булган. Су баскач, хәзерге урынга күчергәннәр. Мәллә нәрсәне аңлата – белмим. Шушында беренче килеп утырган кешенең исеме түгел микән.
 

Әхмәтшин Игорь Акмал улы, 1939 елгы.

Тугаш
Сандык сату (йола фольклоры)


Туй көнне кияү ягыннан киленне алырга киләләр. Шунда кыз ягы егет ягына бирнә сандыгын сата.
– Бирнә сатам.
– Бирнәсе күпме тора соң?
Кызның ата-анасы, туганнары – бу йортта кем бар, һәммәсе бу көнне туйга китәсен
яхшы белә инде барысы да. Шуңа сандык сатучы иң элек күчтәнәчне өй саклап калучы өчен сорый. Шуннан соң да сандыкны тиз генә бирми.
– Кызның сыеры кала – аңа бер капчык фураж, тавыклары кала – бер чиләк бодай, өйне саклап эт тә монда кала – аңа итле сөяк, песие кала – аңа каймак.
Егет ягы бу таләпләрне тыңлый, кемдер каушап кала, кемдер тапкыр җавап бирә. Кияү җор булса, әйтә:
– Кыз белән бергә барысын алып китәм, барысын ризыклы итәм, – ди, хәлле булуын күрсәтә үзенең. Кызның бирнә сандыгын бүген дә шулай саталар.

 

Мәхүбрахманова Флёра Рифкать кызы, 1970 елгы.


Югары Табын
Югары Табын (тарихи-топонимик риваять)


Монда унсигезенче гасыр башында ишан нәселеннән булган бер кеше үзенең алты улы белән Урал якларыннан килеп төпләнә. Шушы тирәләргә алты улы алты җиргә табын-табын урнашалар, алты җиргә алты табын ясыйлар. Шуның бер улы Түбән Табынны, икенчесе Югары Табынны кора, Бу авыллар үсеп китә. Авыл исеме шуннан. Хәзер 126 хуҗалыклы авыл, 265 кеше яши.
 

Вәлиев Хафиз Хәертдин улы, 1945 елгы.

(Мәкалә кыскартылып бирелде)

 

 

 

"КУ" 6, 2020

Фото: muslumovo.tatarstan.ru

Теги: фән публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев