Логотип Казан Утлары
Фән

Рәшит Сүнәевнең гыйлем галәме

Р.А.Сүнәев – гаҗәеп ачышлары өчен дөньядагы иң мәшһүр бүләкләргә ия булган галим.

Галимлек эталоны – нинди ул? Тормыш-яшәешкә карашларны гына түгел, кешелек дөньясының барышын үзгәртерлек ачышлар ясаумы, әллә инде гомерне фәнгә багышлап, туктаусыз эзләнүләр юлына теләсә нинди шартларда да тугры калумы, яки гыйлемнең киләчәге өчен җаваплылыкны үз кулыңа алу куәтеме, йә булмаса үз халкың өчен мөһим бер генә мәсьәләгә дә битараф кала алмаумы? Бәлки, болар барысы бергә – бер шәхес язмышында, холкында күзәтелгәндә, галимлек эталоны хасил буладыр! Дөньякүләм танылган астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы (1992 елдан), Академиянең Космик тикшеренүләр институты (ИКИ) галиме, Макс Планка исемендәге җәмгыятьнең Астрофизика институты директорларыннан берсе (Garhing, Алмания) булган Рәшит Али улы Сүнәев шушы сыйфатларның барысын да үзенә туплаган, лабаса. 

Хәзерге заманның теоретик астрофизика һәм физик космология фәннәрен аның ачышларыннан, хезмәтләреннән башка күз алдына китереп булмый. Ул – күп фәннәр гыйлемнәренә таянып, Галәмне, йолдызларны, галактикаларны киләчәктә өйрәнү юлларын, модельләрен уйлап табучы, кеше аңын шул модельләрне кулланырга көйләүче акыл иясе. Шунысы кызык: Рәшит Али улы тәкъдим иткән методлар һәм модельләр, технологияләр үзгәрү белән, күзәтеп дәлилләнәләр, фаразлары раслана. Әйтерсең, галимнең уе-аңы, бүгенгедән торып, ерак киләчәктәге Галәмне өйрәнү технологияләрен «күрү» сәләтенә ия. 

Рәшит Сүнәев 1943 елның 1 мартында Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары элеккеге Пенза губернасы, хәзерге Мордовиянең Кадошкин районындагы Латыш һәм Иса авылларына барып тоташа. Аның әтисе морзалар нәселеннән булган Али Абдрахман улы Сүнәев Латыш авылында сәүдә һәм кәсәбәлек белән шөгыльләнгән хәлле бер гаиләдә туа. Рәшит Сүнәевнең әнисе Сәйдә Исхак кызы Дәүләт-Килдиева Латыш авылына күрше булган Иса авылыннан, әмма булачак ире белән Ташкентта гына очраша. Чөнки Исхакның әтисе, Мордовия төбәгендә билгеле морзаларга барып тоташкан нәсел дәвамчысы, югары гыйлемле, яшь чагында Берлинда, Варшавада, Истанбулда, Мәккә һәм Мәдинәләрдә булган Усман Солтанали улы Дәүләт-Килдиев, коллективлаштыру башлангач, хатыны Өммегөлсем, балалары белән бергәләп, аларны исән-сау саклап калыр өчен чит җирләргә китеп барудан башка юл тапмый. 

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Рәшит Али улы Мәскәү физика-технология институтына (МФТИ) укырга керә, 1966 елда «кызыл диплом» алып, академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. Үз сүзләренә караганда, Россия фәненең иң күренекле галимнәреннән берсе – аның фәнни җитәкчесе генә түгел, чын мәгънәсендә остазы, киңәшчесе булып чыга. Физика-математика фәннәре докторы (1973), МФТИ профессоры (1974) булгач та, остаз белән укучы фән юлыннан бергә атлыйлар. 

Рәшит Сүнәевнең фәнни хезмәтләре йолдызларны, галактикаларны, бөтен Галәмне өйрәнү белән бәйле. Ул астрофизика фәнендә иң кечкенә күренешләрдән башлап – физик космологиягә кадәр гаять күп мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Аның ачышлары кешелекнең Галәмгә, Галәм аша – матди дөньяга карашларын үзгәртергә сәләтле һәм тамырдан үзгәртәләр дә

Дөнья фәне Сүнәев белән Яков Зельдовичны миллионнарча еллар элек Галәмне хасил иткән Зур Шартлаудан соң беренчел дулкыннар барлыкка килү теориясенең авторлары буларак таный. Галимнең фәнни казанышлары арасында иң күренеклеләре – «кара упкын»нарның (чёрные дыры) һәм нейтрон йолдызларның тибрәнүе теориясе (Шакура һәм Сүнәев, 1973, 1976); кайнар плазмада түбән ешлыклы фотоннарның тизлеге үзгәрү (комптонизация) вакытында нурланыш спектрын ачыклау өчен СүнәевТитарчук формуласы (1980); бик борынгы, әле Галәм формалашып килгән вакытта акустик дулкыннарның нурланышка һәм галактикаларның Галәмдә урнашуына тәэсирен фаразлау (1970); галактикаларның тупланышын күзәтергә мөмкинлек биргән «Зельдович-Сүнәев эффекты» (1972) һ.б. Алар хакында җентекләбрәк сөйлик. 

Әйтик, Шакура-Сүнәевнең аккрецион дисклар теориясе Галәмдә кара упкыннарны эзләүгә юл ача. Ул йолдызларда матдәләр күчешен һәм энергия бүленеп чыгуны, чиктән тыш авыр «кара упкын»нарның массасы үсүне тасвирлаганда, бөтен дөньяда, гомум кулланылышта йөри. МДУ профессоры Николай Иванович Шакура һәм Рәшит Али улы Сүнәевнең бу хактагы фәнни хезмәте (1973) йолдызлар янында, газ бүленеп чыгуга бәйле, аккрецион дисклар хасил булуны раслый, бүген «кара упкыннар»ны теоретик тикшеренүләрнең нигезе булып тора, астрофизика фәнендә иң күп тапкыр телгә алынган (цитацияләнүче) эш исәпләнә.

Хезмәттә массасы артып торган нейтрон йолдызлар һәм «кара упкын»нар бер үк вакытта бик көчле рентген һәм гамма-чыганаклар итеп карала. Сүнәев-Титарчук формуласы (1980) шушы объектларны күзәтү, нәтиҗәләрен теркәү вакытында алыштыргысыз. Әлеге формула Галәмдә барган күптөрле хәрәкәтләрне (күчешләр, масса арту-кимүләр һ.б.) аңлатырга мөмкинлек бирә.

Астрофизика фәнендә иң мөһим ачышларның берсе итеп, Зельдович-Сүнәев эффекты (SZ-эффект) санала. Әлеге исем белән йолдызара һәм галактикаара газның кайнар электроннарында бик борынгы, Галәм формалашкан вакыттагы нурланышның куелыгы үзгәрүне атыйлар. 1960–1970 еллар чигендә ясалган бу ачыш, чын мәгънәсендә, Галәмне өйрәнүдә, аның төзелешен, зурлыгын күзаллауда инкыйлаб ясый.

Бу проект 1969 елны башлана: Рәшит Сүнәев һәм Яков Зельдович Галәмдә галактикалар тупланган урыннарда микродулкын фонының яктылыгы кимү турындагы фикергә киләләр. Әлеге күренешне аңлаткан, аны куллану мөмкинлекләрен күрсәткән хезмәт 1973 елны басылып чыга. Шул вакыттан алып әлеге тәгълимат күзәтү космологиясендә иң нәтиҗәле методларның берсенә әверелә. Шул исәптән, ул Галәмдә «караңгы энергиянең» ролен һәм берничә мең галактикалар тупланышын өйрәнергә юл ача. «Планк» спутнигын һәм SZ-эффектны өйрәнү өчен махсус төзелгән South Pole Telescope, Atacama Cosmology Telescope, SZ-array телескопларын кулланып, соңгы елларда меңнән артык моңа кадәр мәгълүм булмаган галактикалар тупланышын ачыкларга мөмкин булды. Нәтиҗәдә, хәзер Галәмдә галактикалар тупланышлары каталогларын төзү эше башкарыла. 

Кайбер ачышлар күпмедер вакыт узганнан соң гына раслана һәм гамәлдә кулланыла башлый. Әйтик, 1980 елны Р.А.Сүнәев һәм Я.Б.Зельдович галактикалар тупланышындагы нурланышта кинематик эффект турында белдерү ясыйлар. Ул 30 елдан соң, бары тик 2011-2012 елларда гына күзәтү космологиясендә кулланыла башлый. Ләкин моның белән әһәмияте кимеми: бүген ул дөньяның иң эре радиотелескоплары программасына керә һәм нурланышны күзәтеп, галатикалар тупланышларының сурәтен-рәвешен ачыкларга ярдәм итә.

Үзгә бер юнәлештәге фундаменталь тикшеренүләр Галәмнең генә түгел, Җир шарының килеп чыгышына караган күп кенә сорауларга җавап бирә. Шундый зур проект 1968 елны, Р.А.Сүнәев, Я.Б.Зельдович һәм В.Г.Курт белән бергәләп, Галәм формалашкан вакытта водород оешу һәм таркалу тизлеген исәпләүдән башлана. 1970 елны Сүнәев һәм Зельдович әлеге күренешнең нурланышка тәэсирен билгелиләр. 2006 елны Йенс Хлуба һәм Сүнәев водород һәм гелий атомнары һәм ионнарының оптик сызыкларын исәпләп чыгаруга ирешәләр.

Алай гына да түгел: мондый тикшеренүләр Галәм барлыкка килүне тулысынча күзалларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 1969-1970 елларда Р.А.Сүнәев һәм Я.Б.Зельдович борынгы дәвер нурланышында энергия югалу процессын детальләп тикшерәләр. Беренче булып алар тарафыннан безнең Галәмнең иң борынгы сурәтен ачыклау методы тәкъдим ителә. 

Сүнәев һәм Зельдович 1970 елны реликт нурланышының таралыш почмакларында иң югары акустик нокталар булуны фараз итәләр, аларны «Сахаров осцилляцияләре дип исемлиләр. 2000 елны акустик пиклар спутниклардан космологик күзәтү вакытында табыла, өйрәнелә. Шул ук хезмәттә Галәмдә галактикаларның урнашуында барион акустик осцилляцияләрнең (БАО) роле фаразланган була. Бүген инде БАО, шулай ук, күзәтү космологиясенең иң мөһим методларыннан санала.

Кайчак ачышлар озак вакытлар дәвамында берсен-берсе дәвам иткән эзләнүләр чылбыры хасил итә. 1973 елны Т.М.Энеев, Н.Н.Козлов һәм Р.А.Сүнәев галактикаларның үзара тартылышына кагылышлы исәпләүләр башкарып карыйлар. Р.А. Сүнәев һәм Ю.Н.Гнедин (1974) исә, үсә баручы рентген пульсарларның рентген спектрларында циклотрон сызыклар булу мөмкинлеген фаразлыйлар. В.М.Лютый һәм А.М.Черепащук белән берлектә 1973, 1976 елларда йолдызларның рентген җылынуына һәм үзара тартылыш китереп чыгарган тирбәлешләргә аңлатма бирелә. М.М.Баско һәм Р.А.Сүнәев (1973) беренче булып рентген нурланышының йолдыз өслегенә тәэсирен ачыклыйлар: йолдыз өслеге җылыну, рентген нурларының чагылышы йолдыз җиле китереп чыгара икән. 

Шул ук юнәлештә 1974 елны Р.А.Сүнәев, Л.Г.Титарчук белән бергәләп, беренче булып салкын йолдыз атмосферасында чагылган нурланышның рентген спектрын исәпләүгә ирешә. 1975 елны, А.Ф. Илларионов белән бергәләп, көчле магнит кырына ия булган нейтрон йолдызларда «пропеллер» эффектының әһәмиятен күрсәтә.

Иң гаҗәбе – космологиядә фаразларның дәлилләнүе, әлбәттә. Инде телгә алынганнарыннан тыш, моңа күпләгән мисаллар китерергә була. Мәсәлән,  Р.А.Сүнәев, М.Л.Маркевич һәм М.Н.Павлинский (1993) безнең Галактика төшендәге авыр кара упкын янындагы молекуляр болытларның K-альфа тимер сызыгында бик көчле нурланыш булу мөмкинлеген фаразлыйлар. Бүген инде бу нурланыш күзәтелә. 

1999 һәм 2010 елларда Н.А.Иногамов һәм Р.А.Сүнәев яктысы сүрән йолдызның моделен төзиләр, аның ярдәмендә көчле энергия бүленеп чыгу механизмын аңлаталар. Йолдыз өслеге буйлап таралган матдәнең ике якты түгәрәк хасил итәргә тиешлеге фаразлана. Бу күренеш тә хәзер гомумбилгеле инде.

Болар – иң күренекле, космология фәнен үзгәрткән ачышлар гына. Әле, теоретик галим булу өстенә, Рәшит Сүнәев гамәли фән белән дә гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә нәтиҗәле шөгыльләнә. 

Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге 1974 елны, Я.Б.Зельдович һәм Р.А.Сүнәевне академик Р.З.Сәгъдиев СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтында (ИКИ) теоретик астрофизика бүлеген оештырырга чакырудан юл ала. 1974–1982 елларда Р.А.Сүнәев бу бүлектә лаборатория эшләтеп җибәрә, 1982 елдан ИКИда Югары энергияләр астрофизикасы бүлеген җитәкли. Шул вакыттан галим тормышында эксперименталь рентген һәм гамма-астрономия этабы башлана. Рәшит Али улы СССР һәм Россиядә өч иң уңышлы орбиталь астрофизик обсерваторияләр – МИР галәм станциясендәге КВАНТ модулендә РЕНТГЕН обсерваториясе һәм ГРАНАТ, ИНТЕГРАЛ орбиталь обсерваторияләре өчен аппаратура сайлау һәм булдыру, күзәтүләр программасын эшләү белән фәнни җитәкчелек итә. РЕНТГЕН обсерваториясенең иң зур ачышларыннан дип Зур Магеллан Болытындагы Өр-Яңа 1987Адагы каты рентген нурланышын ачу тора. Бу нурланыш йолдыз таркалганда хасил булган 56Ni һәм 56Со, гамма-квантлар бүленеп чыгу һәм аларның салкын сүрүдә үзгәрүенә (комптонизация) бәйле була. Йолдыз һәлакәте вакытында никель-56ның радиактив таркалышы һәм кобальт-56-га, аннары – тимер-56-га әйләнүе Галәмдә, шул исәптән, безнең Җир шарында да тимернең килеп чыгышына аңлатма бирә.

1989 елның 1 декабрендә Байконур полигоныннан ГРАНАТ халыкара орбиталь обсерваториясе җибәрелә. СССР, Франция, Дания рентген телескопларын берләштергән бу галәми мәйданчык 10 ел эшли. Аның нәтиҗәләре арасында Галактиканың үзәк өлешенең җентекле рентген картасын эшләү, «кара упкын»нар һәм нейтрон йолдызларның спектрларын билгеләү, уннарча яңа рентген чыганакларын, шул исәптән, билгеле Галактик микроквазарларның иң яктысын ачу күрсәтелә ала. ПРОТОН ракетасы ярдәмендә орбитага чыккан ИНТЕГРАЛ, үз чиратында, безнең Галактика үзәгендәге салкын позитроннарның аннигиляцион нурланышын өйрәнүдә зур нәтиҗәләргә ирешә. 

Р.А.Сүнәев – Россия һәм Германиянең космологиядәге фундаменталь мәсьәләләрне – караңгы энергиянең һәм караңгы матдәнең табигатен, чиктән тыш авыр «кара упкын»нарның барлыкка килүен һәм үсүен, билгесез килеп чыгышлы объектларны өйрәнә торган СПЕКТР-РЕНТГЕН-ГАММА («СРГ») рентген орбиталь обсерваториясенең фәнни җитәкчесе. Бу зур эшкә әзерлек 15 еллап бара, «СРГ» исә Байконурдан 2019 елның 15 июлендә галәмгә оча. Россия, Англия, Дания, Италия, Америка, Финляндия, Швейцария, Германия, Венгрия, Канада, Израиль, Төркия һ.б. илләрнең 2,5 тонна авырлыктагы фәнни аппаратурасына, гыйльми көчләренә таянган бу проект 4 ел эчендә рентген күгендә 3 миллионнан артык актив галактикалар төшен – нурланыш чәчә торган чиктән тыш авыр «кара упкын»нарны, галактикаларның йөз меңләп тупланышын – билгеләргә тиеш. Аппарат Җирдән 1,5 миллион километр ераклыктагы Лагранж (L2) ноктасына – Кояш, Җир һәм Ай һәрвакыт обсерваториянең бер ягында күренә торган урынга – җибәрелә. Ярты ел эчендә ясалма иярчен ул ноктаны әйләнеп чыга, шул вакытта күк йөзен тулысынча рәсемгә төшерә. Обсерваториядә ике уникаль көзгеле телескоп (Россия һәм Германиянеке) урнаштырылган. Алар энергияләрнең рентген диапазонында бөтен күк йөзен күзәтеп чыгарга, сайлап алынган астрофизик объектларны җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирә. 4 ел эчендә 8 бер-берсен тулыландыра торган рәсем-карта төшереләчәк. Нәтиҗәдә Галәмнең иң җентекле, төгәл картасы пәйда булыр дип уйланыла. Әмма иң мөһиме – проект моңа кадәр билгесез булып калган төп мәсьәләгә җавап бирер дип көтелә: күзгә күренмәгән караңгы матдә – вакыт һәм пространство белән идарә итүче көч – Галәмдә ничек урнаша? Безнең яшәеш закончалыкларына карашыбызны үзгәртәчәк әлеге ачышны бүген өченче астрономик революция дип тә атыйлар (беренчесе оптик приборлар барлыкка килү булса, икенчесе – кешелекнең якын Галәмгә чыгуы). 

Р.А.Сүнәев әйтүенчә, «СРГ» тикшеренүләренең нәтиҗәләре аеруча безнең Галактиканың үзәгендә урнашкан гигант «кара упкын»ның активлыгына кагылачак. Бүген әлеге «кара упкын» һәм ул суыра торган матдә алмашынып торган рентген нурланышы дип санала. Әмма миллион еллар элек Галактика үзәгендә булган Зур Шартлау әлеге «кара упкын»нан уннарча мең яктылык елы ераклыгына коточкыч күләмдә газ атылуга һәм аның тирәли йолдызлар хасил булуга китергән. Ул чакта Галактикада нурланыш бүгенге белән чагыштырганда, йөз миллионнар, бәлки миллиардлар тапкыр артык булган. «СРГ» телескобы бүленеп чыккан газның үзлекләрен тикшерә, аны миллион градусларга кадәр җылыта торган көчле бәрмә дулкыннарны «күрә». Рентген чыганакларын өйрәнү Галәмне тутырган караңгы энергиянең һәм кара матдәнең табигатен аңларга ярдәм итәр дип фаразлана. Галәм пәрәвезләрендәге Галактикалар тупланышы, бәлки, безнеке кебек башка Галәмнәр булуны да хәбәр итәр, дигән ышаныч та кешеләрнең күңелен гел ымсындырып тора бит.

Галәмнән җибәрелгән материалларны кабул итү, тикшерү белән уннарча үзәкләр, шул исәптән, Казан галимнәре дә шөгыльләнә. 

1990 нчы еллардан башлап академик Сүнәев Татарстан, Казан университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Кадрлар тәрбияләүдәге, Татарстан өчен чит илләргә чакыртып, кандидатлар һәм докторлар әзерләүдәге эшчәнлеге аерым бер ихтирамга лаек. 1990 елларда Төркиядә (Анталья) Бакыртәпә тавына югары сыйфатлы спектрометр белән җиһазландырылган 1,5 метрлы телескоп урнаштыру аның ярдәме белән мөмкин була. Еллар буе барган күзәтүләр нәтиҗәсендә, РТТ-150 телескобы ярдәмендә берничә мең нурланыш өлгесе ачыклана, йолдызларның нур тизлеге үзгәреше тикшерелә.

2017 елны 10 ел буе алып барылган тикшерүләр зур ачышка китерә! Астрономия каталогларында HD 208897 номеры белән билгеләнгән йолдызның нурланыш тизлекләрен анализлау вакытында, аның тирәсендә Юпитер планетасы массасыннан 1.4 тапкыр артык авырлыктагы планетаның 353 тәүлек эчендә бер астрономик берәмлек (150 миллион километр) ераклыгын әйләнеп узуы билгеле була. Бу Җирнең Кояш тирәли әйләнү ераклыгына тәңгәл. HD 208897 йолдызы исә бездән 210 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Дөньяда Юпитер массасына якынлашкан 10 планета гына мәгълүм! Шуңа күрә Төркиядәге Казан телескобында яңа планета ачылу уникаль вакыйга булып тора! 

Бүген бу телескоп бик күп халыкара проектларда, шул исәптән «СРГ» проектында катнаша. Мәскәүдән Рәшит Сүнәев һәм аның укучысы, Россия Фәннәр академиясе академигы Марат Гыйльфанов, Казаннан академик Наил Сәхибуллин җитәкчелегендә бер төркем: Ирфан Бикмаев, Элдар Иртуганов, Алмаз Галиев, Сергей Мельников һ.б.лар Җирдән торып йолдызлар тирәсендә планеталар эзләү программасында яңа ачышлар ясыйлар. Мисалга, Казан галимнәре сайлап алынган рентген чыганакларының берсенең 100 миллион Кояш массасы авырлыгындагы «кара упкын» булуын ачыклыйлар. Әлеге квазар әле Җир формалашмаган, Галәм 10 тапкырга яшьрәк булган чакта ук нур тараткан! Аның рентген һәм оптик фотоннары безгә 12 миллиард ел «очканнар»! 

Р.А.Сүнәев – гаҗәеп ачышлары өчен дөньядагы иң мәшһүр бүләкләргә ия булган галим. Америка Астрономия җәмгыятенең Бруно Росси премиясе (1998), Король Астрономия җәмгыятенең Алтын медале (1995), Космология өлкәсендәге хезмәтләре өчен Бөекбританиянең Робинсон премиясе (1995), Король җәмгыяте һәм КОСПАРның Алтын медале (1998), Тын океан Астрономия җәмгыятенең Катерин Вольф Брюс Алтын медале (2000), Русия Фәннәр академиясенең А.Фридман премиясе (2002), Халыкара астрономнар берлегенең танылган Петер Грубер премиясе (2003) һ.б. Галим йолдызларны һәм галәмне өйрәнүдә уңышлары өчен АКШның физика институты һәм астрономия җәмгыяте тарафыннан 2003 елның иң күренекле астрофизигы булып таныла һәм Dannie Heineman фонды бүләгенә лаек була. Бу хактагы карар болай яңгырый: «Бар галәмнән алып, «кара упкын»нарга кадәр нурланыш белән матдә арасындагы багланыш мәсьәләләрен гаҗәеп дәрәҗәдә тирән аңлауга ирешкәне өчен». Шуны да өстәргә кирәк: ул – СССР һәм Россиядән Һейнеман премиясен алучы беренче кеше!

Галим ике тапкыр: 1990–1998 елларда Гранат астрофизика обсерваториясендә алып барылган «кара упкын»нар һәм нейтроннарны өйрәнү (2000), «кара упкын»нарда дисклар үзгәреше теориясен булдыруы (2016) өчен – Россиянең фән һәм технологияләр өлкәсендә Дәүләт бүләген ала.

Гомумән, Сүнәевнең күпләгән халыкара бүләкләргә, алтын медальләргә лаек булуы аның фән өлкәсендәге зур казанышларының бәхәссез икәнлеген раслый. Шулардан иң соңгы берничәсен генә атап узу да җитәр. Бик сирәк галимнәргә генә бирелә торган бүләкләр буларак: астрономия буенча Нобель бүләгенә тиң булган Крафурд премиясен (Швеция, 2008), Халыкара Астрономия җәмгыятенең иң югары бүләге – Рассел премиясен (2008), Германия Астрономия җәмгыятенең иң югары бүләге – Карл Шварцшильд медален (2008), Король Фейсал исемендәге Халыкара премия һәм Алтын медальне (2009), Галәмне өйрәнүдә зур уңышлары, аерым алып, флуктуация теориясе өчен Япониянең төп фәнни бүләге – Киото премиясен (2011), физика буенча Бенджамин Франклин Алтын медален (2012) аерып күрсәтергә мөмкин. «СРГ» проектының казанышлары, «рентген нурларында күкнең иң яхшы картасын булдыруы, космология киңлекләрендә моңа кадәр билгесез булган миллионлаган авыр «кара упкын»нарны ачуы, нигездә «караңгы матдә» белән тулган уннарча мең Галактикалар тупланышы нурларын табуы һәм Галәмнең эре масштабтагы структурасы үсешен җентекле өйрәнү мөмкинлеге булдыруы» өчен 2021 елны Марсель Гроссман исемендәге халыкара премия белән билгеләнә. 

Бик күп фәннәр академияләре аны үз әгъзалары итеп күрүне зур дәрәҗә саный. Дөньяның иң мәшһүр университетлары Рәшит Али улын үзләренең профессоры итеп чакыралар. Әйтик, Альберт Эйнштейн гомеренең соңгы 22 елында эшләгән, атом бомбасы ясау буенча Манхэттен проектының фәнни җитәкчесе Роберт Оппенгеймер директор булган, иң күренекле математиклар, физиклар, философлар тупланган Принстон Югары тикшеренүләр институтында, чакырылган профессор буларак, ул ел саен ике ай дәвамында дәресләр алып бара!

Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен, чын мәгънәсендә, тормышыңны-язмышыңны тулысы белән фәнгә багышларга кирәктер! Әлеге юлда таянычым, ышанычым дип Рәшит Али улы гаиләсен күрсәтә. Хатыны Гүзәл Әпсәләмова – табиб, аны татарлар тарих фәннәре докторы, профессор Разия Мөэминованың кызы дип тә беләләр. Әлеге гаиләдә берсеннән берсе талантлы дүрт бала үскән. Олы уллары Шамил – молекуляр биология профессоры, Гарвард университетында эшли. Икенче уллары Усман Мәскәүдә яши, ул компьютерлар белгече, Мәскәү физика-инженерлык университетын тәмамлаган. Кече уллары Али – Алманиянең Карлсруэ Технология институты профессоры, кызлары Зөлфия, моннан 7 ел элек Мюнхен университетында диссертация яклап, медицина докторы гыйльми дәрәҗәсен ала, зур конкурс узып, Берлин университетының атаклы Шаритэ клиникасына эшкә урнаша, элек дәвалап булмый дип исәпләнгән үпкәдәге генетик авыруларны дәвалау белән шөгыльләнә. 

Аларның һәрберсе – татар дөньясының, татар фәненең горурланырлык шәхесләре! Киң карашлы, гыйлемнең төрле өлкәләрендә мәгълүматлы, иҗтимагый, гуманитар фәннәрнең дә төрле тармакларыннан хәбәрдар, татар дөньясының проблемаларын да үзенеке кебек кабул итә торган Рәшит Сүнәевнең балалары да шундый ук максатчан шәхесләр итеп тәрбияләнгәннәр! Фәннең иң катлаулы, иң абруйлы өлкәләрендә иң югары казанышларга ирешкән Рәшит Али улы Сүнәев аларны татар булулары белән горурланырга өйрәткән.

Шамил һәм Али Сүнәевләрнең үзләре сайлаган юнәлешләрдә ирешкән уңышлары хакында бүген фән дөньясында күп сөйләнә. Аларның казанышлары – галимнең улларын үз өлкәсеннән «җитәкләп бармавын», ә инде яшь буын Сүнәевләрнең, үз чиратында, фәнгә бирелгәнлеген һәм анда үз юлын табарга омтылуын, галиҗәнап гыйлемгә хезмәт итүне мөһим санавын тагын бер кат күрсәтә.

Рәшит Али улы Сүнәевнең олы улы Шамил, һөнәри яктан караганда, гыйлемдә бөтенләй үзгә юл сайлый: биология, аның да заманча юнәлеше – генетика. Бүген ул – Гарвард медицина мәктәбенең исәпләү геномикасы һәм медицина профессоры, Брайгхем клиникасындагы тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, Гарвард университеты һәм Массачусет технология институтының Берләштерелгән институтының ассоциацияләнгән әгъзасы. Әмма физик методларны Галәмне өйрәнүгә хезмәт иттергән мәшһүр әтисе кебек үк, Шамил дә физика ысулларын биология-медицина өлкәләрдә кулланып, ачышлар ясаучы галим булып җитешә.

Мәскәү Физика-техника институтының физика-химия биологиясе факультетын төгәлләп, ул 1997 елны «Аминокислоталар эзлеклелеге буенча аксым глобуласының урнашуын ачыклау мәсьәләсенә статистик якын килү» дигән темага физика-математика фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Аннары Германиянең Гейдельберг шәһәрендәге Европа молекуляр-биология лабораториясендә (EMBL) Пир Борк кул астында укуын дәвам итә. Геннардагы мутацияләрнең сәбәпләрен эзләүне ул геном мәгълүматларын статистик тикшерү рәвешендә алып бара. 

2004 елга төрле җан ияләрендә күзәтелә торган мутацияләрне үзара чагыштыру мөмкинлеге туа. Шамил Сүнәев ачкан һәм тикшерүләр алып барган асимметрия күренеше авыру китереп чыгара торган геномны (әйтик, «инфаркт өчен җавап бирүче геномны») ачыкларга да, мутацияләргә китергән механизмнарны билгеләргә дә, күзәнәкләрдә ДНКның «хаталы» урыннарын күзәтү һәм төзәтү өчен «җайланмаларны» да, популяциядә мутациянең ныгып калуы һәм таралуы сәбәпләрен дә ачыкларга ярдәм итә.

Бүген Шамил Сүнәев җитәкләгән лаборатория кешедәге генетик үзгәрешләргә (мутациягә) аксым вазифасының һәм структурасының тәэсирен компьютер фаразлау методлары ярдәмендә дәлилләү белән шөгыльләнә. Биредә ДНКның шәхси эзлеклелегенә тулы геном анализы ясала. Лаборатория, шулай ук, генетик үзгәрешләрне анализлауга караган медицина проектлары эшләүдә дә актив катнаша. 

 Шамил Сүнәев – Россиядә һәм чит илләрдә күп кенә фәнни оешмалар тарафыннан биоинформатика буенча лектор һәм эксперт буларак бик теләп чакырыла торган иң күренекле галимнәрдән исәпләнә. Аның ачышлары «Геном технологияләре» журналының яшь галимнәр өчен премиясенә, Pfizer корпорациясенең HDL холестеринны өйрәнү өчен бирелә торган Халыкара бүләгенә ия булды. Шамил Рәшит улының үз юлын сайлап, зур уңышларга ирешүе, күренекле Гарвард университетының профессоры дәрәҗәсен алуы – дөнья һәм илебез фәнендә үз тарихын яза башлаганлыгы турында сөйли. 

Бабасы исемен горур йөртүче Али Рәшит улы Сүнәев – Карлсруэ технология институтында информатика буенча профессор, Гамәли информатика институты директоры. Шунысын да әйтергә кирәк: бу институтның даны да Гарвардныкыннан калышмый, ул Германиянең иң көчле өч техник вузы исемлегендә.

Али Рәшит улы 2010 елны диссертация яклап, сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат системаларының куркынычсызлыгын анализлау методлары һәм аларны гамәли куллану темасы буенча философия докторы (PHD) фәнни дәрәҗәсен ала. Ул – программалар һәм мәгълүмати системаларын үстергәндә, бу эшнең техник һәм социаль якларын да исәпкә алу тарафдары. Аның фәнни эзләнүләре медицинада инновацион кушымталар, санау хезмәте, блокчейн, информацион технологияләр куркынычсызлыгы мәсьәләләрен үз эченә ала. 40 яше тулганчы ул Германиянең иң мәшһүр яшь информатиклары исемлегендә иде. 

Шиксез: Рәшит Али улы Сүнәевнең гыйлем галәмендәге һәр йолдыз – үз уллары һәм кызымы ул, яки аспирантлары-докторантларымы – ераклардан күренерлек якты яна, бу яктылык, үз чиратында, кешеләрнең аң-фикерен, дөньяга карашын ачарлык булып, балкышы-җылылыгы белән күпләрне фәнгә җәлеп итәргә сәләтле. Күрәсең, чын мәгънәсендә галимлек эталоны булган остазның үрнәге бу.

1 мартта татар халкының горурлыгы булган күренекле милләттәшебезгә 80 яшь тула. Без дә журнал укучылары исеменнән Рәшит Али улы Сүнәевне юбилее белән ихластан котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, барлык фаразларының, планнарының, күзаллаганнарының тормышка ашуын телибез.

 

"КУ" 03, 2023

Фото: архив
 

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев