НОМГОН ТАШЪЯЗМАСЫ: XXI ГАСЫРНЫҢ ИҢ ОЛЫ АЧЫШЫ
2022 елның 15 декабрендә Парижда ЮНЕСКОның штаб-квартирасында «Төрки телләр көннәре» кысаларында «Дөнья мәдәниятендә төрки цивилизация: Илтереш Котлуг каһан язулары» дип исемләнгән Халыкара форум уздырылды.
2022 елның 15 декабрендә Парижда ЮНЕСКОның штаб-квартирасында «Төрки
телләр көннәре» кысаларында «Дөнья мәдәниятендә төрки цивилизация: Илтереш
Котлуг каһан язулары» дип исемләнгән Халыкара форум уздырылды. Аны Халыкара
Төрки академия ЮНЕСКО секретариаты булышлыгы белән оештыра. Форум ике
тематик секцияне үз эченә ала: «Төрки цивилизациядә язу культурасы: Илтереш Котлуг
каһан», «Төрки телләр глобаль дөньяда: саклау һәм үстерү мәсьәләләре».
Астана, Баку, Бишкәк, Ташкент, Будапешт шәһәрләрендәге мәгълүмати чараларны
йомгаклап, әлеге Форум Төрки халыклар мәдәнияте өчен XXI гасырның иң олы ачышы
– Номгон язулары хакында дөньяга хәбәр итте. 2022 елның августында
Монголиянең Орхонгой районындагы Номгон үзәнлегендә Икенче Төрки каһанлык
идарәчесе Илтереш Котлуг каһанга (б.э. VII гасыры) ташһәйкәл комплексы табылу турында хәбәр ителә.
Археологик экспедиция 2019 елны Халыкара Төрки академия һәм Монголия Фәннәр академиясе
тарафыннан оештырыла. Тикшеренү төркеме составында Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кы-
дырали, Академия галимнәре Напил Базылхан һәм Нурболат
Бөгенбаев, Монголия Фәннәр академиясенең Археология институтындагы Археологик
тикшеренүләр үзәге директоры академик Дамдинсурэнгийн Цэвээндорж (1949–2022),
әлеге үзәкнең тикшеренүчеләр төркемен җитәкләгән профессор Алтангэрэлийн
Энхтур, археологлар Цэрэнхандын Буянхишиг, Гончигийн Батболд һәм Нарантуяагийн
Цэнгэл, Мунхсайханы Ууганбаяр булганлыкны әйтергә кирәк.
Ташһәйкәлнең гомуми мәйданы 49х41,5 м. Аның тирәли, көнбатыштан көнчыгышка
таба, оваль формадагы чокыр казылган, балчыгыннан калкулык өелгән. Һәйкәлнең
көнбатыш ягында уртасында уентылы таш куб, кеше сыннары, ике баласын иярткән
арыслан фигурасы һәм ике сарык сыны табыла. Капкадан көнчыгышка таба 51 балбал
тезелгән. Аларның 5-сендә Ашина ыруының билгесе – тау кәҗәсе символы уелган.
Күрәсең, эчтәге төп юлга керамик чынаяклар һәм кирпечләр түшәлгән була: аларның
калдыклары археологларны табыну урынына (барык) кадәр китереп җиткерә.
Барык каршында ташъязманың өске өлеше һәм ташбака рәвешендә уелган нигез
табыла. Ташъязмада ике яктан – борынгы төрки рун язуы, өченче якта – согыд
Монголиянең Орхонгой районы Номгон үзәнлегендәге
археологик экспедиция урыны.
әлифбасында язу сакланган. Галимнәр текстта «Тәңре», «Төрк», «Котлуг», «төмән»
(төмән – ун мең кешелек гаскәр) кебек сүзләрне аерып алалар. Аннары сакланган
өлешне укыйлар. Алар фикеренчә, сыер елының тугызынчы аенда куелган таш
– «Төрк» сүзе уелган иң борынгы артефактлардан булып чыга. Тел белгечләре бу
табылдыкның борынгы төрки язу тарихын үзгәртәчәген, бигрәк тә ташъязмадагы
согыд һәм брахми хәрефле язулар бабаларыбызның язма мәдәниятен кабат өйрәнеп,
нәтиҗәләр чыгарырга кирәклеген күрсәтә дип белдерделәр.
Археологлар әйтүенчә, комплекс Күлтәгин һәм Билге (Билгә) каһан һәйкәлләре
белән бер өслүбтә төзелгән. Язуның өске өлешендә ике бүре башы уелган, гәүдәсе аска
таба сузылып төшкән бу җанвар аждаһаны да хәтерләтә. Нәкъ шундый ук билгеләр
Таспар, Күлтәгин, Билге каһан, башка шәхесләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләрдә очрый.
Фәндә Илтереш Котлуг каһан – Орхон-Енисей ташъязмаларыннан яхшы таныш
булган Күлтәгин һәм Билге каһаннарның атасы, Төрки каһанлыкны тергезүче буларак
мәгълүм.
Тарихка күз ташласак, башында Ашина ыруыннан булган каһан торган I нче Төрки
каһанлык VI гасыр ахырында (581 елда, кайбер чыганакларда – 603 елда) Көнбатыш
һәм Көнчыгыш Төрки каһанлыкларга таркала. Көнбатышының үзәге Җидесуда урнаша,
җирләре Алтайдан Кырымга кадәр сузыла, Көнчыгышының үзәге хәзерге Монголиянең
Урхун елгасында була, Алтайдан башлап, Бөек Кытай стенасына кадәрге җирләрне били.
Әмма башта Көнчыгыш Төрки каһанлыгы, 651 елда Көнбатыш Төрки каһанлыгы
кытайлар тарафыннан тар-мар ителә.
682 елда төркиләр Илтереш (Илтерес) каһан җитәкчелегендә үзләренең мөстәкыйльлеген
торгызалар. II Төрки каһанлык тарихы Илтерешнең улы, гаскәр башлыгы Күлтәгин, аның
өлкән абыйсы Билге яки Мәгыйлән каһан, аның киңәшчесе Төнйокык каберләре өстенә
корылган ташһәйкәлләрдә сакланган.
Билге каһан үлгәннән соң тәхет өчен көрәш башлана һәм 747 елда II Төрки
каһанлык җимерелә, Уйгыр каһанлыгы барлыкка килә. Урта Идел, Кама буйларындагы
бабаларыбыз төзегән Болгар дәүләте дә, Азов буендагы Бөек Болгар (630–660), Түбән
Иделдәге Хазәр (650–970), Кыпчак (XI гасырның икенче яртысы – XIII гасырның
башы), шәрыктагы Уйгыр (745–840), Кимак (750 –1035), Урта Азиядәге Төргеш (698–
766), Карлук (766–940), Карахани (942–1210), Угыз (756–1055), Газнәви (977–1186),
Сәлҗүк (1037 –1194) кебек дәүләтләр дә шушы уртак нигездә оешалар.
Әлбәттә, фәнни әдәбиятта «Орхон-Енисей язмалары» дип аталган ташһәйкәлләр
табылу VI-VII гасырларда яшәгән төрле төрки кабиләләрнең тарихын яктыртып
җибәрә. Рун хәрефле язмалар хакындагы беренче хәбәрләр XVII гасыр ахыры – XVIII
гасыр башларында ук пәйда була. Бу елъязмада 1696-1697 елларда Себернең атлас-
картасын төзүче Семен Ремезов (1642–1720), 1713–1722 елларда Себердә әсирлектә
яшәгән швед офицеры Ф.И. Страленберг (1676–1747) исемнәре аерым урын тота.
1889 елда археолог һәм этнограф Н.М.Ядринцев Төньяк Монголиядәге Орхон елгасы
үзәнендә рун язулы өч таш багана таба. Аларның икесе Күлтәгин һәм Билге («Билгә»
дә диләр) каһан хөрмәтенә куелган таш баганалар булып чыга. Казан белән бәйле галим
В.В.Радлов Төньяк Монголиягә оештырган экспедицияләр яңадан-яңа ачышларга
Баз каһан куйдырган һәйкәл фрагментлары.
китерә. 1893 елның 15 декабрендә Дания галиме В.Томсен Дания Король академиясе
утырышында рун хәрефләрен укуын игълан итә. 1894 елның 19 гыйнварында академик
В.В.Радлов Күлтәгин кабер ташы язмасын тәрҗемә итеп тәмамлый. С.Е.Малов 1951
елда – Күлтәгин һәм Төнйокык, 1959 елда Билге каһан ташъязмаларын русчага тәрҗемә
итеп бастыра.
XX гасырның икенче яртысы һәм XXI гасыр башында бу өлкәдә иң зур хезмәт
куйган галимнәр арасында С.Г. Кляшторныйны аерып күрсәтергә кирәк. Гомере буе
экспедицияләрдә йөреп, ул әлеге кыйммәтле мирасны системалы өйрәнү нигезен сала.
2002 елда «История татар» исемле күптомлы хезмәтнең беренче томында Орхон-
Енисей һәйкәлләре текстлары татар әдәби теленә Ф.Ш.Нуриева тәрҗемәсендә кертелә.
Орхон-Енисей истәлекләрен С.Г.Кляшторный табылу урыннары (Төньяк
Монголиядә, Орхон, Тола һәм Селенга елгалары буенда; Енисей елгасы үзәнлегендә;
Лена елгасы һәм Байкал күле бассейнында; Алтай тауларында; Көнчыгыш Төркестанда;
Урта Азиядә (Җидесу һәм Фирганә үзәнлекләрендә); Көнчыгыш Европада (Дон
һәм Дунай елгалары буйларында) табылган язмалар); һәм этник-хронологик яктан
(Көнчыгыш Төрки каһанлык; Кыргыз дәүләте; Курыкан кабиләләр союзы; Көнбатыш
Төрки каһанлык; Монголиядәге Уйгыр каһанлыгы; Көнчыгыш Төркестандагы Уйгыр
дәүләте; Бәҗәнәк кабиләләр союзы һәйкәлләре) дип төркемли. Аларны жанрлары
ягыннан аера.
Күлтәгин, Билге каһан һәм Төнйокык истәлегенә куелган ташларда Төрки
каһанлыклар тарихы калкулана. Күлтәгин язмасы, хәтта иң беренче төрки язучының
исемен дә безнең көннәргә китереп җиткергән: Йоллыг тәгин ул.
Күлтәгин ташындагы Зур язмада Илтереш каһан Тәңре улы буларак күрсәтелә:
«Төрки халык юкка чыкмасын, халык булсын» дигән. Атам Илтереш каһанны, анам
Илбилгә катунны югары күтәргән, күкләр биеклегенә хас дәрәҗәгә ирештергән» (11
нче юл).
Илтереш каһан төрки халыкка мөстәкыйльлек яулый: «Атам каһан шулай кырык
җиде ел яу йөреп, егерме җиде сугышта катнашкан. Тәңре ярлыкаганы өчен иле
булганнарны иленнән мәхрүм итте, илсезләндерде, каһанлыклары булганнарны
каһансызландырды. Дошманнарын бастырды, тезлене – чүктерде, башлының – башын
идерде. Атам каһан илне төзекләндереп (15 юл), идарә эшләрен торгызгач, үзе үлеп
китте. Атам каһанга багышлап, Баз каһан балбаллар куйдырды» (16 нчы юл).
Шул рәвешле, XXI гасырда табылган ташһәйкәл – Баз каһан куйдырган истәлек
булып чыга.
Халыкара Төрки академия Номгон фәнни экспедициясе нәтиҗәләре буенча
җыентык бастырып, аны төрки дәүләтләрдә таныту эшен планлаштыра. Монголиядә
төрки дәвер һәйкәлләрен өйрәүне дә дәвам итү күздә тотыла. Әйтергә кирәк, Татарстан
археологлары да мондагы казу эшләрендә актив катнашалар. Монголия фәннәр
академиясенең археология һәм тарих институты белән бергәләп Уйгыр каһанлыгының
төньяк башкаласы Байбалыкны һәм төньяк җирләрдәге башка ташһәйкәлләрне өйрәнү
кызыклы нәтиҗәләргә китерә. Мисалга, уйгыр каһаннары күмелгән Моюн-Чура
үзәнлегендәге татарстанлыларның тикшеренүләре (2017–2019) моңа кадәр билгеле
булмаган яңа курган ачылуга китерде. Селенга үзәнлегендәге (Билге каһан ташһәйкәле
табылган урын) җирләү комплексларын өйрәнү дәвам иттерелә. Татарстан Фәннәр
академиясенең А.Х. Халиков исем. Археология институты директоры, ТФА мөхбир-
әгъзасы А.Г. Ситдыйков Париждагы форумда болар хакында да сөйләде.
"КУ" 05, 2023
Фото: архив
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев