Логотип Казан Утлары
Фән

Минем тормыш тарихым

Мин 1958 елның 2 маенда Нью-Йорк шәһәренең Бронкс районында дөньяга килдем. Минем әтием – Мөхәммәд Шамилоглы, әнием – Фаилә (Фагыйлә) Аги Шамилоглы.

Мин 1958 елның 2 маенда Нью-Йорк шәһәренең Бронкс районында дөньяга килдем. Минем әтием – Мөхәммәд Шамилоглы, әнием – Фаилә (Фагыйлә) Аги Шамилоглы.

Әтием Зөфәр Әхтәмов исеме белән 1916 елның 22 маенда Башкортстанның Чакмагыш районы Митрәй-Әюп авылында туган. Әтисе Госман шул авылдан, әнисе Нурҗиһан күрше Каръяуды авылыннан булган. Бабам әтиемнең әнисен ташлап, башка бер хатын белән икенче тормыш корган. Шуңа күрә әтием әнисе янында үскән, бәлки шул сәбәпле, ул әнисен бик кадерли иде. Ялгышмасам, алар сигез бала булганнар: бер кыз һәм җиде ир бала. Әтиемнең кардәшләреннән берсе, үзлегеннән өйрәнеп, ниндидер мәктәптә Европа телләрен укыткан дип хәтерлиләр. Бәлки, телләр өйрәнүгә сәләтем ягыннан мин бераз аңа охшаганмындыр. 

Әтием Чиләбе өлкәсе Пласт шәһәрендә яшәгән. Әнисе белән бергәме – моны әйтә алмыйм. Бабам соңрак кулак дип гаепләнгән, шуның өчен әтием техникумнан чыгарылган, укуын тәмамлый алмаган.

Әнием Фаилә Аги, аның гаиләсе Пенза якларыннан, Нагур авылыннан дип беләм. Әнием үзе 1922 елның 4 гыйнварында Благовещенск на-Амуре шәһәрендә дөньяга килгән. Аның әтисе Хөсәен егерь хезмәтләрендә эшләгән. Кызыллар белән аклар арасында сугыш якынлашкач, ул, хезмәтен ташлап, Кытайга качып киткән, гаиләсен дә шунда чакырган. Харбинда төпләнеп, сәүдәгәр буларак, еракларда терлек сатып йөргән, соңрак мех кибетләрендә эшләгән. 

Әниемнең абыйсы Әмруллаһ Аги (Фәрит Аги, ягъни Фәрит Иделленең әтисе) шул турыда истәлекләрен калдырган иде. Ул вафат булганнан соң, уллары шуны табып, Казанда оригинал язылган телдә (русча), татарча һәм инглизчә тәрҗемәдә бастырып чыгардылар. (Мин инглизчә китапның редакторы булдым һәм аз гына кушымта мәгълүмат та бирдем). 

Гаяз Исхакый Ерак Көнчыгышка барганда, алар белән күрешкән: Әмруллаһ абый китабында шул хакта да яза. Татарлар ул дәвердә кайда барсалар – мәчет һәм мәктәп төзегәннәр. Әнием андагы татар мәктәбен тәмамлый алмый: күрәсең, аларга түләү күтәрә алмаслык авыр тоела. Ул бер христиан мәктәбендә монашкалардан инглизчә өйрәнә (соңрак АКШта яшәячәген белгән кебек!). Кытайдагы коммунистик революциядән соң, Төркия Республикасы кардәш халыкларны үзенә ватандаш буларак чакырырга карар чыгара. Әниемнең гаиләсе, шуннан файдаланып, Төркиягә күченә. Кызганычка күрә, Татар җәмгыятендә президент урынбасары булган Әмруллаһ абыйны Совет хөкүмәте кулга алып, соңыннан ГУЛАГка җибәрә. Хатирәләренең икенче бүлеге ГУЛАГтагы аяныч тормыш турында иде. 1960 еллар башында гына, Төркиянең мөрәҗәгате буенча, Әмруллаһ абый хатыны Шәмсинур һәм уллары белән кавыша. 

Әтием егет чагында Урта Азиядә сәяхәт иткәнен сөйли иде. Бөек Ватан сугышында Ленинград тирәсендә сугыша, алманнарга әсирлеккә эләгә. Үзен Төркиядән дип күрсәтеп, котыла алган. Алманиядә Миттенвальд лагеренда тотыла, аннан АКШка күченергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Ул белгән күп татарлар Төркиягә, Австралиягә күченеп китәләр. Ләкин АКШ татарларны, «сары җенес»тән (монголоид) дип, кабул итмәгән. Әти, Тамурбәк Дәүләтшин һәм башкалар белән бергә, АКШтагы эмиграция хезмәтен судка бирә, алар җиңеп чыгалар. Миндә шуның турында мәгълүмат саклана. 

1951 елны әти Нью-Йорк шәһәренә килә, монда гомере буе картлар йортларында яисә хастаханәләрдә (госпитальләрдә) эшли.

Ватандашлык алганнан соң, 1957 елны әти, Мәхмүт Ураллы исемле дусты белән күрешер өчен, Истанбулга бара, анда әнием белән таныша да тормыш корырга карар бирәләр. Әнием октябрь аенда Нью-Йоркка килгәндә инде бала көтә. Мин ул килеп алты ай узганнан соң туганмын, энем Идел 1959 елгы. Ул Нью-Мексико дәүләт университетында (Албукерке шәһәрендә) фән белән шөгыльләнә, профессор. 

Без шәһәрнең Бронкс районында яшәдек. Мин кечкенә вакытта ул күбрәк яһүдиләр яшәгән бер мәхәллә иде. Фатирыбызга якын 70 нче мәктәптә балалар бакчасыннан алтынчы сыйныфка хәтле укыдым. Беренче сыйныфка укырга килгән беренче көнне бер сыйныфта идем. Икенче көнне мине тиз генә икенче сыйныфка күчерделәр. Бәлки, әниемнең инглизчә яхшы белүе дә әзерлекле булуыма йогынты ясагандыр? 

Әти-әни безнең белән өйдә татарча гына сөйләшәләр, әмма телевизордан инглизчә дә өйрәндек. Балалар бакчасында инглизчәдә хаталар ясаганым әле дә исемдә. Соңыннан мәктәпне алтын медаль белән тәмамладым. 

Мәктәпне тәмамлаган елларда Бронкста зур демографик үзгәрешләр булган иде инде. Яһүдиләр һәм башка ак тәнле кешеләр башка мәхәлләләргә киттеләр, алар урынына кара тәнле һәм испан чыгышлы (күбрәк Пуэрто-Рико утравыннан) халык килде. Мәхәлләдәге мондый үзгәрешләр белән бергә, куркынычсызлык мәсьәләсе калыкты: әти-әни башка  җиргә күчү турында уйлый башладылар. 

7 һәм 9 сыйныфны шул мәхәлләдә булган 117 нче үсмерләр мәктәбендә укыдым. Ул вакытта яхшырак укыганнарга 8 сыйныфта уку мәҗбүри түгел иде. Шуның өчен мин урта мәктәпне ике елда төгәлләдем. 

Ул елларда Нью-Йорк шәһәрендә өч махсус гимназия эшләде: Бронкс Югары фән мәктәбе, Стайвесант югары мәктәбе, Бруклин югары технология мәктәбе. Мин, имтихан тапшырып, Бронкс Югары фән мәктәбенә кабул ителдем. Ул мәктәп көчлеләрдән хисаплана, аның элеккеге сигез укучысы – Нобель бүләге лауреатлары булган. 

Кечкенә чагыбызда әти-әни укуда ярдәм итә башладылар. Әти безнең белән 1-2 сыйныф дәрес китапларын укыды, ләкин без аларны бик тиз үзләштердек. Йортыбыз каршысындагы китапханәдән китапларны өйгә алып, шулар дөньясына чума идек. Әти русча азбука өйрәтү омтылышы да ясады. 

Инде еллар узгач, мин үземнең Бронкс Югары фән мәктәбенә имтихан бирергә ниятләвемне язмыш бүләге дип карыйм. Ничек бу уку йортын таптым, ничек югалмадым – әле дә шуңа гаҗәпләнәм: чөнки мәхәлләбездәге гимназиягә барган булсам, тормышым башкарак юлдан киткән булыр иде. 

Шуңа бер дәлил китерим: Казакъстанда физика-математика мәктәпләре бар. Бронкс Югары фән мәктәбе дә шушы предметлар буенча көчле иде. Дөрес, мин математикага мөкиббән китмәдем, 12 сыйныфта аны бөтенләй сайламадым. Физиканы бик яраттым. Әмма мәктәпнең гомуми юнәлеше төгәл фәннәрдән ныклы, системалы белем алырга мөмкинлек бирде. Фән юлын сайлаган кеше өчен бик мөһим бу. 

117 нче мәктәптә француз телен өйрәнә башлаган идем, шуны Бронкс Югары фән мәктәбендә дәвам иттем. 11 сыйныфта рус телен өйрәнә башлап, гимназияне бетергәнче ике ел аның белән шөгыльләндем. Гимназиядә Иҗтимагый фәннәр департаменты бар иде, алар тарих белән бәйле фәннәр укыталар. Мин, ничектер кызыксынып, ул Департаментның җитәкчесенә ярдәм итәргә теләк белдердем. Шулай итеп, Марица Цаггос мине волонтёр итеп эшкә алды. Әрмән милләтеннән булган бу ханым Колумбия университетында укыганда (магистр буларак, күрәсең), төрек телен өйрәнгән. Ул миңа шундый киңәш бирде: «Колумбия университетына барып укы, анда Тибор ХалашиКун исемле бер профессор бар – аннан төрек теле дәресләре ал». Марица ханым минем Колумбиягә кабул итүне сораган мөрәҗәгатемне яклап, хат та (тәкъдимнамә) әзерләгән иде.

Шулай итеп, 1975 елны Бронкс Югары фән мәктәбен тәмамлап, көзгә Колумбия колледжында (Нью-Йорк шәһәрендәге Колумбия университеты) укый башладым. Университетка килгәндә, ниятем политология юнәлешендә белем алып, халыкара хокук белгечлеге сайлау булды. Гарәп, фарсы һәм төрек телләрен өйрәнү фикерем дә бар иде. Андый теләк кайдан килеп чыккандыр инде?

Шуны да искә төшерергә кирәк: мин гимназиядә чакта Индиана университетыннан заказ биреп, Николас Поппеның «Tatar Manual» («Татар теле өйрәнү өчен ярдәмлек») дигән китабын да алдым. Димәк, гимназиядә укыганда ук, әдәби татар телен кирилл хәрефләре белән өйрәнергә тырышканмын... Шулай ук ул елларда теләсә кайсы университеттан анда укытыла торган дәресләр исемлеген (каталогын) сорарга мөмкин, моның өчен бер открытка җибәрү җитә иде. Мин дә Һарвардтан каталог соратып, тюркология буенча андагы дәресләр турында да хәбәрдар булдым. 

1975 елны, мин университетта укый башлаган атнада, без Бронкстан Йонкерска күчтек. Укуның беренче көнендә гаилә дустыбыз Азамат Алтай мине төшке ашка чакырды. Ул үзе кыргыз, хатыны татар, шул елларда Колумбия университетының китапханәсендә эшли иде (соңрак «Азатлык» радиосындагы кыргыз редакциясенә җитәкче булып күчте). Ул мине Колумбия университетына якын венгр ресторанына алып барды. Без утырганнан соң, әйтеп куйды: «Әнә анда утырган кеше – безнең университетның тюркологиядән мәшһүр профессоры Тибор Халаши-Кун». Исем таныш булганга, Алтай абыйдан мине аның белән таныштыруын үтендем. ХалашиКун кабинетына чакырды һәм шул көннән минем тюркология буенча гомер юлым башлангыч тапты. Колумбия университетына, тюркология юлын ачып биргән өчен, мең рәхмәтле мин. Ул остаздан өйрәнгәннәрем өчен аеруча мең рәхмәт... 

Без бала чакта өч ел язын Төркиягә бардык, шуңа бераз төрекчә белә идем. ХалашиКун танышыр өчен дәресенә чакырды. Икенче семестрдан башлап, мин аның төрек теле дәресләренә язылдым. Башта авыр тоелса да, татар теленнән аермасын аңлагач һәм сүзлекләрне бертуктаусыз куллана торгач, үзләштерә башладым. Көзен, укуның беренче көнендә үк, тышкы сәясәт турында беренче дәресне тыңлаганнан соң, ул предметны ташладым. Хәзер миңа куелган бурыч –  университетта шәрык телләрен һәм мәдәниятләрен өйрәнү, шуның эчендә төрек телен үзләштерү калды. Ни эшләргә? Бер карарга килә алмадым. Үземә елның ахырына белгечлек сайларга сүз бирдем. 

Мин беренче елны рус һәм француз телләреннән укуымны дәвам иттем. Француз телен урта мәктәптә, гимназиядә 3 ел укыган булсам да, университетта мине 2 нче семестр курсына билгеләделәр... Профессор Халаши-Кун, француз телемне канәгатьләнерлек тапмыйча, 1976 елны Парижга барып укырга киңәш итте. Бронкста туып-үскән бер татар баласы буларак, Парижга бару фикере акылыма һич килмәгән иде, әмма әти-әни белән сөйләштем, алар кабул иттеләр (яткан урыннары җәннәт булсын!). 

Табигый, 18 яшендәге татар егете Юлай Парижга ничек гашыйк булмасын? Бик тыйнак яшәргә тырышсам да, музейлары, Сена елгасы, мәхәлләләре үзенә тартты. Бер мәртәбә институт экскурсиясенә катнашып, Шато ля франсларны да күреп кайттым. Арзан радио алдым: көн саен, колагым ияләшсен өчен, французча радио тыңладым.

Уку бетеп, 1-2 атна узгач, мөгаллимебез укучыларны өенә күңел ачарга чакырды. Кичнең уртасында ул гаҗәпләнеп, миңа: «Син французча сөйләшәсең икән!» – ди. Шул кичне мин бер җәйдә бер телне сөйләшер дәрәҗәдә өйрәнерлек сәләт-кабилиятем барлыкны аңладым. 

Парижда гаиләмнең дуслары аркылы кызык кешеләр белән таныштым, кайберләре белән якынлашып киттем. Берсе белән (Аликбер Топчибаши, Али-Мәрдан Топчибашиның улы) академик мәсьәләләр буенча аралаштык. Профессор ХалашиКунның ярдәме белән Париждагы күп кенә танылган тюркологлар белән очраштым. Берсе – Чикаго университетында һәм Сорбоннада профессор булган Александр Беннигсен миңа бик нык тәэсир итте. Ул мине татар тарихын тикшерү юлына этәрде. Нью-Йоркка кайтканда инде, мин тюркология һәм татар тарихын өйрәнүне дәвам итәргә карар бирдем. 

Профессор Халаши-Кун миңа мәкаләләр тәкъдим итә башлады: әйтик, Һарвард профессоры Эдвард Кенанның Казан ханлыгы турындагы бер хезмәтен бирде. Университетның икенче курсында русча китап укып карарга исәпләдем.  А.Ю. Якубовский һәм Б.Д. Грековның «Золотая Орда и ее падение» китабы башта бик авыр тоелды. Әмма 5-10 бит укыганнан соң төшенә башладым. 

Ул елны төрек әдәби телендә фәнни мәкаләләрне аңлап укырга күнектем. Шул ук вакытта алман телен өйрәнергә керештем, 1977 елның җәендә Алманиянең Фрайбург им-Брайсгау шәһәрендәге Гёте институтында телемне шомартып, университетта укырлык дәрәҗәгә үстем. Фрайбург университетына танышырга баргач, ислам тарихы буенча профессор Ганс Роберт Роемер мине үзендә укырга чакырды. 

Колумбия колледжында укуларның 3 нче елында «Якын Көнчыгышның телләре һәм мәдәниятләре» темасын сайлап, рәсми беркетелдем: гарәп телен өйрәнә башладым, госманлы теле (гарәп графикасындагы иске төрек теле), төрек әдәбиятыннан һ.б. дәресләр алдым. Рәсми остазым профессор Кэтлин Р.Ф. Берилл төрек әдәбиятын өйрәтә, әмма ул миңа кызык тоелмады. Үзем укыта башлагач, әлеге дәресләрдә алган белемнәрдән хәзер дә файдаланып торам... 

Катлаулы һәм диалектлары күп булган гарәп телен үзләштерү өчен мохиттә яшәргә кирәк. Шуңа күрә 1978 елның җәендә Дәмәшекъка барып, анда «Мәдрәсәт Дәр әл-Сәлам»дагы «Чит ил кешеләренә гарәп телен өйрәтү институты»нда белем алдым, мондагы мөгаллим күбрәк әдәби телгә күнектерде. Колумбия университетына кайтканнан соң, тагын 4-5 ел гарәп теле белән шөгыльләндем. Гарәп теле, госманлы теле – даими белем җыюны таләп итәләр. 

Фарсы телен өйрәнү программада каралмаган иде. Ул телне һәм венгр телен (1976 елны Парижда өйрәнә башладым) камилләштерүне дәвам иттем. Минем теләгем – 1979 елның язында Иранга бару иде, ләкин андагы революция сәбәпле,  ул вакытта да, соңрак та бу насыйп булмады. 1979 елның җәендә Венгриягә киттем һәм төрле программалар буенча белем тупладым. 

Университетны тәмамлаганда, мине Шәрыкны өйрәнү өлкәсендәге Таракнат Дас премиясе белән бүләкләделәр. Инде 1978-1979 уку елында магистратурадокторантурага керергә кирәк иде. Профессор Берилл Якын Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре Департаменты буенча урын булыр дип көтте, ләкин Тарих департаментына күчеп, яңа килгән профессор Ричард В. Буллиет белән эшләргә теләвемне белгәч, минем белән берничә ел хәтта исәнләшмәде. Еллар узганнан соң гына арабыз яңадан төзәлде. 

Буллиетның укучысы буларак, ислам, Византия, Урта гасыр Россия тарихы буенча гыйлемнәрне тирәнәйтергә тырыштым, шул ук вакытта кытай телен өйрәнә башладым. 18 ай дәвамында кытай теленнән 3,5 еллык дәрес укыдым. Интенсив дәресләр сәламәтлегемә зыян салды. Бик авыр иде... 

Телләр өйрәнү белән бергә, фәнни эш алып бару да сорала бит әле! 1979-1980 уку елында магистратурада тезис язу таләп ителә. Мин карачы бәкләр темасын сайладым. 1984 елны басылып чыккан «Монгол империясендә карачы-бәкләр турында фикерләр» («Notes on the Qaraçı Beys of the Mongol World Empire») дигән мәкаләм – шул тезисның үзе. Аннан соң Нугай Урдасы буенча диссертация язарга ниятләдем, ләкин соңрак, Алтын Урдадагы олыс бәкләрнең шул ук карачы бәкләр институты икәнен аңлагач, диссертациям «Алтын Урдада ырулар сәясәте һәм иҗтимагый вазгыять» («Tribal Politics and Social Organization in the Golden Horde») булып калды.

Беренче уку елымнан башлап, профессор Халаши-Кун («Кун»нар – куман асыллы венгрлар) миңа Венгриягә барып укырга киңәш бирә торган иде. Ул мәшһүр венгр тюркологы Дьюла Нейметнең беренче докторанты булып, Венгриядәге тюркология мәктәбен югары бәяләде. Профессор Халаши-Кун үзе дә 1949 елны Анкара университетының Тел һәм тарих-география факультеты журналында Казан ханлыгыннан калган дүрт ярлык турында күләмле  мәкалә чыгарды. 

Аның теләге тормышка ашты: 1982 елның көзендә Сегед университетында Алтаистика фәнен укырга грант оттым. Сегедта профессор Андрас Рона-Таштан – иске болгар теленең тарихы, борынгы төрки рун язмалары, К. Адьягасидан – чуваш теле, Иштван Зимонидан монгол теле дәресләре укыдым. Уку венгр телендә барганга, башта Дебрецен университетында телне күбрәк өйрәнергә туры килде. 1979 һәм 1982 елларда Венгрия бик күп кызыклы кешеләр белән очраштырды. 1982 елда профессор Халаши-Кун да Будапештта иде, һәм аның янына килгән Андреас Титзе һәм башка тюркологлар белән танышу насыйп булды. Алардан тыш, мәрхүм Иштван Мандоки Конгурны да еш күрә идем. 

1983 елның башында кайтып, бераз әти-әни белән яшәгәннән соң, 2 айга Индианадагы Блумингтон университетына чакырдылар. Анда мине чакырган Денис Синор һәм Халаши-Кунның укучысы Гюстав Баерле белән гыйльми тикшеренүләр башладык. Урал-Алтай тикшеренүләр департаментына төрки телләр мөгаллиме кирәк булып чыкты: 1983-1986 елларда шул вазифаны башкардым. 1986 елдан Денис Синор урынына гыйльми тикшеренүче кирәк булды. Мин бу вакытта Ph.D. дәрәҗәсен яңа алган идем – шулай да кабул иттеләр. Азәрбайҗан, үзбәк телләрен укыттым, профессор ярдәмчесе буларак, аспирантлар өчен мәҗбүри дәресләр, үзбәк теле, Алтын Урда тарихы, алтаистика, уйгыр теле һәм борынгы төрки рун язмаларын да өйрәтә идем. Әмма ул Департамент бик катлаулы, проблемалы булып чыкты. Шуның өчен 1989 елда Висконсин-Мэдисон университетының тәкъдимен кабул итеп, Үзәк Азия төрки телләре буенча программа әзерли башладым. 

***

Мин күп юнәлештә эшләргә күнеккән. АКШтагы университетларда да шулай: теләгән кеше күптөрле предметлар укыта ала. Бездә гуманитар фәннәр буенча төркемнәргә бүленмиләр: студент теләгән предметны үзе теләгән вакытта үзләштерә.

Университетта госманлы һәм гарәп филологиясен укыганга, ул телләрдәге чыганаклар хәзер дә минем өчен бик файдалы. Ләкин мин, чыганаклардан тыш, яңа теорияләргә таянып, анализ ясарга яратам. Бүгенге көндә күп хезмәтләремне дисциплинаара дип атарга була. 

Аспирант вакытта минем беренче зур темам Алтын Урданың тарихы булды. Магистрлык рефераты XV-XVIII гасырлар арасындагы Кырым һәм Казан ханлыкларындагы карачы бәкләргә багышланды. Анда кыскача гына чыганакларда табылган мәгълүматларга күзәтү ясадым. Ул – 1984 елда басылган беренче ике мәкаләмнең берсе (икенчесе «бәҗәнәк» атамасына багышланды). 

Карачы бәкләр системасының кайдан килеп чыкканлыгын иң беренче өйрәнүче булуымны әйтергә мөмкин, бу вакытта мин әлеге системаны аңлата торган бик мөһим яңалыклар ачтым. Соңрак булган ханлыкларда һәм иртәрәк – Алтын Урдада (ягъни Җучи Олысының көнбатыш өлешендә, аның тагын бер исеме – Ак Урда) Чыңгыз хан токымыннан булган хан янында тагын бер – 4 төп югары статуслы кабиләнең башлыкларыннан торган структура оешкан. Алар бергәләп ханлык белән идарә иткәннәр, хан чыгарган фәрман-боерыкларны мөһер сугып раслаганнар, хан сайлаганнар һәм аны күтәргәннәр, гаскәр тотканнар һәм чит дәүләтләр белән язышканнар. Хан начар булса, аны төшерү, хәтта үтерү хокукына ия булганнар. Шундый ук системадагы Казан ханлыгында булган вакыйгаларны һәм проблемаларны укучы яхшы белә... 

Алтын Урдада да шулай булган, ләкин аталуы башкача. Гарәпчә чыганакларда ул әмир әл-олыс, ягъни олыс бәк дип исемләнә. Ул оешманың башлыгы XIII-XIV гасырда – бәкләр бәге булса, XV-XVIII гасырларда аңа карата олуг карачы һәм башка атамалар кулланганнар. Шуларны белми торып, Алтын Урданың тарихын аңлау авыр. Ялгышмасам, бу системаны шундый тирәннән тикшереп аңлаткан беренче кеше – мин. В.В. Вельяминов-Зернов Касыйм ханлыгы турында бик файдалы хезмәтләрен XIХ гасырда язган булса да, системаны шул рәвешле тасвирламаган... 

Диссертациямне төгәлләгәннән соң, төп ике тема буенча эшләдем. Беренчесе – Алтын Урданың таркалуында вабаның роле. Мин бүгенге көнгә кадәр Евразия тарихында пандемияләр турында язуымны дәвам итәм. Башта XIV-XV гасырлар белән кызыксынсам, хәзер VI-VIII гасырлар, киләчәктә, насыйп булса, XIX гасыр ахырында чыккан пандемия турында да язарга ниятем бар. Бу, чыннан да, бик мөһим бер тема. Соңгы елларда генетиклар да Yersinia pestis исемле бактерияләрнең тарихын тикшерәләр һәм көтелмәгән нәтиҗәләргә киләләр. Мәсәлән, Болгарда табылган үрнәк XIV гасырда Европада таралган бактерияләрдән һич тә аерылмый. Димәк, пандемиягә бәйле Болгар, Алтын Урда территориясендәге халык саны күпкә кимегән булырга тиеш. Алтын Урданың 1359 елдан соң таркалу сәбәпләренең берсе бу.

Алтын Урдага кагылышлы төрле темалар мине үзенә җәлеп итә: дәүләттәге каршылыклар, шәһәрләр, соңгы елларда чыганакларда табылган төрле күренешләр һ.б. Әйтик, Ибн Баттута Үзбәк хан мәҗлесләренең тост протоколлары, кемнең кем белән гаилә корганлыгы хакында кызыклы мәгълүматлар китергән. Хәразминең «Мәхәббәтнамә»сен өйрәнеп, аерым бер мәкалә әзерләдем, хәзер Мөгыйн үл-мөрид турында Алтын Урда тарихчысы күзлегеннән язам. Бу чор тарихыннан чыганаклар күп булмаса да, һәммәсен яңадан тикшерергә кирәк. Чөнки мин шәрехләгән структураларны белеп тә, тарихын аңлаткан кеше юк әле... 

Икенче тема – Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» тарихы. Диссертациямне яклар өчен 1985 елның декабрь аенда НьюЙоркка, Колумбия университетына кайтканда, ул хезмәтне «Нью-Йорк гаммәви китапханәсе»ннән табып алып, микрофильм ясаттым. Әлбәттә, татарча, фарсыча, гарәпчә катнаш телдәге бу китапны һәммә кеше укый алмый. Мин аның татар милли тарихына нигез салганлыгын аңладым: шул турыда махсус мәкаләм дә бар. Минемчә, төрки дөньяда аңардан элек милли тарих өчен нигез булырлык хезмәт язылмаган. Шул сәбәпле татарлар соңрак Россиядәге башка мөселман төркиләр белән уртак тел таба алмаганнар: чөнки башкаларда территория өстенә корылган бер милли үзаң алга куелмаган. Шуңа Россиядән качып, төркиягә хезмәт иткән татарлар Төркия тарихында мөһим роль уйнаганнар. Мәсәлән, Йосыф Акчура Мәрҗанине бик югары бәяләгән. Мостафа Кемаль Ататөрек аны Төрек тарих корумының (безнеңчә әйтсәк, Тарих академиясенең) башлыгы итеп билгели, Акчура «Төрек йорды» журналын нәшер итеп, төрек милләтчелегенең нинди булганын, нинди туфракларда урнашканын аңлатырга алына, аңа нигез салучылардан була...

Мин төрки филологияне укытырга яратсам да, үзем текстларны редакцияләп бастырмыйм. Шулай ук тел тарихы белән кызыксынсам да, бу юнәлештә махсус хезмәт язганым юк. Ләкин тарихчы, тюрколог һәм ваба тарихчысы буларак әдәби телләрнең югалып, кабат барлыкка килүен күп очракта пандемияләргә бәйлим. Мисал өчен, согъди теле урынына рун язмалары, алардан соң – уйгыр һәм тагы да башка әлифбалар белән дини текстлар иҗат ителә, XIV гасырда Несториан төрки кабер ташлары язылган Сурия әлифбасы югала, Урта Идел буенда болгар теле 1350 елларда бетә, 1360 елларда Алтын Урда теле юкка чыга, аларны гомумхалык теленә нигезләнгән яңа әдәби телләр алмаштыра.... Госманлы теле дә, чыгтай теле дә шулай барлыкка килгәннәр. 

Табигый, Казакъстанда яшәгәнгә, күп мәкалә һәм серияләр казакъ теле, аның латинга күчүе, казакъ тарихы турында иҗат ителә. Соңгы елларда дөньяда адәмзатлар тарихының гыйльми нигезләрен өйрәнү яңа фәнгә әверелде: «Кешелек тарихы турындагы фән» («The Science of Human History») – бу да мине кызыксындыра. Назарбаев университетында, башка галимнәр белән бергәләшеп, борынгы ДНКларны тикшерү буенча лаборатория ачтык, проектлар ясарга тырышабыз. Күптән түгел диссертациямнең яңартылган вариантын Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемен йөртүче Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге бастырып чыгарган иде. Аны инглизчә дә нәшер итәргә кирәк. Киләчәктә Алтын Урда буенча дисциплина ара бер яңа китап бастырырга да телим. Аның эченә география, иҗтимагый төзелеш, экономика, шәһәрләр һәм ислам мәдәнияте, ваба, климат үзгәреше, һәм башка мәсьәләләр дә каралыр. Аңардан алдарак тормышка ашырасы бик күп хыялларым бар...

Юлай  Шамилоглы 

 

"КУ" 03,2022

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Унышлар сезгә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин генә бу кешенең кем икәнен аңламадыммы?Бик игьтибар белән укып чыктым,көнләшеп тә куйдым,шул телне өйрәнгән,бу телне өйрәнгән !Бай,кызыклы тормышта яшәгән,ничәмә- ничә тел белгән,сөбханалла!Мин(не грамотная) институтлар бетермәдем,соравым шул иде: безнең Татарстанда укучы студентлар беләме икән бу кешенең язмышын?Филологлар,политоглар...ау!Исем-фамилиясен беләсем килә.Оныкларыма үрнәк булырлык кеше бу.Татарстан студенларыннан җавап көтәм!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сүз кем турында бара? Исем-фамилиясе ничек?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу хәтле телләр үзләштерү, күп нәмә белән шогылләнү бик тә олы батырлык, даһилык!