Хәзәр каһанлыгының башкаласы
Татарларның борынгы төрки бабалары тарихында ак таплар да, табышмаклар да аз түгел...
Татарларның борынгы төрки бабалары тарихында ак таплар да, табышмаклар да аз түгел. Шуларның кайберләрен чишкәндә, әле ХХI гасырда да, гаять кызыклы ачышлар ясала һәм тарихи дөреслекне кайтара. Сүзебез Казан археологлары катнашы белән
ясалган шундый ачышларның берсе хакында булыр.
Бүре үлемнән алып калган һун баласыннан килә торган Ашин ыруының Алтайдагы күпсанлы төрки кабиләләрне берләштереп, 552 елда көчле Төрки каһанлык төзүе турында беләбез. Әмма шуннан соң Идел буе Болгары оешканга кадәрге тарихыбызда
билгесез сәхифәләр дә күп.
Мәгълүм ки, 603 елда бу дәүләт ике: Көнбатыш һәм Көнчыгыш төрки каһанлыкларга таркала. Шуның көнбатыш өлешеннән 650 елларда Хәзәр каһанлыгы аерылып чыга. Ул Түбән һәм Урта Иделне, Кавказның алгы өлеше һәм Азов (Азак) буйларын, хәзерге Төньяк-Көнбатыш Казакъстан, Кырымның көнчыгыш өлешен, Днепр буйларын колачлый. Әмма бу дәүләт хакында элегрәк оешкан төрки каһанлык кадәр дә мәгълүмат сакланмаган. Хәзәр дәүләтенең төрки телдә сөйләшүче идарәчеләрен Ашин ыруы белән туганлык
җепләре бәйләгән дип санала. Дәүләтнең үзәге исә хәзерге Дагыстан җирләреннән акрынлап Идел буена күчә. Якынча 740 елларда хәзәр юлбашчыларының берсе – Булан яһүд динен (иудаизм) кабул итә. Бу факт соңрак ислам чолганышында калган хәзәр каһанлыгының җимерелүендә (969 ел) хәлиткеч роль уйный дип әйтәләр. Әмма әлеге мәсьәләдә дә, фактлардан бигрәк, фаразлар өстен.
Хәзәр каһанлыгының торак урыннары тарихы да озак вакытлар билгесез кала. ХХ гасыр уртасындагы археологик тикшеренүләр Саркел шәһәрлеген Волгоград һәм Ростов өлкәләре территориясендә су астында калган җирләрдә, Таман шәһәрлеген
Краснодар төбәгендә дип билгелиләр. 2008 елда галимнәр каһанлыкның Түбән Иделдәге башкаласы Итил шәһәрлеген Каспий диңгезе буенда, Әстерхан тирәләрендә дип фаразлыйлар. Ике зур шәһәр – Бәләнҗәр һәм Сәмәндәр хакында бәхәсләр бара.
2008-2010 елларда Калмык Республикасы территориясендә гаять зур ике борынгы торак урын табыла. Башанта елгасы буена урнашканга күрә, галимнәр аларны Башанта-I һәм, аннан 8 чакрым читтәрәк соңрак табылганын Башанта-II дип исемлиләр. Мондагы беренчел күзәтүләр бу урыннарда зур территорияне биләп торган таш шәһәрлекләр булганны күрсәтә.
Археологик казу эшләре бары тик 2015 елдан гына башланып китә. Аны Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Калмык фәнни үзәге галимнәре бергәләп алып бара.
Соңгы еллардагы казу эшләре вакытында табылган таш торак урыннары, алардагы керамика, таш эшләнмәләр калдыклары мондагы шәһәрлекләрнең Болгар һәм Кырымдагы Херсонес шәһәрлекләре белән охшаш булуын күрсәтә. Башантада, шулай ук, зур мәйдан биләп торган торак урыны табыла. Андагы таш сарайларның зурлыгы, купшылыгы бу урынның идарәче (каһан) даими яшәгән башкала булуына ишарә ясый.
Төзелү вакытын ачыклау өчен, Алманиянең Киль университеты Лейбниц лабораториясендә радиоуглерод матдәләрне тикшерү уздырыла. Аның нәтиҗәсе шәһәрлекнең VII гасыр уртасы
– VIII гасыр ахырына (Хәзәр каһанлыгы чорына) каравын әйтә.
Шулай итеп, Башанта Хәзәр каһанлыгына караган иң беренче таш кала – мәркәз дип дәлилләнә. Әлеге ачыш безнең төрки бабаларыбызның VII-VIII гасырлар чигендә үк таш шәһәрләр төзү культурасын үзләштереп, утрак тормыш алып барганлыгын сөйли.
Нәтиҗәдә, төрки халыкларда шәһәр төзү культурасының вакыты борынгылыкка чигерелә.
Айрат СИТДЫЙКОВ, Дания ЗАҺИДУЛЛИНА
Картина: factruz.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев