Логотип Казан Утлары
Фән

Галәм серләре

Галәмдә тормыш формаларын эзләү – астрономиянең төп мәсьәләләренең берсе.

Галәмдә тормыш формаларын эзләү – астрономиянең төп мәсьәләләренең берсе. ХХ гасырда Кояш системасына кергән планеталарга космик аппаратлар җибәреп эзләнүләр башласалар да, алар бер дә уңышка китерми.

ХХI гасыр башында заманча җиһазландырылган эре оптик телескоплар ярдәмендә Кояшка якын булган башка йолдызлар янында да (100-300 яктылык елы радиусында) планеталар һәм планета системалары барлыгын белә алдылар. Бүгенге көнгә берничә мең йолдыз тирәсендә дүрт меңләп планета ачылган. Аларның күбесе кояш тибындагы йолдыз тирәли әйләнә, Кояш системасындагы Юпитер планетасы массасыннан да 20-30 тапкыр артык авырлыктагы планеталар да бар.

Соңгы ун елда Казан астрономнары, япон һәм төрек коллегалары белән берлектә, башка йолдызлар тирәсендәге планеталарны эзләүче халыкара программада катнаштылар. Казан университеты галимнәре тырышлыгы белән, Төркиядәге кояшлы тау битендә урнаштырылган метр ярымлы «РТТ-150 Россия-Төркия телескобы» ярдәмендә аеруча күп тикшеренү эшләре башкарыла.

Әлеге телескоп югары сыйфатлы спектрометр белән җиһазландырылган. Планеталар эзләү вакытында спектрометрга йодлы күзәнәк – газ хәлендәге йод молекулалары белән тукландырылган тартмачык урнаштыру таләп ителә. Бу күзәнәкне япон астрономнары әзерли. Йод молекуласы нурланышы (спектрлары) белән янәшәдә хасил булган йолдыз нурланышын тикшерү өчен, компьютер программасын төрек галимнәре яза.

Унъеллык спектраль күзәтүләр программасына 50 салкын кызыл гигант йолдызны тикшерү сайлап алына. Йолдызлар эволюциясе теориясе буенча, алар тирәсендә планеталар булырга тиеш түгел. Еллар буе алып барылган күзәтүләр нәтиҗәсендә, «РТТ-150 телескобы» ярдәмендә берничә мең нурланыш өлгесе ачыклана, йолдызларның нур тизлеге үзгәреше тикшерелә. Әгәр йолдыз янында планета була икән, ул йолдызның пространствода хәрәкәтенә тәэсир ясый. (Доплер физик эффекты буенча, йолдыз нуры сызыклары, планетаның әйләнү тизлегенә карап, йөз тәүлектән мең тәүлеккә кадәр вакытта уңга-сулга чайкала.) Әмма нурланыш сызыкларының күчеше бик кечкенә, микронның берничә дистәдән бер өлешен тәшкил итә! Бу гаять кечкенә күчешне үлчәү – бик катлаулы эш, ул белгечләрдән зур әзерлек сорый.

Ун ел буе алып барылган тикшерүләр 2017 елны зур ачышка китерде! Астрономия каталогларында HD 208897 номеры белән билгеләнгән йолдызның нурланыш тизлекләрен анализлау вакытында, аның тирәсендә Юпитер планетасы массасыннан 1,4 тапкыр артык авырлыктагы планетаның 353 тәүлек эчендә бер астрономик берәмлек (150 млн. километр) ераклыгын әйләнеп узуы билгеле булды. Бу – Җирнең Кояш тирәли әйләнү ераклыгына тәңгәл. HD 208897 йолдызы исә бездән 210 яктылык елы ераклыгында урнашкан.

Хәзерге көнгә, дөнья күләмендә санаганда, телескопларда йод күзәнәкләре кулланып күзәтүләр алып бару нәтиҗәсендә 600ләп планета ачылган. Шуларның 100ләбе – салкын гигант-йолдызлар тирәсендәге планеталар. Йолдызлар янындагы күк җисемнәрен өйрәнгәндә, зуррак планеталарны табу күпкә җиңелрәк. Тик дөньяда Юпитер массасына якынлашкан 10 планета гына мәгълүм! Шуңа күрә Төркиядәге Казан телескобында ясалган ачыш уникаль вакыйга булып тора! Бу – Казан астрономнарының уңышлы халыкара хезмәттәшлегенә, әлеге хезмәттәшлекнең дөнья фәне дәрәҗәсендәге казаныш-ачышка китерүенә мисал да.

HD 208897 номерлы йолдыз янындагы планетаны ачу турындагы хәбәр инглиз телендә «Astronomy and Astrophysics» журналында басылып чыкты.

Бүген гигант-йолдызларның нурланышын күзәтү һәм тикшерү эше дәвам итә. Йолдызлар тирәсендә планеталар эзләү программасында Татарстан Фәннәр академиясенең «Астрофизика» үзәге фәнни хезмәткәрләре Илфан Бикмаев, Элдар Иртуганов, Алмаз Галиев, Сергей Мельников катнаша. Үзәкнең фәнни җитәкчесе – академик Наил Сәхибуллин.

Илфан Бикмаев

 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев