Логотип Казан Утлары
Фән

АЗӘРБАЙҖАНДАГЫ ТУКАЙЧЫ-ГАЛИМ

Көтмәгәндә таныштык без. 2018 елны Бакуга, Азәрбайҗан милли фәннәр академиясенең Низами Ганҗәви исемендәге Әдәбият институты юбилеена багышланган халыкара фәнни конференциягә килгән идек. Иртән пленар утырышка дип, Академиягә аяк басуга, элекке танышлар белән күрешү, яңа дуслар табу, белешү-сөйләшү башланды.

Көтмәгәндә таныштык без. 2018 елны Бакуга, Азәрбайҗан милли фәннәр академиясенең Низами Ганҗәви исемендәге Әдәбият институты юбилеена багышланган халыкара фәнни конференциягә килгән идек. Иртән пленар утырышка дип, Академиягә аяк басуга, элекке танышлар белән күрешү, яңа дуслар табу, белешү-сөйләшү башланды. Башта – бер галимә, аннары – икенчесе, аннары өченчесе зур горурлык белән үзләрендә татар галиме эшләгәнлекне әйттеләр. Бөтенесе белә, димәк, татар булуын яшерми; бөтенесе белә, димәк, ихтирам итәләр, дигән уй сызып үтте. 

Рәсми котлаулар өлеше төгәлләнеп, тәнәфескә туктауга, үзе дә безне эзләп тапты. Татардан бигрәк, азәри кыяфәтле, чыннан да, тамырларында төрле милләтләр каны ага икән. Исмехан Госманлы – филология буенча философия фәннәре докторы (Азәрбайҗан Европа атамаларына күчкән), диссертацияләр яклау советының гыйльми сәркатибе, Әдәбият институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, урта гасырлар төрки әдәбиятлар белгече...

Әбием татар, әбиемнең әтисе Шәрип Хәлилов зур гаиләсе белән Казаннан (бәлки, Казан тирәсеннән) шушында килеп төпләнгән булган, дип ачыклап алды. Озын буйлы, мәһабәт Шәрипне «Казан татары» дип йөртәләр. Әбисе Фатыйманың гаиләдә гыйлемгә, тәртипкә, тәүфыйкка юнәлтеп яшәвен дә әйтергә онытмады. Шунда ук урта гасырлар татар мәдәнияте, Тукай иҗаты турында сөйләшергә кереште. Бу кешенең тирән белемле, гаять мәгълүматлы булуы гаҗәпкә калдырды.

Татарның бәхетне читтән эзләве – гаҗәеп бер күренеш бит. Ни өчен Казаннан – Кавказга киткәннәр, дигән сорауга да ул бик гади аңлатма бирде: әбиемнең әтисе бай һәм көчле нәселдән. Әмма бертуганнар арасында мирас низагы чыккач, ул үз гаиләсен алып, читкә киткән, диде. Димәк, эзләгәндә, нәсел тармагын табарга да буладыр.

Аның биографиясендә гаҗәпләнер урыннар күп булып чыкты. Исмехан әфәнде – гомеренең шактый өлеше узгач кына, гуманитар фәнгә килгән, әмма тиз арада төрки дөньяда абруйлы белгеч булып җитешкән.

Исмехан Мөхәммәт углы 1959 елның 1 июнендә Әрмәнстандагы Спитак районы Сарал авылында туган. Азәрбайҗан политехника институтын «5» легә генә тәмамлап, нефть чыгару һәм эшкәртү юнәлешен сайлый. Озак еллар инженер, цех башлыгы, бүлек җитәкчесе булып эшли, бу өлкәдә уңыш казана: аның 48 рационализаторлык тәкъдиме сәнәгатьтә кулланылышка керә. 

Әмма кечкенәдән төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган егет буш вакыт булуга, китапханәләргә барып, үзлектән борынгы төрки телләрне, урта гасырлар төрки мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнә.
 

1991 елның 18 октябрендә Азәрбайҗан мөстәкыйльлек ала, бу вакытта, бик күпләрнеке кебек, Исмехан әфәнденең дә тормышы тамырдан үзгәрә. Ул үзен кызыксындырган филология фәне белән шөгыльләнергә дигән карар кабул итә.

Беренче хезмәтләре мәдәни-тарихи чыганак буларак, угыз-намәләрне өйрәнү белән бәйле була. Башлап, ул Җучи нәселе дәвамчысы булган Хива ханы Әбелгази Баһадур ханның (1603–1664) төркиләр тарихына караган хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Мәгълүм ки, хан ике зур хезмәт яза: «Шәҗәрә-и теракиме» («Төрекмән тарихы», 1659–1661) һәм «Шәҗәрә-и төрки» («Төркиләр тарихы», 1663-1664). Аларда Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш җирләрендә XIII–XVII гасырларда, Чыңгыз яуларына кадәр һәм аннан соң булган вакыйгалар тасвирлана, төркиләрнең борынгы ыру-кабиләләре, көнкүреше, мәдәнияте турында сөйләнә. Татарларга бу китапларның икенчесе яхшы билгеле: 1905 елны Казан университеты типографиясендә Г.С.Саблуков әзерләгән вариантта басылганнан соң, фәнни әйләнешкә керә. 

Исмехан әфәнде Әбелгази Баһадур ханның беренче китабының төп нөсхәсеннән өзекләрне һәм А.Н.Кононов 1958 елны рус теленә тәрҗемә иткән версияне чагыштырып, төрекмән халкына үзләренең дастаннарда, мифологик аңда сакланган борынгы тарихын кайтарып бирә. Хезмәт «Абелгази Баһадур хан. «Шәҗәрә-итеракиме»» исеме белән Бакуның «AME» NPB нәшриятында 2002 елны басылып чыга, тәрҗемәче, кереш сүз авторы, шәрехләү-комментарийларны һәм библиографияне төзүче И.М.Госманлы була.

Галим аннары өйрәнү объекты итеп сайлаган хезмәт тагын да борынгырак: Фазлуллах Рәшид әд-Диннең (1247–1318) «Җәмигъ әт-таварих» («Тарихлар җыентыгы») китабында XIII–XIV гасырларда төрки-угызлар тарихы дөнья барышы контекстына бәян ителә. Әлеге тарихларның берсе угыз кабиләләре тармагының үткәнен тергезгән «Угыз-намә» шәҗәрәсен сөйли. Төрек теленнән тәрҗемә итеп, шәрехләү-комментарийлар язып һәм библиография әзерләп, И.Госманлы 2003 елны Бакуның «AME» NPB нәшриятында «Рәшид әд-Дин. Угыз-намә» дигән хезмәт бастырып чыгара. 

Аны басмага әзерләгәндә, И.Госманлы Зәки Вәлидинең фарсы теленнән төрек теленә тәрҗемәсеннән (1972) файдалана, китапның тышлыгына да З.Вәлидинең якты истәлегенә багышлана дигән сүзләр урнаштыра. Зур тиражлар белән үз хисабына нәшер иткән бу китабын галим барлык китапханәләргә һәм уку йортлары кафедраларына бүләк итеп тарата.

И.Госманлының әлеге хезмәтләре гаять зур иҗтимагый-мәдәни әһәмияткә ия була. Чөнки алар СССРдан аерылып чыккан ике зур төрки халыкка үз тарихларының дастани нигезен кайтара, узган юлларының бик борынгы чорларына реконструкция ясарга юл ача. Галимнең шәхси һөнәри сыйфаты – дөнья буйлап архив һәм китапханәләрдә төрки кулъязмаларны барлау, үзендә булдыру, чыганакларны үзе кулга тотып, һәр сүзен укып һәм аңлатып, тирән анализ ясап эшләү борынгы тарихи хезмәтләрне заман югарылыгында фәнни әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирә. 

Аннан соң да галим бу теманы читкә куймый. 2005 елны Бакуның «Ulu» нәшриятында «Угыз-намә» текстының шигъри версиясен бастырып чыгара. 2016 елны академик Теймур Кәримле (бүген Академиянең М.Физули исемендәге Кулъязмалар институты генераль директоры) җитәкчелегендә «Төрки халыклар әдәбиятлары» белгечлеге буенча ««Угыз-каһан турында хикәят»тә әдәби-мифологик мотивлар» дигән темага диссертация яклый. Угыз-намәләрнең 6 кулъязмасын нәшер иткән галим бүген борынгы уйгыр әлифбасында язылган, бердәнбер нөсхәсе Париж Милли китапханәсендә саклана торган «Угыз каһан дастаны»н басмага әзерли.

Төрки әдәбиятларда дастани традицияләрнең ничек дәвам иткәнлеге турында эзләнүләр галимне мәшһүр төрекмән шагыйре, тарихчы, философ, тәрҗемәче Нурмөхәммәд-Гариб Гандәлиб (1710/1711 – 1770/1780) иҗатына алып керә. Төрекмән шигъриятенең беренче шагыйре иҗат иткән «Угыз-намә» текстын азәрбайҗан теленә тәрҗемә итеп, И.Госманлы аны 2010 елны Бакуда, «Ulu» нәшриятында дөньяга чыгара. Бер ел узуга, «Мөтәрҗим» нәшриятында Нурмөхәммәд Гандәлибнең сайланма әсәрләре – лирик шигырьләре, поэмалары 1 нче том буларак, 2 нче томда исә «Йосыф белән Зөләйха», «Ләйлә һәм Мәҗнүн» әсәрләре азәрбайҗан телендә дөнья күрә. Бу хезмәте Азәрбайҗан Журналистлар берлегенең «Алтын каләм» бүләгенә лаек була. 

Шул ук елны Исмехан әфәнде тагын бер шагыйрь – Баяти Гасан Мәхмүд оглының әсәрләрен азәрбайҗан теленә тәрҗемәдә укучыга җиткерә. 2014 елны исә Бакудагы «Элм и Тахсил» нәшриятында Мәхтумкули Фрагиның (1724–1807) азәрбайҗан телендә сайланма әсәрләре (400 шигырь һәм берничә поэма), 2014 елны Азәрбайҗан кулъязмалар институтында табылган, бердәнбер нөсхәдәге «Диван»ы тулысынча әзерләнеп һәм комментарийлар белән бастырыла (бу урында М.Фрагиның кулъязмалары татарлар арасында, бигрәк тә Әстерхан якларында экспедицияләрдә йөргәндә еш очрауны, әсәрләренең иң тулы репертуары Казанда саклануны әйтеп үтү И.Госманлы хезмәтләренең бүгенге татар фәне өчен дә кызыклы һәм файдалы булуын искәртер).

Әлбәттә, төрекмән һәм азәрбайҗан мәдәниятләренең уртак тирән тамырларын, мәдәни багланышларны барлауга багышланган мондый хезмәтләр һәр ике як тарафыннан да җылы кабул ителә. Әйтик, 2014 елның маенда, бөек төрекмән шагыйре һәм философ М.Фрагиның 290 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, И.Госманлы әзерләп бастырган китаплар уникаль басмалар дип зурлана, Төрекмәнстан Президенты Указы белән галимгә «Мәхтумкули Фраги» медале тапшырыла.

Галимнең төрки дөньяда шау-шу тудырган ачышы хакында без 2018 елны «Казан утлары» журналы укучыларына хәбәр иткән идек. Фәнни мәкалә булып ул «Казакъстанның Ыссык курганында табылган көмеш касәдәге сак-прототөрки рун язуы» исеме белән дөнья күрә. Анда 1970 елда табылган, безнең эрага кадәр VI–IV гасырларга карый дип исәпләнгән көмеш касәдәге язу укып күрсәтелә. Әлеге мәсьәлә 2014 елны Олжас Сөләйманов тырышлыгы белән ЮНЕСКОда фикерләшүгә чыгарыла һәм дөрес укылыш дип таныла. Бу зур уңыш Исмехан әфәндене язманың калган 2 юлын укып бирергә илһамландырсын иде. 

Борынгы әдәбият белән шөгыльләнүдән тыш, И.Госманлы татар мәдәнияте белән профессиональ дәрәҗәдә кызыксына. Ул борынгы төрки-татар теленә, татар халык авыз иҗаты һәм тарихи-мифологик күзаллауларына, дастаннарына кагылышлы аерым темаларны күтәрә. Әмма иң зур, еллар буе максатчан эшләп килгән темасы – төрки мәдәниятләр яңарышы контекстында Габдулла Тукай иҗаты. Аның бу юнәлештә эзләнүләре шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышлап, Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясе Бакуда нәшер иткән, Азәрбайҗан академиясенең президенты И.Габиббәйле һәм И.Госманлы тарафыннан язылган «Тукай һәм Азәрбайҗан» (Баку: Гыйлем вә тәхсил, 2021. 536 б.) китабында чагылыш таба.

Ике телдә – азәрбайҗан һәм рус телләрендә язылган китапта Габдулла Тукайның Азәрбайҗан вакытлы матбугаты, әдәбияты, аерым шәхесләр белән мөнәсәбәтләре, шулай ук Тукай әсәрләренең һәм мирасының тугандаш илдә ничек өйрәнелүе, саклануы мәсьәләләре күтәрелә. Хезмәт өр-яңа тарихи, мәдәни мәгълүматларга бай, ул Татарстандагы Тукайны өйрәнү фәнендә моңа кадәр аз билгеле чыганакларны фәнни әйләнешкә кертә. 

Чыганаклар дигәннән, китапта кулланылган әдәбият исемлегендә азәрбайҗан телендә – 140, русча – 77 һәм татарча 38 хезмәт китерелгән. Шулардан, бигрәк тә, азәрбайҗан телендә нәшер ителгәннәренең татар укучысына бөтенләй диярлек мәгълүм түгеллеген әйтергә кирәк. Анда Тукайга кагылышлы махсус эзләнүләр алып барган профессорлар Пәнах Хәлилов, Азиз Шәриф, Азиз Мирәхмәдов, Мәмәд Араз, Манзар Ибраһимова, Вилаят Гулиев, Манзар Хәсәнова, Паша Кәримов, Низами Тагисой, Алмаз Үлви, Ариф Мәмәдов, Эшканә Бабаева, шагыйрь һәм тәрҗемәчеләр Хәлил Рза Олытөрк, Анар, Рәмиз Әскәр,  Хураман Һүммәтова, Сабир Рөстәмханлы, Мәмәд Казыйм һ.б. бик күп зыялыларның шушы олы эшкә керткән өлеше җентекләп анализлана һәм бәяләнә. Бу материал Азәрбайҗанда Тукайны өйрәнү фәненең барлыгын, зурлыгын дәлилли. 

XX гасыр башы матбугатын күзәткәндә, китапта көтелмәгән нәтиҗәләр хасил була. Тукайның төрки дөньяда мәшһүр вакытлы матбугат басмалары («Тәрҗеман» (Бакчасарай), «Җөмһүрият» (Париж), «Төрек» (Каһирә), «Төрек йорды» һәм «Каракүз» (Истанбул) һ.б.) белән бәйләнешләре, иҗади фикерләвенә, мәдәни мохиткә Азәрбайҗанда нәшер ителгән «Иршад», «Фиюзат», «Икъбал», «Тәкаммел» һ.б.ның тәэсире мәсьәләсе, татар галимнәре тарафыннан кагылып-кагылып үтелсә дә, бүген әле үз тикшеренүчесен көтә. Әйтик, Уральскидан Казанга килгәндә, Тукай «Молла Насретдин»нең укылган саннарын үзеннән калдырмаган. Яки «Молла Насретдин», «Хаят» традицияләре 1905 елдан соң кинәт күтәрелгән татар сатирик басмалары «Уклар», «Ялт-йолт», «Яшен» һ.б. эчтәлегендә, бизәлешендә һ.б. аермачык сизелеп тора. Тукай иҗатында төрки дөньяның мәгълүм каләм әһелләре, бигрәк тә Мирза Алиәкбәр Сабир, Җәлил Мамедгулузадә кебек шәхесләр фикерләре белән «сөйләшү»-диалог та үзара багланышларның без күзаллаганнан тирәнрәк, куәтлерәк булганлыгы турында сөйли. Яшь Габдулланы «Шәркый рус», «Хәят», «Тәкаммел» һ.б. басмалар белән танышу әдәбиятка, журналистикага тартты, диюләре белән хаклы булган хезмәт авторларының «Молла Насретдин» журналы татар шагыйренең сатирик фикерләү осталыгын формалаштырды дигән сүзләре белән дә килешмәү мөмкин түгел. Мондый сәхифәләр, гомумән, татар һәм азәрбайҗан багланышларын яңадан өйрәнергә, ХХ йөз башындагы тарихи-мәдәни яңарышка төрки дөнья киңлегендә әйләнеп кайтырга кирәклеген искәртә.

Шушы материал тагын да тирәнрәк эзләнүләргә юл ача: авторлар И.Габиббәйле һәм И.Госманлы шагыйрьнең 137 еллыгына «Габдулла Тукай һәм «Молла Насретдин»» монографиясен басмага әзерлиләр. Ул басылып чыккач, татар укучысына аерым сөйләрбез әле.

И.Госманлы Тукайны өйрәнү фәнендә татар галимнәре өзек-төтек кенә фикерләр әйткән, беренчел чыганакларны системалы өйрәнеп бәя бирү һаман да кичектерелеп торган тагын бер зур эшкә алына: ул төрек телендә нәшер ителгән сирәк китапларны, «Казан», «Кардәш каләмнәр» кебек журналларның барлык саннарын анализлап, Габдулла Тукайның төрек һәм төрки әдәбият белемендә урынын аңлатып-шәрехләп, «Габдулла Тукай һәм Төркия» дип аталган зур хезмәт-монография әзерли. Аның бер өлеше «Чагыштырма әдәбият белеме» халыкара журналның 2022 елгы 2 нче санында (44–52 бб.) ««Казан» журналында (1970–1980) Г.Тукай әдәби мирасын бастыру һәм өйрәнү» дигән исем белән дөнья күрде. 

Бүген И.Госманлы Г.Тукайның поэмаларын азәрбайҗан теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. Шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышлап, аларны өч телдә, бик киң шәрехләүләр белән нәшер итәргә исәпли.

Шулай итеп, Азәрбайҗанда яшәп иҗат итүче Исмехан Госманлы, алар үзләре олылап әйткәнчә, Исмехан-мөгаллим эшчәнлеге татарны өйрәнү фәненең Татарстан, Казан белән чикләнмәвен, бөтен төрки дөньяда мондый гыйльми эзләнүләр алып барылуны тагын бер кат дәлилли.

2019 елдан И.Госманлы Тукай темасын академик эзләнүләренең төп темасы итеп тәгаенли. Күрәсең, аның өчен «туган җир» һәм «халык» төшенчәләре үзе беренче тапкыр 2019 елда килеп күргән Татарстан белән дә бәйледер: юкка гына тукайчы булып китмәгән бит! Без дә мондый галимнәрне күрә, аларның татар халкына бүләк иткән  олы хезмәтләрен бәяли алсак иде.

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев