Логотип Казан Утлары
Фән

Авылларыбыз тарихы (Нарат-Елга)

Татарстанда каен, имән, чыршы, нарат, карама, чия, тал, балан һәм башка агач исемнәренә мөнәсәбәтле авыл атамалары байтак. Шундыйларның берсе – Чистай районындагы Нарат-Елга авылы. Ул Чистай шәһәреннән 14 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл зиратында Һ.В.Йосыпов XIII – XIV йөзләргә мөнәсәбәтле кабер ташы таба. Д.А.Корсаков (XVIII йөз) җыентыгында Нарат-Елга авылы искә алына. Анда 60 йомышлы татар, 18 керәшен яшәгән. 1898 елда Нарат-Елга авылында татарлар яшәгән. К.П.Берстель хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Нарат-Елга авылында барлыгы 925 кеше исәпләнгән, алар ислам динен тотканнар. Авылның оешуы турында аксакаллар түбәндәгеләрне сөйли. Нарат-Елгага башлап бер сунарчы килеп утырган. Чистайга бара торган юлның уң ягында тау башында куш нарат үскән. Куш нарат эченә сунарчы куыш ясаган да шунда яши башлаган. Сунарчы янына скрипкада уйнаучы бер кеше дә килеп куыш корган. Аннан соң башкалар да бер-бер артлы килеп гаилә белән торырлык куышлар корып, бергәләшеп көн күрә башлаганнар. Авылның ни өчен Нарат-Елга дип аталуы сер түгел. Монда нарат агачлары күп үскән. Аларның тамырлары 1911 ел да тау казыганда бик күп чыккан. Авыл эчендәге күл буенда үскән ике төп нарат турында әле дә сөйлиләр. Ул агачлар шулкадәр юан булган, мулла өенең идәнен, түшәмен җәяргә дә җиткән. Кыскасы, заманында авылның исеме җисеменә бик туры килгән. Казан ханлыгы тез чүктерелгәннән соң, бу авылга 20ләп рус гаиләсе килеп урнашкан. Тора-бара алар рус телен онытып, татарча сөйләшә башлаганнар. Хакимият әһелләре бу хәлдән куркып, Нарат-Елга русларын Каргалы янындагы Тук маклы дигән рус авылына күчергән. Авыл халкы хәтерендә «Әбүбәкер» исемле кеше турында риваять сакланып калган. Аны 1973 елда шушы авылдан Әминов Гаяз язып ала. «Нарат-Елганың Мөслим ягындагы кыр капкасыннан алып Мөслим сыртына кадәрге җирләре сукаланмаган, халык аннан печән чабып ала торган булган. Бервакыт, җиләк пешеп өлгерә башлаган чакта, унике яшьлек бер кыз бала хәзерге таш утыртылган зират турысында җиләк җыеп йөри икән. Якыннан гына рус туе үтеп бара, ди. Туйдагы кешеләр гармуннар уйнап, җырлап барганнар. Андагы кешеләрнең күбесе исерек икән. Җиләк җыеп йөрүче кыз туйның янына ук килгән. Шулвакыт бер егет бу кызны арбага күтәреп салган. Кызны алып киткәннәр. Кыз кычкырган, елаган. Шул вакытны Нарат-Елга авылы ның Әбүбәкер исемле урта яшьләрдәге бер кешесе килеп чыккан. Әбүбәкер туйны туктаткан да, кызны бирүләрен сораган. Тегеләр бирмәгән. Әбүбәкернең кулында балтасы булган – урманнан кайтып килеше икән. Ул бик нык ачуланып, кызны җибәрүләрен таләп иткән. Тегеләр кызны арбадан төшерергә мәҗбүр булганнар. Ләкин Әбүбәкерне җибәрмичә, Нарат-Елгага кайтып, старостага алып барганнар һәм исем-фамилиясен язып алганнар. «Менә бу кеше туебызны туктатып иконабызны хурлады» дип Әбүбәкерне судка биргәннәр. Суд аны үлем җәзасына хөкем иткән. Әгәр чукынса, үлем җәзасын алмаштырырга булалар. Ләкин Әбүбәкер моңа ризалашмый. Аны төрлечә җәзалыйлар. Соңыннан мунча себеркесенә керосин сибеп, себеркене аркасына бәйләп, ут төртеп яндырганнар. Әбүбәкерне, васыяте буенча, туйны туктатып, кызны коткарган урынга кабер казып күмгәннәр. Таш утыртканнар. Ташның язуы без яшь вакытта шактый таныла иде. Хәзер кителеп танымаслык хәлгә килгән инде...» Патша хакимиятләренең чукындыру сәясәте халыкны урыннан кузгаткан. Халык, иманын җуюдан куркып, башка эшләр белән бәйләнешле сәясәтне дә чукындыру түгелме икән дип шикләнгән. 1973 елда шушы авылның Гаяз Әминов язган тарихының «Перепись вакытында» дигән бүлеген укыгач, шул чорлар ны ачык күз алдына китерәсең. «...1897 елда Россиядә халык санын алу – перепись башлана. Халык арасында «патша хөкүмәте татарларны чукындырып бетерергә тели икән» дигән хәбәр тарала. Күп кенә татарлар күчеп китәргә әзерләнә. Байтагы күчеп тә китә. Кире борылып та кайта. Шөбһәгә калган Нарат-Елга халкы да Төркиягә күчеп китәргә карар кыла. Коли (Рахманкол) улы Хәйбулла Севастополь гә барып җиткәч, андагы жуликлар Төркиядәге «рәхәтне» сөйләп, аның барлык акчасын эләктерәләр. Хәйбулла башта Нарат-Елга халкына: «Әзерләнегез», – дигән хәбәр җибәргән була. Жуликларның алдауларын сизгәч: «Әзерләнмәгез», – дип хәбәр итә. Үзе көчкә Нарат-Елгага кайтып егыла. Гыймалетдинов Фәсхетдин исемле карт: «Әзерләнегез, дигән хәбәрне алгач, Нарат-Елга халкы мал-туарын, әйберләрен юк бәягә сатып, әрәм-шәрәм итә башлаган», – дип сөйләде...». Шул чордагы авыл тормышына кагылышлы риваятьләрнең берсе «Налог өчен сатылган кызлар» дип атала. «XIX гасырның соңгы чирегендә берничә тапкыр ачлык килгән. Хөкүмәт салымнарын түләү бик авыр булган. Ул вакытта аны «казна салу» дип йөрткәннәр. Налогларын түләмәүчеләргә бик каты җәза биргәннәр, мал-туарын, кием-салымнарын һәм башка әйберләрен тартып алганнар. Авыл башлыклары гына җыеп бе терә алмагач, волость башлыклары, кораллы көчләр белән авылга килеп, налогы бетмәгән кешеләрне җыеп, налог таләп иткәннәр. «Түли алмыйм, бернәрсәм дә юк!» – дигән кешеләрне җыеп, идән астына ябып куя торган булганнар. Ябылучылар арасында гаиләсендә фәкать кызлар гына булган Гайнулла агай да була. Налогларын түләргә сүз бирүчеләрне идән астын нан чыгарып торганнар. Идән тактасы ачылгач, Гайнулла агай да башын тыгып: – Ике җиткән кызым бар, налогларымны түләгән кешеләргә кияүгә бирер идем, – дип, калтыраган тавыш белән өй эчендә геләргә эндәшкән. Шундагы Саттар белән Сәйфелмөлек агайлар киңәшәләр дә, кызларны үз улларына алырга булалар. Гайнулла агайга идән астыннан чыгарга кушалар. Саттар агай үзенең Җиһанша исемле улына Гайнулла агайның кече кызы Миңлесафаны, Сәйфелмөлек исә Баттал исемле улына олы кызы Фәхриҗамалны хатынлыкка алырга булып, Гайнулла абыйның налогын түләгәннәр. Налог өчен сатылган бу кызларның балаларының балалары Нарат-Елгада әле дә бик күп».     ******************************************************** "Казан утлары" журналының 1нче (гыйнвар, 2014) санында басылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев