Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Уйлану

Хәзер мин ерак, Хәзер син ялгыз? Безне мәңгегә Аерды язмыш?

Мин...
Хәзер берьялгыз,
Берүзем генә,
Бар идекме без?
Әллә миндә син,
Әллә синдә мин?
...Әллә бер сагыш?
Син...
Бар идеңме син?
Тик минем өчен
Калканнарга тиң?
Безнең бергәлек
Әллә гел ялгыз,
Әллә бер язмыш?..
Без...
Бар идекме без?
Нигә син ерак,
Нигә мин ялгыз?
Сөю илендә
Булдыкмы ялгыш?
Ник
Хәзер мин ерак,
Хәзер син ялгыз?
Безне мәңгегә
Аерды язмыш?

Гөлсинә ХАНӘФИ
Ульяновск өлкәсе, Димитровград шәһәре.

 

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев