Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Туган нигез

Язын алмагачлар чәчәк ата. Һәр чәчәктән жанга моң тула. Күптән ябык инде туган йортым, Тик күңелем шунда омтыла.

Туып үскән йортым, әти-әни
Бик тә якын җанга, күнелгә.
Кадерлеләр! Шуңа алар өчен
Күңелемнән җыр-моң түгелә.
Язын алмагачлар чәчәк ата.
Һәр чәчәктән жанга моң тула.
Күптән ябык инде туган йортым,
Тик күңелем шунда омтыла.
Алмагачтан алда чәчәк ата
Безнең бакчадагы чияләр
Әйтерсең лә, сине юксынабыз,
Сине сагынабыз, дияләр.
Туып үскән йортым, туган нигез,
Әни көтә кебек чәй куеп.
Яшәсәм дә ерак-еракларда,
Шунда гына минем бар уем.

Рушания АБРАХИМОВА
Мәскәү шәһәре.

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев