Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Әткәмнең авылы биек тау башында

Сагынып кайтамын илемне, нигезне, Биш бала үскәнбез ул газиз ояда.

Әткәмнең авылы биек тау башында,
Әнкәмнең авылы ярларга якында.
Сап-салкын чишмәнең суларын эчкәндә
Мин янам утларда, көямен ялкында.
Сагынып кайтамын илемне, нигезне,
Биш бала үскәнбез ул газиз ояда.
И, сыкрый, и, әрни, и, ярсый һәм тынмый
Еракта икәнне күңелем тоя да.


Гөлсөя БӘДГИЕВА
Казакъстан Республикасы,
Шымкент шәһәре.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев